Ялкын. Гөнаһлылар өчен гөнаһсызлар җавап бирергә тиешмени?
Каракүз. Нишләтмәкче буласың син аны? Бераз үсеп җиткәч, беренче булып синең аркаңа ут белән атачак бит. Алар барысы да бер.
Бәләкәч. Юк, Каракүз апа, безнең Бәби андый булмас. Без аны үзебезгә дус итеп тәрбиялиячәкбез!
Каракүз. Нәрсә? Син, олан, нидән чатанлап йөргәнеңне оныттыңмы әллә? Синең аягыңны шул кешеләр сугып сындырды түгелме соң?
Бәләкәч. Безнең Бәби, үскәч, явыз булырга ярамаганлыкны аларга аңлатыр!
Каракүз. Ялкын, бир! Бу бала безгә кайгыдан башка берни күрсәтмәс. Бир, мин аны моннан чыгарып ташлыйм. Аз гына булса да, йөрәгемнең әрнүен басыйм!
Наира. Каракүз, ул да бит сабый. Синең балаларың кебек үк…
Каракүз. Ул кеше баласы. Хәзер нинди генә булмасын, ул барыбер шул кеше булып үсәчәк. Әйе, безне «кешенең иң әйбәт дуслары» диләр. Шулай шул, безнең тилелеккә шатланалар. Эт шул кешенең иң якын дусты. Ә кеше – этләрнең иң астыртын дошманы.
Алехо. Сез, ханым, нык ялгышасыз…
Каракүз. Ә син кем тагын?
Алехо. Алехандро! Сез Алехо гына дисәгез дә була. Ханым, кешене дөрес итеп тәрбияләргә генә кирәк. Менә мине шундый хөрмәт итәләр иде! Мин алтын читлекләрдә генә яттым, заграничный! Бәлки, арттырамдыр, ләкин алтын ук булмаса да, көмештән ким түгел иде! Ә ашаган ризыгымны күрсәгез…
Каракүз. Яп авызыңны! Алтын, имеш, көмеш… Дуслар дусларны читлеккә утыртып куймый. Без бары тик аларның тормышын бизәргә һәм күңелләрен ачарга гына кирәк!
Бәләкәч. Менә безнең Бәби барын да дөресләр!
Каракүз. Ул кеше баласы! Бир миңа аны!
Ялкынга ташлана.
Ялкын (тәрәзә төбенә сикереп менә, җыр башлый).
Юк, ул монда калачак!
Ул бит безнең киләчәк.
Болытларны таратыр,
Соры күкне елмайтыр!
Тәңре үзе җибәргән,
Ярдәм кирәкне күргән.
Каракүз (җырлый).
Ахмак башлар икәнсез,
Йортка кеше керткәнсез.
Тиздән килер башкалар,
Нәселне корытырлар,
Ишеткән, ди, Тәңрегез
Тыңламый ул, белегез!
Алехо (җырлый).
Юк, сез дөрес әйтмисез!
Юк, сез хаклы түгелсез!
Бәләкәч (җырлый).
Кара аның йөзенә,
Нур тулган күзләренә!
Наира (җырлый).
Мәрхәмәтле булыр ул!
Саклап калыр безне шул!
Каракүз (җырлый).
Ах, ничек ялгышасыз!
Кая соң күзләрегез?
Төкерер ул җаныңа,
Йөзең буяр каныңа.
Бирегез кулларыма!
Кеше җаны бит анда!
Ялкын. Юк, Каракүз, бу баланы кулыңа төшерәм дип хыялланма да.
Каракүз. Башкалар ярар ла, ә менә син ни уйлыйсың, Ялкын?! Нәрсәгә өметләнәсең син?
Ялкын. Барысы да без дигәнчә булачак…
Каракүз. Без дигәнчә беркайчан да булмаячак. Хыялыйлар!
Ялкын. Хыялыймы? Ә менә бу минем кулдагы бала да хыял гынамы? Юк! Ул чын! Ул бар, һәм шуңа да мин хаклы.
Каракүз. Бир миңа аны…
Ялкын. Юк.
