Читать книгу «Сайланма әсәрләр» онлайн полностью📖 — Мусы Джалиля — MyBook.
image

Сагыну

 
Гөл чәчәкләрен өзәм мин,
Юлларына тезәм мин.
Бик сагындым, бәгърем,
Бик сагындым сине,
Әле дә ничек түзәм мин!
 
 
Таң атканда уянырмын,
Җилкәмә шәл салырмын.
Таң шикелле балкып
Тиздән кайтыр булсаң,
Каршы чыгып алырмын.
 
 
Җилбер-җилбер җил искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә,
Бик күңелле булыр,
Бик кызыклы булыр,
Кайтсаң сагынып көткәндә.
 
Сентябрь, 1936

Беренче дәрес

 
Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек.
 
 
Мәктәп өр-яңа,
Анда парталар,
Алар күңелне
Эчкә тарталар.
 
 
Кулыбызда безнең
Яңа әлифба.
Менә монсы «а»,
Менә монсы «ба».
 
 
Без хәрефләрдән
Сүзләр ясыйбыз,
Шуннан соң җырлап
Укый башлыйбыз:
 
 
Ат,
          ата,
                    арта,
Ат арба тарта.
Ата-аналар
Атта баралар.
 
 
Нинди зур бәхет,
Нинди үзгәреш!
Бигрәк күңелле
Беренче дәрес!
 
1936

Карак песи

1
 
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:
 
 
– Мияу, мияу, пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!
 
2
 
Песи күргәч, күселәр
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.
 
 
– Мияу, мияу, пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә!
 
3
 
Иртә белән майга дип
Керсәм, күзем акайды:
Явыз песи берүзе
Ялт иттергән ак майны!
 
 
– Мияу, мияу, пескәем,
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзең ашап беткәнсең!
 
Октябрь, 1936

Сәгать

 
Сәгать суга: «даң, даң!..»
Хәбәр бирә таңнан:
Бакчага барырга
Унбиш минут калган.
 
 
Сикереп торды Марат,
Күрә – эшләр харап.
Тагын соңга калган,
Шул йокыга карап.
 
 
Сәгать йөри: «келт, келт!..»
– Тиз бакчага кит, кит!..
Марат аңа дәшә:
– Тукта, мине көт, көт!..
 
 
Сәгать җырлый: «диң, диң!..»
– Мин бит туктый белмим.
Моннан ары: «зиң, зиң!»
Миңа карап йөр син!..
 
1936

Болыт

 
Карагайлы урман өстендә
Күксел болыт көтүе күренде.
Минем дустым самолётында
Шул болытка барып күмелде.
Көтәм әле, болыт акрынлап
Килеп җитәр минем турыма.
Мин сорармын дустым хакында,
Аның ничек очуы турында.
Битне сыйпап, салкын җил исте,
Якынлашты болыт, зурайды.
Миңа әйтер сүзе бар төсле,
Киерелә төшеп турайды.
Өлгермәдем аннан сорарга,
Кинәт шунда яшен яшьнәде,
Күк күкрәде,
          аннан вак кына
Җылы яңгыр ява башлады.
Рәхәт булып китте күңелгә,
Көлемсерәп күккә карадым.
Минем соравыма болытның
Шушы булды, ахры, җавабы.
Минем дус та шулай еракта
Яшен төсле яшьнәп узадыр.
Җылы яңгыр төсле карашын
Сөйгән дусларына сузадыр.
Минем дус та күкләр күкрәтеп
Күрсәтәдер илнең ныклыгын.
Җылы яңгыр төсле саклыйдыр
Илнең исәнлеген, туклыгын.
 
Октябрь, 1936

Озату
(«Яшь Испания» циклыннан)

1
 
Яшь испанлы ашыга фронтка,
Култыгында – аучы мылтыгы.
Соңгы сүзен сөйли хатынына,
Бераз ярсып, бераз тотлыгып:
– Дошман көчле диеп каушама!..
Безнең дуслар безне ташламас!..
Дошман уты тиеп егылсам,
Мылтыгымны алып, сафка бас!..
 
 
Яшь испанка бераз ямансу,
Күзләрендә ләкин яшь түгел.
Кургаш тамчы булып ялтырый
Керфегендә кыю яшьлеге:
– Бар син, җаным, бар син фронтка…
Ничек күнәргә соң коллыкка?!
Очкан утка каршы барганда,
Сиңа алмаш барын онытма!..
Ирек кадерен без бик беләбез,
Ирлек бурычын илгә түләрбез.
Яшәгәнче җирдә тез чүгеп,
Аягүрә басып үләрбез!..
 
 
Яшь испанка бераз ямансу,
Күзләрендә ләкин яшь түгел.
Сүнмәс ялкын булып кабынган
Күзләренә батыр яшьлеге.
 
2
 
Сьерра-де-Гвадаррама тавының
Болытларга тигән түбәсе.
Яшь испанлы атлый шул тауга,
Дружиналар шунда, күрәсең.
Батып барган кояш
                    таудагы
Ак болытны канга манчыган.
Селки-селки кызыл яулыгын,
Яшь испанлы шунда ашыга.
 
