Читать книгу «Тургай. Сайрар чак» онлайн полностью📖 — Фоата Садриева — MyBook.

Сыйныфташлар әллә нишләде

И кызык та бу дөнья! Кызлар, малайлар гел элеккечә, сөйләшүләре дә, кыланмышлары да үзгәрмәде кебек. Ләкин һәрберсендә көтелмәгән сыйфат күренә дә куя. Бәләкәй чактан ук «Кытай» кушаматы йөрткән Рөстәм, берәрсе шул кушаматы белән дәшсә, сирәк тешләрен күрсәтеп ихлас елмая, хәтта кочаклап та алырга мөмкин иде. Тик, һич уйламаганда, әлеге кушаматның гомере өзелде. Яңа укытучы фамилиясен сорагач, Рөстәм әллә каушаудан, әллә теле буйсынмаудан «Авзалов» диясе урынга «Әпзәлев» дип җибәрде. Сыйныфташларның кычкырып көлүе иске кушаматны юк итеп, аңа «Әпзәл»не ябыштырды да куйды. Миңа яңа кушамат таккан өчен күрмәгәнегезне күрсәтәм дигәндәй, Рөстәм үзенең яңа сыйфаты белән шаккатырды. Дәрестә нидер язганда яисә укытучы сөйләгәнне тыңлаганда, битеңәме, муеныңамы ниндидер җылы сыеклык килеп тиюен сизсәң, сиңа Рөстәм теш арасыннан төкереген чәптереп җибәрде дигән сүз. Ә үзе укытучының күзенә төбәлеп, әз генә дә селкенмичә төп-төз утыра.

Риф Бакыевның «Бака» кушаматы алтынчы сыйныфны тәмамлаганда да үзгәрмәде. Чөнки аннан да әйбәтрәк, тәэсирлерәк кушамат булуы мөмкин түгел иде. Аны үртисе килгән кызлар, Риф җавап бирергә такта янына чыкканда, артыннан бака тавышы ишеттереп калалар. Пышылдап әйтелгән ул тавыш бер генә укытучы колагына барып җитмәсә дә, Риф үзен үртәүчегә бармак очы белән төртеп китә. Әллә шушы үртәүләр сәбәпче булды, кызларга ул гел төрткәләп, суккалап йөри торганга әйләнде. Кызлар исә аңа йә тел күрсәтәләр, яисә кабат «бака-ка, бака-ка» дип үртиләр, куарга тотынган Рифтән качалар, Риф ничек булса да куып җитми калмый.

Ислам да әллә нишләде. Каз-үрдәк, тавык-чебеш, сыер-сарык булып кычкыруы өстенә гармунда һәм курайда уйнарга өйрәнде. Тагын бер кызыгы бар икән әле: иртән сыйныфташларын, якын танышларын очратуга, «Туган көнең белән!» дип исәнләшә. Сыйныфташ кызларын иңбашларыннан кочып, бит очларыннан «пәп» итә. Кызлар көләләр, этеп җибәргән булып кыланалар. Әмма бу этеп җибәрүләре якынрак кил дигән сыман тәэсир калдыра.

Мансур беренче сыйныфтан ук китап укый башлаган иде, хәзер бөтенләй китап кортына әйләнде. Күп сөйләшми, кирәк сүзне генә әйтә. Сез телевизор карап, компьютер уеннары уйнап, вакытыгызны әрәм итүче диваналар, дип, сыйныфташларыннан көлә. Үзе ул бик ярдәмчел: берәр нәрсә беләселәре килсә, яисә бәхәс чыкса, малайлар, кызлар аның янына йөгереп киләләр, Мансур озак уйлап тормастан җавабын бирә, бәхәсне чишә.

Рөстәм белән янәшә утыручы Энҗе дәрескә соңара башлады. Ул ишектән килеп кергәндә, оялудан иреннәрен сул яклап җыера, ә уң ягыннан, «гафу итегез, җитешә алмадым» дигәндәй ап-ак тешләрен күрсәтә, борынын тартып куя, маңгаена төшкән тыңламас чәчләрен бармаклары белән артка сыпыра, әмма колак өстендәрәк бер урыны тырпаеп кала. Аны яткыру өчен, Энҗе шул турыдагы чәченә бал сөртә икән, дип сөйлиләр. Хак булуы да бар, башыңа төшсә бал түгел, агач келәе дә сөртерсең.

