Читать книгу «Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)» онлайн полностью📖 — Индуса Тагирова — MyBook.
image
cover

Индус Тагиров
Без тарихта эзлебез. Мәкаләләр, истәлекләр

Төзүчесе һәм нәшрият мөхәррире Илсөяр Кадыйрова


© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Таһиров И. Р., 2016

© Кадыйрова И. И., төзү, 2016

Китап турында

Күренекле татар тарихчысы Индус Ризакъ улы Таһировның яңа хезмәте, беренче карашка, авторның 2011  елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Ил корабын җил сөрә» исемле мәкаләләр, истәлекләр җыентыгының дәвамы кебек кабул ителә. Бу ике хезмәт бер-берсен тулыландыра. Икесендә дә сүз татар халкының мәдәнияте, аның үткән тормышындагы сынаулар, тарихындагы шанлы һәм фаҗигале мизгелләр, милләтнең бүгенге хәл-әхвәле турында бара.

Шул ук вакытта аерымлыклар да күп. Беренче китапны җәмгыятебезне үзгәртергә чакыручы газиз милләтенә мөрәҗәгать дип атарга мөмкин. Яңа хезмәттәге төрле исемдәге язмаларны идея эчтәлеге ягыннан татар халкының бүгенге халәте, тормышы турында авторның борчылып уйланулары һәм аның киләчәгенең якты булачагына өметне ныгыту фикере берләштерә. Китапта урын алган язмалар укучыны бүгенге җәмгыятьтәге мөһим саналган күренешләрне, вакыйгалар барышын милләтнең халәте күзлегеннән бәяләргә кирәклекне искәртә. Индус Таһиров бик хаклы рәвештә: «Ләкин безнең өчен иң беренче урында милләтебез язмышы тора. Аны саклау, аны үстерү – иң зур бурычларыбызның берсе»,  – дип белдерә.

Китапта авторның 2010–2015 елларда язган мәкаләләре, хатирәләре, очерклары тупланган. Әйтик, «Татарлар төркилек башында» исемле бүлектә автор хуннар заманына да, Урта гасыр дәүләтчелек тарихына да, XX гасыр башындагы милли күтәрелешкә дә, мәшһүр шәхесләрнең эшчәнлегенә, үрнәк булырлык гамәлләренә дә мөрәҗәгать итә. Ул тарихи ретроспекция ярдәмендә татар халкын берләштерүче факторларны барлый, милләтнең үсешенә бәя бирә. Башка бүлекләрдә дә авторның йөгерек фикере, меңьеллыкларны «сикереп» үтеп, борынгы заман чыганакларында теркәлгән вакыйгаларны бүгенге тормыш-көнкүреш белән янәшә куя, татар халкындагы тарихи һәм рухи дәвамчанлыкны яктырта. Бүген кайберәүләр «бетәбез» дип зарланган вакытта, Индус Таһиров зур ышаныч белән татар халкының киләчәге якты булачагын бәян итә, фикерен милләттәге рух көче турындагы мисаллар белән дәлилли.

Китапны икенче исем белән «Индус Таһиров һәм аның заманы» дип тә атап булыр иде. Үсмер чагы кырыс тормыш елларына туры килгән, әтисен Бөек Ватан сугышында югалткан татар баласының, университетта белем алып, 1963 елда аспирантурада калуы, югары уку йортында хезмәт юлын 1966 елда ассистент булып башлап, профессор гыйльми дәрәҗәсенә ирешүе, фәнни даирәдә күренекле тарихчы булып танылуы, үр артыннан үр яулавы һәм моның сәбәпләре бу язмаларда шактый ачык чагыла. Аспирант вакытында, идеология өлкәсендәге кысаларны җимереп, Казанда Октябрь инкыйлабы белән бәйле вакыйгаларда большевикларның тоткан урыннарын дөрес бәяләмәүләр хакында чыгышлары һәм язмалары яшьлек максимализмы һәм үҗәтлеге генә түгел, галимнең фәнни һәм гражданлык позициясе булуын күрсәтә. Үз фикерен дәлилләү осталыгы, дөреслеккә омтылу, милләтен ярату, хезмәт сөю, кешеләр белән аралашуда гадилеге, күрәсең, аның уңышларының нигезен тәшкил иткәндер.

Ләкин фән өлкәсендә үрләр яулаган галимнәрнең санаулылары гына сәяси эшлеклеләргә һәм милләт әйдәманнарына әверелделәр. Бу феноменның сәбәпләре нидән гыйбарәт?

