Нигә тудым дөньяга кыз булып,
Нигә акмадым дәрьяга боз булып?..
«Фәрүзә кыз» бәетеннән
«Кавказ һәм Меркурий» ширкәтенең «Юрий Долгорукий» исемле ике катлы зур пароходы Казанга якынлашып килә иде.
Өске палубада Әстерханнан килүче яшь кенә бер егет басып тора… Сәет бу. Тулы исеме Сәетмөхәммәт. Күзләре алга төбәлгән аның.
Сызылып таң атып килгән вакыт. Идел киңәеп киткәндәй булды. Пароход, мәгърур чал Иделнең дегет кебек кара-кучкыл суын ярып, шау-гөр килеп, агымга каршы күтәрелә…
Әкренләп яктыра башлады. Сул якта – текә таулар тезмәсе. Шул ярларның кара-кучкыл күләгәсендә – сүндерелергә өлгермәгән маяклар. Ара-тирә сөзәк тау итәкләрендә, ял итәргә яткан мал-туарны хәтерләтеп, чәчелеп утырган авыллар күренеп кала.
Алда, Идел киңлегендә, гаять зур балык түшкәсенә охшаган озын сал күренде. Якыная төшкәч, ул өстендә ап-ак такта түбәле бердәнбер өй торган тәбәнәк ком утравын хәтерләтә башлады.
Сәетне сискәндереп, пароход гудок биреп куйды. Һәм саллар кәрваныннан курыккандай, уңга каерылып, куе урман күләгәсендә посып утырган кечкенә генә бер пристаньга таба борылды…
Бераздан пароход, әле генә чабыштан килгән ат кебек пошкырынып, күч-күч итеп дебаркадер кырыена асып куелган чыбык бәйләмнәрен шатыр-шотыр китереп изгәләп килеп туктады. Ул да булмады, авыр сулыш алгандай, каяндыр аскы яктан шаулап, тирә-юньне каплап пар бөркелде.
Озак тормады пароход. Бераздан яңадан кузгалып, Идел киңлегенә чыкты…
Сәетнең туган-үскән яклары күптән инде артта калды. Күңел чак кына әрнеп, сызлап куя. Хәер, гаҗәп тә түгел. Ни әйтсәң дә, туган як бит ул. Тикмәгә генә аны тудырган ана белән чагыштырмый торганнардыр. Ана да бит, нәкъ туган як кебек, дөньяда бер генә була. Шуңа күрә якын да, кадерле дә, газиз дә ул.
Йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай ашкынып тибә Сәетнең. Яшь шагыйрь ул. Гаять зур хыяллар, бөек максатлар белән килә Казанга…
Яз аенда гына яман хәбәр таралды: Тукай вафат… Россия халкы Тукайсыз калды. Ятим калды…
Көтмәгәндә кайгы салды безгә
бу көндә фәләк:
Әй сөекле яшь шагыйрькәй!
Син югалдың иртәрәк…
Шагыйрьнең якын дусты, каләмдәше Мәҗит Гафуриның «Тукай вафатыннан соң» шигырен ул көннәрдә укымаган, күңелдән ятламаган кеше булдымы икән!
Югалуың бик зур авырлык,
һәммәбезгә син әрәм,
Бар кешеләрдән дә артык мин җылыйм,
хәсрәтләнәм…
Сәет тә елады. Елап кына да калмады. Менә ул Казанга бара… Данлыклы, мәгъруранә Казан урамнарында эзе дә суынып бетмәгән Тукайны алмаштыру максаты белән бара ул анда…
Аны зур өметләр баглап озатып калдылар. Бигрәк тә әтисе ягыннан туган тиешле Кави абзасы ышана иде аңа. Кави абзасы Әстерханның иң белемле, иң укымышлы кешеләреннән санала. Уфадагы Галия мәдрәсәсеннән күчеп килеп, Казанның атаклы икенче гимназиясендә белем алган. Хәтта заманында «университет исемле олы мәдрәсәгә» керергә дә хыялланган. Әмма хыялын тормышка ашыра алмаган. Яшьрәк чагында ул үзе дә шигырь язу белән мавыккан булган. Тик тормышның җитмеш җиде япьле юлында буталып, вакланып, үз кыйбласын таба алмыйча калган.
