Читать книгу «Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи» онлайн полностью📖 — Галимҗан Ибраһимов — MyBook.
image
 






Иярне чиштеләр, көтүче җегет тезгенне ялга таба кайтарды да, атның аркасыннан бер-ике сыйпап, кинәт сикереп куйды. Айгыр өчен бусы бөтенләй көтелмәгән эш иде. Сыртына адәм атланганын сизү белән, ыргытып бәрү өченме яки өйрәнмәгән тәннең кытыклануыннанмы, җылкычы тезгенен тотып чак өлгерде, айгыр, яшен тизлеге белән кире чигенеп, авызының тартылуына чыдаша алмыйча, алгы аяклары белән гүя күккә омтылып, үрә сикерә, дулый башлады. Ләкин җегет әйтерсең аркага ябышып үскән иде, ат сикеренгән саен, авызлыкны тарта бирде. Аякларны кысты да камчы белән янбашка яман китереп бер сызды. Айгыр дулап-дулап далага чапты. Җегет аның белән бергә очты…

Мондагылар көлеп, шатланып, җегет өчен дә, айгыр өчен дә кәефләнеп карап калдылар. Асау айгыр белән көтүче бер минутта әллә кайда югалдылар.

Күп чабып, дулатып, мең бәла белән җегет яңадан шул җиргә килде. Җылкычы ата:

– Инде булды, яңадан иярлә! – диде.

Кызның йөрәге дерелди, үзем менсәм дигән өмет белән яна иде. Ләкин карт көтүче якын килмәде:

– Асау айгыр өйрәтәм дип, казакъ йортының бер сылуын югалту ярамас, – диде. Арысланга да бирмәде. – Ул үз гомерендә күп ат өйрәткән адәм иде, әле моның белән күп мәшәкать булачагын белә иде. Йортта кунак булгач, ит пешкәндер, туктыдан, казылыктан бер согынып килим дип уйлады. Үзе менеп кайтмак булды.

Әлбәттә, һичкем моңа каршы сүз әйтмәде.

Җылкычы атаны, ике көтүче булышлык кылып атландырдылар, кыз, җегет, Сарсымбайлар да үз атларына менделәр. Дүртәүләп Алтын-Күл җәйләвенә юнәлделәр.

Ләкин өйрәнмәгән ала айгырга бергә бару да кыен иде. Көтүче, әле кушылып, әле дулаган атын тыя алмыйча, дала буенча чабып, күп азапланды да, бераз җайлангач, нык тирләтү өчен ялгызы бер якка җилдерде.

Карлыгач әткәсенә:

– Мин дә Җылкычы ата белән бергә кайтырга телим, – диде.

Бай каршы килмәде. Кыз, атын суга биреп, асау айгыр менгән Юныс артыннан куып китте.

Кунак җегет, Сарсымбайны ялгыз калдырырга килештермәгәнгә, бик теләсә дә, алар белән бармады; кечкенә матур туры ат өстендә тигез, киң далада атылган ук кебек очып киткән сылу кызны карап калды.

XXIII

Болар кайтканда көн кичеккән, батып барган кояшның кызгылт-сары нуры белән иге-чиге күренмәгән хәтфәдәй яшел сахрадагы күлләр, алтындай ялтырап, күңелгә рәхәт, тыныч матурлык биреп торалар иде.

Кечкенә, зәгыйфь буйлы аксак көтүче Күчәрбайның куйлары кайтып кутанга урнашканнар, Җолкынбай белән ялчы хатын Каләмпер бәйләүдәге колыннарны ычкындырып йөриләр. Айбала белән тукал, тагын бер күршенең фәкыйрь киленчәге һәм көндез йомырка өчен Гөлчәчәк белән талаш чыгарган малайның анасы, сыерлар савып, бозауларны аналарына җибәрәләр, дивана кимпер, көндез баскан киезләрне төреп, кара киез өйгә ташып йөри иде.

Сахра кичне каршы ала. Бияләр, сыерлар көн буенча аерылган балаларына кавышып шатланалар, ялап, шаяртып иркәлиләр. Колыннар нечкә, көмеш тавышлары белән аналары тирәсендә чабып уйный-уйный далага таба китәләр. Бөтен җәйләү төнге рәхәткә әзерләнә.