Каракүз. Шул кешеләр аркасында араларны бозабызмы?
Ялкын. Минем сиңа ачуым юк.
Каракүз. Ә минем сиңа ачуым бар. Син үз куышыңда минем кан дошманымны сыендырасың. Бир миңа аны!
Ялкын. Бу Бәбинең әле берәүгә дә начарлык кылганы юк. Мин сүземне әйттем!
Каракүз. Ахмак! Ахмак син! Сабый чагыңны оныттыңмыни? Алар бит сине янгын эчендә ташлап киттеләр. Мин үзем сине якаңнан тешләп алып чыктым. Оныттыңмы?
Ялкын. Онытмадым…
Наира (Каракүзгә). Ә син Матур апаны хәтерләмисеңме?
Бәләкәч. Әйе!
Наира. Ул безгә һәркөнне кич белән азык алып килә иде түгелме соң?
Каракүз. Шуннан…
Наира. Әгәр дә ул булмаса, син авырып ятканда балаларың ачтан үлеп бетәчәк иде…
Каракүз. Аларны барыбер кешеләр үтерде…
Наира. Ләкин башта саклап калучы да кеше иде.
Каракүз. Син әле бала табып караган ана түгел, Наира, берни аңламыйсың…
Наира. Мин барын да әйбәт аңлыйм. Мин булачак балаларымны кайгыртам. Минем аларны билгесез язмыш кулына ташлыйсым килми. Без аларга матур, җәфасыз дөнья әзерләп калдырачакбыз. Һәм бу эштә безгә Бәби генә ярдәм итә ала!.. Син үзеңнең балаларыңа шундый тормыш теләмисеңме?
Каракүз (Наираның басымына түзалмый, Ялкынга). Ярый, хыялланып калыгыз… Беркөн кешеләр куышыңа ут төрткәчтен, мине исеңә төшерерсең әле. Ахмак! (Чыгып китә.)
Наира. Уф! Аллага шөкер!
Алехо. Канны кыздырып йөри бит, ә?!
Бәләкәч. Каракүз апа ачулы…
Ялкын. Аны да аңларга була…
Бәби елый.
Тс-с! Шыпырт!
Алехо (тыныч). Урынына яткыр!
Ялкын. Тс-с! Барысы да әйбәт! Барысы да әйбәт!
Алехо. Монда салкын.
Бәләкәч. Әйдәгез, аны урап ятыйк. Ул безнең җылыбыз белән җылыныр!
Бәбине урынга яткыралар. Үзләре төрле яклап аны урап алалар. Наира Ялкынга сыена төшә, Алехо белән Бәләкәч бергәрәк яталар. Барысы да әкренләп йокыга тала. Төрле ярыклардан мәчеләр килеп керә. Алар шыпырт кына сөйләшәләр, йомшак кына басып йөриләр.
Рудольф. Йоклыйлар! Менә боларга йортыңны ышандырып кит инде!
Эльба. Әнә урталарында кеше баласы! Әйттем ич, сез ышанмадыгыз!
Виолетта. Затлы таҗлы кош та араларында!
Рудольф. Этләр хәзер кеше баласына табыналармыни?!
Джуди. Аларның нәрсәгә буйсынсалар да кәефләре була!
Рудольф. Юк, бу юкка гына түгел. Димәк, алар нидер эшләргә җыеналар. Безгә тел алырга кирәк!
Эльба. Үзем, үзем! Хәзер Бәләкәчне сөйләтәбез!
Рудольф. Юк, аннан файда чыкмас. Әнә безнең яңа иптәшебез, Алехо! Шул безгә булышыр.
Виолетта. Әйе! Беррәттән канатларын да йолкырбыз!
Рудольф. Туктале син!.. Каяле! Кая! (Барып, Алехоны аралап ала. Алехо торып баскач кына уяна, куркуыннан кычкырмакчы була, аның авызын томалый.) Тс-с! Нигә тавышланасың? (Аны Эльбага таба этә.)
Эльба (шулай ук авызын томалап). Йокыңны бүлдердекме әллә? (Джудига этә.)
