Җылы якта яшәп кайтканнарның
Сөйләгәнен тыңлыйм, йотылып.
Кайчак шунда и китәсем килә,
Кышкы суыклардан котылып.
Мин кояшка гашыйк булып яшим,
Яратам шул, җылы яратам.
Китә алмам инде, китмим, мин бит
Туган җирем диеп җан атам.
Җылы якта җылы булыр, ләкин
Саргаермын ерак илләрдә.
Язлар килгән саен кайтыр өчен,
Канатларым юк бит иңнәрдә.
Күрше әбигә
Әллә ничә поезд үтеп китте,
Ул көткәне юк шул, килмәде.
Челпәрәмә килде хыяллары,
Бу юлы да шатлык көлмәде.
Алтмыш биш ел инде шулай көтә,
Сөеклесен, лачын – солдатын.
Ялгыз үтте гомере, канлы сугыш
Каерды шул сыңар канатын.
Бүгенгедәй истә ул үткән җәй,
Хушлаштылар шушы перронда.
Күзләрдә – яшь, сагыш, ә дошманга
Ачы нәфрәт иде бар җанда.
Вагоннарга тулган ир-егетләр:
«Сез көтегез безне», – диделәр.
Ут эченә китеп барабыз дип,
Тәгәрмәчләр тавыш бирделәр.
Поезд китте, юк шул, киткәннәрнең
Барысы да кайта алмады.
«Кайтыр» дигән ялкын-өметләрнең
Кузлары да инде калмады.
Әнә тагын поезд үтеп бара,
Күрше әби кыла догалар.
«Аллакаем, сугыш афәтләрен
Күрсәтмәче кабат оныкларга,
Тыныч булсын, берүк, дөньялар!»
Оясыз кош була микән,
Йорт-нигезсез бәндәләр бар.
Нигә кирәк ямьсез язмыш,
Ник аларга бу дөнья тар?
Саулыгы бар, ыңгырашмый,
Тик йөзендә нуры сүнгән.
Карап торам: бу ир-егет
Әллә тере, әллә үлгән.
Тирән уйга салды мине,
Уйлый белә микән үзе?
Нинди уңыш җыйсын соң ул,
Җиткән дә бит гомер көзе!
Тәкъдир дисәм… Бәлки әле,
Бу – үзенең ялгышыдыр.
Кемнәр генә белсен, бәлки,
Якынының каргышыдыр.
Елаганы бардыр аның,
Кемгә рәнҗеп елыйдыр шул.
Эше дә юк, ашы да юк,
Шатланмыйдыр, көлмидер ул.
Тормыш кушкан исеме бар,
Сукбай булып гомер итә.
Әллә нәрсә күп кирәкми,
Яши белеп яшәр өчен,
Бу бәндәне күрү җитә!
Бәндәләрне ризык йөртәдер шул,
Туган җирләр кала, китәләр.
Бәхет эзләп, дисәң, анда да бит,
Маңгаена ниләр язган, шуны
Күрә – күрә гомер итәләр.
Авылга тик кунак булып кына
Кайталар да кире китәләр.
Сагынганнар өчен юллар ачык,
Ничек кайтма, туган якларыңа
Кайтыр юлда булмый киртәләр.
Соңгы юлын үтеп кайта күпләр,
Тыныч йоклар өчен кайталар.
Киткәннәре өчен туган җирнең
Кичерүен сорап, мәңгелеккә
Гүрләренә кереп яталар.
Мин дә киттем, читтә гомер итәм,
Кайтыр көнем җитәр минем дә.
«Туган туфрагыма җирләгез!» – дип
Әйтеп куйдым, бик тиз онытылмам,
Каберем булса туган җиремдә.
Марат Садриевның якты истәлегенә
Тальян гармун, кичә генә
Сайрый идең былбыл булып.
Инде бүген үкси җаның,
Кайгы-хәсрәт белән тулып.
Ялгыз калдың, хуҗаң китте,
Китте мәңге кайтмас җиргә.
Туктап калды җырлы йөрәк,
Бар хыяллар очты җилгә.
Юк-юк, гармун, әле синең
Басмакларга тузан кунмас.
Татар моңы яшәгәндә,
Сине кулга алмый булмас.
Укучылар укытучы
Абыйларын сагынырлар.
Юк, түзмәсләр, өзгәләнеп,
Телләреңә кагылырлар.
Талга кунган сандугачтай
Сайрарсың син сәхнәләрдә.
Шул чакларда моң сызгырып,
Җилләр исәр сахраларда.
Тальян гармун, яшьләр үсә,
Өмет баглыйк үзләренә.
