Авылдашы әйткән көнне, нәкъ ул билгеләгән вакытка Сабирҗан Яңа Бистәгә килеп җитте. Менә Мирзахан байлар өе…
Түбәсе челтәрләп тимер белән ябылган, куе яшел төскә буялган гаять зур урыс капка. Йөзенә аның, сарыга буяп, як-якка нурларын сирпегән кояш бизәкләре төшерелгән. Буйдан-буйга биек койма, чыпчык та очып үтәрлек түгел.
Өй ике катлы. Беренче каты, Казандагы бик күп йортлар кебек, таштан салынган, акка буялган. Тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр куелган. Тәрәзә төпләрендә – гөлләр. Карап, кадерләп үстерәләр булса кирәк, шау чәчәктә утыралар.
Өйнең икенче каты агачтан. Бүрәнә башлары әйбәтләп такта белән тышланган. Җил-яңгыр тиярлек түгел. Урам якка зур-зур өч тәрәзә карый. Яңакларын оста куллар челтәрләп эшләгән, зәңгәргә буялган. Тәрәзәләргә тоташ ак челтәрләр эленгән.
Өйнең бер ягында кызыл кирпечтән биек итеп (ут-күздән саклау өчен) тар стена салынган. Ул инде күптән тора булса кирәк, өстендә алабута, әрем ише әрсез үләннәр үсеп чыккан.
Уң яктагы биек койма эре таштан салынган келәткә барып тоташа. Түбәсен кыеклап япкан бу келәт бер өй хәтле бар. Келәт артыннан тар гына тыкрык башлана. Дүрт-бишләп кенә вак-төяк йорт утырган бу тыкрык, үзәнлеккә төшеп, бака ефәге белән капланган күлгә барып тоташа…
Олы урамы шау-шулы түгел. Атлылар да сирәк узалар. Таш җәйгән олы юл өч-дүрт йорттан соң кинәт кенә уңга борылып, Яңа Бистәнең үзәк урамына барып чыга.
Урам чип-чиста итеп җыештырылган. Юл читендә казылган канау кырыйлары, рәшәткә, койма буйлары куе яшел үлән белән капланган.
«Берәрсе чыкмасмы?..» – дип, шактый көтеп торды Сабирҗан. Әмма үч иткән кебек, өйдән чыгучы да, керүче дә күренмәде. Аннары як-ягына каранып алды да кече капка янына килде. Аллага тәвәккәлләп, тимер келәне аска таба басты да капканы әкрен генә этте. Капка тавыш-тын чыгармыйча гына яртылаш ачылды. Шулчак Сабирҗанның борынын кытыклап, әле яңа гына табадан төшкән кабартма исе килеп бәрелде. Әлеге бик тә якын, бик тә таныш әчкелтем ис өзелеп ашыйсы килүен кузгатты. Шунда ул кичәдән бирле тамагына катрә бөртеге кадәр дә ризык капмаганлыгы турында уйлап алды.
Беренче булып күзгә ташланган нәрсә: ихаталап алынган ишегалдының кечерәк авыл кадәр зур булуы иде. Берничә ат-арба рәхәтләнеп айкап йөрерлек иде анда. Тоташтан тигез итеп эре таш түшәлгән ишегалды, чамадан тыш олы булса да, ындыр табагы кебек такыр һәм оекчан йөрерлек чиста иде.
Өй ике өлештән тора. Ике якка да өсте ябылып, култыксалап ясалган аерым баскыч алып менә. Ике өйнең дә тәрәзәләре ишегалдына карый. Өстә, урта бер җирдә, террасага охшашлы нәрсә бар. Баскычлар астында – түбәнге катка керә торган зур ишек. Бу катның да тәрәзәләре ишегалдына караган. Алар каршында түтәлләп утыртылган чәчәкләр тәбәнәк кенә рәшәткә белән уратып алынган. Шунда ук тәрәзә араларында ямь-яшел булып үрмәле гөлләр, чормавыклар үсә.
Өй артыннан ук җиләк-җимеш бакчасы башлана. Шактый зур мәйданны биләп тора ул. Алмагач та, чияләр дә чәчәкләрен койганнар инде. Бакчаның урта бер җирендә яшел калай түбәле беседка тора.
