– Әһ, хәерсез дә эш булды!.. Элек, ичмасам, хатын-кызны төнлә эшкә кумаганнар… Сугыш вакыты түгел бит хәзер,– дип сукранды. Бераздан гына, башка чара юклыгын белгәнгә, беркадәр сүрелә төшеп: – Кадалгыры, ичмасам, бак тутырып кер куйган идем, ул нишләр соң? – дип, җылы мич аралыгына эленгән сырган чалбарына үрелә башлады. Чолан ишеген ачканда да әле, Зәкәриягә аның «бу тимер юлына да, дөньясына да төкерәсе…» дип кычкырынганы ишетелә иде. «Былгадир»ына да ниндидер өлеш чыгарды бугай… Дөрес тә инде, мондый чакта кем тузынмас. Тик Зәкәрия аның «тимер юлга тәмам төкерүен» һич теләми, пенсиясен «кыстырып» каладагы кызына китеп бармасын өчен, кыш башларында аңа ярыйсы ук булышкан да иде: ташкүмерен кайтарып бушатты, утын-шпалын кисеште, кыек-түбәләрен сипләште.
Әйе, Шәмселбану апаларның битәрләве – бер хәл, ә менә калага яисә Кыя тау итәгендәге «мәңгелек йорт»ка китеп барсалар, кем белән калырсың да юлны кем белән карарсың – бу хакта сүз чыкканда, телгә бик оста мастер да тынып кала хәтта.
Шуларны уйлый-уйлый, бригадир күрше йортка юнәлде. Билгеле инде, Маһинуры да аны гына көтеп тормый иде. Ул да аны әче телләнеп каршы алды.
– Хәзер колхозда да болай куаламыйлар… Көн буе эшлә-эшлә дә төн ката тагын эшкә чап, имеш…
Әйтерсең Зәкәрия аны үз абзарын көрәттерергә алып бара иде. «Алайса, колхозыңа кайт» дип, чак кына ычкындырмады. Әлбәттә, Маһинур да аңа шулай дип җавап кайтара алачак иде. Шуңа күрә Зәкәрия аңа әйтәсе битәрләү сүзләрен үзенә таба борды. Әйе, аның үзен монда кем куып китерде соң? Бу кадәрле мәшәкатьне үз өстенә алу аңа ниемә кирәк иде? Бирегә бригадир булып килергә мокытлыгы аркасында гына килешмәде микән соң? Зәбиров иптәш, имеш, сине шундый-шундый җаваплы бүлекчәгә башлык итеп җибәрмәкчебез. Чөнки, имеш, син андагы җирле халыкның телен дә беләсең, җитәкчелек тәҗрибәң дә бар. Хәрби хезмәттә дә отделение командиры булгансың. Белемең дә җитәрлек, имеш. Ә тәҗрибәне эшли-эшли туплыйлар аны… Алын, эшлә, баш бул, диделәр. Шулай мактап, башын әйләндерделәр Зәкәриянең.
Менә булдың инде «баш» үз башыңа! Партадаш иптәшең Васильев әнә, малай гына булуына да карамастан, акыллырак булып чыккан. Гап-гади техник вазифасын үтәп йөрсә дә, менә дигән зур станциядә, кешеләр арасында яши. Сигез сәгатен өстәл артында утырып кайта да рәхәтләнеп ял итә, ичмасам. Эштән буш вакыты һәрчак үз иркендә. Танцыларга, киноларга йөрим, дип язган хатында. Зәкәрия кебек көн-төн мондый җәһәннәм базында иза чикми, чиләнми, кешеләр белән сүзгә килешми. Бар яктан да җаны тыныч, «юлга баш булу» михнәтләрен татымый.
