Читать книгу «Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок» онлайн полностью📖 — Григорий Родионов — MyBook.

И керәшен…

И керәшен, карендәшем минем,

Халкымның бер асыл бизәге.

Синең көйне бер тыңлаганнарның

Гомерлеккә өзелә үзәге.

Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста

Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.

Һәрбер кызың миңа сеңлем сыман,

Һәр әбекәй – газиз әнкәдәй.

Буыннан-буынга

Бабам сөргән,

Гомре буе сөргән,

Ул тәм табып сөргән.

Буразнага ятып җан биргән —

Туймаганга туган җирдән.

Атам сөргән,

Штык белән йөргән.

– Фашистларга тиздән

Үлем килер, – дигән.

Танк астына кергән —

Туймаганга туган җирдән.

Киерелеп эшлим,

Тир таммасын димим.

Кирәк булса,

Кан да тамар миннән.

Бабам бетермәгән,

Атам бетермәгән

Буразнаны сөрәм —

Туймаганга туган җирдән.

Авылым

Авылым!

Син безнең кебек түгелсең шул.

Гомер үткән саен һаман яшәрәсең,

Бизәләсең һаман яңа йортлар белән.

Шулай кирәк,

Яшә дә син, яшәр дә син.

Беркөн безнең чырайларны картлык басып,

Вакыт безне кирәк җиргә алып китәр.

Син китмәссең безнең белән,

Әй авылым,

Сине һәркем баласына мирас итәр.

Нишлисең бит,

Безнең гомер кыска инде,

Тик без моны уйламыйбыз мондый чакта,

Һаман сине төзибез без,

Яшәртәбез,

Картайсак та, арысак та, авырсак та.

Урамыңның уртасыннан атлап киләм,

Тәрәзәләр елмаешып кала миңа.

Беләм,

          тоям,

                    сизәм.

Шулай озатырсың

Вакыт таләп итә торган соңгы юлга.

Авылым!

Син безнең кебек түгелсең шул.

Гомер үткән саен һаман яшәрәсең,

Җирдә кеше яши сине яшәртергә.

Ул мәңгелек,

Яшә дә син, яшәр дә син!

Зирекләрнең кара бөдрәләре

Кая барсам котылалмыйм аннан —

Тел очымда һаман шул көй тора:

          Зирекләрнең кара бөдрәләре…

          Зирекләрнең кара бөдрәләре…

Зур даннарга алданмаган таныш рәссам,

Киндереңдә –

          Зирекләрнең кара бөдрәләре;

Туган якны өзлеп сөйгән җырчы дустым,

Моңнарыңда –

          Зирекләрнең кара бөдрәләре;

Казанымны нурга күмгән буяучы кыз,

Синең чәчләр –

          Зирекләрнең кара бөдрәләре;

Аланлык авылының очар тулпары,

Синең яллар –

          Зирекләрнең кара бөдрәләре.

Туган якның таныш рәсме булып,

Кая барсам, шул моң очрый миңа:

          Зирекләрнең кара бөдрәләре,

          Зирекләрнең

                     кара

                    бөдрәләре.

Нәни өйдә нәни җыр

Күтәрелеп карадым да

Мин дөньяның йөзенә,

Кызык кына бер нәтиҗә

Ясап куйдым үземә:

Дөнья йөзе бик зур икән,

Анда Ай бар, Кояш бар.

Уртасында минем Җирем —

Тулган алма, зур бер шар.

Шул шарның нәкъ уртасында

Туган илем бар минем.

Шул илнең нәкъ уртасында

Туган өем бар минем.

Зур дөньяның йөзен шушы

Нәни өйдән күзәтәм.

Дөнья матурлыгын сезгә,

Кешеләргә күрсәтәм.

Дөньяга булган сөюем

Шушы нәни җыр булыр,

Дөньяның кыл уртасында

Язылды чөнки бу җыр.

Игеннәр илендә

Нәкъ менә шушында

Тормыш башланып китәдер шикелле

Тоела күңелгә.

Нәкъ менә шушында —

Игеннәр илендә.

Гаҗәпләнмәгез!

Мин тормышны

Нәкъ менә шушында күрәм дә:

Тук башаклы арыш теземнәрендә,

Хисапсыз күп ашлык көшелләрендә,

Яңакларның тозлы тирендә.

Шушында,

Мин яраткан авыл җирендә,

Игенче хезмәте тормышка юл сала.

Тормышның юлдашы булган

Икмәк ясала.

Нәкъ менә шушында

Тормышның үзе

Башланып китәдер шикелле

Тоела күңелгә.

Нәкъ менә шушында —

Игеннәр илендә.

Туган ягым Колмаксар

Урманыңа кереп җырласам да,

Сандугачлар мине тыймаслар.

Тик куркам шул,

           Шашкын хыялларым

Урманыңа гына сыймаслар.

Туган ягым минем, Колмаксар!

Кайчан гына нинди тыныч иде,

Ялгыз иде монда сукмаклар.