 
Тахо суы бүген кып-кызыл,
Белмим – кояш нуры, белмим – кан!..
Тахо буйлап кызыл билбаудан
Яшь испанлы китте фронтка.
 
1936

«Без аерылдык…»

Һ.


 
Без аерылдык…
                    Чиксез авыр булды
Шундый якын дустан аерылу!..
Син болытка кердең кояш булып,
Ә мин сүндем ярты ай булып.
Елмайсаң да куе болыт аша,
Елмаюың мине җылытмый.
Ерактагы кояш җылы түгел,
Якынайтырга ләкин буй җитми.
Ирекле һәм көләч яшьлек булып,
Син йөзәсең айкап һаваны…
Ә мин калдым инде…
          Яшьлек үтте.
Тормыш кордым; бала-чагалы.
 
 
Сирәк кенә зәңгәр томан аша
Күренеп калган кояш шикелле,
Мин очратам сине…
          Син һаман да
Шундый көләч, шундый сөйкемле!..
Күзләреңдә синең яшьлек дәрте,
Иреннәрең – ялкын чәчкәсе.
Бәхет, яшьлек, сөю образы син,
Син яшьлекнең дусты, яшьтәше.
Гөлдән гөлгә кунып очып йөргән
Күбәләкләр төсле күңелле,
Алар төсле матур һәм кайгысыз
Үткәрәсең яшьлек көнеңне…
Миңа нәрсә? Инде карт кешегә
Канат чыкмас барыбер кагынып.
Мин яшәрмен, сине һәм синдәге
Кайнар яшьлегемне сагынып.
Син ташлама мине, дустың итеп
Син кил миңа, утыр яныма…
Минем дә бит хакым бардыр инде,
Бәхет кошы кунса талыма?!
Күп яшердем синнән хисләремне,
Инде синнән артык яшермим.
Сөям сине, өзелеп сагнам сине,
Синең хисең белән яшим мин!..
 
1936

«Аккош төсле очып йөргәнеңне…»

Балерина З. Г-гә


 
Аккош төсле очып йөргәнеңне
Күргән идем кичә сәхнәдә.
Ни булды соң бүген аягыңа?
Ник аксыйсың, Зәйнәп, әйтсәнә?!
Зәңгәр күктә очкан күгәрченнең
Канатларын кемнәр каерган?
Күк күгәрчен төсле Зәйнәбемне
Сәхнәсеннән кемнәр аерган?!
Зәңгәр күлдә йөзгән аккошларның
Канатларын кемнәр канаткан?
Аккош төсле моңсу Зәйнәбемне
Кем яздырган шулай аяктан?!
 
 
Нинди яра, нинди газаплы чир,
Ямен алдың матур саулыкның?!
Беткәнмени аяк, нигә инде
Зәйнәп аягына каныктың?!
Бу аяклар зәңгәр яктылыкта
Дулкынланып биеп үтсәләр,
Ул тудырган чиксез матурлыктан
Йөрәкләрдә гөлләр үсәләр.
Бу аяклар көмеш алка ясап
Әйләнсәләр сәхнә түрендә,
Бөтен илне таңга калдырырлык
Илһам туа шагыйрь күңлендә.
 
 
Бу аяклар —
          серле матурлыкның,
Дәртле тойгыларның һәйкәле!!
Зәйнәп бәгърем, ничек булды соң бу?!
Ник аксадың болай, әйт әле!!
Кызганам шул сине,
                    синең өчен
Күңелем тулы яхшы теләккә.
Синең аяктагы яраларның
Әрнүләре минем йөрәктә.
Бу яралар тизрәк бетсен иде,
Элеккечә син шат, сөйкемле
Бассаң иде килеп минем алга,
Зифа буйлы тополь шикелле.
Керфек аша көлеп үтсә идең,
Тибрәндереп йөрәк хисләрен.
Күрсәк иде тагын киң сәхнәдә
Син матурның җилдәй искәнен.
Шул чагында мин дә шатлыгымнан
Ал битеңнән синең үбәрмен.
Син аңларсың, Зәйнәп, һәм бер юлга
Кичерерсең мине – юләрне.
 
1936

«Зәңгәр күзле, алсу иренле…»

Һ.


 
Зәңгәр күзле, алсу иренле,
Үзе шаян, үзе күңелле
Һәдия дигән дустым бар минем,
Йөрәгемә якын яр минем.
Ул назланмый юк-бар сүз белә,
Бигрәк инде, бигрәк үз миңа.
Сокланам да һаман үзенә,
Тик тимәсен инде күз генә.
Мине күрсә, йөзе ачыла,
Көлә-көлә килә каршыма.
Аны күргәч ярсый йөрәгем,
Әйтерсең лә урнын тарсына.
Бер елмаеп миңа караса,
Бар кайгымны минем тарата.
Мин шул аны өзелеп яратам,
Ә, күрәсең, ул да ярата.
Мин үзенә аның, сердәшем, дим.
Ләкин, дуслар, сездән яшермим:
Мин яратам аны яшерен генә,
Аның белән генә яшим мин.
 
