Читать книгу «Пьесалар / Пьесы» онлайн полностью📖 — Карима Тинчурина — MyBook.
image

Зар

Бәни адәм фаҗигасе
Алты пәрдәдә
Фаҗигадәге катнашучылар:

Газазил – бәни адәм шәхси теләкләренең матурлык, ирек, бәхет, яхшылыкка мәңгелек омтылышының тимсаль мөҗәссәме[17].

Дәҗҗал – хакимият, канун.

Шәйтан – мәкер, хәйлә, ваклык.

Яэҗүҗ – капитал.

Мәэҗүҗ – милитаризм.

Дәббәтеларз – хезмәт, эш.

Ирек – ихтыяр, ирек.

Мәхәббәт – дуслык, мәхәббәт.

Бәхет – шатлык, бәхет.

Бәдбәхет – бәла-каза, бәхетсезлек.

Адәм – кеше.

Һава – матурлык.

Мәһди – мәзлүмнәр[18] хакы өчен көрәшүче даһи.

Мөһәндис – техника белгече, инженер.

Җәбраил – ялчы, илче.

Исрафил – хәбәрче.

Газраил – үлем, әҗәл.

Гөнаһ – язык, гөнаһ.

Малик – комендант, сакчы.

Вакыт – заман, гомер.

Хәким – нәзари[19], гыйлем, фәлсәфә.

Микаил.

Нәби – архиб.

Җиһангир – капиталга кадәр булган җиһангирлык.

Вәзир – дини хакимият ялчысы.

Мулла – ислам рухание.

Пaпа – католик рухание.

Поп – христиан рухание.

Раввин – яһүд рухание.

Генерал – патша.

Гаскәри мәэмүр[20].

Яшь офицер.

Нечкә түрә.

Яшь егет.

Гыйшык пәрәст[21].

Эт иярткән бай карчык.

Эт иярткән матур хатын.

Таза ир.

I ач ир.

II ач ир.

Ач хатын.

I тук хатын.

II тук хатын.

Хайваннарны химая[22] җәмгыяте әгъзасы.

Юан бай.

Юка бай.

I зобани.

II зобани.

III зобани.

Ачлар, туклар, гаскәриләр, палачлар, сакчылар, ак фәрештәләр, кара фәрештәләр, зобанилар, гөнаһкярлар[23], җир әһелләре, гыйфритләр, җеннәр, пәриләр, хур кызлары, вилданнар һәм башкалар.

Бер-ике сүз

«Зар» пьесасының мәүзугы[24], – борын-борыннан бәни адәм күңелен дулкынландырып, яшәү өчен, төрле дәверләрдә төрлечә көрәшнең көчле фактор икәнлеген күрсәткән мәңгелек мәсьәлә.

Җир йөзендә хакимият хөкем сөрә башлаган көннән бирле, шул хакимиятне саклау юлында «диннәр», «игътикад» ларга әсас ителгән[25] кануннар, низамнар чыгарылып, төрле дәвердә төрлечә химая ителгәннәр. Мөстәбид[26] хакимиятне саклау юлында иң зур гамил[27], шөбһәсез, «дин», аның башлыгы «Алла». Аллалар тарихын тикшергәндә, төрле дәверләрдә, төрле халыкларда йөз меңнәрчә аллалар күрәбез.

Ләкин бу аллаларның асылы бер: ул – «тудыручы», «рәхмәт итүче» һәм «җәза бирүче» – «гали хаким», ягъни адәмнең тупас акыл даирәсе сыйдыра алмаган, аңлашылмаган һәм һичбер төрле дәлил белән исбат ителмәгән көч… Бәни адәм мәдәниләшкән саен, аллалар да мәдәниләшә, төрләнәләр. Аерым дәверләрдә хакимият нинди төс алса, аллалар да шул төскә кертеләләр.

Бу махинацияләрнең барысы – шул дәвердәге хакимиятнең иҗаты. Истибдад[28] хакимияте хөкем сөргән Шәрык илләрендә аллаларның мөстәбид[29], мөстәкыйль ителүе табигый. Шулай итеп, аллаларның дуслары, дошманнары җәгъли[30] рәвештә тудырыла.

Шәрык диннәренең барысында диярлек мөстәбид хакимиятнең нигезен саклау юлында адәмдәге шәхси теләк, табигый омтылышларның хакимияткә каршы мәңге көрәшкән тимсаль мөҗәссәмнәрен күрәбез.