Сүзгә килешү, талашу дигәннән, эштә уң кулы, ярдәмчесе саналган Карәмәт белән соңгы көннәрдә аралары шактый киеренке иде әле аларның. Ә бүген аңардан башка адым да атламаслык. Бар булган өмете шул Карәмәттә генә иде. Ул киреләнмәсә, «аяк өсте» булса – уңарлар. Алай түгел икән –Зәкәриягә әлеге шул ике-өч пенсионер апай белән төн ката җәфа чигәргә туры киләчәк. Кыш уртасында рельс алыштыру уен эш түгел, көч-куәт тә, осталык та кирәк анда. Ярты тонна авырлыгындагы ул озын рельсны кечкенә арбачыкта алып барасылары да бар бит әле.
Ә Карәмәт – Маһинурлар токымы – кирерәк тә, кырысрак та холыклы. Хатыны белән чагыштырганда Хисмәт әнә бөтенләй башка «камыр»дан – йомшак та, ягымлы да. Тик бераз хәйлә ярата кебек. Хәер, хәйләсе дә аның күп очракта үз ише арасында гына үтемле, Карәмәтләр кирелегенә каршы тора алмый инде ул, көче шундук төкәнә.
Әйе, сынык рельс янында хәзер Хисмәт солдат нишли икән? Постын ташлап китмәдеме икән? Бер-бер хәл булмаганмы, нишләп әле теге яктан да, бу яктан да поезд килгәне ишетелми? Зәкәрия борчыла башлады. Кул сәгатенә күз төшереп алгач кына, бераз тынычланды – аның телефонны куюына нибары сигез минут үткән иде. Димәк, әлегә ул-бу булмаска тиеш. Кыя тау берәр яктан поезд килүен менә-менә хәбәр итәр дип, ул үз-үзен юатырга тырышты. Ә Кыя тау, чынлап та, элек авыл мәйданындагы багана башына куелган хырылдык репродуктор кебек, поезд гөрелтесен ишеттереп тора иде. Тик баштарак ул Зәкәрияне еш алдады – тепловоз сызгыртуы уңнан ишетелгән кебек тоелса да, поезд, ажгырып, сул кабыргадан килеп чыга торган иде. Хәзер исә ул кайтаваз алдауларына тәмам күнегеп бетте.
Күңеле тынычлана төшкәч, Зәкәрия тагын ярдәмчесен күз алдына китерде. Карәмәт – бригаданың тоткасы. Кирәк-ярак кәгазьләрне тутырырлык кына белеме дә булса – бүлекчәгә Зәкәриянең кирәге дә булмас иде. Моны, билгеле, Карәмәт тә чамалый торгандыр, Зәкәрия дә моңа тәмам күнегеп килә иде.
Карәмәт, дөрес, чын йөк аты инде: эшне билгеләп өлгермисең, ул аңа дуамалланып керешкән дә булыр. Юл эшендә дә, өендә дә шулай ул. Хисмәт, ярым көнләшү хисе белән: «Җен бит ул!» – дип, тикмәгә генә кабатламый инде. Дөрестән дә, җен көче бардыр үзендә, нәрсәгә генә тотынса да, эш түзми аңа. Әмма яман чире – кирелеге дә җитәрлек. Ул бер карыштымы – ялынмавың хәерлерәк. Зәкәрия моны да аңлады инде.
Менә шул Карәмәт белән алар беркөн зурдан кубып кычкырышып алдылар. Бер уйласаң – сәбәбе дә пүчтәк кенә иде. Зәкәриянең ул иртәдә болай да кәефе юк иде. Үзен болай да, җил уңаена бөтерелеп очкан кар бөртегедәй, бик начар хис итә иде. Чөнки шул иртәдә генә аны мастеры орышты, хаксызга битәрләде. Имеш, юл араларына кар таулары өеп куйганнар. Бригада шуны көрәргә иренә, ялкаулана… Элек бозга әверелеп каткан ул көртләрне күрмәгән кеше диярсең.