Джуди (Алехо кычкырып өлгергәнче авызын томалый). Этләр куенында йоклавы рәхәтме соң?!
Виолетта. Рудольф, аның таҗы!
Рудольф. Без синең канатларыңны йолкырга дип килдек! Син ризадыр бит?!
Алехо баш чайкап җавап бирә, ул бик нык куркуда.
Риза түгел? Нишләп? Жәлмени?.. Алайса, без сораганны эшлисеңме? Эшлисең?! Бик әйбәт! Хәзер мин сине җибәрәм, тик син кычкырмыйсың! Чөнки, кычкырсаң, таҗыңнан колак кагасың! Килештекме? Менә әйбәт! Димәк, бер, ике, өч! (Саклык белән генә аның авызын ача.) Менә афәрин!
Алехо (бик җитди кыяфәткә кергән булып). Йә, нәрсә кызыксындыра инде сезне?
Рудольф. Нишләп этләр бу кеше баласын чыгарып ташламадылар? Нишләргә җыеналар алар?
Алехо. Ә? Шул гына идеме соравыгыз? Һе! Без киләчәк буыннарга бәхетле тормыш әзерләмәкче булабыз!
Рудольф. Ничек итеп?
Алехо. Этләр үзләренең кешеләрен тәрбияләп үстерәләр, һәм ул киләчәктә башка кешеләр белән этләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайларга тиеш булачак.
Рудольф. Әйттем бит…
Эльба. Һәм шуннан ни була?
Алехо. Этләр җәннәттәге кебек кенә яшәячәкләр!
Джуди. Анысы ничек тагын?
Алехо. Теләгәннәрен ашап, теләгәннәрен эчеп. Йомшак диванда бот күтәреп, телевизор гына карап ятачаклар!
Эльба. Анысы нәрсә тагын?
Алехо. О! Телевизор ул – тылсымлы тартма! Үзе кечкенә генә, ә эчендә кем генә юк!
Виолетта. Һәм нишлиләр инде алар?
Алехо. Көнозын синең күңелеңне күрәләр! Җырлыйлар, бииләр, кызык сөйлиләр!
Виолетта. Рудольф, минем дә телевизор карыйсым килә!
Алехо. Эх, кеше белән яшәүнең рәхәтен белсәгез! Иртән – кофе в постель! Тортлар, пироглар, төрле деликатеслар – суши, бәрәңге! Эх!
Эльба. Яшәп тә карыйлар…
Виолетта. Минем дә шулай яшисем килә!
Рудольф. Ярар. Димәк, синең белән болай сөйләшәбез: син безгә этләрнең нишләгәннәрен сөйләп торачаксың!
Алехо. Ничек инде?
Рудольф. Шулай. Юкса мин синең канатларыңны үз тәпиләрем белән йолкыйм!
Виолетта. Хәзер үк башлыйсы иде!
Рудольф. Син кысылма! Йә?
Алехо. Димәк, шпион булырга? Белмим дә инде…
Рудольф. Синең әллә сайланырга юлың бармы?
Алехо. Юк та… Минем намус бар бит… булырга тиеш бит инде…
Рудольф. Нәрсә?
Алехо. Ярый! Мин риза! Тик сез бу турыда берәүгә дә әйтмәгез, юкса мине намусым газаплар!
Рудольф. Килештек!
Виолетта. Рудольф, ә миңа вәгъдә иткән каурый?..
Рудольф. Башка бер тутый кошны тоткач, кадерлем!..
Алехо. Менә монысы дөрес. Алайса, мин киттем?!
Рудольф. Бар!
Алехо саклык белән генә борылып китә башлый. Виолетта һаман аның таҗыннан күзен алмый.
Виолетта. Әй, сезнең вәгъдәләрегезне көтеп торсаң! (Алехога ташланып, аның таҗыннан каурый йолкый башлый.)
Алехо (бар хәленә кычкырып). А-а-а! Каравыл! Талыйлар! Әрәм китәм, булышыгыз! Мәчеләр бар, торыгыз! Мәчеләр! Уяныгыз!