Менә, мәсәлән: хакимият кануннарына баш июче бөтен халыкларда Газраил Мәнфур, Мәкъһур, Мәлгунь көч дип санала. Аның болай саналуы табигый. Чөнки гомумнең шәхси теләкләре белән хакимиятнең теләкләре һичбер вакытта да җыела алуы мөмкин түгел. Ә инде аерым шәхеснең теләкләре – хакимиятнең теләкләре белән капма-каршы дошманнар. Аның өчен адәмнең табигый яратылышында аның шәхси тормышы, шәхси теләкләре – хәяттә асыл нигез һәм табигый канун. Шулай булгач, бу көндәге рәсми бөтен диннәрнең төбе хакимияткә, аның канун, низамнарына әсас ителгәнгә, кешенең аерым шәхси теләкләренә, омтылышларына ирек бирелми. Менә шул хакимият, канун, низамнарга буйсынмыйча, үзенең шәхси мәнфәгатьләре, теләкләре, омтылышлары өчен көрәшүчеләрнең тимсаль мөҗәссәме булган Газазил хакимият – дин исеменнән «оҗмахлардан» сөрелә, инсаниятнең[31] дошманы итеп күрсәтелә. Хакимият тарафыннан шәхси мәнфәгатьләре, теләкләре изелгәннәрне яклап, шулар исеменнән һәм алар өчен хакимият рәсми дингә каршы көрәшүчеләрнең тимсаль мөҗәссәме булган «газазил» мәсьәләсе төрле дәверләрдән, бик күп гасырлардан бирле искерми торган мәңгелек мәсьәлә булып бу көнгә кадәр килде.

«Зар» фаҗигасендә бәни адәм хәятендә күренгән хосусиятләрне, мәсьәләләрне, бер кешенең халәт рухыясына, хосусиятләренә җыеп-мәркәзләштереп, кырыктан артык хосусиятләр, шуларның тимсаль мөҗәссәмнәре булган дин китапларындагы хыялый типлар аркылы бирергә тырыштым.

Төрле дәверләр, бик күп гасырлар буенча шәрык халыкларының йөрәгендә тирбәлеп үскән бу хыялый тип-ларның, бәни адәм хәятендә тоткан фәлсәфи әһәмиятләрен үзем аңлаганча, үзем генә изах итәргә уйлап, «Зар» фаҗигасен язарга батырчылык кылдым.

Бу мәңгелек мәсьәләне хәл итүне дәгъва итмәгәнлегем шикелле, иске чүпләрдән яңа бакча төзергә дә уйламыйм, һәрхәлдә, уйлап укып чыккан яки дикъкать белән сәхнәдән караган кешеләргә бу фаҗига шул мәңгелек мәсьәлә хакында уйларлык яки уйлата алырлык кечкенә генә бер тәэсир калдыра алса, теләгемә ирешкән булыр идем.

Кәрим Тинчурин.

Беренче пәрдә

Оҗмах. Баскыч-баскыч булып күккә таба күтәрелгән, төрле төстәге мәрмәр таулар очсыз-кырыйсыз ераклыкта югалалар. Араларыннан сулар, кәүсәрләр агып тора. Кәүсәр буйларында гөлләр, хыялый матур агачларның түбәләре, һавада төрле болытларга кушылып югалалар. Төрле төстәге яктылык алмашынып торган саен, таулар, сулар, гөлләр, агачлар төсләрен алмаштыралар. Өстә, тау уртасында, нурлардан үрелгән чардуганга охшашлы михраб, ул михрабтан еракка, очсыз-кырыйсыз еракка, хөрмә агачлары белән бизәлгән юллар, сукмаклар сузылалар. Юлларның башлары, сулары өскә таба күтәрелеп агып торган чишмәләр белән бергә, икенче тагын да матуррак оҗмахка кушылалар. Чардуган гел үзгәреп тора: бер кызара, бер карала, бер ачылып үтәли күренә йә бөтенләй кара нурларга төренә. Сулда, асылташлардан оештырылган, биш манаралы михраб. Михрабның айлары зәңгәр нур белән капланган.

 
Һәр җирдә матурлык, һәр урында яктылык.
Ләкин күңелсез… җансыз һәм зәвыксыз…
Матурлыкта ямьсезлек сизелеп тора.
 