Хәер, сәбәбе дә булган икән. Һәрчак кызмача йөрергә яраткан мастер шул көнне, вагоннан төшкәндә ялгыш таеп китеп, чак кына поезд астына мәтәлми калды. Шуннан тотынды инде ул кычкырынырга: «Көчегезне кызганасыз! Шушыларны күптән көрәп ташлыйсы бит…» Китте-китте… Әйтерсең лә юл биләмәсенең һәр километрына берәр кешесе булган бригада ялкауланып тик ята. Хурланып үләрсең. Өстәвенә шуннан берничә көн элек кенә: «Бу карны казарма араларына тутырып булмас инде, дүрт-биш платформа җибәрермен, кырга чыгарып түгәрсез»,– дип киңәш итүче дә шул ук Иван Иванович иде ләбаса. Әйе, платформаларга тиз-тиз төядең дә берәр бушлыкка илтеп бушаттың – эше бетте бит инде. Юк шул, ул чакта мастерның үзенә дә мәшәкать туа, начальниклардан, ялварып-ялварып, платформа сорыйсы, тепловозын табасы, аның юлда булу сәгатьләрен көнлек диспетчерлык графигына «кыстырасы» – кимендә бер-ике көн фәкать шуның белән шөгыльләнәсе, телефон төбендә утырасы була. Алай эшләүгә караганда, билгеле инде: «Бригаданы симертү өчен тотасыңмы әллә, бераз селкенсеннәр»,– дип, бригадирга җикеренүе ансатрак аңа.
Нәкъ шул көнне, иртән мастер белән тарткалашкан көнне, никтер Карәмәт киреләнде, Зәкәрия кизү торулардан буш барлы-юклы бригада белән сул як семафор каршындагы стрелканы сүтеп җыярга тиеш иде. Аның кыр як иңе бераз иңә, чүңкәя төшкән – поездлар авырлыгы белән шпалларны кисеп кергән иде. Шул урында берәр машинист, егетлек күрсәтеп, тизлекне арттыра төшсә, баш китәрлек эш булуы ихтимал. Зәкәрия аны әле дә күрмичәрәк йөргән.
Карны көрәп, себереп чыккач та, иң элек шул шпалларны аркылы йөзле, кулга җайсыз «француз балталары» белән юнарга керештеләр. Әллә артык ашыкканга, әллә саплары мурт агачтан туры килде, өч балтадан аллы-артлы икесенең сабы шартлап сынып та чыкты. Бригада да эш коралларын карап-көйләп тоту Карәмәткә йөкләнгән, аның өчен ул укучы малае исеменә күпмедер айлык эш хакы да алып тора иде. Бу хәл инде күптән килә, Зәкәрия дә, бригада да аның хезмәтеннән әлегә бик канәгатьләр – эш коралының үткерләнәсе вакытында үткерләнгән, сапланасы сапланган була, бу эштә атасына, чынлап та, малае да һәрчак булыша торган иде. Башкалар эш сәгатен тутырып өйләренә таралганда, алар һәр көн диярлек эш кораллары саклана торган сарайда калалар, сынган, тупасланган һәрнәрсәне иртәгәгә әзерләп куярга тырышалар иде.
Әллә иртәнге ачудан суынып бетмәгәнгә, әллә инде, кызып-кызып эшкә керешкәч кенә ул кәкре балталарның саплары сынып китүгә үртәлүдән Карәмәткә Зәкәрия кычкырыбрак сүз әйтте, «тизрәк бул» дип ашыктырды.
