Яз мул сулары, җылы яңгырлары белән бик кинәт килде. Болгаушинья2 яңгырларыннан соң ике көн эчендә елгалар бүртте, юллар бозылды. Шәяхмәтнең абзасы Шәйхи хәлфә календарь битен карады. Көннең озынлыгы унөч сәгатьтән узып бара иде.
– Сигездә сикертә, тугызда туктата, – диде ул идарә янында яңгырга хозурланып торган ирләргә. – Унда уйната, унбердә – күк табан, уникедә – бук табан, унөчтә – җик сабан. Димәк ки, көн озынлыгы сигез сәгать вакытта адәм чыдамаслык салкыннар була – сикергәләми хәлең юк. Тугызга киткәндә, чана табаны ябыша. Атыңны туктата. Унда – басу өстендә буран уйный. Унбердә чана эзе күкселләнә. Уникедә юлдагы ат тизәге күренә башлый.
Ташлытаудан ипи ташу бик кыенлашты. Шәяхмәтнең кече улы Нургали ТБУМнан язгы каникулга кайтты. Нургали гаиләдә шук малай иде – кайткан көнне үк хикмәт ясады. Хәбирә карчыкка кереп: «Кызың утыз ике кирпеч ипие белән Ташлытау үзәнендә чыга алмыйча калды, каршысына килергә кушты», – дип сөйләде. Хәбирә карчык, кулына озын таяк алып, күтәрмәле чабаталарын киеп, Ташлытау юлына чыгып китте. Төн уртасында, муеннан батып, зерәгә күпме җирне әйләнеп кайткач кына исенә төште: бүген искечә беренче апрель икән… Чын күңелдән рәнҗеп, ул Нургалине каргады. Карт кешене рәнҗеткән өчен бугазы өзелсен дип теләк теләде.
Барысына да түзеп була, әмма шушы яз җитсә, хайван каһәрли башлыйлар. Каян башларына килә шул? Март кояшының җылысына рәхәтләнеп кенә утарда сикерешеп йөргән кырыкмышларны печә башлыйлар. Нигә тияргә? Айгыр көенчә үссәләр җигеп булмыймыни? Нигә җан каһәрләргә? Бичаралар, әле кайчан гына кояшка калыгып, бер-берсенең муеннарын саргылт эре тешләре белән кырт-кырт кашыйлар, уйнашып иркәләнәләр иде. Бүген әле берсен, әле икенчесен канга батырып аерым бүлмәләргә алып кереп биклиләр. Абзарлар янында йөрәк өзгеч ат кешнәгән тавыш. Юк, бу кешнәү түгел, атлар елавы. Пычак астына барып кергән яшь атның өзгәләнеп кешнәвенә карт атлар кушылып ярсыйлар, кычкырыналар… Инде элекке елларда ук печелеп, дөньядан күңеле кайткан, тәртә арасына кергәндә дә, яшь бия яныннан узганда да бер үк төрле төссез караш белән уза торган алашаларга да бу тавыш әллә ничек тәэсир итә. Алаша миенең әллә кайдагы томанлы бер почмагыннан ниндидер дәртле тормыш чаткысының бер нуры чагылып үткәндәй була. Бу тавышлар хәтәр… Бу тавышлар яман бер хәлне искә төшерәләр… Әнә шул яман тавышларның теге ягында ниндидер икенче төрле дәртле тормыш бар иде бугай…
Бүген бөтен колхоз ирләре ат абзарлары янында дучат килделәр. Тимерчелектә эш кайнады. Юл өзеге бетүгә, РККАга дигән атлар комиссия торырга тиешләр иде. Районнан килгән ветврачлар атларны шул комиссиягә әзерләделәр. Монда да кансыз булмады. Аларның дага саны нинди хезмәткә билгеләнүенә карап йөри иде. Кара- турының арт аякларын дагалау аерата авыр булды. Таза ат, гадәт буенча, ал аякларын тыныч кына тотты, монысы инде ел саен эшләнә торган эш иде. Әмма арт аякларга рашпиль тотып әле берәүнең дә үрелгәне юк иде. Кара-туры монда бер хәвеф сизде. Болар бүген көне буе аның нәкъ үзе төсле ак кашкалы малайларын акыртып каһәрләгәннәр иде, мөгаен, шуны эшлиләрдер дигән шик керде. Нәкъ шул секундта дага кадагы кыек китеп тояк астындагы иткә кагылды. Кара-туры җан ачысы белән алга ыргылды, корсак астындагы бияләй яссылыгы брезент түшлек шартлап өзелде, шуннан бөтен гәүдәгә коточкыч куәт килде: тагын нәрсәләрнедер шытырдатып өзеп, ул өстәге аратага сырты тигәнче арт санын күтәрде дә бушаган арт аяклары белән бөтен куәте дөньяга таралырлык итеп тибеп җибәрде. Дагалау станогының астагы каен аратасы ике җиреннән шартлап сынып, ярты җир буе ераклыкка очты. Станокның баганалары дер селкенеп алды. Кеше өстенә кеше егылды, кара-туры актык тавышы белән җир селкетеп кешнәп җибәрде…
Ат абзары янында исә бу тавышны ишетмәделәр. Анда икенче бер яшь айгырны комиссиягә әзерлиләр иде. Анысының урт тешләре өстенә бер артык теш үсеп чыккан да авыз эчен бозган. Шул тешне алырга кирәк иде.