Өй каршындагы лапастан өскә күтәртеп куелган берничә пар тәртә башлары күренә. Җиңелгә җигелә торган бер тарантас ишегалдына чыгарып куелган. Кояшта кибеп коргаксымасын өчен аның көпчәкләренә иске чыпта ябылган. Абзарлар ягыннан атлар пошкырганы ишетелә, дегет исе килә.
Авылда вакытларын исенә төшереп куйды Сабирҗан: урак өсләрендә җилкә аша селтәнеп учма салган чаклары, ындыр табакларында берсеннән-берсе уздырырга теләгәндәй чабагачларны җил уйнатып «дөпе-дөпе» китереп иген суккан вакытлары, ат җигеп йөргән чорлары үзәкләрне өзеп, йөрәкләрне өтәләп, сагындырып куйды…
Иң түрдә сыңар тәрәзәсе белән ишегалдына караган кечкенә өй тора. Хәмит шушы өй турында әйткәндер инде, дип уйлап куйды Сабирҗан. Беренче карашка ул мунчаны хәтерләтә. Ләкин аның мунча түгеллеген Сабирҗан шунда ук төшенеп алды. Чөнки шуның артында ук, алмагачлардан бераз читтәрәк, әйләндермәле кое янында, яңа салынган мунча күренә. Мунча янындагы ачык урында берничә баш умарта да бар.
Каралты-кураны кабат күздән кичергәннән соң: «Әйе, көч түкмичә, бил бөкмичә, монда да әпәй ашый алмассың…» – дип уйлап куйды Сабирҗан.
Ачның күзе икмәктә дигәндәй, Сабирҗан яңадан түрдәге кечкенә өйне караштыра башлады. Яшерен-батырын түгел, Сабирҗанның күңеленә бик хуш килгән бу нәни өй янында гына караңгы тыкрыкка чыга торган тагын бер капка бар. «Хезмәтчеләр капкасыдыр…» дигән нәтиҗә ясады ул үзенчә.
Сабирҗан бер-ике тапкыр инде үзенең килгәнлеге турында хәбәр салырга, ишегалдына керергә омтылыш та ясап карады. Әмма капка бусагасы аша атлап керергә кыюлыгы җитмәде. Әле дә ярый шулчак баскычлар астындагы зур ишектән, кулына елкылдап торган таш савыт тотып, бер хатын килеп чыкты.
Сабирҗан үзенең капка төбендә торганлыгын белдерү нияте белән җәһәт кенә тамак кырып, тавыш биреп куйды. Хатын туктады, ярым ачык капка артында торган Сабирҗанны баштанаяк күздән кичерде. Аннары, бу вакытлы-вакытсыз йөргән кешенең әллә ни шикләнерлек урыны юклыкка төшенгәч, бернинди тартынусыз-нисез:
– Сезгә ни кирәк?.. – дип сорады.
Сабирҗан, әйтәсе сүзен әйтеп өлгерә алмаудан курыккан кеше сыман ашыгып:
– Мине… мине чакырганнар иде, – диде.
– Кем чакырды?
– Хәмит чакырды… Күрәсе иде үзен.
Хәмит исемен ишетү белән, бу таза хатынның, бәлки, кырыслыгы кимер, йөзе ачылып китәр дип көткән иде Сабирҗан. Юк, ачылмады. Болай да ачулы йөзе тагын да кырысланды. Аннары ул:
– Хәзер… – дип әйтте дә әле генә чыккан ишектән кире кереп китте.
Күп тә үтмәде, шул ук ишектән Хәмит килеп чыкты. Аның әле генә табын яныннан кубып чыкканлыгы күренеп тора иде. Авызындагы ризыгын чәйнәп йоткач, калын иреннәрен сөртте дә:
– Ә-ә!.. Килдең дәме, якташ? Бик яраган… – диде.
Ул әле генә җелекле сөяк кимергән булса кирәк. Мыек чылгыйларына, эренгә охшап, майлы ит кисәкләре эләгеп калган. Ансыз да калын, итләч һәм һәрвакытта да юешләнеп торган иреннәре җете кызыл булып янып тора. Һаман да нәрсәдер чәйнәгәндәй итеп, төк баскан яңак сөякләрен уйнатып алды да сыңар учы белән яман каты итеп иреннәрен сыпырып сөртте. Сабирҗан, аның бераз алгарак чыгып төртеп торган юеш иреннәренә карап алу белән, ирексездән авылдашының тагын Шулпалы авыз дигән кушаматы барлыгын исенә төшерде. (Шулкадәр туры китереп кем кушкандыр, аты коргыры!) Сабирҗан тагын: «Әле дә ярый авылдашының әлеге кыяфәтен Миңлегөл күрмәде, югыйсә, ялый-ялый тәлинкә ярган, дип нәкъ менә шундыйлар турында әйтәләр инде, дип төрттермичә калмас иде» дигән уй чагылып китте.