Менә шул Кави абзасы Сәетнең иҗаты белән якыннан кызыксынды. Кулыннан килгән кадәр ярдәм дә итте. Бер-ике шигырен газетада бастырып та чыгарды. Кайбер шигырьләрен Казанга, Уфага җибәрде. Ул яклардан килгән хәбәрләр тагын да канатландырды, тагын да җилкендерде аларны.
Үзендә дөньяларны биләп алырдай биниһая көч барлыгын сизә башлаган Сәет язды да язды. Соңгы шигырьләре Кави абзасына тагын да ныграк ошады. Ахыр чиктә өлкән туганы әйтте:
– Сәет энем! Бу шигырьләреңнән син язуга кабилиятле, истигъдатлы күренәсең. – Кави абзасы әйттеме инде, димәк хак, ышанмаска мөмкин түгел, чөнки ул шигърият «җене» кагылган, заманында үзе дә иҗат утында янып караган кеше бит. Кави абзасы тезде дә тезде: – Хәзер сиңа мәйдан кирәк… Зур корабка йөзәр өчен зур диңгез, ди. Күп күргән күп белер, ди мәкальләр. Инде үзең теләп шундый бөек һәм дә шөһрәтле язмыш сайларга җыенгансың икән, тормыш дигән катлаулы юлда төрле хәлләргә, югалту-табышларга, җиңү-егылуларга әзер булырга кирәк. Алда нинди язмыш көтәдер бит әле, билгесез. Ә язмыш дигәнең ифрат та катлаулы, ул кемнәргәдер таудай бәхет китерә, кайберәүләргә, кыйблаларын үз вакытында таба алмаганнарга – фаҗига… Синең хәзер көндезен дә йолдызлар күрә торган чагың, дип әйтүем… Аннары тыңла: нәфис гөлгә, гөрләп чәчәк атар өчен, туфрак вә дым кирәк булган кебек, әдипкә дә (бигрәк тә яшь әдипкә) каләмдәш дуслары белән аралашу, үзара фикер уртаклашу беренче шарт, һава кебек кирәк нәрсә, сиңа күкрәп торган яшьлек дөньясы мәйданына чыгарга кирәк… Калаларның каласы, татар мәдәнияте Мәккәсе Казанга бар. Казанга!.. Шуны бел: әгәр дә узган гасырларда бөтен дөнья халкы өчен мәдәният вә мәгърифәт башкаласы, «дөнья шәһәре» булып мәгърур Париж саналган булса, бөтен Шәрык, Кавказ вә Кара диңгез буйларындагы тугандаш халыкларыбызның күзләре зур өмет белән Казанга төбәлгән… Кемнәргә генә илһам-куәт бирмәгән ул мәшһүр Казан!
Кави абзасы мөфарикъ фәтва биреп кенә дә калмады. Сәетнең әнисе үлгәч, поверенный булып, йортларын сатышты; башка күптөрле ярдәмнәр күрсәтте. Хәтта тиздән нәселләренә дан вә шөһрәт китерәчәк Сәеткә шигъриятлерәк исем дә табышты. Мәрхүм Сәлимгәрәй улының шагыйрь буласын белмәгәндер шул. Югыйсә, алдан ук хәстәрен күреп, бераз яңгыравыклырак, шигъриятлерәк исем сайлаган булыр иде. Киңәшә торгач, мәсьәләнең бу ягы да хәл ителде.
