«XI. Идегәйнең Туктамыш хан урдасы белән орышканы» читать бесплатно онлайн книгу 📙 автора Миллиард.Татар в электронной библиотеке MyBook
  1. Главная
  2. Мифы, легенды, эпос
  3. ⭐️Миллиард.Татар
  4. 📚«XI. Идегәйнең Туктамыш хан урдасы белән орышканы»
XI. Идегәйнең Туктамыш хан урдасы белән орышканы

Отсканируйте код для установки мобильного приложения MyBook

Бесплатно

0 
(0 оценок)

XI. Идегәйнең Туктамыш хан урдасы белән орышканы

11 мин.

20 Мбайт

2025 год

0+

Введите вашу электронную почту и читайте эту и еще 887 000 книг

Оцените книгу
В этом выпуске

«Идегәй дастаны» — татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны. Дастанындагы вакыйгалар XIV гасыр азагы - XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли. 

XI бүлек - Фәнил Гыйләҗев укый

«Идегей» - татарский народный эпос. События в произведении происходят в конец XIV века - начале XV в. в Золотой Орде.  

Герои - правитель Золотой Орды Тохтамыш-хан, Аксак Тимер, Идегей-эмир и другие.

Аудио книга "Дастана «Идегей» - совместный проект редакции «Миллиард.Татар» и радио «Китап».

Татарский писатель, поэт, драматург, прозаик, учёный-фольклорист и филолог Наки Исанбет (1899–1992) – составитель сводного текста татарского народного дастана «Идегей»

 

XI
Идегәйнең Туктамыш хан урдасы белән орышканы

Ул дигәнче бу булды:
Кара болыт якынлап,
Көн урынына төн булды.
Бөркелеп чыккан тузаннан
Җир белән күк бер булды.
Яшене-уты ялтырап,
Тәңредән ут килде дип,
Күк ярылды, җир ауды,
Бер фәләкәт инде дип, [бәлә, афат]
Ханнар катып торганда,
Яулар посып торганда,
Анда тузан ачылып,
Илле төрле ту белән,
Илле меңлек яу белән
Җитеп килде Идегәй.
Унҗиде ире кашында,
Кырык ире артында,
Чуар атын уйнатып,
Ашыкмый мәйдан буйлатып
Үтеп керде Идегәй.

Туктамыштай зар ханнар,
Тук богадай тарханнар, [бога – үгез]
Заты Чыңгыз солтаннар,
Атаның булган баласы,
Аганың булган энесе
Идегәйдәй бер ирнең
Йөрешенә карады.

Тимгел Чуар, Тим Чуар,
Тим Чуары – астында,
Солтанатлы ай бүрек
Бөркет кыяк башында,
Ал караука ак алтын [караука – ?]
Кигән туны өстендә;
Яурыны киң алпатлы, [алпатлы]
Суймырыктай сымбатлы, [суймырык – ?]
Арбадан киң күкрәге,
Арыслан юан беләге;
Ашыкмый йөреп атлатып,
Кыпчак бигә килгәндә,
Озактан сәләм биргәндә
Кыпчак бине Идегәйнең
Өрәге басып, агарып,
Буыны бетеп, таралып,
Тыны бетеп, каралып,
Беравык өнсез торгачтын:
– Бүген каста булдым! – дип,
Бакырып качты даладан.
Ялгызы тотып бер мәйдан,
Яу батыры Идегәй
Сузылмалы кылычын
Кармап алып сабыннан,
Суырып алып кабыннан,
Оран салып айкады.
Күк капугы ачылып,
Күз камашып калгандай
Дала йөзе балк итте.
Чуар атын бер типте,
Тибенгедән тир чыкты;
Каршыда торган кара яу
Туксан башлы урданың
Каршыннан килеп акырып,
Маңлаена бер сукты,
Таңлаеннан ут чыкты. [таңлай – аңкау]
Андый итеп бер сукты –
Туксан урда бер купты!

Анда купты бер орыш –
Идегәйнең орышы,
Донъяларда булмаган
Ир Идегәй сугышы.
Румнан купкан Эскәндәр – [Александр Македонский]
Ул да андый орган юк.
Дарап улы Өрестәм –
Ул да андый орган юк.
Юзекәй улы ир Чыңгыз
Бер сукканда ун суккан,
Ташка сукса ут чыккан,
Җиргә сукса су чыккан,
Иргә сукса кан чыккан,
Канга сукса җан чыккан;
Ир Идегәй органда
Аннан өстен орышты!
Шаң-шаң иткән шам кылыч –
Идегәйнең кылычы.
Төндә балкыр ут булган,
Көндә балкыр су булган,
Ут елдырым яшен таш –
Чын булаттан корычы,
Аждаһадай сулаган
Ул кылычның сулышы.
Бер селтәде – бере ауды,
Бере ауганга уны ауды,
Ун ауганның җиле бар,
Уны белән йөзе ауды,
Йөзе ауганга меңе ауды.
Караны кара димәде,
Бине күзгә элмәде,
Үлем дигән казаны
Чебендәен күрмәде.
Боркырап чыккан төтенен,
Кайнап торган казанын,
Корулы торган чатырын,
Барын бердәй аударып,
Үлән ярган бүредәй,
Әдәм егып юл ярып,
Килә бирде Идегәй.
Салкын казан, суык су –
Аны җитеп аударып,
Чыңгыздан калган кара ту –
Аны җитеп аударып,
Ат астында калдырып,
Тоякка салып сындырып,
Юлда барын таптатып,
Сөрә бирде Идегәй.
Идегәй килә дигәндә
Аны белгән ни ир бар –
Урда бозып таралды.
Азамат ир Туктамыш –
Унике ире алдында,
Тугыз ире артында,
Туксан башлы урдасын
Тәңре хөкеменә тапшырып,
Дәрвазасын яптырып,
Шәһәренә кереп камалды.

Слушайте онлайн полную версию подкаста «XI. Идегәйнең Туктамыш хан урдасы белән орышканы» автора Миллиард.Татар с озвучкой от Анонимный чтец на сайте электронной библиотеки MyBook.ru. Скачивайте приложение для iOS или Android и слушайте «XI. Идегәйнең Туктамыш хан урдасы белән орышканы» где угодно даже без интернета. 

Подробная информация
Дата написания: 
5 августа 2025
Год издания: 
2025
Дата поступления: 
7 августа 2025

Автор выпуска