Тукалның күптән салган симез куй ите, майлы казылыклары, яллары озак кайнап, гаҗиб тәмле, көчле булып өлгерделәр.

Өй тирәсендә һәммә кеше, итнең тәмен бөтен тамыр сизүләре белән сизеп, казаннан табакка бушата башлауны сабырсызлык белән көтәләр, тик кайбер гамьсез балалар гына, яңа җылкыдан алып кайткан матур, янар күзле, ак күбеккә батып тирләгән ала айгырны карап, үзләренчә шәпме, начармы, Арысланбайның юртагын узармы дип, сүз көрәштереп маташалар иде.

Җегет белән кыз кайткач та аерылдылар. Сөйләшергә җай булмады. Тик Арысланбай:

– Карлыгачым, сиңа сүзләрем күп, кич яныңа барсам иде,   – дип әйтә алды.

Сылу мәхәббәтле елмаю белән:

– Көтеп алган җегетне кире кайтарырга кайсы кызның куәте җитәр, – дип җавап кайтарды да ак тирмәгә, анасы янына кереп китте.

Зур табак күтәреп, тукал казанга чыкты, күршедән берничә казакъ, көпеләрен җилкәләренә салып, акрын, сабыр атлап, казаннан табакка сосылган итнең чамасына күз төшереп, уртадагы өлкән өйгә керделәр. Йортның ялчылары, хатыннары, ач күз бала-чага берәм-берәм шул ит керәсе зур тирмәгә таба юл тоттылар. Җылкычы ата үзенең кардәше аксак Күчәрбай белән сөйләшеп тора иде. Казан тирәсендәге кузгалу көчәйгәнен күргәч:

– Әйдә, итне состылар бугай, – диде.

Болар кергәндә, өлкән өйнең эче халык белән ярым тулы иде инде. Һәркем, үзенең дәрәҗәсенә карап, кайсылары ишек төбендә баскан, кайсы чүгәләгән, өлкәнрәкләре киез өстендә урнашканнар.

Иң түрдә, хәтфә палас өстендә, аякларын бөкләп, зур симез гәүдәсе белән Сарсымбай утыра. Аның бер ягында – ука бүрекле кунак җегет Арысланбай, аннан түбән – Җылкычы ата, аның янәшәсендә – авылның фәкыйрь карты Ирҗан баба, байның икенче ягында – хуҗаның сәүдә эшләре белән йөри торган Куйбагар атлы җегет, аңардан түбәнрәк – шул җәйләүнең ир уртасы фәкыйрьрәк казакълар тезелеп, бөтен мәҗлесне түгәрәк бер табын ясыйлар. Башкалар бу мәҗлескә кермиләр, читтә көтеп торалар.

Җолкынбай, кулына кечкенәрәк кенә җиз ләгән, комган алып, түгәрәк табындагыларның шул утырган хәлләрендә, мәҗлес уртасында йөртеп, кулларына су сала башлады. Иң элек байга әйткән иде. Ул:

– Мин юганмын, – диде, башкалар һәммәсе юдылар. Керле сөлге бирелде. Кулларын сөрттеләр.

Кемдер:

– Ит килә, – диде.

Ишек ачылды, аннан тукал белән ялчы хатын табаклар күтәреп килеп керделәр. Ишек тирәсендәге халык ач күзләрен парланып торган майлы итләргә текәделәр, түрдәге табынга туралмаган симез тукты, казлык белән түбәләмә тулы табакны китереп утырттылар. Иң өстә көйдерелеп пешерелгән куй башы, азрак җәймә бар иде. Бай, гадәт буенча, Тәңренең биргәненә шөкер дигән мәгънә белән ит өстенә карап бит сыйпады да табакны Җылкычы атага табарак этәрде.

Хезмәтчеләрнең һәммәсе – олысы-кечесе – ит, кымыз мәҗлесләрендә читтә, ишек төбендә күз атып карап торганнары хәлдә, Юныс карт һәркайчан табынның уртасында була иде. Чөнки казакъның көн итешендә җылкы асраучылык иң беренче урын тотканга, җылкы көтүләренең башлыкларының дәрәҗәсе дә башка ялчылардан югары тотыла; Җолкынбайлар, аксак Күчәр-байлар һәм башка бик күпләрдән аерылып, Җылкычы атаның уртада булуы шул гадәт буенча иде.

