Читать книгу «Ул көннәрдә…» онлайн полностью📖 — Мансур Вәли-Барҗылы — MyBook.
image
cover

Ул күз карашын стенага күчерде, кулын җайлабрак куйды… Аның бармаклары Билалның тәненә тиеп-тиеп алалар… Ул, бик сак кына итеп, пианинода моңсу да, ягымлы да көй уйнаган кебек. Гүя аның бармаклары клавишларга кагылып-кагылып ала, ә иреннәре арасыннан ул уйнаган көй үзе чыга… Каяндыр эчтән, йөрәк түреннән үк чыга ул моңлы авазлар…

– Иремә яратып чыктым мин… Байтак кына белә дә кебек идем аны. Чөнки институтның соңгы ике курсын без бергә укып бетердек. Ул заочнодан безнең группага күчте… Хәзер инде менә ике балабыз бар. Бер кыз, бер малай үстерәбез… Кечесе дә мәктәпкә бара инде… Анысы шулай, балалар үсә үсүен, тик нишләптер минем өчен хәзер тормышның кызыгы китте. Нигә дип сорыйсыңмы? Әйтәм: ну, менә мин балаларымны үстердем, аякка бастырдым, ди. Тагын алга таба нәрсә инде?! Җирдә, үзем кебек үк, җанына урын таба алмаган адәмнәр санын арттырдыммы? Минем кирәгем шуның өчен генә идеме?! Бу гына бик аз бит… Шуңа күрә яшәүнең әллә ни сере, кызыгы калмады хәзер минем өчен…

Нина, ашыкмый гына, үз эченнән уйлана-уйлана, тыныч тавыш белән сөйли дә сөйли… Ә Билал дәшми. Тыңлый бирә…

– Ә ирем… Ул үзенең эшенә чумган! Аның өчен яшәү дигән нәрсә ай саен план үтәүгә генә кайтып кала! Аның айлык планны, еллык планны үтисе бар!.. Мин аны кызганам да, билгеле, мескенне… Ләкин кешегә бер генә бирелә торган яшәү дигән нәрсә шулай көн-төн дөнья куып, чутсыз акча туплауга гына кайтып калмаска тиештер бит инде! Алай гына булса бик тә күңелсез ләбаса! Белмим, белмим! Әллә инде хәзер без үзебез туеп сикерә башладык… Әллә яңа гына чын-чыннан яши башларга уйлыйбыз?! Чын-чыннан кеше булып.

– Нина, ә ирең синнән канәгатьме соң?..

Билалның бу соравына Нина көлемсерәп кенә куйды:

– Һе, канәгать булмыйча тагын!.. Әйтәм бит, аның хатын-кыз, гаилә мәсьәләсендә таләпләре зурдан түгел. Заманча мебель куелган иркен квартирасы бар, эшенә иртән машина килеп ала. Кайтуга, чибәр генә хатыны каршылый… Ә акча күп безнең, мин хәзер аның кыйммәтен дә югалтып киләм бугай инде… Күп булса, ничектер акчаның да кызыгы китә икән ул…

Болары инде Билалга моңа кадәр ишетергә туры килмәгән сүзләр иде, шулай да гаҗәпләнүен артык сиздермәскә тырышты:

– Әйе, һәр гаилә үзенчә бәхетсез, ә бөтен бәхетле гаиләләр бертөсле, дигәнме әле Толстой бабай…

Ә Нинаны үз уйлары биләп алган иде, ул сүзен дәвам итте:

– Мин аңа бер мәртәбә әйткән дә идем, әйдә әле, аерым яшәп карыйк, дип… Күзе маңгаена менде! «Син нәрсә? – ди. – Минем бүтән мәшәкать беткән мәллә? Эшсезлектән аптырасаң, әнә балалар белән күбрәк шөгыльлән!» – ди… Аңа карап кына мин барыбер үз уемнан кире кайтмадым, билгеле. Минем әле чын табигать эчендә яшәп, шундый җирдә эшләп карыйсым килә! Күңелем сизә: ошар кебек ул миңа! Дус кызым янына да әнә шундый өмет белән барам мин… Әгәр дә ул риза икән, тотам да күченеп киләм балаларым белән! Иремнең сүзенә карап тормыйм. Мин бит чит телләр факультетын бетергән кеше… Посёлокта берәр эш табылыр әле. Мәктәпме шунда…