Сабирҗан кирәкмәгән уйларны тизрәк башыннан чыгарып ташларга булды.
– Мин инде бая ук килгән идем… – диде ул. – Керергә кыймыйчарак торам.
– Бик мач килдең әле… Югыйсә байбикә каядыр китәргә җыена иде бугай… – Хәмит ак төшкән күзен чак кына кысып, сары тешләрен күрсәтеп елмайгандай итте дә ишегалдына күрсәтте: – Әнә… теге мин сиңа әйткән өй шул була инде.
– Хәзер кемнәр соң анда?..
Хәмит, сорауга туры җавап бирмичә, теләр-теләмәс кенә:
– Бүген-иртәгә олагалар алар… – дип әйтте.
Хәмит кашларын җыерды һәм, бик әһәмиятле сүз башларга җыенгандай, кулын Сабирҗанның җилкәсенә салды.
– Әйдә әле, якташ… Аяк өстендә хаклык юк, ди. Чак кына гәп сатып аласы, дөресрәге, кисәтеп куясы сүзләр бар иде, – дип, Сабирҗанны лапаслар ягына борды, әмма бөркәү астына кергәнче үк сүзгә кереште. – Алай-болай ни өчен авылдан киттегез дип сораса-нитсә, каушап каласы булма… Аннары авызыңны чамалап ач. Сезнең ни өчен… шулай ук ничегрәк киткәнлегегез турында мин бит ишеттем…Шулай ук минем турыда да сүз куертасы булма. Телеңне теш артында тотуың хәерлерәк булыр. Шуны бел: иске гөнаһларның күләгәсе озын була, ди. Ишетсен колагың. «Белмим» сүзе күп бәладән коткара… Иң яхшы – теш агартмау, онытылып китеп сүз белән мавыкмау… Киләчәктә дип әйтүем. Хатыныңа да башта ук кисәтеп куй… Югыйсә хатын-кыз кайчак белгәненнән дә күбрәк сөйләнеп ташлаучан була. Аңладыңмы? Шуны бел: безгә, туган, исергәндә дә акылны җуярга ярамый. Бу турыда кабат кисәтеп торасы булмасын. – Аннары кинәт кенә сүзне уен-көлкегә борырга теләгәндәй өстәп куйды: – Үзең беләсең ич инде, туган… Чит-ят җиргә нужа куа безне… Нужа!
Кире өй ягына борылдылар. Баскыч төбенә җиткәч, Сабирҗанга туктарга кушты.
– Башта үзем сөйләшеп төшим… – дип, күзен кысып Сабирҗанның касыгына төртте. – Безнең эшләр пешә аның белән… Әйткән иде диярсең менә… Хәер, үзең дә күрерсең әле. – Аннары, Сабирҗанга гына ишетелерлек итеп, болай диде. – Ну, малай! Яман да кеше инде… Усаллыгы турында әйтәм. Чак кына аныңча булмаса, иманыңны укытасын көт тә тор. Ут өере уйната инде, шайтан алгыры. Без генә түгел, тирә-җүндәгеләр дә, күрше-күләннәр дә аны Әби патша дип кенә йөртәләр. Ярар, мин тиз генә менеп төшим әле…
Шулай диде дә баскычтан өске катка менеп китте. Үз-үзен тотышыннан, кыланышларыннан аның бу йортта шактый нык төпләнгәнлеге сизелеп тора иде.
Күп тә үтмәде, елмаеп килеп тә чыкты ул.
– Ну, малай, фәрештә генә итмәдем инде үзеңне, күккә чөйдем… – дип тезеп китте. – Җәйсәң җәймә, бөксәң бөккән булырдай кеше, мин әйтәм. Эшкә дә бик җәптәш, нинди генә эшкә алынсалар да коеп кына куя торганнардан, дидем. Башкача булмый, туган… Ни әйтсәң дә күз күргән, белгән кешесең. Җитмәсә тагын, авылдаш! Үзеңнеке үз, киндер булса да бүз, ди бит. Тездем инде… Үзе уңган, мин әйтәм, хәтта Мүкләк дигән кушаматыгыз барлыгын да әйттем. Җирләр упсын менә, шулай дидем. Башкача булмый, туган… Алар бит хәзер безнең халыктан да, дивана әйтмешли, шактый шүрлиләр. Хе-хе… Ә хәзер әйдә, керәбез.