Юныс карт, алдына табак килүгә, кесәсеннән бер каеш тартма чыгарды, аннан агач саплы, кечкенә пычак алып, тимер табакның читенә берничә ышкыды да, биргәнеңә шөкер дип, иткә тотынды. Иң элек башны йортның хуҗасы Сарсымбайга бирде. Бу берничә җирдән өзеп капты да кадерле кунак җегет Арысланбайга тоттырды. Тирмәнең уң ягында утырган тукал, Юныска карап:

– Мин ак өйгә ит бирмәдем, шуннан өлеш чыгарасыз, – диде.

Кечкенә ак тимер табак китерделәр. Җылкычы ата аңа берничә кисәк казылык, дүрт кабырга, бер майлы бөер, бераз җәймә салды да: «Алыгыз!» – диде. Киленчәк Айбала моны алып чыгып китте.

Бусы теге өйдәге байбичә белән Карлыгач-Сылуга иде.

Калган ит шундагы җәмәгатьнеке иде инде. Бу читке өлешләрне бетергәч, Юныс карт пычагы белән турый башлады. Байның икенче ягындагы чәчле сәүдәгәр җегет тә кесәсеннән пәке чыгарып турарга тотынды, башкалар тураганны ашарга керештеләр. Ләкин тураучылар үзләре дә ким куймыйлар, авызлары даим селкенә, күп вакыт иң симез локмаларны[49], елт иттереп, үзләре йоталар иде.

Бик сирәк сүзләр белән, берничә минут буенча яңаклар, куллар, тешләр туктаусыз эшләделәр. Өелеп килгән ит табакның төбендә генә калгач, эшнең чамасын сизүче Җылкычы ата иң элек үзе инсафка килде. «Булдым, биргәнеңә шөкер», – дип, майлы кулларын итек кунычларына сөртә башлады. Башкалар да, туйганмы-юкмы, бу ишарәне аңладылар. Азаккы локманы зур, симез итеп йота-йота туктадылар.

Бай, табакны алдынарак тартып, кунак җегеткә сонды; Арысланбай «булдым» дигәч, хуҗа теге ишек төбендәгеләргә берәм-берәм согындыра башлады. Бу өләшүдә алдан яки ахырдан, зур яки кечкенә бирү согынучының дәрәҗәсенә карап иде.

Сарсымбай, акрын, сабыр сайлап, кулына биш турам майлы ит алды да:

– Куйчым, кил бире, – диде.

Көтүче карт Күчәрбай, аксап килеп, уң кулын сузды. Бай бирмәде:

– Авызыңны ач, – диде.

Көтүче, барын кабып, чәйни-чәйни урынына барды. Аның бүгенге ит насыйбы шуның белән тәмам иде.

Хуҗа, тагы өч-дүрт кисәк ит алып:

– Ялчым, кил бире, – диде.

Зур, озын гәүдәсе белән күтәрелеп, җыртык киемле Җолкынбай килде дә үз өлешен йотып китте.

Күршедән берничә җегет бар иде. Икешәр-өчәр локма алар да согынды; көндез Гөлчәчәк белән талаш куптарган пычрак, бөтенләй ялангач кара малай ит кергәннән бирле кечкенә, елтыр кара күзләрен табактан алмый карап торды. Симез локмаларны бармак арасына кыстырып авызга сузуларын, чәйнәүләрен бөтен тәме белән үзе кичерә барды. Бирмиләр, бетә дип коты очкан иде. Ләкин бай аны да хәтерләде:

– Әбаш, кил бире, – диде.

Хуҗа юри кулын тутырып җәймә, ит, май йомарлаган иде, баланың авызына сыю шөбһәле иде. Малай атылып килде, авызын ачты; бай, бөтен җәмәгать көлешкән хәлдә, тыгызлап-тыгызлап тутырды, баланың тын алырга хәле калмады, авызының ике ягыннан май ага башлады, күзе әйләнде, тончыга язды, шулай да бирешмәде: тулы авызы белән сүзсез урынына барып, бөтен мәҗлеснең көлүенә карамастан, ләкин күп мәшәкать белән чәйнәп йотып җибәрде.