Билал да үз тормышында шундыйрак үзгәреш тели түгелме соң? Ул да шулай уйлый, шулай эшләмәкче була бит… Нинаның сүзенә кушылып, үз фикерен белдермәкче иде, ләкин аның әле әйтәсе сүзе бар икән…

– Беләсеңме, Билал, уңайлы квартирада, байлыкта яшәгән кеше тормыштагы иң гади, әмма иң мөһим, иң кирәк нәрсәләрнең бәһасен, кадерен белми башлый икән ул!.. Менә мине генә алыйк. Мин, Мәскәүдә туып, Мәскәүдә үскән кыз. Анда инде, үзең беләсең, болай карауга барысы да бар, барысы да җитә кебек… Әйткәнемчә, акчабыз да күп, теләгән җиргә йөреп тә кайтып була. Әмма… Әмма күңелем сизә – бу чын тормыш түгел! Кайдадыр матуррак, чынрак тормыш бар! Минем, бик соңга калганчы, әнә шуны табасым, шуңа ирешәсем килә! Әнә шул чын тормышның тәмен татыйсым килә! Ә болай… туйдырды!

Нина тынып калды. Яңадан мендәргә ятты.

Билалны да уйлар биләгән иде… Нина турындагы уйлар. Үзенең инде айлар буена башыннан чыкмаган чуалчык фикерләре… Тик менә хәзер аларның барысын да ничек итеп тиз генә сөйләп, аңлатып бетерәсең?! Әле күбесенә үзең дә төшенеп җитмәгән нәрсәләрне… Шулай да сөйләмичә булмый инде.

– Ә мин инде менә гаиләмне ташлап китеп барам, Нина… Суд безне аермады… Мин үзем китәргә булдым… Дөрес, әлегә бер генә айга, ялга диеп кенә китәм… Ләкин кире анда кайтып яшәүне күз алдына китерә алмыйм… Эштә дә күңел үсми хәзер. Анда да Алла белсен нәрсә икәнен…

Билалның үтә тыныч итеп әйткән сүзләренә Нинаның исе китте:

– О-ой, Билал… Алай кисәк кенә була микән соң ул?! Син инде… бигрәк хәтәр адым уйлагансың… Балаң да бардыр бит?

– Бар шул… Җиде яшьлек кызым бар.

– Аны ташлап китә алам дип уйлыйсыңмы?!

– Моңа кадәр аерылмый яшәвем дә шуның өчен булды инде.

– Белмим, белмим, түзалырсың микән?! Син бик бала җанлы кешегә охшагансың. Синең ише кешегә гаилә җылысы, бала иркәләү бәхете бөтен кешегә караганда да ныграк кирәктер…

– Ярый, Нина, син дә күңелне нечкәртмә әле! Күңел, күңел диеп болай да күп җәфа күрәм мин… Әнә шул күңел белән тиз алдандым, тиз әсәрләндем дә инде!.. Хәзерге акылым булса, мин хатын-кызларның да ир-атлар сыман ук гап-гади кешеләр икәнлеген белер идем… Аларның да әйбәт һәм каты күңеллеләре, таш бәгырьлеләре булганын аңлар идем… Хәзер инде тышкы матурлык кына миңа бөтен хатын-кызны да матур итеп күрсәтмәс, үзенә баш идермәс иде…

Эчендәге бөтен ачуы, моңарчы җыелган ниндидер үче чыга баруын тойды Билал, ләкин ул кыенсынмады, сүзен дәвам итте:

– Мин дә яратып өйләнгән идем төсле, Нина… Аның тәрәзә төбендә сәгатьләр буе басып тора идем. Кинолардагы сыман серенадалар сузарга әзер идем… Ләкин… Ләкин мин ул кешене бөтенләй аңламаганмын икән… Мин аның бары тик фасадына, тышкы кыяфәтенә генә алданганмын икән… Миңа, әле хатын-кыз дөньясында тәҗрибәсез кешегә, аның кем һәм нинди кеше булуы түгел, гомумән, хатын-кыз, ир-атны тартучы зат булуы гына тәэсир иткән икән.

