Читать книгу «Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.

Европа – безнең хакта…

Киң катлау укучылар, ихтимал, белеп бетермиләрдер: татар халкының үткәне, бүгенгесе турында Европада байтак телләрдә очерклар, гыйльми хезмәтләр, фольклор җыентыклары, белешмәлекләр чыгып килгән. Әле дә шулай. Ул хезмәтләрнең дусларча язылганы бар, башыннан ахырына кадәр безнең системаны тәнкыйтьләп язылганнары да аз түгел. Татар тарихына, әдәбиятына, халык иҗатына багышланган китаплар Көнбатышта рус, немец, инглиз, мадьяр, француз телләрендә басылып килгән. Татар телендә басылганнары да очрый. Әле 1980 елда гына Хельсинкида «Финляндия төрекләре берлеге» татар телендә «Безнең җырлар» исемле зур күләмле бер җыентык чыгарды. Аңа кадәр француз галимнәре Парижда француз телендә революциягә кадәрге татар матбугатының тарихын яктырткан белешмәлек чыгарганнар иде (авторлары – А. Беннигсен һәм Л. Келькеже). Шул ук нәшрият билгеле бер сериядә татарларның мәшһүр кешеләренә, «солтангалиевчелек»кә һ. б. күренешләргә багышланган берничә хезмәт бастырды.

Европа галимнәре безне белә! Бу кызыксынуның тарихы бик еракларга китә. Моның – бу кызыксынуның бер юнәлеше Европаның экспансив максатларда эчке Россия, бигрәк тә мөселман-төрки халыкларының мәдәнияте, икътисади (экономик), социаль хәле белән стратегик кызыксыну булса, икенче бер юнәлеш саф гыйльми максатларда, ә кайбер очракларда турыдан-туры туганлык, кардәшлек җепләрен эзләү максатында алып барылган. Шуңа күрә бу мәкаләдә без соңгы юнәлешне генә күзәтеп чыгуны максат итеп куйдык. Югыйсә немец галимнәре Отто Гётч, Готһольд Вайль, фин галиме Һ. Паасонен һәм башкаларның тирән экономик очеркларын, фольклор, тарих буенча хезмәтләрен дә тикшерергә булыр иде.

Шулай да «тугандашлык» принципларыннан чыгып язылган, кан-кардәшлекне эзләгән хезмәтләргә тукталыйк әле.

Безнең фольклор хезмәтләрендә бик еш кына мадьяр, ягъни венгр галиме Балинт телгә алына, аның Казан губернасында халык иҗаты әсәрләре җыйнап йөрүе әйтелә. Кызганычка каршы, монда кайбер төгәлсезлекләр китә. Әйтик, Балинт «1870 елларда Казанга килә» диелә, дөресе исә – 1871 елда.

Балинт Габор 1844 елда туган45. Вена һәм Будапешт университетларының хокук факультетында укыган чагында ул бар булган буш вакытын телләр өйрәнүгә багышлый, бигрәк тә Көнчыгыш телләре белән кызыксына. 1870 елда ул күпсанлы мадьяр сүзлекләренең редакторы булган академик Фогараши Янош белән таныша. Аның киңәше буенча Балинт монгол һәм рус телләрен өйрәнә башлый. Фогараши ярдәме белән Балинт Россия һәм Азиягә өч еллык сәяхәткә китә, аның юл расходларын Венгрия Фәннәр академиясе күтәрә. Балинт Казанга 1871 елның 17 июнендә килеп җитә, тиз генә эшкә керешә. Казанда ул иң әүвәл миссионер Ильминский белән таныша, керәшен татарлары укыган мәктәпләргә йөри башлый. Тел үрнәкләре язып алу өчен иң уңай алым – халык иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итү икәнен Балинт яхшы аңлый. Ул Лаеш, Мамадыш, Казан өязләрендә йөри, халык иҗаты әсәрләрен язып алуда аңа Гаврила улы Борис исемле керәшен ярдәм итә. Ул җыйган материаллар 1875 елда Будапештта аерым китап булып басылып чыга46. Балинтның китабына барлыгы 144 мәкаль, 46 табышмак, 64 кыска җыр, 4 бәет (кайберләрен Ильминскийның шәкерте Тимофеев Игнатий Бачлей улы әйтеп яздырган), 34 әкият һәм керәшен татарларының ышана торган кирәмәтләре тупланган. Болардан тыш китапка изгеләр сүзләре, дини риваятьләр дә кертелгән.