Бүлмәгә үттеләр. Сабирҗан түбәнчелек белән исәнләште. Байлык, җитенкелек күзгә ташланып тора иде монда. Идәндә – ындыр табагы кадәрле зур палас. Урта бер җирдә – өстенә хәтфә капланган өстәл. Аның як-ягында – шулай ук хәтфә белән тышланган кәнәфиләр. Тәрәзәләрдә – челтәр пәрдәләр…
Алар кергәндә, байбикә үзе генә түгел иде. Янында курчак кебек итеп киендерелгән алты-җиде яшьләр чамасындагы кыз бала һәм бая таш савыт тотып чыккан йомры гәүдәле хатын бар иде.
– Гайникамал, – диде байбикә, керүчеләргә әллә ни игътибар итмичә. – Бар, Чулпаниягә җиңел бишмәтен дә кидер. Көннең рәте юк кебек… Атта барганда, болай да җиләс була…
– Хәзер, – диде тегесе. Һәм шунда ук кыз баланы җитәкләп тә алды. – Әйдә, Чулпания. Әйдә, үскәнем, киенәбез…
Байбикә каядыр барырга җыенган иде. Башына эре энҗеле калфак утыртып, аның өстеннән күк күгәрчен түше кебек аллы-гөллеләнеп торган кәшемир шәл бәйләгән. Өстендә – иңбашлары күпертеп тегелгән өр-яңа плюш бишмәт. Аягында – биек үкчәле каюлы читек.
– Хуш!.. – диде ул, өстәл янындагы кәнәфиләрнең берсенә килеп утырып. – Сөйләшергә дип килдегез, алайса?..
– Әйе, – диде Хәмит, Сабирҗан өчен җавап кайтарып. – Мин әйткән кеше шушы инде…
Байбикә, ашыкмый гына кузгалып, бишмәт төймәләрен ычкындырды, шәлен чиште һәм, өреп тутырылгандай тулы авыр гәүдәсен кырынайта төшеп, кәнәфи аркасына терәлебрәк утырды. Шулчак елкылдап торган ука белән чигелгән күкрәкчәсе һәм муенына таккан аксыл гәрәбә мәрҗәннәре чагылып китте. Зәһәр, елтыр күзләре Сабирҗанга төбәлде.
Авыр иде Сабирҗанга бу карашны күтәрүе. Бер-берсенә тоташкан калын кара кашлар. Борыны почык кына. Муенын катырып, кукраеп утыргангамы, кешегә ул күзләре белән генә түгел, борын тишекләре белән дә карыйдыр кебек иде. Иреннәре нечкә. Чак кына ачулана-нитә калса, бу иреннәр бөтенләй диярлек кысыла, яра эзе сыман булып сызык кына кала.
– Ала-ай-й!.. – дип куйды байбикә, беразга сузылган тынлыктан соң. – Димәк, ялланырга булдыгыз?
Сабирҗан:
– Шулай диебрәк уйлашкан идек… – дип җавап кайтарды.
Байбикә искәрмәстән генә Хәмиттән сорап куйды:
– Шартларын әйттеңме әле?..
– Юк, әйтмәгән әле… – диде тегесе. – Үзегездән ишетсә әйбәтрәк булыр дидем.
Байбикә йомшак кәнәфиендә җайлабрак утырды да, сүзләрен алдан ук ятлап куйгандай:
– Менә шул! Бу йортның үз гореф-гадәтләре бар, – дип санап китте. – Моңарчы бу өйдә эчеп-исереп йөрү, шау-шу куптару кебек нәрсәләрнең күренгәне булмады. Андый хәлләр моннан соң да булмаска тиеш. Аннары күрше-күлән белән тату яшәргә. Ызгыш-талаш, җәнҗал кебек нәрсәләр булырга тиеш түгел. Шылт иткән тавыш кына купса да, ул кеше шунда ук куып чыгарылачак…
Сүзгә Хәмит кушылды:
– Юк-юк, юк, – диде ул, сузып. – Минем якташым андый кеше түгел. Баягынак әйткән идем бит инде, нәсел-ырулары белән мүкләкләр алар дип… Юашлыклары белән даннары чыккан…
Тегесе капылт бүлде:
– Юаштан юан чыгар, ди.