– Йә, шуннан ни әйтмәкче буласың инде?

– Берни дә әйтмим, бары тик уйланам гына. Мин монда сиңа сөйләүгә караганда нәрсә булганын күбрәк үзем аңларга телим әле. Минем ялгышым нәрсәдә булды икән? Хатын-кызны ныграк, күбрәк белгәннән соң гына өйләнергә кирәк булганмы?

– Син, Билал, үзеңнең иң төп сүзеңне һаман әйтмисең әле… Нишләп соң син хатыныңнан риза түгел? Сиңа нәрсә җитми?

– Беләсеңме, Нина, судта сөйләгән ямьсез сүзләрне мин монда искә төшерергә теләмим. Урыны ул түгел! Ну, сиңа дөресен әйтмичә дә булмый. Мин аның күңел тупаслыгыннан, тышкы матурлык астындагы эчке ямьсезлегеннән җәфа чигәм бугай. Хатын-кыз маскасына төренгән кешелексезлекне күрә алмаганмын. Тышкы матурлыкның кибет витринасы һәм күргәзмә өчен генә яраганын аңлый алмаганмын ул чакта!.. Билгеле, мин судта кискенрәк сөйләгәнмендер, дәлилләр китергәнмендер. Ләкин төп фикерем менә шул иде…

– Әйе, мин сине аңлыйм кебек… Синдә дә әзрәк… максимализм дип әйтимме, бар икән. Без аларның үзебез өмет иткәнчә булуларын телибез икән… Ләкин мин иремнең үзгәрәчәгенә инде ышанмыйм! Чөнки… бөтенләй икенче холык бит анда! Кеше ничек шуның кадәр үзгәрә алсын инде, әкият!

– Максимализмның катнашы юк монда, Нина! Мин сиңа үз башымнан үткәнне генә сөйлим!

– Ну, барыбер инде: сиңа эчке дөньясы ярлы булган кешеләр ошамый… Әнә шул адым саен теңкәңә тия! Ә син үзең каядыр югарыдарак яшисең…

– Бусы салпы якка салам кыстырудыр инде аның – шулай бит? Ну, аннан гына хәл үзгәрми шул, һаман элеккечә кала.

– Аннары бит әле, Билал, мәсьәләнең менә бу ягы да бар: кеше белән кеше беркайчан да охшаш була алмый! Табигать бит ул…

– Шулай шул, теория һәрчак җиңелрәк… Анда әллә нинди матур фикерләр китереп чыгарырга мөмкин. – Билалның тавышында кырыслык чагылып китте. Аны шундук Нина да сизеп алды һәм:

– Ярар, шактый нәрсә ачыкладык бугай, инде әзрәк ял итеп алыйкмы әллә? – диде ул, Билалны ипләп кенә сыйпый-сыйпый.

Алар йокыга киткәндә, тәрәзәдә инде таң беленә башлаган иде.

…Иртән барысыннан алда уянды Билал.

Ә уяну белән иң беренче башына килгән уй шул булды: ничек болай килеп чыкты соң әле? Һич тә көтмәгәндә, уйламаганда…

Больницада операциядән соң тәннән наркоз чыкканда, шулай әкрен генә әрнү, авырту тоя башлыйсың… Билал да үзендә шуңа охшашрак халәт сизде. Ул да тылсымлы исерүдән соң ушына килде, эчтә, бик тирәндә нәрсәнеңдер сыкрап авыртуын сизде…

«Ай-яй-яй… Мәхәббәтне шушындый вакытлы очрашуларга алмаштырырмын дип уйлаган идеммени соң мин?! Минем өчен бик тә изге хис иде бит ул… Ә чынлыкта менә ничек килеп чыкты».