Балинтның бу китабы – безнең чорга XIX йөзнең халык җәүһәрләрен түкми-чәчми алып килгән искиткеч зур хәзинә. Бу китапның 1875 елгы басмасының бердәнбер нөсхәсе Казан университетының гыйльми китапханәсендә саклана. Фольклорчы галимнәр арасында бу хезмәткә һәрвакытта да игътибар зур булды, моны кулына алган һәркем мадьяр галименә – олы җанлы Балинтка рәхмәт укый. Соңгы елларда Венгрия безнең татар халык авыз иҗаты белән шөгыльләнгән галимнәрнең хезмәтләрен кабат бастыра башлады. 1980 елда Кәкүк Жужа ханым немец телендә «Казан татарларының халык җырлары» дигән китап бастырып чыгарды47. Бу – Кунош Игнацның 1915–1918 елларда Австро-Венгриядә яшәгән татар әсирләреннән язып алган җырлары. Куношның әлеге җыентыгына 634 татар җыры тупланган. Текстка параллель рәвештә татар җырларының немецча тәрҗемәсе дә бирелеп барылган (Балинт китабында да татар текстлары немец теленә тәрҗемә ителгән). Мондый алым Европа галимнәренең бик күбесенә халкыбызның акыл байлыгы, эстетик фикерләү дәрәҗәсе белән танышырга мөмкинлек бирә.

Инде менә тагын бер шатлык: Венгриянең Сегет (мадьярча – Сәгәт) университетындагы Алтаистика кафедрасы мөдире Берта Арпад 1988 елда Балинтның татар халык иҗатын туплаган барлык хезмәтләренең яңа басмасын чыгарды. Берта (күптән түгел генә ул Казан университетының татар теле кафедрасында эшләп киткән иде) халкыбыз өчен зур эш эшләгән: яхшы, затлы кәгазьдә 412 битлек бу саллы китапка сүз башы язган. Моннан без Балинтның тулы биографиясен беләбез. Хезмәтнең фәнни аппаратында татар халык авыз иҗатына багышланган Европа чыганаклары искә алынган. Татар телендәге җыр, әкият, бәет, табышмак текстлары китапның икенче өлешендә немец теленә әйләндереп бирелгән. Китапның ахырында татар-мадьяр-немец сүзлеге (Балинт үзе төзегән) урнаштырылган48. Мондый хезмәтне халыклар арасындагы игелекле хезмәттәшлек үрнәге дип ничек атамыйсың?

Балинт татар халкының шулкадәр затлы җырларын, мәкаль-әйтемнәрен җыйган ки, хезмәт халкының акылына, эстетик фикерләү дәрәҗәсенә таң каласың. Әле бит 1905 ел революциясе дә булмаган, татар халкының газета-журналлары да, театры да юк. Ә халык үз язмышы турында фәлсәфи фикер йөрткән, сөю-нәфрәт хисләрен – җырларында, акылын, тормыш тәҗрибәсен – мәкаль һәм табышмакларында, матур хыялын – әкиятләрдә, моң-зарын бәетләрдә гәүдәләндергән. Балинт язып ала:

 
Кара да постау чикмәнемне
Кара ефәк белән бөккәндер;
Тәрәзәләреннән карый-карый,
«Әллә кайтыр» диеп көткәндер.
 

Сиздегезме? Халык гел чабата-башмактан гына йөрмәгән, ямаулы күлмәктән генә дә түгел. Постау – «бостон» – костюм тектерә торган югары сыйфатлы чын йон материал, гадәттә, кара төстә була. Моны Америкадагы Бостон шәһәре тукучылары эшләп чыгарган. Татар агаеның чикмәне әнә шул «бостон»нан. Алай гына да түгел, ул әле бөрмәләрендә кара ефәк белән дә бизәлгән… Балинтта тагын ниләр бар?

 
Теш караларын бик сөям,
Тиерәсем килми тешемә;
Сөймимен түгел, бик сөям,
Белгертәсем килми кешегә.
 

Теш карасы? Ул нәрсә? Бүгенге буын бу турыда нәрсә белә? Теш бит ак булырга тиеш… дип уйлыйбыз. Ләкин XIX гасырда, ихтимал, элегрәктер дә, XX гасыр башында затлы гаиләдәге татар кызлары тешләрен кап-кара ялтыравыклы лакка (сөрмә) буяганнар. Бу – помада, пудра, ислемайлар сөртү рәтеннән йөргән. Фәннән еракка китеп булса да әйтим инде: әниемнең теш төпләрендә кара кыйгач сызыклар бар иде. «Болар нәрсә?» – дип сорагач, ул: «Безнең заманда бай кызлары, мулла, сәүдәгәр, таза тормышлы крестьян кызлары шулай тешләрен сөрмәгә буйыйлар иде, болар – шуның эзе», – дип авыр сулап искә ала иде, cугыш вакытында тешләребезгә шөгыль беткәч…

Безнең егет-кызлар и сөешә дә белгәннәр инде!

 
Тартар кычкырадыр куактан,
Таңнар сызыладыр ерактан;
Кысма, җаныкаем, беләктән,
Дәрткенәем китми йөрәктән.
 