Табакта бер кисәк җәймә белән берничә локма ит калган иде, бай моны күтәреп тукалга сузды:

– Миңди кимпергә бирегез, – диде.

Бу әле бүген иртә генә килеп төшкән теге дивана карчык иде, ул көн буе эшләп, арудан калгып утыра иде. Хуҗаның сүзенә кисәктән уянды, бер-ике мәртәбә тәнен кашып алды да табактагы итне каплап куйды.

Моннан соң, ике-өч стакан сыешлы агач савыт белән кайнап суынган шулпа бирә башладылар. Күп һәм симез ит белән озак кайнаган бу шулпа бик көчле, бик тәмле, бик туклыклы иде. Бай өч кенә мәртәбә йотты да Арысланбайга бирде, ул бик аз гына татып карады. Табындагыларның һәммәсенең карыннары тулган, йотарлык рәтләре калмаган иде. Ләкин ишек төбендәгеләр кулларына тигән савытта күпме шулпа бар, һәммәсен эчеп бетерергә тырыштылар.

Бөтен өйдәгеләр шулпадан татып чыккач, һәммәсе, рәтләнеп утырып, дога кылдылар.

Яшь киленчәкләр, бала-чагалар, хезмәтчеләр, күрше җегетләр чыгып киттеләр, өйдә калганнар, тук ашаудан соң берәр аяк кымыз эчеп, һәркем дәрәҗәсенә карап урын тапты, мендәр, палас, киез яки ут башы урынындагы җиргә сузылып ятып, ара-тирә кикереп, «әлхәмдүлилләһ», «биргәнеңә шөкер» әйтеп, какырып, тагы кикереп, насбайны салып, кайбере тәмәке яндырып, озын-озак уен-көлкеле әңгәмәгә керештеләр.

Арысланбайның сөргендәге хәлләреннән, Сарсымбайның Байтүрә партиясе белән талашларыннан соң сүзнең иң кызыклылары Җылкычы ата Юныс картта булды. Ул үз гомерендә чит дошман илләрдән, бигрәк тә казакъ җәйләвенә утырган кукаллардан, көтү-көтү малларны ничек урлап, куып алып киткәнен, югалган асыл малларны караклардан ничек табып алганын көлке һәм куркыныч итеп сөйләде. Сүз арасында йөзенә чыккан усал төс, кысык, кечкенә кара күзләрендә ялтыраган ялкын аның хикәяләрен җанлы итеп күз алдына китерәләр иде.

XXIV

Тышта кемнәрдер сөйләшә башладылар. Арада, көмеш кыллардан уйналган музыка кебек саф яңгырап, Карлыгач-Сылуның көлгәне ишетелде. Өйдәгеләрдән һичкем моңа колак салмаса да, кунак җегете моның үзен чакыру икәнен аңлады. Шулай да яшь башы белән өлкәннәрнең сүзен, мәҗлесен ташлап китү ярамаганга форсат көтеп утыра иде.

Даладагы көлү-сөйләшү тукталды, каты, ашыгыч баскан атның, дөп-дөп итеп килеп, якында туктавы ишетелде, кемнеңдер ат өстендә хәлендә каушаулы рәвештә «вафат…», «җиназа…» дигән сүзләре ишетелеп калды.

Тирмә эчендәгеләр, кузгала биреп, тышка колак салдылар. Анда адәм тавышы бетте, яңадан ат аяклары дөп-дөп итеп җиргә бәрелгәне, моның ераклаша барганы ишетелде.

Әңгәмә киселде, һәммәсендә ниндидер бер куркулы сизенү уянды. Сарсымбай, һичкемне атамастан:

– Ни бар? Берегез чыгып белсәгезче! – диде.