Югары сәкедә чалкан яткан Билал әнә шулай уйлана, үзен-үзе битәрли… Ә бераздан аның башына яңа уйлар килә. Капма-каршылары…

«Тукта, ә кем алдында шулай акланасың соң әле син? Кем каршында шундый чиста булып күренергә телисең? Аерылам дип гариза биргән хатының алдындамы?! Ха!.. Аерылган хатыны каршында да изге булып күренәсе килә кешенең, ә! Нинди изге тип!.. Ә бәлки, аның каршында түгел, үз алдыңда акланасыңдыр син, ә?! Шулай дисәң генә инде… Алай да шикле әле синең логикаң. Йә, әйт әле, бу очракта бүтәнчә эшли ала идемме соң мин?! Юк бит! Син үзеңне, чын тормыштан аерып, ниндидер бер кирәкмәгән кысага кертеп бикләмәкче түгелме? Андый кысада яшәү кызганыч, мескен кешеләр язмышы гына түгелме соң?! Син андыйлардан үзең үк көлә идең бит!»

Әйе, иртән иртүк Билалның башына килгән уйлар тиз генә котылырдай түгел иде. Инде моңарчы да үз кайгысыннан башы каткан Билалга бу төн яңа сораулар өстәде. Аларның барысына җавап итеп Билалның уенда «Китәргә, котылырга, качарга!» дигән бер фикер генә буталды.

Аскы сәкедә Мәскәү хатыны Нина үзе генә рәхәтләнеп ял итә. Күрше сәкедә баласын кочаклаган килеш Халидә йоклый… Ә поезд, кара шәүлә төсле, дөбер-шатыр килеп, көнбатыштан көнчыгышка ашыга…

ЯКТЫ КҮЛ
I

Икенче көнне кичкә кадәр Билал үзенең төнге юлдашлары белән барды. Кызлар берөзлексез диярлек Мәскәү хәлләрен сөйләштеләр, андагы уртак танышларын искә алдылар.

Ә Билал күбрәк тәрәзәгә карап утырды, сүзгә сирәк катышты. Бары тик Нина белән күз карашлары очрашкан чакларда гына ул аннан озак аерыла алмады.

Билал төшәсе тукталыш тагын төнлә булачак икән! Моны әйткәч, кызлар көлешеп тә алдылар:

– Сине безгә төн биргән иде, төн үзе ала да… Әллә төш кенә булды инде бу!

Төнге сәгать бер тулып килгәндә, Билал поезддан төшеп калды… Аңа хәтле алар, бер җаен туры китереп, Нина белән адреслар алмашмакчы иделәр, әмма икесе дә шаккатты: икесенең дә әлегә ныклы адресы юк икән бит! Моңа көләргә дә, еларга да белмәде Билал. Шулай да Нина үзе бара торган дус кызының адресын бирде. «Бәлки, син дә килеп чыгарсың…» – дип өстәде, аның күзенә өздергеч итеп карап.

…Менә инде «Якты күл» вокзалы да. Бик кечкенә икән ул – тәбәнәк түшәмле залында да унлап кына диван. Билал аларның иң почмактагысына барып ауды.

Бераз утыргач, исенә килеп, портфеленнән пинжәген тартып чыгарды. Аны диванга җәеп салып, шуның өстенә ятты. Әмма болай гына каты иде, ул тиз генә җайлап ята алмады: боргаланды-сыргаланды, әллә ничә тапкыр торып та утырды. Шулай шактый изалангач кына йокыга китте.

…Искиткеч бер рәхәтлек, хәтта, әйтергә мөмкин, ниндидер наз, иркәләү тоеп уянды ул. Инде күптән татылмаган рәхәт тынычлык әйтерсең моңарчы җыелып килгән дә менә шушы уяну вакытына гына бирелгән. Әйтерсең бу җир йөзендә озак җәфаланып йөргән адәм баласының, ниһаять, яңадан бәхетле һәм ирекле булып уянуы!

Баксаң, инде шактый өскә күтәрелергә өлгергән кояш төшкән икән аңа! Кояш аны үзенең мәрхәмәтле кочагына алып иркәли. Әнә шуңа күрә Билалга рәхәт.

«Әллә минем тормышның бәхетле дигән өлеше менә шушы иртәдән башланып китә микән?» – Билалның күңеленә шундый уй да килде. Чыннан да, яшь, күңелендә ташып торган тормыш дәрте булган егет менә шушындый гүзәл иртәдә ничек инде үзен бәхетсез сизәргә тиеш?! Аның башы исән-сау, күңеле матур, бөтен барлыгы дөньяга мәхәббәт белән тулы – мондый кеше ни өчен кара көеп йөрергә тиеш соң әле?!

