«VIII. Туктамыш ханның Норадынны мәсхәрәләп сөргәне» читать бесплатно онлайн книгу 📙 автора Миллиард.Татар в электронной библиотеке MyBook
  1. Главная
  2. Мифы, легенды, эпос
  3. ⭐️Миллиард.Татар
  4. 📚«VIII. Туктамыш ханның Норадынны мәсхәрәләп сөргәне»
VIII. Туктамыш ханның Норадынны мәсхәрәләп сөргәне

Отсканируйте код для установки мобильного приложения MyBook

Бесплатно

0 
(0 оценок)

VIII. Туктамыш ханның Норадынны мәсхәрәләп сөргәне

8 мин.

16 Мбайт

2025 год

0+

Введите вашу электронную почту и читайте эту и еще 887 000 книг

Оцените книгу
В этом выпуске

«Идегәй дастаны» — татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны. Дастанындагы вакыйгалар XIV гасыр азагы - XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли. 

VIII бүлек - Хәлим Абдуллин укый 

«Идегей» - татарский народный эпос. События в произведении происходят в конец XIV века - начале XV в. в Золотой Орде.  

Герои - правитель Золотой Орды Тохтамыш-хан, Аксак Тимер, Идегей-эмир и другие.

Аудио книга "Дастана «Идегей» - совместный проект редакции «Миллиард.Татар» и радио «Китап».

Татарский писатель, поэт, драматург, прозаик, учёный-фольклорист и филолог Наки Исанбет (1899–1992) – составитель сводного текста татарского народного дастана «Идегей»

 

VIII
Туктамыш ханның Норадынны мәсхәрәләп сөргәне

Идегәйнең көнен белгәндә
Азамат ир Туктамыш
Көннәрдән бер көн әйтте дир:
– Әзәлдән дошман Идегәй –
Ул да миннән качты, күр!
Тугыз ирем базалмый,
Әйләнеп кире кайтты, күр!
Сәмәркандта утырган
Аягы чонтык Шаһ Тимер
Елдан елга яу булды,
Мин дә аңа яу булдым.
Асылсыздан туган Тимер би
Сәмәркандка шаһ булса,
Унике йортка баш булса,
Янә мин шаһ дип белмимен.
Ярлыгым белән ал нишанлык тамгамны [нишанлык тамгасы – хан пичәте]
Янә бер аңа бирмимен.
Кәмалның улы Киң Җанбай –
Киңәш биргән бием бар;
Мөйтәннән туган Кыпчак би –
Андый батыр ирем бар;
Сансыз татар урдам бар,
Алтын егач тәхетем бар;
Шаһ Тимер янә дау булса,
Алышырга дәртем бар!
Әзәлдән дошман Идегәй –
Ул да миннән киткәндә,
Сәмәркандка җиткәндә,
Асылсыздан туган Шаһ Тимер
Шатланып кабул иткәндә,
Идегәй белән янә бер булса,
Янә миңа яу булса,
Чыңгыздан булган затыма
Икесе бер тиңалмас.
Ике яман берекмәс,
Берексә дә ил алмас,
Индеге көн Идегәй
Шаһ Тимергә би икән,
Аның да калган ялгызы –
Норадын дигән углы бар,
Ул угылын нитәем?

Ул араның эчендә
Үсә бирде Норадын,
Бүз угланнар янында
Йөри бирде Норадын.
Токымы Чыңгыз угланнар
Норадынны күргәндә,
Буйларын басып буй үскән
Ир буласын белгәндә,
Ачуыннан агарып,
Көнчелектән күгәреп,
Йәникә ханәш сүз салды:
– Ханыбыздан баш тартып,
Казак киткән Идегәй – [казак киткән – качак булып киткән]
Аның улы Норадын
Арабызда көн итә:
Ханәкәгә кул сала,
Хан ыруын тиң итә;
Көнәкәгә кул сала,
Кыз-җуанга мәел итә; [мәел – теләк, кызыксыну]
Туктамыштай зур ханнан
Бабамның конын алсам дип,
Атамның үчен алсам дип,
Урынына хан булсам дип,
Үтенеп алып ут ягып,
Кан йөргәсен бәйге итәр. [йөргә – ?]

Азамат ир Туктамыш
Норадынны чакыртты,
Чакыртып алып аны әйтте:
– Бай баласы байга охшар,
Би баласы бигә охшар,
Хан баласы ханга охшар,
Балабан шоңкар кошка охшар; [балабан – ау кошы баласы яки тилгәннең бер төре]
Идегәй миннән баш тартып
Шаһ Тимергә киткәндә,
Аннан калган Норадын –
Аның көне кемгә охшар?

Анда әйтте Норадын:
– Әй ханиям, ханиям!
Бай баласы байга охшар,
Бәйләнми үскән тайга охшар;
Би баласы бигә охшар,
Биек-биек тауга охшар;
Хан баласы ханга охшар,
Ояда шоңкар кошка охшар;
Туктамыш хан барында
Җисер хатын, ятим ул, [җисер – ?]
Аксак, гарип, ярлы, кол –
Аларның көне кемгә охшар?
Йортны бозды йорт биең,
Илне бозды ил биең,
Бозгынлыкта калган ил –
Аның көне кемгә охшар?
Кичәге киткән атамның
Менгәне – кеше аты икән,
Сауганы – кеше биясе,
Җиккәне – кеше дөясе.
Алты айлык агыр йортыңнан
Урын тапмый, атамның
Киселеп китте җөясе, [җөя – эзлеклелек, бу урында нәсел җебе]
Аның көне кемгә охшар?
Әй ханиям, ханиям!
Маңлайдан аккан ачы тир
Табанга җитсә тоз булыр;
Колакка төшкән суык сүз
Йөрәккә җитсә боз булыр;
Агач башын җил борыр,
Әдәм башын сүз борыр;
Бар мактанса – табылыр,
Юк мактанса – чабылыр.
Би бигә ялыныр,
Бинең күңеле алыныр,
Аның көне кемгә охшар?
Көнем сиңа төшкәндә,
Минем көнем кемгә охшар?
Әй ханиям, ханиям!
Кол сагышын би белмәс,
Би сагышын хан белмәс,
Ярлы көнен бай белмәс,
Яуның серен яу белмәс;
Ач кадерен тук белмәс,
Сырхау кадерен сау белмәс;
Ым белмәгән тел белмәс,
Тел белмәгән ил белмәс;
Зир кадерен зирәкләр белер, [зир – алтын?]
Ир кадерен ирәннәр белер;
Күп яшәгән ни белер,
Күп кыдырган ул белер!

Слушайте онлайн полную версию подкаста «VIII. Туктамыш ханның Норадынны мәсхәрәләп сөргәне» автора Миллиард.Татар с озвучкой от Анонимный чтец на сайте электронной библиотеки MyBook.ru. Скачивайте приложение для iOS или Android и слушайте «VIII. Туктамыш ханның Норадынны мәсхәрәләп сөргәне» где угодно даже без интернета. 

Подробная информация
Дата написания: 
15 июля 2025
Год издания: 
2025
Дата поступления: 
7 августа 2025

Автор выпуска