I күренеш

Газазил, Дәҗҗал, Шәйтан, Ирек, Мәхәббәт, Бәхет, Дәббәтеларз, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ, Бәдбәхет, Малик, ак фәрештәләр, кара фәрештәләр һәм башкалар.

Газазил.

 
Тәңре!
Җитмеш җиде мең ел тоташ сәҗдәдәмен,
Җитмеш җиде мең ел тоташ коллыктамын,
Табалмадым оҗмахыңда җан теләген;
Зәвыктырган зар тормыштан алҗыдым мин!
Тәңре!
Мәхәббәттән, туганлыктан мәхрүм итеп,
Ник яраттың ирексез итеп дәртсез оҗмах?!
Ләүхелмәхфүзләрең мәңге тоткын итеп,
Ник яраттың минем «мине» кара нурдан?!
 

Дәҗҗал.

 
Тәңре!
Ник яраттың тәмугларны санлы итеп?!
Ник яраттың ак нурларны, кәүсәрләрне?!
Ник яраттың оҗмахыңны якты итеп?!
Ник яраттың былбылларны, ак гөлләрне?!
Тәңре!
Сиңа мәңге кара коллык итәр өчен,
Ярат миңа көчле тәхет, ут, богаулар!
Ярат миңа кара таштан бөек дарлар!
Алар сине мәңге саклап торачаклар!
Тәңре!
Юлдаш итеп миңа кара бәдбәхетне,
Җитмеш җиде мең җиһанга баш ит мине;
Сөякләрдән корыр идем нык тәхтемне;
Саклар идем кануныңны һәм үзеңне!
 

Дәббәтеларз.

 
Тәңре!
Әлмисактан бирле тоташ, тын алмыйча,
Биек-биек таш-тауларны тигезләп, мин
Аптырадым, тигезлекне табалмыйча;
Хозурыңа үз хакымны эзләп килдем.
Тәңре!
Кайда соң ул вәгъдә иткән изгелегең?!
Кайда соң ул, көч кадерен тәкъдир иткән?
Кайда соң ул, кая качкан тигезлегең?
Нигә, Тәңре, яшердең син аны миннән?!
Тәңре!
Әлмисактан бирле тоташ, туктамыйча,
Ташлар ватып, җирләр казып эзлим аны;
Башым катты «тигезлек» не табалмыйча;
Синнән сорыйм, күрсәт аны, кая, каны?!
 

Шәйтан.

 
Оҗмахка каршы тәмуг тудырган,
Иреккә каршы богау кордырган,
Күкрәкләремә дәсисә[32] салып,
Ак нурдан мине тудырган Тәңре!..
Коткы, вәсвәсә, шомлы дәсисә
Сулышларымнан җил булып исә,
Көнләү, дошманлык, риялы дуслык –
Әгәр кирәксә, миндә бер кесә…
Җитмеш җиде мең галәм өстенә
Саласым килә утлы дәсисә…
Бәйрәм итәрмен тик шул чакта мин,
Кайгырмас идем, койрыгым өзсәң дә.
 

Бәдбәхет.

 
Тәңре!
Мин баскан эздән үләннәр үсмәс;
Күз текәгән җирдән кошлар оча алмас;
Кайнар сулышым – зәһәрле агу,
Табылмас аңа оҗмахта дару.
Тын хәрабәләр – ядкярем минем;
Гөрзи, тәмуглар – уртакдашларым.
Нурлардан качкан төнге ярканат,
Зур күз ябалак – ярларым минем.
Каннар сыгамын саф йөрәкләрдән,
Сарайлар салып ак сөякләрдән,
Ташка язгандай эз калдырырмын,
Тар күңелләрдә мәңге калырмын.
 

Бәхет.

 
Тәңре!
Баскан эземнән гөлләр, гонҗәләр
Үсеп торалар сулмыйча алар.
Карашларымда былбыллар сайрар,
Ал күбәләкләр уйнап очарлар.
Якты нур төсле йомшак карашым,
Күләгә булып үтәр һәр эшем.
Иркә гөл төсле мәңге яшь башым
Сихерләп торыр оҗмах кояшың.
 
 
Баглар, кәүсәрләр – минем дусларым,
Кемнәрне кочар назлы кулларым?
Кемнәрне назлар иркә җырларым?
Юк, юк!..
Оҗмахта аны күрә алмамын.
 

Яэҗүҗ.