Шулай булгач, менә шушы кояшлы көннең үзе сыман балкысын әле ул! Шушы тыныч, матур иртәнең бәхетен кичерсен! Мондый иртәләр үзләре дә зур бәхет, олы байлык бит! Без, тыныч тормышка артык ияләнеп, артык күнегеп киткән кешеләр, бу матур иртәләрнең чын кыйммәтен белеп җиткермибез… Безгә һаман күбрәк кирәк, тагын да артыграк кирәк!

…Ә менә кеше яисә, Алла сакласын, кешелек тормышында ниндидер зур бәхетсезлек, күңелсезлек килеп чыкса, ул чагында инде кайдадыр еракта, артта калган теге матур иртә иң зур бәхет булып тоелачак! Барысыннан да кадерлерәк истәлек, хатирә булып искә төшәчәк ул!.. Ниндидер күңелсезлеккә тап булгач кына, матурлыкның, рәхәтлекнең чын кадерен белүче адәм баласы, шулай итеп, үзе узган гомер кырыннан чәчкә җыйгандай, иң матур көннәрен, иң бәхетле сәгатьләрен җыячак… Җыячак та, иң гүзәл букет сымак йөрәк турысына күтәреп, аңа бик озак карап торачак… Сокланып, баш иеп, сагынып, тагын бер кат шуларны яңадан кабатлыйсы килеп карап торачак ул аларга – үзе кайчандыр кичергән бәхетле көннәргә, бәхетле сәгатьләргә!

Әйе, Билал – бәхетле кеше. Чөнки аның алдында, әле бер көне дә яшәлмәгән, гел башланмаган бер ай ял!

Ул пинжәген, ипләп кенә, ашыкмыйча гына төреп, яңадан портфеленә тыкты. Ял итеп алганнан соң, бүген инде кичәгегә караганда ыспайрак һәм озынрак буйлы егет булып урамга чыкты.

Вокзал янындагы мәйдан бик зур, иркен икән… Якын-тирәдә – бер-ике катлы өйләр… Әнә мәйданның аргы почмагында автобуслар да тора… Билал салмак кына адымнар белән шуларга таба юнәлде.

Бәхете идеме – «Ял йорты» дип маңгаена язылып куелган автобус әллә кайдан күзенә ташланды. Шәһәрдә күнегелгән гадәт буенча үзе дә сизмәстән йөгерә үк башлады Билал.

Автобус тирәсенә җыелган халык:

– Ашыкма, ашыкма, әле поезд килгәнен көтәбез! – дип тынычландырды аны.

…Юл асфальт иде, ул бик матур каен урманы эченнән бара. Автобус үзе дә искиткеч җитез чаба, иртәнге юлда әле машиналар да очрамый диярлек. Ян тәрәзәләр яртылаш ачылып куелган. Күкрәкләрне рәхәтләндереп, урманнан саф, салкынча һава керә. Эчтә дә кеше күп түгел, алар да урманга текәлгән.

Чынлап та матур шул! Тоташ урман бит – ап-ак һәм ямь-яшел төстән генә торган каен урманы! Дөньядагы урманнарның иң гүзәле булган каен урманы! Аклык, зифалык, нәфислек, чисталыкны мактаучы бер мәшһүр симфония бу гүя!

Шул мизгелдә ниндидер серле бәйләнеш аша аның уйларына кызы Раушания килеп керде… Ә-ә-ә… бәлки шуңадыр кызы да бит төсле буяулар белән ямь-яшел каен агачын ясарга ярата… һәм ни өчендер үз рәсеменең астына балаларча кәкре-бөкре итеп, утыртма хәрефләр белән «Ак каен» дип язып куя иде. «Каен» дип авылча гади генә әйтергә өйрәнгән Билалга бу бик кызык тоела иде.