Арада яшьрәкләре чәчле җегет иде, ул чыгарга кузгалды. Ләкин ишеккә дә җитә алмады, тар билле, күкрәкләре укалы, бәрхет бишмәт, башына түбәсе укалы, чите каракүлле озынча бүрек кигән Карлыгач-Сылу кызулап килеп керде дә тирән, җитди тавыш белән вакыйганы аңлатты:

– Без, – ди, – Айбала җиңгәм белән икәү бәйләүдәге ала айгыр янында тора идек, Озын-Күл ягыннан бер атчабар килде. Әйткән сүзе шул: «Бүген кояш баткан вакытта найман ыругсының өлкәне Байтүрә морза дөньядан кайтты… Кайгылы энесе Якуп белән тол калган байбичә Рөкыя сарман иленә мине хәбәр белән җибәрделәр, иртәгә төш вакытында җиназасы булачак…» – диде дә башка илләргә үзенең хәбәрен ирештерергә яңадан чабып китә бирде, – диде.

Кызның хәбәре яшен тәэсирен бирде, берничә минут һичкем һичбер сүз әйтми катып калды, гүя дошман Байтүрәне алган үлем үзенең кара канаты белән бу түгәрәк тирмә эченә кереп капланды… Шундый авыр, басынкы хәл килде.

Иң элек җитү чәчле җегет телгә килде:

– Атаңа нәләт булсын! Илне кортуың җиткән иде. Урының тәмуг!.. – дип сүгенеп куйды.

Ләкин акыллы, тактикалы Сарсымбай аны тыйды:

– Кулы белән кылганын муены белән күтәрер, адәмне үлгәч сүкмиләр, – диде.

Хәбәр тиз таралган булырга кирәк, ак өйдән байбичә килеп керде. Аның тышкы кайгы пәрдәсе астында йөзендә һәм күзендә зәһәрле шатлык күренә иде:

– Тол калган Рөкыя байбичәдән Байтүрәнең җиназасына чакырып атчабар чыккан диделәр, бу хәбәрнең аслы бармы?   – диде.

Кыз балаларча чынлык белән бөтен вакыйганы яңадан, каушап, кызуланып сөйләп бирде.

Тагы сүз киселде. Сарсымбай үлгән дошманының калдыклары белән көрәшү планнарына китте. Алтынчәч кара-айгырлар белән кодалыкны җимерүнең хәзер ничаклы зарарлы булачагын уйлады. Арысланбай исә Карлыгачның язмышы тагы чуалачагын хәтеренә китерде.

Башкалар өлкәннәрдән үтеп сүз ачарга кыймый утыралар иде. Ахыр Җылкычы ата түзмәде:

– Адәм, – диде, – кулы белән кылганының барын муены белән күтәрәчәк булса, Байтүрәнең кылганнарын күтәрергә Сары-Аркада муен җитәрме икән?

Аңарчы дәшми утырган кунак җегет Арысланбай да сүзгә кушылды:

– Байгышның туфрагы авыр булыр, үз йөрәгенә күп адәмнең күз яшен йоткан иде! – диде.

Бай белән бикә начар сүз әйтүне уңайсыз таптылар. Хуҗа сүзне икенчегә борды. Якын арада яңа җәйләүгә күчү турында сөйләде. Алтын-Күл буенда бу авыл айга якын утырган, үлән начарланган, маллар, сабырсызланып, башка яланнарны сорый башлаганнар иде инде. Шуңа күрә печән, иген эше башланганчы яңа урынга күчәргә тиешләр иде. Сарсымбайның бу хактагы сүзен һәммәсе, бигрәк тә Карлыгач, бәйрәм шатлыгы белән каршы алдылар. Чөнки кәрван кебек төялеп күчүләр, мәшәкатьле булса да, казакъ өчен бу бер бәйрәм, уен-көлке кебек бер ихтыяҗ иде.

Бай:

– Җиназадан соң кайтсак, безне көтмичә, кайбер нәрсәләрне җыя, төйи башларсыз! – диде дә кузгалды.

Аның белән башкалар да чыктылар.

Төн караңгы, күк йөзе болытлы, аз гына җил дә чыгып тора, күлнең тулкыныннан йөрәккә бер шомлы тавыш килә иде. Тулы ай болыт арасыннан бер генә күренде дә бөтенләй югалды. Даланы куе караңгылык басты. Ала айгырны бүген таң ашырырга булдылар. Юныс карт Карлыгач атланып кайткан юртакны менде.