 
Тәңре!
Оҗмах күрке, кәүсәр суы сөендерми,
Ни файда бар, алар минеке булмагач!
Сөендерми нурга чумган гарше көрси[33],
Хуҗа булып аңарга мин утырмагач!
Зур оҗмахның, киң җиһанның байлыклары
Минем кулда уенчыктай уйнамагач!
Җитмеш җиде мең галәмнең алтыннары
Сөендерми алар – минеке булмагач!
Җитмеш җиде мең галәмнең бөтен барын:
Энҗеләрен, алтыннарын, җәүһәрләрен,
Киң җирләрен, диңгезләрен, урманнарын,
Тау-ташларын, көмеш, бакыр, тимерләрен –
Менә монда бер ноктага җыя алмагач;
Ни шатлык бар, аларга хуҗа мин булмагач!
Аһ, аһ… Ярсый күңелем аждаһадай!..
Чыгар, чыгар киң җиһанга, көчле Ходай!
Килер бер көн – тәхет көрси миңа табыныр,
Минем катгый әмеремнән чыга алмаслар.
Күккә ашкан ләгыль-якут сарайларым
Каршысында сүнеп калыр бу оҗмахлар!..
 

Мәхәббәт.

 
Тәңре!
Сулыш алу кыен миңа оҗмахларда.
Тоткынлыктан коткаручы булмасмыни?
Ирекле җилдәй, ирекле илгә, йолдызларга,
Гөлләр тулы бакчаларга китәсе иде!
Саф кәүсәрдәй, якты нурдай ирекле булып
Чыгасы иде киң җиһанга тоткынлыктан,
Богаулардан, гөнаһлардан азат булып,
Качасы иде, качасы иде бу упкыннан!..
 

Мәэҗүҗ.

 
Тәңре!
Малга каршы җан сораган көчле утлар,
Ташкын булып, дулкынланып, мәңге агар.
 
 
Газраилнең каты әҗәл сулышлары
Җәһәннәмдәй киң җиһанда мәңге янар.
Авыр гөрзи, көчле кистән, зәһәрле ук
Хөкем сөрер җитмеш җиде мең галәмдә.
Оҗмахларның тыныч көне артык тонык
Булып кала, киләчәкне уйлаганда.
Арттан, алдан, өстән, астан, уңнан, сулдан
Җан сораган аждаһалар шартлаганда,
Тетрәп торыр бөтен җиһан дәһшәтемнән.
Бөтен җиһан кайнар аның упкынында.
Меңәр-меңәр сафлар тоткан сугышчылар
Кара-каршы бәрелешеп сугышканда,
Сил-сил булып агар каннар, җаннар очар,
Очар җаннар Газраилнең кочагында!
 

Ирек.

 
Тәңре!
Китәм, китәм үз илемә, азатлыкка,
Яши алмыйм артык монда, көч калмады.
Мине мәҗбүр итеп монда буйсынырга
Ләүхелмәхфүз мине тәмам богаулады.
Зобанилар, тар кануннар арасында
Чикле төштә яши алмыйм мин чикләнеп,
Яши алмыйм, чикле оҗмах һавасында,
Яши алмыйм бу оҗмахларда бикләнеп.
 

Дәҗҗал.

 
Ходай!
Дар, богау, тәхет
Иркемдә булса;
Кара бәдбәхет
Кулымда булса,
Изәрмен шунда
Туган һәр җанны,
Уйнармын шунда
Тибеп каннарны!
 

Бәхет.

 
Ходай!
Нурлар шәгъләсе[34],
Гөлләр хуш исе,
Кәүсәр агышы,
Гашыйк сагышы,
Чагыштырганда,
Күләгә булып
Кала каршымда,
Барысы сулып!
 

Шәйтан.

 
Ходай!
Коткы, җасуслык[35]
Минем иманым.
Мал төсле сатлык
Кара вөҗданым.
Җиһанда золым
Өстен булгачтын,
Бәйрәм итәрмен
Биеп шул чакта.
 

Мәэҗүҗ.

 
Ходай!
Бакчалар, гөлләр
Утымда гөрләр.
Дәрья, диңгезләр
Көчемнән кибәр.
Кылыч, ук, гөрзи,
Зәһәрле төтен
Бөтен җиһанда
Йөртер хөкемен!..
 

Бәдбәхет.

 
Ходай!









 









 










 









 










 










1
...
...
15