Этләр сискәнеп уянып китәләр. Алехо үз тирәсендә чәбәләнеп, истерикага бирелеп, кычкырып әйләнгәли.
Ялкын. Алехо! Алехо! Кычкырма, Бәбине уятасың!
Алехо. Ялкын! Алар миңа вероломно, фашистларча, таң алдыннан ташландылар! Мине шпион итмәкчеләр иде! Кыйна үзләрен!
Ялкын. Тынычлан! (Рудольфка.) Моны ничек аңларга?
Рудольф. Менә кердек әле, хәлләрегезне белергә! Үзегезгә яңа шөгыль тапкансыз икән!
Эльба. Кеше ялчылары!
Джуди. Теләнчеләр!
Наира. Тавышланмагыз монда, барыгыз, чыгып китегез!
Виолетта. Әйе менә, чыкканнар ди! Сезгә генә диванда бот күтәреп, телевизор карап ятарга дигәнме әллә! Безнең дә рәхәт яшисебез килә! Бәбине тапканда, без дә монда идек, безнең дә аңа хокукыбыз бар.
Бәләкәч. Ул – безнеке!
Алехо. Ялкын, нигә шуларны тыңлап торасың?!
Ялкын. Тавышланма…
Рудольф. Ялкын, ә сиңа нянька булу хәтта килешеп тора!
Эльба. Бу тормышта үз урынын тапкан!
Джуди. Әйе, бу иң мөһиме!
Ялкын. Рудольф, синең бу кылануларың артыкка китте.
Рудольф. Ә мин кыланмыйм, турысын гына сөйлим. Яратмыйм җебегәннәрне.
Бәләкәч. Ялкын абый, үзем кирәкләрен биримме?
Ялкын. Ашыкма, Бәләкәч, без монда тавышланырга тиеш түгел! Рудольф, яхшы чакта үзеңнең килмешәкләреңне җыеп чыгып киткән бул моннан.
Рудольф. Күршеләрне алай куаларга ярамый инде, матур түгел!
Ялкын. Булсаң да булырсың икән. Чыгып ычкын моннан, дим…
Рудольф. Китмәсәм нишләтәсең?
Ялкын. Минем түземлек тимердән дисеңме әллә?
Рудольф. Бернишләтә алмыйсың! Син бит сугышуның нәрсә икәнлеген күптән оныткан. Һаман кешеләргә хезмәткә ашкынасыз. Тик аларга да сезнең кебек мескеннәр кирәкми шул, алар көчлеләрне яраталар! Синең ерткычлыгыңнан берни калмаган. Син бары тик теләнче генә. Койрыгыңның аяк араңнан чыкканы юк. Ботларың уелып бетмәдеме?
Джуди. Уелган!
Эльба. Уелган!
Виолетта. Мескенкәй!
Мәчеләр мыскыллы җырга күчәләр.
Әй Ходаем, рәхмәт сиңа,
Эт булып яралтмадың!
Мондый мыскыл, мәсхәрәдән
Минем җанны сакладың.
Койрыкны җирдән өстерәп,
Баш иеп, асфальт иснәп
Йөргән булыр идем хәзер.
Коткардың! Мең-мең рәхмәт!
Мияу! Мескеннәр сез, йолкышлар!
Бер күзәнәкле коллар!
Мияу! Без – идеал, без – хыял!
Безнең янда син оял!
Мәче булып яшәүдән дә
Рәхәт(е)рәге бармы?
Без булмасак, бу дөньяда
Матур җаннар каламы?
Грация дисеңме бездә,
Бездәге фантазия!
Мондый сыйфатлар этләрнең
Керми хәтта төшенә!
Мәчеләр җырда этләрне төрле ысуллар белән мыскыл итәләр. Этләрнең каны кыза, алар көч-хәлгә бер-берсен тынычландырып торалар. Алехо һаман тынычлана алмый, бәргәләнә. Җыр тәмамлануга, мәчеләр этләрнең җавабын көтәләр. Пауза. Шул паузада Алехо нишләргә белми, түземсезлектән әллә нинди позаларга кереп бетә.