Менә шуннан соң ярсып күрсәтте дә инде Карәмәт. Ачуы тулышкан чак булды, күрәсең. Ташладым да киттем эшеңне, ди. Эш коралы алачыгында бүгеннән эзем булмаячак, ди. Икеләтә йөк тарта икән, шуны исәпкә дә алучы юк икән. Әйе, бригадирга әйтәсе сүзләре җыелган, әйтер җае гына чыкмый йөргән икән. Имеш, Хисмәт ише татлы теллеләр белән генә ул дус та әшнә, бригадада хәзер шулар гына мактаулы, шулар гына эшчән санала икән. Имеш, эшләр Хисмәт! Билем сызлый дигән булып, ул әле өендә дә аркылыны буйга алып сала торганнардан түгел. Сиңа эшләгән түгел, теле белән юхаланганнар гына ярый, янәсе. Зәкәрияне шулай байтак битәрләде Карәмәт. Дөрестән дә, юл караучы Хисмәткә ул узган атнада гына рәхмәт боерыгы язып элгән иде. Әлеге дә баягы шул шлагбаумсыз Хәлил кичүе өчен инде. Аннан сирәк-мирәк күрше авыллар үтеп-сүтеп йөриләр, ә соңгы бураннардан соң ул кичүгә ике яклап та кар өелде: берәрсе килеп тә чыгар, машинасы-ние белән батып та калыр, поезд астына да керер. Зәкәриянең, шул карны көрәр өчен генә, биш чакрымга бригада куасы килмәде. Юл караучы вазифасына кермәсә дә, шул эшне Хисмәткә тапшырган иде. Инде аңа рәхмәт дими ни әйтәсең? Ә Карәмәт һаман бригада белән бергә йөри, бергә эшли, андый очракта рәхмәт сүзе дә күмәк хезмәт өчен барысына бергә әйтелә ич инде. Җыен хатын-кыз башкарган эшнең яртысын ул берүзе эшләп торса да, аны гына аерып күрсәтү килешеп тә бетмәс иде әле. Ир затыннан була торып та шушылай үпкәләвенә Зәкәрия тәмам аптырап калды.
Дөрес, аның сүзләрендә дә хаклык бар: ара-тирә Хисмәт белән бергә-бергә кич уздыралар алар. Укыган-күргәнне сөйләшеп, Маһинур апакай кыздырып биргән «симәнкәләрне чирткәләп» утыралар. Әйтергә кирәк, Хисмәт – Маһинур бакчасында да кабак белән «айбагар» Карәмәтләрнекеннән ким үсми. Илдә-дөньяда булган хәлләр хакында гәпләшеп, үзара бәхәсләшеп тә алалар. Алай күпсенүдән китсә, ыгы-зыгылы Вәлимхәммәт карт өенә дә Зәкәрия үз итеп кергәләп йөри. Эч пошкан саен – бала-чагага дип вагон лавкадан алып калган тәм-томын, ә кайвакыт «былгадирский паёк»ны кесәсенә тыга да әллүр күршеләргә. «Бибиасма апакай, әнием ише куе иттереп, «куян каны төсе»н чыгарып кына, шушы чәйне пешер әле»,– ди.
Ник, алай дисәң, чәйне дә, үз өеңдәге кебек иттереп, самавыр борыныннан эчәсе килгәли икән ара-тирә, үзара чыр-чу килешкән «былбыллар» тавышы да тансык булып киткәли икән.
Карәмәт никтер әле Вәлимхәммәтләр дә синең «әшнәң» дип әйтмәде, анысы да күңелендә булгандыр, шәт. Хәер, Вәлимхәммәт белән Бибиасма үзләре дә шунда басып торганга гына, алай әйтергә тартынгандыр.
Дөрес, күпмедер вакыт узгач, үт янчыгына тулышкан үтен бушатып бетергәннән соң, Зәкәриянең бик алай әрепләшергә тормавын чамалагач булса кирәк, Карәмәт беркадәр йомшады:
– Йөрмәле каударланып, бригадир. Ашыктырма син безне. Каударланган үзен бетергән, сабыр эшен бетергән, ди безнең картлар. Кума син безне, әйтеп торма. Беренче стрелканы рәтләвебез түгел,– дигән булды.
Ул җәһәттән, шәт, хаклыдыр да. Мондый себертмә кар-буранлы кыш көнендә Зәкәриянең әле бу кадәр җаваплы эшне беренче башкаруы иде. Алайрак итегез дә болайрак эшләгез дип, аның да арттырып җибәрүе булгандыр, бәлки.