Хәмит бирешергә теләмәде:
– Юк-юк!.. Андый түгел. Безнең өчен бик тә кулай, бик тә мач килгән кеше. Үзе гаять эшчән, йомыш-юлны җиренә җиткереп, төгәл башкаручы, вәгъдәчел кеше…
– Ярар, күрербез, – диде байбикә. – Атны атланганда түгел, иярдән төшкәндә мактыйлар.
– Ышандыра алам сезне…
Байбикә Хәмитнең сүзләренә бөтенләй игътибар итмичә әйтте:
– Менә шул. Бездә эш күп булыр. Эшкә мохтаҗлык булмас… Тиешенчә хезмәт итсәгез, ачтан үлмәссез. Күреп торасыз, эшләмичә генә ашап ята торган заман түгел хәзер…
– Бик беләбез… – дип куйды Сабирҗан.
Байбикә сүзен түгәрәкләргә җыенган кеше сыман дәвам итте:
– Алайса шул. Мин жалуния-фәлән билгеләп тормыйм. Киләчәктә күз күрер… Тагын шулкадәресен әйтә алам: ачтан үлмәссез, баш очыгызда түбә булыр…
Сабирҗан, рәхмәт йөзеннән генә булса да, сүз кыстырып куюны кирәк тапты:
– Без инде әллә нәрсәгә өметләнмибез дә. Җанны асрый алсак, шул бик җиткән.
Байбикә аны бүлеп, хатыны турында да сорап куйды:
– Тазамы? Сау-сәламәтме?..
– Ходайга шөкер, хәзергә таза-сау…
Хәмит тә, эшнең җайга салынуын күреп, сүзгә кушылды:
– Хатынымы?.. Һәй, аның хатыны! – диде ул, телен тыя алмыйча. – Авылда бер кыз иде. Иң сылу, иң гүзәл… Менә инде…
Байбикә аны кырыс кына бүлде:
– Татарга тылмач кирәкмәс, кысылмыйча гына тор әле… Мин бит кәләш сайламыйм. Шулай ук кәнизәк-җария дә сатып алырга җыенмыйм… – Аннары Сабирҗан ягына борылып, сорау артыннан сорау бирә башлады:
– Балаларыгыз бармы? – дип сорады.
– Юаныч өчен бер бала үстерәбез…
– Димәк берәү генә?
– Берәү генә.
– Анысы яраган. Югыйсә хәерчене бала басучан була.
– Юк-юк! Берәү генә…
– Кыз баламы, ир баламы…
– Кыз бала.
– Кыз бала булуы да ярый. Кыз бала анага якынрак та, мәрхәмәтлерәк тә була.
– Кыз бала…
– Зурмы?
– Җиденче яше китте…
– Ярар. Биштән үткән, бишектән чыккан икән…
Байбикә, ахак кашлы калын-калын алтын йөзекләр белән бизәлгән кыска бармаклы куллары белән кәнәфи култыксаларына таянып, урыныннан торды. Эше дә мәгълүм булды: абзар-кура, йорт-каралты тулысынча аның карамагына тапшырылачак икән. Сабирҗанга бүген үк кичен хатыны белән килеп күренергә кушып, сүзен бетерде.
Хәмит авылдашын озата чыкты. Сабирҗан сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Һәм сүз югында сүз булсын дигән кыяфәт белән Хәмит ягына борылып, читенсенеп кенә сүз катты:
– Әллә, димен, берьюлы хуҗаның үзе белән дә сөйләшәбезме?
– Хәзер, туган, аның белән сөйләшеп-нитеп торуның кирәге калмады. Монда, бая әйткәнемчә, Әби патша хуҗа. Дивана әйтмешли, сам хәҗәин, сам хуҗа ул… Хе-хе!..
– Татулыклары юкмы әллә?
– Бу турыда син сорама, мин әйтмим. Ирексезләп бер богауга богауланган ерткычлар кебек яшиләр шунда… – Аннары сер әйтергә теләгәндәй өстәде: – Тамагың тук, өстең бөтен булсын дисәң, син аның менә монысы белән тату булырга тырыш. Калганы ал да гөл булыр… Ә мин эшне җайга салдым… Рәтләдем! Хе-хе…
Хәмит, аңладыңмы дигән кебек итеп, кабат Сабирҗанның касыгына төртеп алды. Шунда ук ул зәгыйфь күзен кыскалап, кулларын угалап алды. Гаять зур эш башкарды, аяк ялы дигән нәрсә булса мишәйт итмәс иде, янәсе.