1936

Кырымнан

 
Мин Кырымда идем;
Самолётта
Юлга чыктым өйгә кайтырга.
Без таң белән күккә күтәрелдек,
Җәй озатып калды артымнан.
Шадра диңгез өсте,
Кипарислар,
Тезелеп киткән йөзем түтәле —
Мираж төсле күзгә чагылып үтте
Иртәнге ак томан үтәли.
Диңгездән соң таулар, күк урманнар,
Чабыша-чабыша, артка үттеләр.
Урманнарны куып, Украина
Тугайлары килеп җиттеләр.
 
 
Монда инде кырлар сары кигән,
Арыш кыры такыр кырылган.
Мин сизендем:
Монда көз каршылый,
Җәй озатып калса Кырымнан.
Кешеләр дә бишмәт киеп йөри,
Анда шактый суык, ахрысы.
Ә мин бүген генә су коендым,
Ак дулкыннар белән ярышып.
Җылы якка карап кошлар оча,
Муеннарын сузып, боргалап.
Очыгыз, кошлар,
Мин дә шуннан очам,
Анда яңа пеште гранат.
 
 
Очу рәхәт,
Ләкин күзне кинәт
Йокы басса, шулай калгысам,
Пилот иптәш,
Кызык булыр микән,
Күзне ачкач, җирдә кар булса?!
Шулай булды:
Соңгы аэропортка
Без кыйгачлап килеп төшкәндә —
Мәскәү халкы ап-ак карда йөри,
Җәйне күптән онытып беткәннәр.
 
 
Минем чибәр миңа каршы төшкән,
Киез итек кигән, шарфтан.
Ә мин әйтәм:
– Әле бүген генә
Трусиктан йөрдем паркта.
Бүген генә әле җәйдә булдым,
Бүген генә миннән калды көз!
Бүген генә сиңа бүләк итеп
Өздем менә пешкән абрикос!..
Мә, авыз ит!..
Бу бит бүләк сиңа,
Безнең җирнең җәйле иленнән.
Әбиләр бит шуны әкият итеп
Сөйләгәннәр элек, тилеләр!..
 
 
Менә монысы көчле йөзем суы,
Пробкасын ач та шунда сал!..
Әкият төсле матур тормыш өчен
Әйдә, җаным, эчик, булмаса!..
 
17 март, 1937

Бишек җыры

1
 
Күз нурым син,
Матурым син,
          тулган аем!
Ай туганда
Йокла инде,
          матуркаем!
 
 
Такмак әйтер
Сиңа җилләр,
Алмагачы әкият сөйләр.
Йокла, нәни,
Йокла, бәби,
Әлли-бәлли,
Бәлли-бәү!
 
2
 
Син үсәсең
Матурланып,
          алсу гөлдәй.
Гөлләр үскән
Иң бәхетле
          матур илдә.
 
 
Гөлләр сине
Назлап сөяр.
Кояш көлеп
Башын ияр.
Йокла, нәни,
Йокла, бәби,
Әлли-бәлли,
Бәлли-бәү!
 
Апрель, 1937

Сөю җыры

 
Таң җилләре, исегез
          таң сызылганда,
Аңар сәлам әйтегез
          Чулпан туганда.
Таң шикелле сөйкемле
          йөзенә карагыз,
Кара урман шикелле
          чәчен тарагыз.
Белсә иде ул ничек
          сагынганымны!..
Бер карашы көченнән
          кабынганымны!..
Күңелле соң сөелеп,
          сөеп яшәве.
Без бәхетле шат илнең
          дәртле яшьләре.
Таң җилләре, исегез
          таң сызылганда.
Аңар сәлам илтегез
          Чулпан туганда.
 
Май, 1937

Куш алмагач

 
Куш алмагачны
Икәү утырттык
           шушы бакчага.
Икәү су сиптек,
Кояш чыкса да,
          кояш батса да.
 
 
Син киттең инде…
Аерылып синнән,
           мин ялгыз калдым.
Сагынган саен,
Куш алмагачка
           карап юандым.
 
 
Тиздән кып-кызыл
Алмалар бирер
          куш алмагачым.
Ул алмаларны
Кем белән җыйыйм
          син булмагачтын?!
 
 
Куш алмагачым
Шаулап утыра
          моңсу бакчада,
Мин көтәм сине,
Кояш чыкса да,
          кояш батса да.
 
 
Мин беләм, тиздән
Кайтырсың, җаным,
           алмагачыңа!
Икәү чыгарбыз
Шат улың белән
синең каршыңа.
 
 
Куш алмагачның
Чәчәге төсле
          сөйкемле бит ул.
Куш алмагачның
Пешкән алмасы
          шикелле бит ул.
 
 
Куш алмагачның
Төбендә икәү,
          шушы бакчада
Көтәбез сине,
Кояш чыкса да,
          кояш батса да.
 
 
Мин беләм, тиздән
Кайтырсың, җаным,
          алмагачыңа!
Куш алмагачта
Сине сагынып,
          алмаң каршылар.
 
1937