Матурлыкның дәвамы бар,
Ышан минем сүзләремә.
Өшетмә, көз, синең салкыннарың
Тәнне генә бераз калтыратыр.
Җаным туңмас, бар күрәсе язым,
Киткән җылы миңа кире кайтыр.
Күкшел болыт белән капланды күк,
Юеш карың, җилең иңнән коча.
Шундый көнне күңелем күбәләге
Яшел болын ямен күреп оча.
Кошлар киткән, тирәкләр дә шәрә,
Вакытлыча болар, борчылмыйм һич.
Куркытма, көз, җырсыз торып калмам,
Мин үзем дә көзнең бер кызы ич!
Җаным ятим, әнкәйсез дә,
Әткәйсез дә калдым.
Югалтудан йөрәгемә
Күп яралар алдым.
Авылсыз да калам, ахры,
Йортлар саны кими.
Куркам яңа яралардан,
Көчем җитәрме яшәргә,
Башым түбән ими?!
Иген белән тулы басуларны
Төштә генә күреп уянам.
Уянам да килер көннәр өчен
Хәсрәтләргә төшеп уйланам.
Чүп үләне басты кырларымны,
Күңел сагына башак шаулавын.
Их, күрәсе килә шушы җирдә
Игенченең уңыш яулавын.
Кая инде, кая, элеккечә
Хезмәт үрләренә җитүләр!
Бар иде бит, алтын бөртекләрдән
Таулар өеп бәйрәм итүләр!
Авылымда тормыш үзгәрде шул,
Кырга чыгып эшләр кеше юк.
Яшьләребез читкә чыгып бетте,
Ә картларның инде көче юк.
Үкси-үкси, җир юксына бүген
Кешеләрнең олы хөрмәтен.
Тир тамганны көтә такыр басу,
Кем күрсәтер аңа хезмәтен?
Инде кошлар китәр юлда
Тезелгәннәр чылбыр булып.
Киткән чакта китәләрдер,
Күзләренә яшьләр тулып.
Кайткач сайрап туялмыйлар,
Тирәкләргә куналар да.
Ах, китүләр нигә генә
Бар икән ул дөньяларда?!
Җылы эзләп китә кошлар,
Без кешеләр ни эзлибез?
Сагындыра, төшкә керә
Үксеп калган нигезебез.
Ниләр уйлап китәбез соң,
Күрәчәкме дәшеп ала?
Чит җирләрдә узган еллар
Күңелләргә әрнү сала.
Җирдә әле сап-сары көз,
Тиздән явар ап-ак кары.
Кошлар китә, китүләре
Бик озакка түгел, юк-юк,
Язга кадәр генә бары.
Кош буласым килеп китте…
Алга барам, эзләремне
Тирән уям.
Бара торгач, артыма да
Карап куям.
Юк, кызармый йөзем кылган
Эшләр өчен.
Юкка гына түгелмәгән
Күкрәк көчем.
Һаман барам, көт син мине,
Көт, киләчәк.
Матуррак эшләр тагы
Эшләнәчәк!
Җил, көзге моң көйли-көйли,
Агачлардан яфрак өзә.
Сагыш сарган минем күңел
Еламыйча чак-чак түзә.
Җитеп беткән кошларның да
Еракларга китәр чагы.
Язгы ямьгә шатланырга
Насыйп булыр микән тагы?
Тирәкләрнең яшел яфрак
Ярган чагын күрерменме?
Җырлар эзләп кабат-кабат
Ялкыннарга керерменме?
Чыгып иген үскән кырга
Тыңлармынмы тургайларны?
Кочагыма алырмынмы
Күбәләкле тугайларны?
Ә бүгенгә, көзне алтын
Төскә манып, кояш карый.
Дөнья хәлен белеп булмый,
Кояш кебек якты булып,
Өмет балкый әле ярый.
Былбыл кунар тирәкләрдә
Яшел бөре булганым бар.
Яфрак булгач, кары явып,
Калтыранып сулганым бар.
Көмеш сулы чишмә булып
Акканым бар, таулар ярып.
Үксүләрем җир тетрәтте,
Калган чакларымда арып.
Коштай күккә күтәрелдем,
Канатларга атмаслармы?
Минем бәллүр хыялларны
Челпәрәмә ватмаслармы?
Әйе, беләм: шулай булыр,
Тик мин әле көчемдәмен.
Ямьсезлекне җиңәрмен дә
Мин үземдә күрсәтермен
Бу тормышның бөтен ямен.
Йөрәк түремнән сәламнәр юллыйм
Сиңа, татарым.
Аллага шөкер, көнем ал да гөл,
Юк сөйләр зарым.