Әйе, ел саен яз җитү белән, алар шәһәр читендәге каенлыкка йөри башлыйлар иде шул. Кызын агачлар танырга да шунда өйрәтте бугай инде ул. Күрәсең, шул вакыттагы язгы каеннарның аклыгына, чисталыгына сокланып, Билал үзе башта «ак каен» дигәндер инде. Кызы шуннан исендә калдыргандыр.

Автобус тәрәзәсе артында ак каеннар йөгерешә. Алар арасында кечкенә кызы Раушания дә бар. Ак каеннар белән бергә ул да артта, еракта кала төсле.

Бу уйлардан соң йокыдан уянгандагы чиксез бәхет хисе ничектер бәләкәйләнеп, кечерәеп калды…

Күңеленә тула башлаган моң ташкынына артык ирек куймас өчен, Билал автобус эчендәгеләрне күзәтергә тотынды… Иң алгы урындыкка берәү дә утырмаган икән, әйе, урын күп шул, иркенләп урнашырга була… Әнә яшьләр, сул як рәттәге икенче урындыкка утырган егет белән кыз, ничек матур итеп баралар. Кызы егет кочагына ук кереп беткән, күзләрен ярым йомган, үзе бәхетле елмая. Егете исә уң кулы белән йомшак кына итеп аны кочаклаган, сул кулының терсәге белән ачык тәрәзә рамына таянган…

Алардан артта тагын буш урын… Анда ике зур чемодан гына куйганнар… Әһә, әнә ул чемоданнарның хуҗалары – ике ир-ат – ипләп кенә нәрсә турындадыр сөйләшеп баралар. Аларның да күзе тәрәзәдә, урманда.

Билал үзе утырып барган рәтне күзәтә башлады. Менә аның алдында гына карт белән карчык. «Кара әле, болар да ял итәргә бара микәнни?! Кызык, бу яшьтә ял йортына йөрү бик сәер түгелме соң?!»

Ул да түгел, Билалны тәмам шаккатырып, әлеге абзый ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән татарча җыр да көйләп җибәрмәсенме!

Җыруның да ниндиен әле:

 
Туган ягым гөл арасы,
Үзем авыл баласы…
 

Абзый күңеле булганчы җырлап бетергәнне көтте дә ипләп кенә сүз кушты Билал:

– Бабай, әллә син дә ял йортына барасыңмы?

Бу тирәдә татарча эндәшү аның өчен ияләнгән нәрсә иде, ахрысы, абзый бер дә гаҗәпләнмичә генә аңа таба борылды да аннары, карчыгына карап көлә-көлә:

– Әйе шул! Без дә ял йортына барабыз! Әйеме, карчык! – диде.

Билал моны ничек аңларга да белми торганда, бабайның карчыгы ярдәм итте:

– Шунда, якында гына торабыз без. Ял йортыннан ерак түгел. Менә шәһәргә барган идек әле. Оныгыбызның хәлен белергә. Шуннан кайтып килеш.

Гаять ачык чырай күрсәтеп сөйләшә башлаган карт белән карчык Билалга бик ошады. Аның тагын да сүзне дәвам итәсе, алар турында күбрәк беләсе килде.

– Ә оныгыгызга ни булган соң?

Бу юлы инде бабай уфтаныбрак тотынды:

– Әй-й, заманнар диген син! Нинди заманнарга килеп җиттек бит! Бердәнбер оныгыбызга духтырлар: «Урманга чыгарга ярамый, авыл җиренә кайтырга ярамый!» – дигәннәр. Югыйсә чире көчәя икән.

Билалның мондый нәрсәне әле гомерендә дә ишеткәне юк иде. Чын булыр микәнни бу?! Шундый авыру да бар микәнни дөньяда?!

Сорамыйча да булдыра алмады:

– Ә нинди чир ди соң ул?

Бабайның җавабы кыска булды:

– Кем белсен инде аны! Хәзерге мең төрле чирне!

– Нигә белмәскә! Аллергия, диде. Малаең шулай диеп кайтып әйтте бит, оныттыңмыни? Шуңа күрә хәзер оныгыбызны күрергә тилмереп ятабыз бит инде. – Соңлап булса да сүзгә кушылган әбинең тавышында борчылу да һәм кемгәдер, нәрсәгәдер ачу да сизелә иде.