Индус Таһиров – историографиядә яңа фәнни юнәлешкә нигез салган, большевиклар хакимияте урнашу елларында татар милли хәрәкәте буенча зур белгеч, XX гасыр башында татар зыялыларының һәм җәмәгать эшлеклеләренең дәүләтчелек турындагы уй-хыялларын, Идел-Урал Штаты тарихын, Татар-Башкорт Республикасы проектын, Татарстан Республикасы оешуны беренчел тарихи документларга нигезләнеп һәм татар вакытлы матбугаты материалларын ныклап өйрәнеп, китаплар бастырган галим.

Үзгәртеп кору башлангач, моңарчы исемнәрен телгә алу тыелган шәхесләрнең мирасына игътибар артты. Индус Таһиров, фикердәшләре Илдус Гыйззәтуллин, Дамир Шәрәфетдинов белән бергә, күренекле партия эшлеклесе, ТАССРга союздаш республика статусы бирү өчен көрәшкән Мирсәет Солтангалиев мирасын кайтаруда, аның федерализм турындагы фикерләрен фәнни әйләнешкә кертүдә зур хезмәт куйды. 1998 елда Мирсәет Солтангалиевнең сайланма хезмәтләре дөнья күрде.

Узган гасырның 80 нче еллары азагында һәм 90 нчы еллар башында илдә зур тизлек белән барган кискен үзгәрешләргә Мәскәүдә дә, ТАССР партия өлкә комитеты җитәкчеләре дә, министрлар да әзер түгел иделәр. Индус Таһиров шушы хәлиткеч елларда республикабызның статусы мәсьәләләре буенча җитәкчелеккә консультацияләр бирүче компетентлы киңәшче галимгә әверелде. Милли республиканың үзбилгеләнү өлкәсендә сәясәтчеләрнең һәм галимнәрнең хезмәттәшлеге, үз хокукларың өчен көрәшүнең гаделлегенә һәм хаклыгына инанган булу һ. б. факторлар Татарстанга Үзәк белән сөйләшүләрне уңышлы алып барырга һәм матур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Федераль мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртеп кору юнәлешендә ясалган адымнарны Индус Таһиров йөзьеллык тарихи барыш аша күз атып бәяләде. Бүген исә галимнең республиканы СССРның союздаш субъектлары исемлегенә кертү юнәлешендә башкарган эшләр, 1992 елда Татарстанда дәүләт суверенитеты турында референдум уздыру, 1994 елда Федераль Үзәк белән төзелгән беренче Шартнамәне әзерләү хакындагы һәм башка язмалары Татарстанның сәяси тарихы буенча кыйммәтле чыганак булып тора.

Шунысы аеруча мөһим: автор истәлекләрен һәм публицистик мәкаләләрен XX гасыр азагы – XXI йөз башы елъязмачысы буларак та, иҗтимагый тормышта мәйдан тоткан күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче буларак та яза. Китапның фәнни һәм практик әһәмияте шуннан гыйбарәт.

Киң фикерләүче галим һәм җәмәгать эшлеклесенең 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәисе итеп сайлануы аңа Татарстан Президенты М. Шәймиевнең ышаныч күрсәтүе турында сөйли. Башкарма комитет ул елларда төбәкләрдәге татар милли оешмалары белән Татарстан арасын ныгытуда, шулай ук аларның Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләрен яңа хокукый нигездә коруда зур эш башкарды. Илнең төрле шәһәрләрендә Башкарма комитетның күчмә утырышларын уздыру, Индус Ризакъ улының губернаторлар һәм башка җитәкчеләр белән очрашулары, төбәк хакимияте алдында җирле милли оешмаларны борчыган мәсьәләләрне куюы һәм чишү юлларын табарга омтылышы, гомумән алганда, татар халкын берләштерү өчен ясалган адымнардан иде.