 
Ак каеннарга ник мендем?
Җилбердәп торган туз өчен;
Быеллай җәйне мин саргайдым
Аклы яулык япкан кыз өчен… һ. б.
 

Хәер, җитәр. Балинт китабын үзебезнең нәшриятта татарча-немецча-мядьярча сүзлек, сүз башы, фәнни шәрехләр белән чыгарып, халкыбызга кайтарып бирергә кирәк дигән фикер бу мәкаләне укыган кешенең күңелендә болай да туды инде.

Берта Арпад бу китапны кабат бастырып чыгарганда, мәкальләр арасында бер сүзгә тукталган. Балинт латин алфавитында, халыкара кабул ителгән нормативларга нигезләп язган. «Борынгылар әйткән сүзләр» дигән бүлектә Балинт татар мәкальләрен һәм әйтемнәрен бирә. «Бу борынгылар әйткән сүзләрне Симон Гаврила улы Борис җыеп язды», – дип күрсәтә ул әлеге бүлекнең ахырында. Йөз кырык дүрт берәмлек мәкаль, әйтемнән торган бу бүлектә Берта Арпад 70 нче санлы текстка тукталып, астына сызган һәм сорау билгесе куйган (минем өстәлемдә – Бертаның 1988 ел, 7 декабрь тарихлы автограф белән профессор М. Госмановка бүләк иткән әлеге хезмәте). Мәкаль мондый: «Күргәнне кютләген (ишеткән) җиңгән». Берта кызыксынган: бу ни булыр? М. Госманов та китабын миңа биргәндә сорау катыш карап алды. Ачыклый алмассыңмы? Белә инде – мин тел галиме түгел. Тел галимнәренең байтагына мөрәҗәгать итеп карадым. Иң әүвәл мәкальне теге, аңлашылмаган сүздән арындырып, «күргәнне ишеткән җиңгән» дигән вариантта уйлап, тикшереп карадым. Бу – сатирик мәкаль. Ягъни берәү бер эшне, вакыйганы күргән, ул инде белә, ләкин телгә оста түгел, полемист түгел, ихтимал, сөйләргә дә яратмыйдыр. Ә менә икенче берәү «орып та бирми», кешедән ишеткән буенча сөйли һәм бәхәстә телгә маһир булганлыктан җиңеп чыга. Күргән кеше, бичара, җиңелә. Монысы аңлашыла. Ә теге сүз? Балинтка бит моны ишетеп түгел, «Симон Гаврила улы Борис җыеп» язганнан күчерергә туры килгән. Әнә шул урында, минемчә, хата киткән. Дөресе болай булгандыр: «Күргәнне киртләгән җиңгән». Балинт, әлбәттә, күчереп язганда «киртләгән» сүзен аңламаган һәм «Гаврила улы»ннан сораган: «Бу ни дигән сүз?» Тегесе әйткән: «Киртләгән – ишеткән, колакка киртләгән дигән сүз». Балинт шуннан дәфтәрендәге текстка җәяләр эченә өстәп язган: «ишеткән». Чит ил галиме өчен ят инде ул, әмма бит шундый гыйбарә бездә бар: «Колагыңа киртләп куй». Мин моны үзем өчен ачыш дип санадым. Колакка киртләп куй? Ул – нәрсә? Киртекләү, киртәләү, кире, киртек – алар каян? «Кирт, – ди «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең икенче томы (1979), – агачка яки башка нәрсәгә үткен әйбер белән кисеп яки чабып ясалган эз, тамга; сыр» (104 б., аңлатманың авторы – Мәхмүт Мөхәммәдиев).

Хәер, болар турында бик иркенләп тә сөйләшеп булыр иде. Мәкаләмнең исә максаты башка.

Сегет университеты соңгы елларда тюркология фәненә, гомумән, зур игътибар бирә. Аның Урал-алтаистика кафедрасында әле күптән түгел генә «Татар этимологиясе» дигән җыентык басылып чыкты (Сегет, 1988)49. Татар һәм башкорт телләренең кайбер мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган бу җыентыкта Венгрия галимнәре Й. Торма, А. Рона-Таш, Л. Тардь, немец галиме К. Шёниг, татар галимнәре А. Халиков, Р. Әхмәтьяновларның да гыйльми эзләнүләренең кайбер нәтиҗәләре аерым бүлек итеп бирелгән, профессор Рона-Ташның сүз башы урнаштырылган.