Китсәнә, башта сине шушы хатын-кызлар, бөтен бригада алдында эт итеп сүксен дә «борчылма, иптәш былгадир», имеш. Болай да өшәнеп, үз җанын кая куярга белми йөргән чагы иде Зәкәриянең. Шулай да Карәмәт белән сүз көрәштермәде, ничек кирәк алай тыелып калды. Икәүдән-икәү генә чакларында эләгешеп үк киткән булырлар иде. Бу очракта, бригада алдында ярамасын аңлап, үз-үзен тыйды. Армия тәрбиясе үзен сиздерде булса кирәк. Кемнең хаклы икәнен әнә күпчелек хәл итсен, дип уйлады. Чөнки күңеле чамалый: тулаем алганда, Карәмәт хаклы түгел. Шул хис аңа ярсырга ирек бирмәде.
Карәмәт мунчада икән әле. Ишек аркылы гына сөйләштеләр.
– Хәлил кичүендә рельс алыштырасы… Син ничек соң? –дигәч, ул:
– Җыенып чыга торыгыз, куып җитәрбез,– диде.
Үзе генәме, хатыны белән булачакмы – ул кадәресен ачыклап тормады Зәкәрия. Хәер, Кәримәнең үзенә әйтелгән, кеше юклыгын чамаларлар, шәт. Болай караганда бик юаш, сүзсез-күндәм күренсә дә, Кәримә бригадирны түгел, ирен генә тыңлаячак. Ул ни дип әйтсә, шулай итәчәк. Ире юк чакта, аннан барам дип тә, бармыйм дип тә сүз алырлык түгеллеген бригадир яхшы белә иде.
Карәмәт мунчасыннан Зәкәрия турылап кына үз казармасы башына килеп чыкты. Казарма ышыгына керү белән, ерактан тыныч кына ишетелгән гүләү тавышына сөенеп куйды. Каршы яктан состав килә. Шундук күңелен тырнап, килүен килә дә, үтәрме дигән уй узды. Хисмәт, бик иренеп китмәсә, эш рәтен белә, әлбәттә. Хәвеф-хәтәрсез генә поездларны үткәреп җибәрә торса ярар иде. Чөнки бригада әле берәр сәгатьсез аның янына барып җитә алмаячак. Баярак Зәкәрия кешеләрне туплап бетерер дә үзе алдан Хисмәт янына бара торыр диебрәк уйлаган иде дә бит, Карәмәтнең мунчада булуы комачаулады. Хәер, берүзе алдан барып та ни эшли ала соң? Хисмәткә иптәш булам дисәң генә инде. Үзе әйтмешли, аңа «адвокат» кирәк микән соң? Эш яманга китсә, поездны ничек туктатасын гына белә ич инде.
Көрәк-корал алачыгы ачык, ярым караңгы фонарь уты яктысында Маһинур белән Шәмселбану табут кебек озын әрҗәгә төрле кирәк-яракны тутырып торалар иде. Рельс кисү станогы бер читтәрәк – ул барыбер әрҗәгә сыймый, үзенә аерым йөк. Үзе авыр, үзе – җәпле-ботаклы җайсыз нәрсә, аны алып йөртәсе дә килми.
Зәкәрия иң беренче эш итеп келәт почмагыннан «шайтан арбасы»н сөйрәп чыгарды, юлга бастырып куйды. Сыңар сап-тәртәле, сыңар рельстан йөрергә көйләнгән бу арба – модерон өстенә теге әрҗә белән станокны салдылар да рельс эзләп киттеләр. Беренче казарманың Вәлимхәммәтләр башында, аерым торган өч күтәртмә шпал өстендә – запас рельслар. Маһинур алар өстенә өелгән карны зур бияләе белән тиз-тиз генә сыпырып төшерде. Аннары, икәүләп:
– Иң озын «күсәкне» алабыздыр бит… Кирәксә кисәрбез, кысканы гына ялгап булмый аны, каһәрне,– дип сөйләнә-сөйләнә, ике лом ярдәмендә озын, ярты тонна авырлыгындагы «күсәк»не модеронга тәгәрәтеп төшерделәр. Велосипедныкы кебек аллы-артлы ике кечерәк тәгәрмәчле кыска арба өстендә унике метр ярымлы корыч «күсәк»нең һич кенә дә тик ятасы килми, атлаган саен, арлы-бирле талпына, баш-башлары исә бик хәтәр калтырана иде. Модерон сабын кысып тоткан Зәкәрия аны төрлечә «тынычландырып» карый. Әле адымын әкренәйткәләгән була, әле арба сабын үзенәрәк алып этәреп тә карый – никтер һаман җайлаша алмый азаплана иде. Җәйдән бирле болай рельс йөрткәннәре юк – «кул киткән» дип уйлады ул.