Нефть эзләп килгән шат егетләр —

Бүген синең якын кунаклар,

Туган ягым, гүзәл Колмаксар!

Кая киткән тап-тар кыр юллары,

Асфальт өсләрендә кырпак кар.

Машиналар шавын тыңларга да

Өйрәнсеннәр әле колаклар,

Әй гүзәл як, туган Колмаксар!

Вышкаларга ак бәс кунаклаган,

Вышкалар бит безнең юлдашлар.

Кыштыр-кыштыр миңа серен сөйли

          Көз коелмый калган колмаклар,

          Әй яңа як, таныш Колмаксар!

Урманыңа кереп җырласам да,

Сандугачлар мине тыймаслар.

Тик сыймас шул,

          Бетмәс шатлыкларым

Урманыңа гына сыймаслар,

Бик яратам сине, Колмаксар!

Беренче күкрәү

Бик җырлыйсым килә

Бүген минем

Бар тавышка,

Көчле иттереп;

Бүген минем

Язгы күкрәү белән

Бер күкрисем килә,

Гөр килеп.

Яңгыр болытлары

Сыймый күккә,

Бер-беренә килеп бәрелә.

Бәрелә дә, чәчеп ут-очкыннар,

Күк күкри, таулар дер килә.

Иң беренче күкрәү…

Буразнада,

Маңгаена куеп кулларын,

Әткәй карап тора болытларга,

Ул белә шул анда ни барын.

Ул белә шул: иң беренче яңгыр

Җиргә яшәү, яшьлек китерә.

Борын төрткән япь-яшь үләннәрне

Колагыннан тартып үстерә.

Ул белә шул:

Иң беренче күкрәү

Ирек бирми җиргә кибәргә.

Яңгыр көтеп көн дә бүртә торган

Бөреләрне ачып җибәрә.

Маңгаена ике кулын куеп,

Әткәй карап тора югары.

Сакалыннан ташу акты инде,

Киемнәре тәмам чыланды.

Нигезенә,

Баскан туфрагына

Иң беренче күкрәү көч биргәч,

Шыпырт кына:

– Булды,

Икмәк булды, – диде, —

Ил интекмәс быел,

Интекмәс!

Менә шуңа

Язгы күкрәү кебек

Бер күкрисем килә,

Гөр килеп;

Минем бүген

Бик җырлыйсым килә

Бар тавышка,

Көчле иттереп!

Урак өсте

Башланды инде кырда сары дәвер,

Башаклар бастылар камыл-аякларга.

Кызыл комбайннар карап юл алдылар

Сары башакларга – сары маякларга.

Басулар өстендә кибәкләр тузгыды,

Ургыч җилләренә ачуланып, дулап.

Кызыл дөяләрдәй барды комбайннар,

Барды кырны урып, коры кибәк сулап.

Ялан кырга шунда, даңгыр-доңгыр килеп,

Җитез машиналар чабып чыкты кинәт.

Комбайнның биек бункер-көшеленнән

Бөртек акты җырлап, икмәк көен көйләп.

Каты камылларга тырнатып шиннарын,

Машиналар чапты амбар якларына.

Тәүге олауларны каршы алды кызлар,

Нәни әләм тагып көрәк сапларына.

Яңа уңыш кайтты. Кызлар сөенделәр,

Көшелләргә күмеп нәфис аякларын.

Косынкалар итеп бәйләделәр алар

Көрәк сабындагы әләм-маякларын.

Башланды инде тагын сары дәвер…

Башланды авылның шатлыгы, моң-зары.

Кызыл комбайннар йөргән кыр өстеннән

Каңгылдашып узды тәүге кыр казлары.

Ветераннар[7]

Картаясызмыни инде сез дә,

Европаны саклап калган ирләр?

Сагыналар сезне күпме юллар,

Сагыналар сезне күпме илләр.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй сез,

          тынмас җаннар.

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

Җырлагыз сез Җиңү көннәрендә

Яшьлегегез – җиңү көйләренә.

Ветераннар, сез күп түгелләр бит,

Кайталмады күпләр өйләренә.

Солдатларча итеп, урамнардан

Узыгыз сез Җиңү бәйрәмендә.

Кызылланып, әнә янып тора

Сезнең каннар чәчәк бәйләмендә.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар.

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

Авылдаш картларга

Шундый матур бер кич китеп бара,

Җитәкләшеп китә кояш белән.

Урман өстен буяп куйган алар

Кызыл алтын төсле гуашь белән.

Җитәкләшеп китә ике матур,

Авыл өстен талгын моңга төреп.

Ялгыз картлар көрсенешеп куя,

Шушы гүзәл, матур парны күреп.

Ялгыз картлар үрелеп-үрелеп карый

Озын чәчле көләч ал кояшка.

Күңелләре һаман япь-яшь тә шул,

Гомер башка инде, гомер башка.