– Сүз дә юк, иң матур исем – кешенең үз исеме, – диде Кави абзасы, бик тә җитди мәсьәләне хәл иткәндәй. – Әмма шагыйрь үзенә тәхәллүс-кушамат алучан була. Бу инде – борын-борынгыдан килгән күркәм гадәт. Гадәттә, ул кушамат әдипнең туган авылы, дөньяга килеп күзе ачылган изге төбәк исемедер. Менә шулай төбәк атамалары теркәлгән берничә мисал. Тумышы белән Кашгар каласыннан чыккан – Мәхмүт Кашгари, Иске Кандалдан – Габделҗәббар Кандалый, Каргалыдан – Әбелмәних Каргалый… Шуны да әйтим: авыл, төбәк исеме белән дөньяга чыгу – иңгә бик олы җаваплылык алу! Шул ук вакытта ул – туган туфрагыңа, кендек каның тамган җиргә таяну, тирән тамырларга тоташу да!
Мин дә, туганым, синең исемеңнең гасырлар, гарасатлар кичеп, үлемсезгә әверелүен теләр идем…
Сатылган йорт-җир бакчасы артында гына яр читләрен зифа камышлар бизәгән ак чабаклы вак күлләр бар иде. Аларны Нуркай күлләр дип йөртәләр иде. Сәет үзенә тәхәллүс итеп шул күлләрнең исемен алырга булды. Шулай итеп, безнең яшь шагыйребез Сәет Нуркай булып китте. Табылган исем икесенең дә күңеленә бик хуш килде.
Сәет Нуркай!.. Ни әйтсәң дә, Сәлимгәрәй углы Сәетмөхәммәт түгел инде.
Һәм менә ул юлда… Шагыйрь өчен, күкрәп торган мәйданда көрәшер өчен, хәзер аңарга бөтен мөмкинлекләр бар, белеме бар, акчасы бар, күркәм исеме бар. Һәм, ниһаять, матурлыгы да бар. Шуның өстенә тау-ташларны актарырлык көч һәм дәрте бар… Бер омтылуда бөтен дөньяны яулап алырлык теләк-ашкынулар турында әйтеп торасы да юк.
Йөрәк ашкына…
Сәет Нуркай тәки шагыйрьлеген итте: Казанга килеп урнашуына атна-ун көн үтмәде, бер чибәргә гашыйк та булды.
Бөтенләй искәрмәстән очратты ул аны. Проломный урамында, зур гына кибет каршында агач күләгәсендә басып тора иде ул күктән иңгән фәрештә. Кулында – алсу төстәге җиңел зонт. Юкә яфраклары һәм алсу зонт аша тәңкәләнеп-тимгелләнеп үткән кояш нурлары кызның йөзендә, ак ефәк күлмәгендә, энҗеле калфагында, озын чуклы җиңел шәлендә уйный иде.
Сәет бу җир фәрештәсен күрде дә баскан җирендә хәйран калды: «Йа Ходай! Бу фани дөньяда мондый сылулар да бармыни?..»
Сәет, бер серлелек белән өретелеп, нурга коенып торган сылуның кабатланмас, акыл ирешмәс матурлыгына сокланып, сихерләнеп торган арада, кыз басып торган күләгәле агач янына җиңел тарантаска җигелгән атлы килеп туктады. Кыз шул атлыны көткән икән. Күләгәдән чыкты да, буш кулы белән озын күлмәк итәген чак кына җыя төшеп, тарантаска менеп тә утырды.