Өйләр, казармалар ышыгыннан читләшкән саен, җил та-гын да көчәйгән кебек тоелды. Зәкәрия, инде авар хәлгә җиткән модеронны көч-хәл белән генә туктатып, тиз-тиз генә плащының башлыгын башына урап, бәйләп куйды. Болай ярыйсы ук җылы, тик поезд якынлашуын ишетми калулары бар, башны уңга-сулга ешрак каергалап, күзәткәләп барырга туры киләчәк иде. Мескен Хисмәт бу җилгә ничекләр түзеп тора икән? Ул бит инде хәзер кимендә сәгатькә якын бер урында таптанырга мәҗбүр. Кәефе кырылса, ул, башкалар кебек, тозлап-борычлап сүгенүдән битәр, кычкырып җыру җырларга керешә торган иде. Хәзер дә шулай буш кырда җырлый-җырлый сикеренә микән?
Менә семафор турысын да узып баралар. Шәмселбану утыз-кырык адымнар алда, Маһинур артта, кулларындагы фонарьның кызыл утын алга-артка болгаштыргалап, сакта киләләр. Ә җепшек кар киемгә сырыша, барасы юлны каплый, башлык өстенә өелеп, күзне томаларга маташа. Төн караңгысы да инде тирә-юньгә күптән ябырылып, бар дөньяны каплап, томалап киткән. Юл буе сагында торган текә-текә таулар да, юл белән тау арасындагы сыек урманчык – усак, каеннар да –күзгә чалынырлык түгел хәзер. Зәкәрия Шәмселбануның ирләрчә эре-эре атлап узган эзен генә күрә, шәйли диярлек.
«Хәзер, бара торыгыз»,– дип калган Карәмәт һаман никтер куып җитми. Берәр состав аваз бирсә, инде Зәкәриягә арбаны юл читенә мәтәлдереп җибәрергә генә кала. Хатыннар, йөгереп килеп, ул тимер-томыр тулы әрҗәне күтәреп алырга да өлгерми калачаклар. Шул да бригадир күңеленә тынгы бирми.
Тик шулай да Текә Ярның ике-өч юлы бергә тоташкан урыннан әллә ни ерак та китеп өлгермәделәр, баядан бирле бер төштә тик ятмый, анда-монда шуышкалап барган рельс Зәкәрия кулыннан капылт кына арба сабын суырып алды да «лаф» итеп йомшак кар арасына чумды. Аның артыннан килеш-килбәтсез кисү станогы, зур табуттай авыр корал әрҗәсе икесе ике якка очып барып төштеләр. Ни булганын Зәкәрия абайламый да калды. Ахрысы, тегеләр куа чыкмаганмы дип, артка каерылып караган чагы туры килде, рельсның читкә авышканын сизми калды булса кирәк.
Бу хәлне күреп торган Маһинур:
– И-и чукынган, әллә кәкресе туры килгәнме? – дигән булды.
Кышкылыкка кәкре рельслар калдырырлык фәкыйрь заманнар түгел. Зәкәрия белеп тора: аны юатыр өчен генә әйтте инде Маһинур бу сүзләрне. Шулай да үз-үзенә булган ачуы йомшара төште. Әһ, чучка борын, чакырым саен авып яисә поезд үткәреп торсалар, төн уртасында да барып җитә алмаслар. Менә-менә кичке «скорый»ның үтәр вакыты да җитеп киләдер инде. Соңламаса… әйе, соңламаса, тагын дүрт минут чамасы калып бара икән. Димәк, арбаны күтәреп азапланасы да юк. Перекур.
О проекте
О подписке
Другие проекты