Бу атны бөтен күрше-тирә колхозларда таныйлар. Чөнки төсе бик кызык: бер ягы ак, икенче ягы кызыл ямаулы. Мондый төс табигатьтә бик сирәк очраганлыктан, бу яшь айгыр кайда гына күренмәсен, моны «Кара Чыршы» колхозыныкы дип белеп торалар иде. Инде бу таза, куәтле яшь айгырны абзар янында саламга егып салганнар. Өстенә алты-җиде кеше атланып утырган, сүс дилбегә белән аякларын боргычлаганнар. Авызын зур итеп ачып шакмак тыкканнар. Районнан килгән фельдшерларның берсе терсәк буе имән чөйне атның теге артык тешенә терәп куйган да җан көченә чөйнең башына агач чүкеч белән суга. Яшь айгыр ыңгыраша, бөтен гәүдәсе белән дерелдәп, тартышып куя. Фельдшер, кансыз бәндә, аның саен кизәнеп суга. Ат авызыннан «доңк» иткән тонык тавыш чыга, ургылып кара кан бәрә, җир селкенә… Ул инде пошкырмый да, кешнәми дә, ыңгыраша гына иде. Ах, бу яз көнге комиссияләрне… Бераздан кара канга аралашып теш ватыклары чыкты, ямаулы айгырны чиштеләр, торгыздылар. Башын салындырган килеш ул берөзлексез дерелдәде. Аннары кайсыдыр, идарә чутына яздырып, кибеттән бер шешә аракы алып килде, ямаулы айгырның башын югары күтәрттеләр дә борын тишегеннән аракы койдылар. Атның авыз кырыеннан саламга аккан аракыга фельдшер кызганулы караш ташлады.
– Чурт та булмый аңа, бер сәгатьтән башак бирерсез, – дип, инструментларын җыештыра башлады. Яныннан кешеләр киткәндә, ямаулы айгыр, чыннан да, башын җиргә иеп, үз астында уылган саламнарны иснәштерә калды.
Апрель ахырларына җир кипте, җылы көннәр башланды. Бөтен сынамышлар буенча уңыш мул булырга тиеш иде – халык җиң сызганып кыр эшенә тотынды. Шәяхмәтне куян фермасына куйдылар: авылда куян асрауның рәтен белгән кеше бары тик ул гына иде. Бераздан Нургали дә, каникулга кайткач, атлы эшкә тотынды. Председатель Тимерхан, көзгә хезмәт көненә уңыш өч килодан да ким булмаячак дип, күңелләргә дәрт өстәде.
Бушап калган бураларны тутыру өчен бик нык эшләргә, бик күп хезмәт көне җыярга кирәк иде. Хезмәт көне, хезмәт көне… Әнә шул күп булганда гына Ташлытау юлыннан ипи ташудан котылып булачак. Әнә шул булганда гына Хәкимулланы башлы-күзле итеп булачак, шул булганда гына Нургалигә җиде класс белем алдырып булачак…
…Арыш серкәләнгән көннәр иде.
Шәяхмәт кичке аштан соң баскыч төбенә чыгып утырды. Катык каткан, яшел суган тураган арыш умачы ашаганнан соң һавада утыру аеруча ләззәтле була. Аның янына бераздан Хәкимулла да чыкты. Җылы, сөремле кич. Кайдадыр яңгыр ява булса кирәк, йомшак кына гөлдерәү ишетелеп ала. Мондый вакытта киләчәккә план кору уңай. Ата кеше җай белән генә сүз башлады:
– Йә, син күпмегә хәтле болай галахлыкта йөрергә уйлыйсың? Ни ултара, ни пултара дигәндәй…
Хәкимулла сүзнең төбен тиз аңлады.
– Авыр ел бит, әти. Кешедән оят. Ә тегесендә минем гаеп булмады, әти. Аны әнигә генә сөйләп булмый…
– Йә, ярар, булган эш булган, буявы сеңгән. Мин өйләнгәндә синең күк кенә күрмәдем нужаны. Әмма быел уракка төшкәнче берәр чара кылып карарга кирәк. Акыллы кеше яз өйләнә. Хезмәт көне дә бер ояга җыелыр. Күзең төшкән берәрсе бармы?
Хәкимулла дәшмәде.
– Менә шул: борыныңны салындырып йөрисе юк. Бүген мин келәтне чистарттым. Бер капчык чамасы арыш чыкты. Яңага җитәр. Кара җиргә аяк баскач, шәт, иншалла, яңага барып җитәрбез инде. Җитмәсә тагын, аптырама, илдә чыпчык үлми… Тик бу юлы уйлабрак инде. Җитте. Безнең нигез өйләнү мәсьәләсендә болай да кыңгыраулы булып чыкты…
Хәкимулла икенче көнне Миңлегали белән Ташлытау базарына китте. Исәпләре – Ташлытау ашханәсендә җыештыручы булып эшләгән Миңлебикәне күреп сөйләшү иде. Бу юантык кына көләч кыз, ничектер беркөнне Ташлытау урамында очрап, Хәкимулла белән шаяртып сөйләшеп торды. Аннан соң Ташлытау кызлары элек-электән Кара Чыршы авылына убылып кына кияүгә чыгып баралар иде.