Ул арада резин көпчәкле, кабриолет сыман җиңел, шөпшә кебек нечкә билле тарантас кузгалып та китте. Күңеле хисләнүдән дөньясын онытып торган Сәетне ниндидер көч этеп җибәрдемени! Ул теге атлы кереп югалган тыкрыкка ташланды. Әллә нинди, моңарчы әле татымаган һәм тел белән әйтеп аңлатып булмый торган бер хис биләп алды аны. Гүя ул шулчак бик кирәкле, бик кадерле кешесен югалтыр кебек иде…
Кемдер болай дигән бит: гомереңнең бер көнендә күзләреңнең явын алырлык сылу синең яныңнан үтә… Ул шулкадәр гүзәл һәм күркәм була ки, син хәйран булып каласың. Күңелең, җаның, тәнең белән син инде аны күптән көткәнсең, һәм ул, бары тик ул гына сине бәхетле итәр төсле тоела. Әмма син аңыңа килгәләгәнче, сылу инде үтеп киткән, күздән югалган була. Син аны бүтән һичкайчан да күрә алмаячаксың… Шуннан соң инде синең бөтен гомерең уфтанып, әрнү катыш юксынып узачак. Бик аяныч хәл, әлбәттә. Әмма тормышта еш кына була торган хәл…
Сәет тыкрык башына йөгереп барып җиткәндә, юырткан ат шактый юл алып өлгергән иде инде. Ул да шул якка карап йөгермәкче булды. Бәхетенә, юл чатында бер буш извозчик тора икән. Сәет тиз генә менеп утырды да кулы белән урам башына күрсәтте.
Ат кузгалды. Күңелле генә юырта да башлады… Әмма Сәеткә ат бик әкрен бара, алдагы тарантас кая да булса кереп күздән югалыр төсле иде.
Бераз баргач, теге тарантас Яңа бистәгә таба борылды. Тиздән аралар якыная төште…
Алда, башын горур күтәреп, гәүдәсен төз тотып, теге туташ бара. Сәет һаман аннан күзен алмый. Ә йөрәге сикереп чыгардай булып ярсый…
Бераздан Яңа бистәгә барып керделәр. Сулга борылып, бер тыныч тыкрыктан уздылар. Яңадан киң генә урамга чыктылар… Һәм алдагы ат, кинәт кенә юыртудан туктап, яшелгә буялган урыс капкага таба борылды… Кемдер көтеп торган, ахрысы. Алар якынлашу белән, капка үзеннән-үзе ачылды, сылу туташ утырган тарантас ишегалдына кереп китте.
Сәет тә извозчигына туктарга кушты. Бу йортның кемнеке булуын сорады. Аның бәхетенә, мыеклы агай шактый белдекле, хәбәрдар кеше булып чыкты.
– Бу йорт Мирзахан байныкы… Заманында бик атаклы бай иде. Үзе күптән вафат инде. Хәзер монда аның кече улы яши. – Чак кына икеләнгән кеше сыман дәшми торды да өстәп куйды: – Моннан берничә ел элек хатын алды…
Сәетнең йөрәге жу итеп китте. Әллә, Ходаем, бу күктән иңгән фәрештә шул байның бичәкәеме икән? Алай дияр иде, туташ бик яшь күренде. Бу сорауны ул извозчикка биргәнен сизмичә дә калды.
– Юк, – диде тегесе. – Әле генә атта кайтканы – байның өлкән улының кызы.
Бу хәбәр Сәетнең күңеленә бик хуш килде. Сәет яңадан сорау арты сорау яудыра башлады. Үзенең ихлас күңелдән кызыксынганын аңлату нияте белән бер көмеш тәңкә өстәгәч, агай-эненең теле тагын да ачыла төште, хәтта:
– Чулпания, – дип, сылу туташның исемен дә әйтте.
Исеменең җисеменә туры килеп торуын гына күр инде син!
Чул-па-ния!..
Исеме генә дә шигырь кебек яңгырап тора.
Агай-энедән бөтен белгәннәрен сөйләтеп бетергәч (кызның ятим булуын, Питерда абыйсы барлыгын да белгәч), Сәет төшеп калды. Тын урам буенча йөренә башлады.
Чул-па-ния!..
Күр инде: урамнары да башка урамнарга караганда тынычрак та, матуррак та, яшелрәк тә: ят та ауна… Бу урамда аның күңел кошы Чулпания яши.