Йомгак ясап шуны әйтергә кирәк: Европа безнең хакта күп яза. Телебез, әдәбиятыбыз, тарихыбыз, яшәү рәвешебез турында. Безне яратып язучылар күп, яратмаучылар да җитәрлек, дидек. Ләкин фән, гыйлем андый симпатия, антипатияләрдән өстен торырга тиеш. Без исә үзебез турында кайда нәрсә чыкканын белмичә яши бирәбез. С. Рәмиев әйткәнчә, «татар йоклый». Без һаман әле уяна алмыйбыз, авырлык белән генә күзне ачабыз да яңадан ойыйбыз. Югарыда китерелгән хезмәтләр безне дә активлыкка чакырмыймыни? Татар теле галиме дигән төшенчә галимнең рус, гарәп, немец, төрек, мадьяр, инглиз, француз телләре белән эш итә алучы кеше икәнлеген таләп итмимени? Кайда безнең мадьяр телен өйрәнгән тел галимебез? Ә бит мадьяр Балинт, рус Чернышевский татар телен белгәннәр. Кайда немец телен, инглиз, гарәп, төрек, француз телләрен иркен белгән тюркологларыбыз? Ә бит профессор Н. Ф. Катанов сигезләп телне белгән, татар галимнәренә гарәп шрифтында татарча хатлар язган…

Халкыбыз, аның мәдәни омтылышы яңа галимнәр көтә. Болар, яңа галимнәр, Европа һәм Шәрык академияләре, академиклары белән әвәрә килеп, аралашып, фикерләшеп яшәргә тиешләр. Телләр белергә тиешләр. Булган бит безнең бабалар: Исмәгыйль ага һәм Касимов фамилияле агай дәүләт миссиясе белән Һиндстанга барганнар. Алар, шәт, телләр белгән кешеләр булганнардыр?

Мадьяр галимнәренең безнең халкыбызга карата булган шундый зур игътибарын күргәннән соң туган уйлар болар. Аянычлы уйлар. Күпме гомеребез Сталин, Жданов, Маленков докладларыннан өзек китереп, әдәбият тикшерүгә сарыф ителде. Татар әдәбиятын анализлаганда Сталин, Маленков сүзләрен генә түгел, Мао Цзэдун сүзләрен дә нигез итеп алдык. Галимлек урынына фәннәр докторы, профессор дигән исемнәр, дәрәҗәләр культы ясалды. Гыйлемлелекне тирәнәйтәсе, гыйлем белән коралланасы урында кандидатлык, докторлык шаукымы тудырылды. Колхозлашу елларындагы канатлы фразаны («в колхозы пошёл середняк») искә төшерсәк, фәндә дә шулай булды: «середняк» докторлыкка таба юл алды. Кандидат кеше кандидат булмаган кешедән (әйтик, тел галиме И. Абдуллиннан), доктор булган галим докторлык дәрәҗәсе алмаган галимнән (әйтик, кандидат X. Курбатовтан) өстен тора итеп карала башлады. Әсәрләреннән бөтен дөнья халкы файдаланган Аристотель, Н. Буалоның гыйльми дәрәҗәләре бөтенләй булмаганын, гаҗәеп талант иясе, әдәбиятчы М. Бахтинның нибары кандидат кына икәнлеген без искә алмаска тырыштык. Тарихыбызны хәтерлик: Җ. Вәлиди, Г. Ибраһимов, Г. Рәхим, Г. Шәрәфләр арасында социаль-сәяси әллә никадәр бәхәс, ызгышлар булса да, ул бәхәсләрдә профессорлык-докторлык яки кандидатлык яссылыгында бер сүз дә әйтелмәгән. Безгә гыйбрәт бу!

…Европаның гыйлем учаклары безгә таба йөз бора. Европа гыйлеме безгә күз тутырып карый, элемтә эзли. Безгә таба каршыга килә башлагыз, ди. Ә без… качабыз, оялабыз. Безнең филология галимнәренең Европа белән аралашырлык, аңлашырлык көчләре, куәтләре юк. Физиклар, математиклар, химиклар ул өлкәдә безнең филологлардан күп өстен. Алар – татар егетләре – Африка, Азия илләренә барып, физика-химия, математикадан югары уку йортларында француз, инглиз телләрендә лекция укыйлар. Физика һәм математика фәннәре буенча ике тапкыр доктор Рәис Бохараев әле Лондонда, әле Америка Кушма Штатларында, әле Көньяк Америкада лекцияләр укып йөри. Мин академиклар Р. Сәгъдиев, К. Вәлиев, М. Мәхмүтовларны әйтмим дә инде…

…Мадьяр галимнәре безнең гыйльми, мәдәни үсешебез өчен нинди игелекле эшләр башкарып яталар икән! Аларның гыйлем дөньясында безнең татар халкының акылы, эстетик фикере, мәдәнияте шаулап яшәп ята икән.

Безнең халкыбызга, тарихыбызга ихтирам саклап, безнең белән аралашырга колач җәеп әзер торган бу галимнәргә халкыбыз исеменнән рәхмәт! «Казан утлары» журналының укучылары да бу фикеремә бердәм кушылырлар дип өмет итәм.

Казан утлары. – 1990. – № 2
1
...
...
15