Билал тынып калды.

Коточкыч яңалык иде бу аның өчен! Кешегә, япь-яшь кешегә әнә шулай табигатькә чыгарга ярамасын әле! Йә дөнья! Кая барасың син?! Байтак кына вакыт тешләрен кысып, йөзен чытып нишләргә белми барды ул.

Аннары Нинаның да Мәскәүне ташлап еракка – тайга арасына китәргә теләве исенә төште… Ул да качарга тели түгелме соң?! Хатын-кыз сизгерлеге белән әнә шул куркынычны алдан тойган түгелме соң Нина?!

Үзе өчен коточкыч ачыш ясап һәм үзе үк шуннан куркып, сүзсез, бернинди уйсыз калды Билал.

Аның бу халәте шактый озакка сузылды.

…Автобустагылар җанлана, кыймылдаша башлагач кына исенә килде ул. «Инде әз генә калды», «Килеп җитәбез» ише сүзләр ишетелә иде. Шул арада әлеге яшь пар кызык кына тәкъдим дә кертте:

– Әйдәгез, калган юлны җәяү үтәбез! Ә әйберләр… Әйберләр автобус белән барсын!

Моны шундук күтәреп алдылар. Шофёр да, дустанә елмаеп, автобусын туктатты.

Җитез генә коелдылар һәм чыгу белән барысы да диярлек югарыга текәлде. Ә анда ямь-яшел ябалдашлар, яшь кызлар кебек, бер-берсенә сизелер-сизелмәс кенә орынып пышылдашалар, серләшәләр… Пышылдашулары күңелдә дәрт, тормыш, яшәү дәрте уята.

– Да-а… Оҗмах инде монда, оҗмах! – дип куйды Билал каршында утырып барган абзый.

– Оҗмахка кергәндә дә русча сөйләшмә инде, бабай, үзебезчә генә әйт! – дип төрттерделәр аңа.

– Эх, яшисе иде гел шушында, ә! – Бусын теге ике ир-атның берсе әйтте. Ул да елмая, чын күңелдән сокланып елмая иде.

Бүтәннәр дә елмаештылар. Аннары әкренләп кузгалдылар…

Билал, иң артка калып, бер ялгызы китте…

Рәхәт шул табигатьтә берүзең ләззәтләнеп йөрү! Урманга көтү-көтү булып баруны кечкенәдән үк җене сөйми аның. Мәктәптә шулай, экскурсия дигән булып, барысын бергә урманга алып баралар иде. Шау-шу була иде. Ниндидер начарлык эшләнгән кебек тоела иде Билалга ул вакытта. Нәрсә өчендер бик уңайсызлана иде ул.

Ә иң бәхетле минутларны ул урманда яки бүтән иркенлектә берүзе калгач кичерә. Авылда укыган чагында да яз көне кичләрен елга буенда йөри иде ул. Аларның авылы яныннан гына ага торган елга бу чакларда бик нык киңәя, аның киңлеге өчәр-дүртәр чакрымга хәтле җитә иде. Агымы бөтенләй сизелми үк башлый иде.

Кичкырын килеп тәмам караңгы төшкәнче йөри иде Билал әнә шул дәрья буенда. Чиксез рәхәт тә, гаять ямансу да, әллә нинди үзәкләрне өзәрлек моңлы да була иде ул чагында… Исенә бик еш кына Штраусның салмак та, дәртле дә музыкасы килә иде. Чөнки монда төшмәгән кичләрдә ул өендә тәрәзә төбенә үк килеп утырып репродуктордан ерак музыка авазларын тыңлый иде. Баеп баручы кояшка карап, ул кереп югалганнан соң да әллә никадәр гомер утыра иде әле моңга бирелеп.

Соңгы елларда аңа ялгыз гына калу, бигрәк тә менә моның ише ямьле җирләрдә берүзе йөрү бик эләкми башлады. Эш һәм гаилә дигән ике ыгы-зыгы арасында чабып үтте аның көннәре. Ул инде үзенә үзе булып та күренми башлады, әллә нинди ят кыланмыш-холык үзләштергән кеше төсле тоя ул үзен.

 


...
8