Сәет бәхетле иде. Чиксез бәхетле. Чөнки гашыйк… Хәзер аның табынып, күңеленнән сәҗдә кылырлык кешесе бар. Ә сөя, ярата, тылсымлы хыялларга чума белмәгән кеше күп нәрсәләрдән мәхрүм ителгән бер бәхетсез мәхлук җан була.
Ә Сәет гади кеше түгел. Ул – шагыйрь. Шагыйрь һәрвакытта гашыйк булырга, мәхәббәт утында дөрләп янарга тиеш. Һәр шагыйрьнең илһам биреп торучы, йөрәген ешрак тибәргә мәҗбүр итүчесе булырга тиеш. Югыйсә нинди шагыйрь ди ул! Петрарканың, мәсәлән, Лаурасы булган, Дантеның – Беатричесы, Гётеның Фредерика Брионы булган. Гейне, Пушкин турында әйтеп торасы да юк. Нишләп соң әле аның гына өзелеп сөйгәне булмаска тиеш ди?..
Чуар шәльяулыгы өстеннән каз оясы кадәрле бүреген батырып кигән Исламбикә карчык килеп керде. Капкадан керүгә, үткер күзләре белән бөтен ишегалдын айкап чыкты.
Өстендә – эре бизәкле, киң балитәкле озын күлмәк. Кара-кучкыл камзулының изүеннән тәңкә катыш ука белән чигелгән күкрәкчәсе күренеп тора.
Карт булса да, үзе җитез хәрәкәтле, нык әле… Чандыр гәүдәле, сары йөзле, кылыч борынлы. Кыяфәте кырыс, килеш-килбәтеннән астыртын зәһәрлеге сизелеп тора.
Яучылык белән көн күрә ул. Хак булса, күрәзәлек тә итә, сихер, им-том, кеше бозу кебек эшләр белән дә шөгыльләнә, дип сөйлиләр.
Казан бистәләрендә аны бик күпләр белә. Төрле йортларның ярым ачык капкаларыннан күләгә кебек тавыш-тынсыз шуып кына кереп китүен еш күрергә мөмкин.
Мирзахан байларга да тикмәгә генә йөрми ул. Өлкән байбикә Мәрхәмбикә белән аларны күптөрле четерекле эшләр бәйли. Алар – дуслар. Серләре дә бик килешә.
Капкадан килеп кергән Исламбикә карчыкны беренче булып Чулпаниянең сабакташы, сердәше Мәрьямбикә күреп алды. Алар берничә кыз бакчадагы ачык беседкада утыралар иде.
Күреп тә алды, шул якка ым кагып, пырхылдап әйтә салды:
– Әнә Исламбикә карчык килгән… И мөртәт! И шөкәтсез… Пәри кияүләгән нәмәстә. Сихерче…
Шундый чая, түзә алмаслык ачы, үткен телле кыз инде ул Мәрьям. Дуслары аның сүзләреннән тыела алмыйча көлеп җибәрделәр.
Исламбикә карчык та аларны ишетте, җитез-җитез атлап түргә узды,
– И-и, менә кайда икән ул хур кызлары. Хәзинәләр! Менә кайда икән бәрәкәт!.. – дип, күгәрчендәй гөрләп, бакчага ук килеп керде.
Теләсә кем белән уртак тел таба, теләсә кемгә әйтер сүзе, йомышы бар аның. Хәзер дә Исламбикә карчыкның тикмәгә генә килмәгәнлеге әллә каян күренеп тора иде.
– Хәзинәләр!.. Хур кызлары дисең, алайса?.. Кайсыбызга булса да берәрсенең күзе төшкәнме әллә? Син бит бушны юкка аударып йөрүчеләрдән түгел. Йә, әйт, тагын кайсыбызның башын ашарга телисең инде?.. – диде әлеге үткен телле Мәрьям.