Яшьлек шулай ерак походтагы

Пилоткалар кебек туздымыни?!

Кич бит әле китеп кенә бара,

Ә гомерләр инде уздымыни?!

Әй, шунда бер болыт чыксын иде,

Картлар күңле кебек күкрәп-күкрәп.

Ялтырасын иде яшеннәре —

Бер ашкынып куяр иде йөрәк.

Тик күк аяз, күкләр шундый аяз,

Һәм җәйге кич инде китеп бара.

Дау-яуларны кичкән батыр картлар

Тып-тын гына аны озатып кала.

Кылганнар

Бакча артындагы тау башында

Җилләп утыра ап-ак кылганнар.

Инде декабрь бит, ничек алар

Аягүрә басып калганнар?!

Мин кылганнар арасында йөрим,

Сыйпап йөрим ап-ак башларын.

Мин үзем дә, ахры, кылганнардай

Бераз әрсезләнә башладым.

Ап-ак кылган кебек чәчләремне

Җилфердәтеп кышкы җилләрдә,

Аягүрә басып торам һаман

Туып үскән шушы җирләрдә.

Бөтен үлән, кар юрганы көтеп,

Җиргә җайлап яткан чагында,

Ак кылганнар белән берьялгызым

Басып калам мин тау башында.

Ачы җилдә кылганнарга кушылып

Сызгырам мин, аваз чыгарам.

Әллә ни моң чыкмый чыгуын да,

Тик аумыйм бит, басып торалам!

Бураннарда шулай торам һаман,

Каршы алам апрель башларын.

Мин үзем дә, ахры, кылганнардай

Бераз әрсезләнә башладым.

Елагыз!

Мин, авылга кайткач, ялгыз гына

Чыгамын да ындыр артына,

Каралтылар ышыгына кереп,

Тынып калам.

Минем каршыга

Мин бәләкәй чакта уйнап йөргән

Сукмак килә нәни инештән.

Сабый чаклар! Тагын сезгә килдем,

Яшеренеп таныш-белештән.

Миңа монда җайлы сезнең белән,

Карт авылым монда, үз күгем.

Берьялгызым гына яшеренеп,

Бер елармын, ахры, мин бүген.

Һәм елыйм мин. Ялгыз рәхәтлектән,

Сабый чаклар хатирәсеннән.

Каралтылар белән бергә елыйм,

Үксеп-үксеп елыйм һәм көләм.

Үзем уйлыйм: ярый әле, димен,

Еракта мин шәһәр, дуслардан.

Мескен хисләр диеп, юкса алар

Көләр иде минем елаудан.

Безнең чорда сабыйлыкка кайту,

Елый белү оят санала.

Җитдилек һәм салкын канлылыкны

Яратарак төшә замана.

Ә мин монда берьялгызым гына

Чыгамын да ындыр артына,

Каралтылар белән бергә елыйм,

Карамыйча алдым-артыма.

Дусларымнан яшереп ничә еллар

Җыеп йөргән татлы күз яшен

Рәхәтләнеп түгәм!

Һәм уйлыймын:

Елый беләм, димәк, мин яшим!

Шунда мине әнкәй табып ала.

– Таң ата, – ди, – кереп ят, улым.

Көлә-көлә сөеп юата ул

Утыз яшьлек карт бер сабыен.

Мин әнкәйгә үкси-үкси сөйлим

Шәһәрдәге дуслар турында:

– Алар, әнкәй,

шундый әйбәтләр, дим,

Кечесе дә, – димен, – зуры да.

Алар, әнкәй, барысы да мине

Яраталар, хөрмәт итәләр.

Алар, миннән качып елау өчен,

Гел авылга кайтып китәләр.

Ә шәһәргә килгәч, алар, әнкәй,

Миңа авыр сүзләр дәшмиләр.

Минем дуслар елый белә, әнкәй,

Елый белә, димәк, яшиләр!

Туган як имәннәренә

Ә бит алар һаман мине көткән,

Иңнәренә көзне ябынып.

Сагынуларын сары яфрак иткән

Имәннәргә йөрим, табынып.

Берәм-берәм башым иеп узам:

– Исән-саумы, әй имән агай?

Таныйсызмы: мин бит – сезнең белән

Бергә балигъ булган җор малай.

Сезнең хәлне белер өчен, монда

Минем яшьтәшләрем кайтамы?

Арумысез, әле тамырларда

Тагын йөз яшәрлек хут бармы?

Һаман әле безнең керәшеннәр

Балта тотып килгәч бирегә:

– Ай-һай, шәп үсәләр, кызганыч, – дип,

Кисми китәләрме кирегә?

Ә көегез һаман шул ук икән —

Гүелдисез горур, ирләрчә.

Кайсы гасырларга барасыз сез

«Кара урман» дигән көйләрдә?!

Мин бит сезне бик сагынып кайттым,

Мин ич – шушы җирнең баласы.

Имәннәрем, сезнең яшәештән

Килә минем үрнәк аласым.