Базар көнне ничек кенә булса да Миңлебикәне очратырга кирәк иде. Ләкин ничек тик торганда бер кызга: «Әйдә, минем хатын буласыңмы?» – дип әйтәсең. Монда бит зур кыюлык кирәк. Нишләргә?
Андый чакта Миңлегали – мең кешегә биргесез егет.
– Икебезгә бер ярты, – диде ул, чыбыркысын сиртмәдәге вика астына яшереп. – Аннан син күр дә мин күр. Синнән булмаса, үзем сөйләшәм.
Ләкин базарда аракы табуы бик җиңел булып чыкмады. Базар кайный, дегет чиләгеннән башлап тимерле сандыкка кадәр алып килгәннәр – әмма аракы юк. Коры законны гамәлгә керткәннәр икән. Базарның урта бер җирендә зур фанерга ач яңаклы, таза беләкле кеше рәсемен ясап куйганнар. Ул күзләрен киң итеп ачкан да базардагы кешеләргә нәрсәдер әйтә сыман. Әһә, рәсемнең астында – аракы шешәсе. Теге кеше бармагы белән шуңа төрткән. Шунда ук зур хәрефләр белән язып куелган:
«Аракы – летуннар, рвачлар дусты.
Аракы – пролетариатның дошманы.
Аракыга каршы көрәш – һәр кәсептәшләр союзы әгъзасының бурычы».
Базар тулы спекулянтлар. Берәү җырлый-җырлый алма сата:
Есть яблоки – алма бар,
Кому надо яблоки?
Таких яблок не найдёте,
Весь город обойдёте.
Икенче бер чөгендер борынлы кеше кызыл башлы шырпы сата. Анысы да көйли:
Спички есть – кому надо?
Шырпы бар – кемгә кирәк?
Бер почмакта билле толстовка, ак киез эшләпә кигән таза бер адәмне ике милиционер тоткан. Аларны халык чорнаган. Тегеннән-моннан ишетелгән сүзләрдән шул аңлашылды: Ташлытауның иң эре спекулянтларыннан берсе икән. Салган баштан, имеш, базарда җырлап узган:
Колхоз тарала микән,
Колхоз казала микән?
Хәзер исә тырышып-тырышып милиционерларга аңлатып маташа.
– Юк, – ди, – мин ничек андый сүз әйтим. Тем более ГПУ кешеләрен күрә торып. Мин әйттем: колхоз тары ала микән, колхоз каз ала микән, дидем. Шту сез, егетләр?
Ташлытауның ат карагы, кызыл муенлы Заһри кем беләндер бәхәскә кергән. Ул кызып-кызып сөйли:
– Менә безнең мөселман диненә чыкмый ул, мин сиңайтим… Беркөнне ат дуктыры Чтапанов белән бәхәсләштек. Менә, мин әйтәм, бәхәскә китсә, дим, мин ыштанымны чайкыйм да эчәм… Птамушто, безнең мөселман тәһарәтсез йөрми, дим…
Заһри – кара чыршыларга таныш кеше, авыз күтәреп йөргән Хәкимулла белән Миңлегалине тиз таныды.
– Зәмзәм суымы? – диде ул шыпырт тавыш белән. – Соң бит аны моннан эзлисе түгел. Ә-әнә кайда була ул…
Заһри теге плакат янын күрсәтте. Чыннан да, егетләрнең шунда килүе булды – ике-өч кеше, күз кыскалап, куен кесәсеннән сургучлы шешә башларын күрсәтте.
Миңлегали сүзе дөрес булып чыкты. Кешене яшь димә, атасыз димә. Башы гына эшләсен. Миңлегали эшне, гомумән, җиңел кулдан эшли. Аның белән эчүе дә күңелле. Аның кулы җиңел.
Миңлебикәләр Ташлытауның ындыр арты урамында, тар тыкрыкта торалар икән. Кызның беркөн сөйләшүе, чыннан да, зерәгә булмаган, бу спекулянтлар оясыннан туйган, авылда яшисе килә икән. Тик әти-әнисе ялгыз калырга риза булырлармы? Аннан соң, алар тыкрыгында егетләр бик елдам, күрә торып, тыныч кына кыз биреп җибәрмәсләр… Урлый алсагыз гына… Әйе, әти-әнидән дә, күрше егетләреннән дә.
…Вәгъдә буенча, алдагы базар көнне төнге сәгать уникеләрдә тар, караңгы тыкрыкка, акрын гына атлап, сиртмәле тарантас җигелгән ат килеп керде. Миңлегали Ташлытауга кергәнче арыш арасында калды. Ул, андый- мондый тавыш чыга калса, бакча яктан гына ярдәмгә килергә тиеш иде.
О проекте
О подписке