Исламбикә ачуланмады, буялган кара тешле авызын учы белән чак кына каплангандай итеп, кеткелдәп көләргә кереште.
– Тәүбә, әстәгъфирулла!.. Әлгаязе билләһи, әйттем исә кайттым. Берүк, андый көфер сүзләрне авызыңнан җил алсын. Бу ни дигән сүз тагын?
– Соң, шуның белән дөнья көтәсең ич…
Бу юлы инде карчык, ачы гайбәткә тарыган кеше сыман, чак кына үпкәләгәндәй итте. Җитдиләнде. Башындагы тубал бүреген батырыбрак киде. Яулыгын рәтләгәндәй итте. Тавышына кадәр үзгәрде аның.
– Һы!.. Башын ашап, имеш! Һич булмаса, башлы-күзле итеп диген, җүнсез! Үзеңә тагын бер бик куанычлы хәбәр салмакчы идем… Ярар инде.
Мәрьям, йөгереп килеп, карчыкка сарылган булды.
– Җә инде, җә, Исламбикә абыстакаем! Үпкәләмә… Җә, әйт: ниндирәк хәбәр ул?..
– Ниндирәкме?
– Әйе.
– Әнә базар почмагындагы ак кибетле Сәмигулланың бертуган абзасы синең турыда нәрсә дигән. Күләгәсе бик тә инде якты күренде, дип әйтә, ди…
Мәрьям, өне алынырлык сүз ишеткән сыман, кулларын чапылдатып алды.
– Абау, Ходаем!.. Теге селексәң коелырга торган карачкымы? – Иелә-иелә көлә башлады. – Уф, үтердең, пычаксыз суйдың, Исламбикә абыстакаем! Галәмәт шыксыз ич ул. Тач икенде күләгәсе инде: үзе чандыр, үзе озындыр… Аны күргән саен, бу өрәк кайсы зираттан качты икән дип калам…
Мәрьям, көлә-көлә хәле беткән кеше сыман, кулларын як-якка җәеп чигенә башлады.
– Кызлар!.. Кызлар, дим… Тотыгыз тизрәк… Югыйсә егылам. Уф!.. Исламбикә абыстакаем! Кияүнең дә тапкансың икән асылын…
Карчык та тиз генә бирешә торганнардан түгел иде.
– Һы! Аның каравы бай. Борының мамыкка төртелер тегеләй. Җәннәте нинди була икән дип тик яши бирерсең.
Мәрьям дә элеп алып такмаклый башлады:
– Ярлылык яр түгел дигәндәй, байлык та бит бал түгел. Ярлылыкта яр табылса, кузгалак та аш булыр; тигезсез байлыкта баллы май да таш булыр, дигәннәр борынгылар. – Аннары җитдиләнә төшеп, искәрмәстән генә өстәп куйды: – Шуның өстенә бик ямьсез ич ул…
– Ямьсез булса ни! Ир-ат матур булмый ул. Соңрак ияләшәсең аны. Бераз торгач, күз караңгылыкка да ияләшә…
– Бик карт түгелме соң ул?
– Чеп-чи тиле икәнсең! Карт булуы бигрәк тә шәп. Бераздан бөтен байлыгы сиңа калыр… Аннары күз күрер. Кулыңда байлыгың гына булсын, мин сине буш тотмас идем… Арыслан кебек егетләр табып бирер идем үзеңә… Аягыңның туфрагы булырлар. Теләсәң – капкаң артында көттер; телисең икән – кочагыңда кысып үтер…
Карчыкның соңгы сүзләре башка кызларга да бик хуш килде, ахрысы, дәррәү көлешеп алдылар.
– Һай, усал да соң үзең, Исламбикә абыстай!..
– Әйтерең бармы…
– Кочагыңда кысып үтер диме?..