Миңа җитәрлек матурлыгы бар,
Рәхмәт язмышка.
Тормыш юлында дучар булмадым
Рәнҗү-каргышка.
Башкорт җирендә туган татар мин,
Тамырым тирән.
Шушы җир миңа бәхетем булып
Өлешкә тигән.
Горурлыгым шул: Тукайлымын мин,
Татар булганга.
Күкрәк кагамын, Мостай яшәгән
Җирдә туганга.
Тальяным исән, кураем исән,
Җырсыз түгелмен.
Менә шушылар иң зур байлыгы
Минем күңелнең.
Күп шигырьләр язасым бар,
Язасым бар нәсерләр.
Ак кәгазьгә төшерергә
Барысы да әзерләр.
Үзем каләм тота алмыйм,
Көчсезләнде кулларым.
Шулай уфтанулар белән
Үтәр гомер юлларым.
Әле шөкер, ярдәмчем бар,
Арыплар бетә, түзә.
Язабыз: мин әйткәннәрне
Энҗеләр итеп тезә.
Рәхмәт, шәфкать туташына,
Авырлыклар җиңелә.
Беләм: давыллары кубар,
Монысы бит – җил генә.
Авыруым бар хәлемне
Алды инде, гел алсын.
Юк, мин эшсез яши алмыйм,
Раббым, алма, минем җанда
Иҗат ялкыным калсын.
Матур булсам да, чәчәк түгел мин,
Батыр түгелмен, утлар кичсәм дә.
Юк-юк, бирешмим гомерем буе,
Кайгы-чишмәнең суын эчсәм дә.
Сүземне сөйлим, көемне көйлим,
Җырымны җырлыйм, сөям, сөеләм.
Өметем исән, хыялым якты,
Юкка гына да көям, сөенәм.
Җанымда наз бар, бар сабырлыгым,
Горурлыгымны сындырмый саклыйм.
Көчем җитәрлек, хөкемем гадел,
Тапсыз сафлыкны берсүзсез яклыйм.
Урынлы булса – көнләшә беләм,
Хыянәтне дә кичергәнем бар.
Бар минем хәсрәт яше түккәнем,
Бәхеттән шашып исергәнем бар.
Мин бу – хатын-кыз, ачы һәм татлы
Җимеш агачы булып туганмын.
Кадерле хатын, әни, Дәү әни –
Җирнең иң гүзәл заты булганмын!
Үткән елларны сагынам,
Әткәй-әнкәйле елларны.
Тынгы бирми хәтер, чиртә
Күңелдәге моң-кылларны.
Ах, кызганыч, узган гомер
Мәңгелеккә китә бара.
Иң бәхетле чагың белән
Шулай ераклаша ара.
Әле дә бит читләп үтми
Шатлыгым да, бәхетем дә.
Юк шул, кабат яшәп булмый
Бала чагым рәхәтендә.
Анда капкан җимешләрнең
Ачылары булмый иде.
Җан әрнүне белми идем,
Күзләргә яшь тулмый иде.
Үткән елларны сагынам…
Тавышын да тыңлаган юк,
Гармунымны уйнат әле.
Күңелемнең сагыш сарган
Моң-кылларын уят әле.
Әткәемнең матур тавышын
Ишетермен кебек тагын.
Әйләнепләр кайтыр миңа
Гармун тарткан үсмер чагым.
Әй, гармуным басмакларын
Баса идем ничек кенә!
Бармакларым хәрәкәтсез
Калдылар шул инде менә.
Гармунымнан аерылу
Авыр булды, күп еладым.
Үксеп-үксеп еладым да
Гармунсыз гына җырладым.
Канатлы кош икән еллар,
Тик әйләнеп кайтулар юк.
Үткәннәрне сагыну бар,
Чәчәк булып атулар юк.
Әйдә, уйнат, яңа күршем,
Көй агылсын, дөнья тулып.
«Арча», «Шахта», «Минзәлә»ләр
Җанда яши балачакның
Моңлы бишек җыры булып.
«Бәхетлеме син?» – диләр дә
Җавабымны көтәләр.
Ә үзләре күзләремнең
Шатлык яшен сөртәләр.
Күрәм гөлләр тибрәлгәнен,
Тыңлыйм кошлар тавышын.
Тоям тормыш дулкынының
Күкрәк-ярга кагышын.
Сөйлим, җырлыйм, кирәк икән
Көрәшәм, җиң сызганып.
Юк, башымны түбән имим,
Яшәсәм дә сызланып.
Кечкенә куанычлар да
Дөньядай була икән.
Җавабым шушы сораудыр:
Шатлыклары булган кеше
Бәхетсез була микән?
О проекте
О подписке