– Җылкыны авылга кайтармам, туры Кызыл-Комга китәрбез, – дип кычкырды да көтүгә китте.

Башкалар ак өйгә керделәр. Җәйләү тынды.

XXV

Ялчылар, төн болытлы, җилле булганга, кара тирмәгә кереп яттылар. Тик көтүче карт Күчәрбай, куйларны үзләрен генә калдырсаң, төндә юк-бар нәрсәдән куркып, өркеп кача торган гадәтләре булганга, үзенең көтүенә якын бер арбаны тартып, шуның астына урнашты.

Иттән соң табак-савытны, казаннарны юып азапланган дивана кимпер дә, эшен бетереп, тукал йоклый торган уртадагы өлкән өйгә ятарга килде.

Ут сүндерелгән, тирмәнең эче дөм-караңгы, киез өстендә Гөлчәчәк белән бер хатынның йокы арасында тигез генә сулыш алуларыннан башка һичбер тавыш-тын юк.

Карчык бер савыттан алып әйрән эчте, киезен түшәде дә ятарга җыенды. Шулвакыт түрдәге караваттан кемнеңдер пысык-пысык итеп елавына охшаш бер тавыш килде. Кимпер аптырады:

– Бу кем булыр? Тукал чырагым, син йокладыңмы? – диде.

Елап үксеп беткән тавыш белән җавап килде:

– Күземә йокым керми тора…

Тагы елау, тагы үксү! Инде баягыдан да көчлерәк, кызганычрак!

Карчык, каушап:

– Сәүләм, ни булды, наукаслыгың бармы? – дип, тукалның янына барды.

Хатын чишенми-нитми, юрганнарын ачмый, мендәргә йөзе белән капланган, өзелеп елый иде. Сораганда икеле сүз белән җавап кайтара: тәнем сау, җаным авырта, ди. Ахыр килеп түзмәде:

– Ни кылыйм, чичәм? Күп көннәр үтте инде, баем минем төннәремне бикәгә бирә… Таң иртәдән караңгы төнгәчә мал артыннан, казан артыннан йөреп эт булам… Өстем пычрак, юынырга, киенергә амалым юк. Ни белән аның күңелен табыйм, Кодаем, ау!.. – дип үксеп, тавышын яшерер өчен мендәргә капланды.

Гадәт буенча, ир үзенең төннәрен хатыннары арасында тигез бүләргә: бер төн – берсендә, икенче төн икенчесендә йокларга тиешле. Ләкин Сарсымбай, гаделлекне бозып, күбрәк төннәрен Алтынчәчкә бирә иде. Соңгы ун көн тукалга ике генә кич насыйб булган иде. Хатын, кунаклар да булгач, бу кичне ире, әлбәттә, бу өйдә, моның кочагында йоклар дип өмет итә иде. Ит ашалды, уен-көлке, әңгәмә булды, ир тагы кадерле бикәсенә китте.

Тукалның күз яшен түктергән фаҗига менә шул иде.

Карчык тукалның янына утырды. Тын, караңгы тирмәдә икәү төн буенча серләшеп чыктылар. Кимпер дөньяны күп күргән адәм иде, ирен сөйдерү өчен төрле үләннәр, тылсымнар өйрәтте.

– Яман-Чүлдә Магҗан йортында яхшы бер багучы бар, килеп чыкса, шуңа киңәшмәк кирәк, – диде.

Ләкин тукал боларның барын эшләгән иде инде.

– Ул багучыны, – диде, – ике күрдем… Һәр икесендә бер сүз әйтте: «Синең ак юлыңа аркылы төшеп, яман кара җылан яткан күренә, бәхетсезлегең шуннан», – диде. – Ул кара җылан, – диде, – синең белән бергә тора, бер табактан ашый, бер аяктан кымыз эчә», – диде… Багучының башка сүзе булмады.

Бу сүзләрдән кимпернең коты очты:

– Багучының ул әйткәне ни-нәрсә икән? – дип, хатынны кочаклады.

Тукал яшьле күзләрен сөртеп әйтте:

– Кем булсын, чичәм! Багучының әйткән кара җыланы   – минем белән һәр көн бергә ашап, бергә эчкән Алтынчәч имәсме? Мин башканы күрмим! – диде.