Мәрьямнең дә сүзе бетмәгән икән әле. Әнә ул чәчрәп карчык каршысына килеп басты да чәпчи башлады:
– Юк инде, Исламбикә абыстакаем! Андый пешмәгән бәрәңге кәлҗемәсен йөгәнләгәнгә караганда, үзең әйтмешли, арыслан кебек егетнең кубызына биюне артыграк күрәм мин.
– Син бик телләнмә әле, Мәрьямбикә кызым. Аларда көч. Телим дисә, колы итәр!..
– Уф, куркытып, өнемне алдың. Кол буласы көнем дә бар икән әле…
– Көлмә, көлмә, чибәркәем! Ирең барда – ирең колы, улың барда улың колы булу ул инде без хатын-кызларның тәкъдирендә язылган.
– Алайса, Исламбикә абыстакаем, син бар да әйт аңарга. Миңа өйләнсә, тәгәрәп уңачак. Күзләре шакай булачак! Әҗәл җиткәнче үк, кабергә керәчәк… Ха-ха!..
Кызлар исә тәгәрәшеп китә яздылар. Бу юлы инде Исламбикә карчык та түзмәде, төкеренгәләп алды:
– Тфү, тфү… Әлгаязе билләһи! Иблис токымыннандыр син. Синең бу тилчә телеңә адәм түгел, шайтан үзе дә түзә алмас…
Кинәт тимер келәсе шалтырап, капка ачылып китте. Барысы да бер кешедәй шул якка борылдылар.
Анда, култык астына зур гына төргәк кыстырып, бик пөхтә, аерым бер зәвык белән киенгән егетнең басып торганын күрделәр.
Бу – Сәет иде…
Җиңел булмады аңа бу адымны ясавы. Уптым илаһи гына эшләнми андый адымнар. Көндәлек тормышның вак-төякләрен оныттырды әлеге чынга ашмастай хыял, саташу, акылдан шашулар. Шушы капка аша атлап керергә җөрьәт иткәнче, мең төрле планнар корырга, тынгысыз көннәр, уяулы-саташулы төннәр уздырырга туры килде Сәеткә.
Кич булып, тирә-як тынып калу белән, шушы урамга килер иде ул. Бәхет кошын очратырга хыялланып, һич югында, пәрдә аша төшкән шәүләсен генә күрергә өметләнеп ничәмә-ничә тапкырлар якты тәрәзәләрдән күзләрен алмыйча сагалап йөрүләрен бер үзе генә белә.
Баштарак ул шигъри хисләргә бирелде, «Яшәр өчен миңа, Чулпан йолдызым, сине бер генә минутка булса да күрү кирәк» дип, дистәләрчә шигырьләр язды. Аларны ошатмагач, хатлар язарга кереште. Әмма аны да азагына кадәр җиткерә алмыйча ташлады. Чулпан кебек кала кызларын «Сәлам булсын Сезләргә, ай-кояш күк якты йөзләргә» дип язган хатлар белән генә шаккатырып булмас дип шикләнде.
Һәрбер хатын вакытын кызганмыйча йокысыз төннәр үткәреп, һәр хатына иң матур, бары тик күңел түреннән ургылып чыккан сүзләрне генә язам дип уйлаган иде югыйсә. «Әгәр дә миңа үләргә язган икән, белегез, бары тик Сезне, йөрәк парәмне тәкатьсез сөюдән, бу фани дөньяда яшәү бәхетеннән үләчәкмен. Сезнең миндәй фидаи җанның йөз аклыгы, якты өмете булуыгызны, яшәү чыганагы гына түгел, рухи таянычым, илһам чишмәсе булуыгызны да теләр идем…»
Һай, бу хыял дигән нәрсә! Татлы да соң!.. Сәет тә шул татлы хыял диңгезләрендә күп йөзде… Имештер, ул Чулпания белән күптән таныш инде. Алар – дуслар. Хәтта гашыйклар… Бер-берсеннән башка яши дә алмыйлар.
О проекте
О подписке