Сабирҗан да томана түгел, аның мәгәрич өмет итүен бик яхшы аңлады. Тик нишләмәк кирәк, кесә такыр. Һай, шул акча юклыгы!..
Сабирҗан акланырга теләгән кеше сыман итеп сөйләнеп алды:
– Мин, Хәмит туган, синең бу яхшылыкларыңны үлгәндә дә онытмам…
– Ничава!.. – дигән булды тегесе. – Бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр диләрме әле? Без бит үз кешеләр, бер килешербез әле… Анысы хәзер үк берәр касә капканда яраган булыр иде булуын, – дип өстәп куярга да онытмады.
– Кич килгәндә берәр нәрсә юнәтергә тырышырмын, – диде Сабирҗан.
– Булмаслык булса, бик көчәнмә, бер җае чыгар әле.
Шунда шаярткан сыман итеп:
– Әйдә, авылдаш, берьюлы хуҗалыгың белән дә таныштырыйм инде… – дип куйды.
Ай-һай шыксыз иде әлеге елмаю, күрмәс өчен әллә ниләр бирерлек иде.
Алар тезелеп киткән аран-лапасларга кереп танышып йөри башладылар. Танышкан саен йорт-каралтының зурлыгына кабат исләре-акыллары китте Сабирҗанның. Әйе, дип уйлады ул, монда кәҗә майларың чыгасы бар икән әле…
Иң әүвәл тарантас лапасы, бөркәү астына керделәр. Монда өеп куелган төрле чаналарның, арбаларның бер дә исәбе-хисабы юк иде. Әнә ике-өч тарантас тора. Алар әзер, җик тә чыгып кит. Кырыйда йөк арбасы, ә стена буенда өсте-өстенә төрле чаналар өеп куелган. Әнә кошёвка, берәү генә дә түгел, икәү-өчәү. Шундук ябык чана (кибитка). Аннары баз өстенә күчтеләр. Монда да тупланган әйберләрдән шайтан аягын сындырырлык. Баз авызы янында ук ит чаба торган имән кискә. Шундук зур үлчәү. Янына төрле зурлыктагы герләр тезеп куелган. Матчага җиз тәлинкәле бизмән эленгән. Бер кырыйда кисап-киле тора, ике-өч төрле кул тегермәне. Ипләбрәк карасаң, тире иләү җайланмаларына кадәр бар монда.
Мүкле җылы абзар да шыплап тутырылган, әйләнеп чыкмалы түгел. Монда ат сбруйлары тупланган. Стеналардагы агач һәм тимер чөйләргә берничә төрле камыт эленгән. Шундук ыңгырчаклар… Йөгән, дилбегә, аркалык, шлея кебек нәрсәләр бер тирәгәрәк тупланган. Бер имән чөйгә җиде-сигез төрле кыңгыраулар эленгән. Анда дуга кыңгыраулары да, муенчаклары көмеш тәңкәләр белән бизәлгән тамак кыңгыраулары, шундук берничә төрле шөлдерләр… «Әйе, дип кабат уйлап куйды Сабирҗан, монда эш тавык та чүпләп бетерерлек түгел икән. Кырыкмаса-кырык әйбер, сбруйларны гына күр син. Аларның бит һәркайсы төзек, һәркайсы көйләп-җайлап куелган булырга тиеш…»
Шактый йөрделәр, бары тик олы, яшелгә буялган тимер ишекле таш келәткә генә кермәделәр.
Борыннарны кытыклап, җәйге челләнең тымызыгын үзендә саклаган печән исе аңкып торган бөркәү астына кергәч туктадылар. Шундук яссы такталардан тезелгән ятак та бар. Хәмит кулы белән ишарә ясап, бераз утырып торырга кушты. Сүзе булгандыр, ахрысы. Әмма әңгәмә корып җибәрергә өлгермичәрәк калдылар. Нәкъ алар турында, стена артында гына, кемнеңдер дөпе-дөпе китереп нәрсәдер каккалаганы ишетелде. Хәмит түзмәде, кычкырып сөрән салды:
– Әй, чак кына сабыр итеп булмыймы?
О проекте
О подписке