Алехо (ахыр чиктә түзми). Нәрсә шуңа түзеп торасыз! Кирәкләрен бирегез! Бәбине үзем карап торам, борчылмагыз! Мыскыл итмәсеннәр безнең халыкны! Алга-а-а-а!
Көчле музыка. Этләр, ярсып, мәчеләргә ташланалар. Бераз сугышканнан соң, мәчеләр качу ягын карыйлар, этләр алар артыннан куалап чыгып китәләр. Алехо Бәби белән кала. Бәләкәч әйләнеп керә.
Бәләкәч. Син беркая китмә, Бәбине әйбәтләп кара!
Алехо. Бар инде, бар! Карыйм!
Бәләкәч чабып чыгып китә.
Эх, Бәби, син булмасаң, хәзер кирәкләрен бирер идем шул мәчеләрнең!
Тәрәзәдә бер шәүлә пәйда була. Алехо куркуыннан нишләргә белми. Аннан шәүләнең Каракүз икәнлеге күренә. Алар Алехо белән күзгә-күз карашып торалар.
(Аның карашына чыдый алмый). Ура-а-а!
Төрле лозунглар кычкырып, чабып чыгып китә. Каракүз, Бәбинең ялгыз калганын күргәч, каушый башлый, аның йөрәгенә кан йөгерә. Ул җитез генә тирә-якны карап чыга. Берәрсе килеп кергәнче дип, калтыранган тәпиләре белән тиз-тиз генә Бәбине ала. Ишектә Наира пәйда була. Ул башта сискәнеп куя, аннан тынычлана төшеп, Каракүзне күзәтә. Бәби елый башлый.
Каракүз (нишләргә белмичә аптырап кала). Тс-с-с! Елама! Елама! (Баланы кулында селкеткәли.) Тс-с! Син үзең генә түгел… Тавышланма!.. Тынычлан инде… (Бала тынычланмагач, йөзен ачып карый. Бер мизгелгә катып кала. Үзе теләмәстән йомшара.) Кеше баласы да шундый саф булыр икән…
Наира Бәбигә берни янамаганын тәгаен аңлый. Ул чыгып китә.
Нәрсә? Ник тавышланасың? Йокың киләме? Йокла соң! Болар нәрсә диеп сине ташлап киттеләр соң әле? Кара инде, күзендә усаллыкның әсәре дә юк. Сабый!.. (Кулында кеше баласы икәнлеген онытып җибәрә бугай.) Нәрсә? Нәрсә елыйсың? Синең ашыйсың киләдер. Әлбәттә, ашыйсың килә. Бу ахмаклар сине үстерәбез диләр, ә үзләре ашату турында уйламыйлар дамы?! Хәзер! Хәзер! (Бер җиргә утырып, балага ими каптыра. Баланың иреннәрен тоюга, тәненнән электр тогы йөгереп үткән сыман була, ул «аһ!» дип сыкранып куя.) Күкрәкләремнең ничек авыртканын белсәң… Күкрәк тулы сөтең була торып, ашатырга нарасыең булмаудан да авыр нәрсә бармы икән ул аналарга?.. Син аша, аша! Зур булып үсәрсең. Әйе, алар хаклы, син башкалар кебек булмаячаксың. Сез бездән акыллырак булырсыз! Сез безнең хаталарны кабатламассыз!.. Син аша, аша! Сиңа көч кирәк! Дәү үсәргә! Үз балаларыма дип, җан җылым белән җылыткан бу сөт сиңа яшәргә көч бирсен…
Йөрәккәемнең бөтен җылысын
Бүләк итәм мин сиңа, әй, сабый!
Күң(е)лемдәге наз-иркәләргә
Төрәм мин сине, изге нарасый!
Ул җырлаганда, тәрәзәләрдә, ишектә башка этләр күренә. Алар, бер-беренә сыенып, Каракүзне күзәтәләр.
Сүнмәс беркайчан, ышанамын мин,
Күзләреңдәге бу нур чаткысы!
Гөлләргә күмеп, чәчкәдән үреп,
Сез үстерерсез җәннәт бакчасы!..
Ут әкренләп сүнә.
Пәрдә.
О проекте
О подписке