Индус Таһиров – тарихчылар арасында беренче булып ил буйлап сибелгән һәм кайбер чит илдәге татар җәмгыятьләре тормышын үз күзләре белән күргән, төбәктәге зыялылар белән якыннан аралашу һәм мәгълүмат туплау мөмкинлеген алган шәхес. Аның язмаларында Татарстаннан читтә гомер итүче татар җәмгыятьләренең яшәү-көнкүреше моделе шәрехләнә һәм татар милләтен берләштерү юллары билгеләнә. Әйтик, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан төбәкләрдә фәнни-практик конференцияләр уздыру тарихи тамырларны барлау һәм авыллар тарихын өйрәнү хәрәкәтенә яңа сулыш өрде, тарихи белемнәрне милли үзаңны үстерүдә, нәсел-нәсәпне барлауда киң файдалану мөмкинлеген бирде. Ә Хәтер көненә багышлап ел саен уздырылган төрле мәдәни һәм фәнни чаралар тарихи хәтерне торгызу һәм халык күңелендә милли дәүләтчелек идеясен ныгытуга хезмәт итте. Бу эшчәнлекнең тагын бер мөһим юнәлеше итеп туган телне һәм гаиләдә милли тәрбия нигезләрен пропагандалауны атарга кирәк. 2001 елда И. Таһиров инициативасы белән Саратов шәһәрендә, 2002 елда Самара өлкәсе Тольятти шәһәрендә уздырыла башланган федераль Сабантуй проекты бүген дә уңышлы дәвам итә.

Казан дәүләт университетындагы тарих-филология факультетыннан тарих факультеты «аерылып» чыккан 1980 елда мин шушы факультетка укырга кердем. 1979/80 уку елыннан биредә «татар төркеме» җыя башлаганнар иде. Анда, татар мәктәбен тәмамлаганнарны туплап, кайбер махсус фәннәрне һәм махсус курсларны аерып укыттылар. Яңа оешкан факультетка ел саен «Тарихчы, тарих укытучысы» белгечлеге буенча 25 әр студенттан торган 3 төркем һәм «Фәнни коммунизм» белгечлеге буенча 1 төркем кабул ителде. Шулай итеп, тарихчылар, университетта күбәеп, көчәеп, барлык мәдәни һәм иҗтимагый чараларда актив катнаша башладылар.

Индус Ризакъ улы 3 курста безгә «СССР тарихы» буенча лекцияләр һәм 4 курста татар төркеменә «1917–1918 елларда татарларның милли-азатлык хәрәкәте» дигән темага махсус курс укыды. Аңа карата студентлар арасында да, укытучылар арасында да хөрмәт гаять зур, ул коридордан үткәндә сөйләшеп торган студентлар, тынып калып, деканны уздырып җибәргәннәре әле дә хәтердә. Безнең буын студентлары өчен «аlmа-mater» нәкъ менә 16 ел буе тарих факультетын җитәкләгән СССР тарихы кафедрасы мөдире Индус Таһиров бу китапта аталган хезмәттәшләре исемнәре белән гәүдәләнә.

Авторның хатирәләрендә гуманитар өлкәдә хезмәт куйган һәм инде бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызның исемнәре атала: Аркадий Шофман, Григорий Вульфсон, Иван Ионенко, Сөләйман Даишев, Нәзифә Мәҗитова, Асия Ханина, Евгений Бусыгин һ. б. Истәлекләрдә Совет чоры иҗтимагый тормышы да чагылыш тапкан. Автор хезмәттәшләре Рәмзи Вәлиев, Риф Хәйретдинов, Сәлам Алишев, Миркасыйм Госманов, Әнвәр Шәрипов, Җәмит Рәхимов һ. б. турында җылы истәлекләре белән уртаклаша. Тарихи роман-повестьлар иҗат иткән Нурихан Фәттах, Җәмит Рәхимов, шагыйрь Равил Фәйзуллин, җырчылар Мирсәет Сөнгатуллин, Хәйдәр Бигичев, Фән Вәлиәхмәтов, Садри Максудиның кызы Гөлнар Пултар, тәрҗемәче Михаил Аверьянов һ. б. хакында язмалар, алар белән аралашулар, авторның күзәтүләре бу шәхесләрне яңа яктан ача.

Йомгак ясап әйткәндә, яңа китабында Индус Ризакъ улы Евразиядәге меңьеллык сәяси барышта татар язмышын барлый, халкыбызның шанлы һәм гыйбрәтле тарихы, үткәне һәм бүгенгесе мисалында сынаулар алдында югалып калмаска, милли горурлык хисен һәм күңел хөрлеген саклап яшәргә кирәклекне искәртә. Китапта урын алган фикерләр Ил агасы уйланулары кебек кабул ителә.

Илдус Заһидуллин, тарих фәннәре докторы

...
6

На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)», автора Индуса Тагирова. Данная книга имеет возрастное ограничение 12+, относится к жанру «Биографии и мемуары». Произведение затрагивает такие темы, как «статьи», «воспоминания и мемуары». Книга «Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)» была написана в 2016 и издана в 2016 году. Приятного чтения!