Инде әллә кайчан, челтерәп, гөрләвекләр акты, инде әллә кайчан, шаулап, Ыкта бозлар китте, тау башлары ачылды, болынга көтүләр чыкты, җылы май җилләре авыл эченә яшь яфрак, тупыл сагызы, балан, шомырт, сирень чәчәге исләре тараткан көннәр иде. Авылга район үзәгеннән агитбригада килде. Шул көнне алар сыйныфлары белән агитбригада чыгышын карарга бардылар. Бу көнне аларга Суфия апалары билгеләрен аңлатты һәм барысын да җиденче сыйныфка күчүләре белән котлады. Кич мәдәният йортына килми калучы булмады. Кызлар Исламга әллә ничек үсеп киткәндәй тоелдылар, аларга авыл эчендәге барлык тәмле исләр дә сеңгән сыман иде. Концерт искиткеч матур булды, урамга чыкканда, кызлар-малайлар дулкынланган иде. Аларның без алтынчыны тәмамладык, җиденчегә күчтек, дип, авыл урамнарын тутырып кычкырасы килде.

– Әйдәгез, мин әтинең мылтыгын алып чыгам да һавага җиде мәртәбә атабыз! – диде Фаил, кызларны-малайларны үзләре ягына әйдәп.

Корал белән уйнау, өлкәннәрне йокыдан уяту әйбәт түгел, дип, аңа бөтенесе каршы килде. Ислам җиңелрәк тәкъдим кертте:

– Әйдәгез, Бормалыны теге иң тар урыныннан буып куябыз!

Аның тәкъдиме белән ризалашып, инеш буена төшкәннәр иде, берсенең дә суга керәсе килмәде, бер көлештеләр дә кайтырга кузгалдылар. Ләкин берсенең дә кереп китәсе килмәде. Көлешә-шаярыша авыл урамнарын ике мәртәбә җиңүчеләр кыяфәтендә әйләнеп чыкканнан соң, теләр-теләмәс кенә аерылыштылар.

Бәби котларга бару

Арышлар серкә очырганда, халык печәнгә төшкәндә, матур бер җәйге иртәдә Гөлбакча кешеләре куанычлы хәбәр ишеттеләр: Әлфия малай тапкан! Дүрт килодан артык икән, диделәр, Раушанның нәкъ үзенә охшаган, диделәр, елауның ни икәнен дә белми икән, диделәр, бәхетле-тәүфыйклы бала булсын, диделәр. Биш-алты көн үтүгә, Раушан Әлфияне бала тудыру йортыннан алып кайтты. Авылның тагын бер шатлыгы артты, халык, сабыйны котлап, бәби ашлары китерде. Раушаннарның өендә тәмле-тәмле ризыклар пешеп торды, өстәлдә әнисе Кәшифә апаның олы җиз самавыры кайнап утырды, өйдән ишегалдына, урамнарга тәмле-тәмле исләр таралды. Сыйныф командиры Лилия каникулга таралган балаларга, берәм-берәм шалтыратып, бу яңалыкны җиткерде һәм Әлфия апа белән Раушан абыйны котларга кирәклеген искәртте. Моны башкару җиңел булып чыкмады, кемнәрдер кунакка киткән, кемнәрнеңдер башка мәшәкате килеп чыга. Ниһаять, бүген сәгать унда Энҗеләр капка төбенә җыелдылар.

– Берәр бүләк алмыйча ярамас бит, – диде Лилия.

– Коляска алыйк! – диде Риф һәм көлеп җибәрде.

Аның бу шаяртуына әллә ни кушылучы табылмады.

– Чынлап та, ни алабыз? – диде Энҗе.

– Мин кибеттән бик матур картина карап чыктым, – диде Фәйрүзә. – Өстәлдәге натюрморт.

– Бәясе, бәясе күпме? – диештеләр барысы да.

– Тугыз йөз сум! – диде Лилия.

Фаил кесәсеннән йөзлек чыгарып, селкеп куйды:

– Йөзәр сум төшә икән. Кем җыя?

– Кем җыйсын, Энҗе инде, – диде Лилия.

Барысы да аңа акча бирә башладылар. Иң соңыннан Айгөл килеп акча сузуга, Энҗе:

– Синең өчен Ислам бирде, – диде, әллә ничек серле елмаеп.

Айгөл кып-кызыл булды. Иптәш кызлары ишеттеме-юкмы икән, дип, як-ягына каранып куйды. Айгөл, ярым пышылдап:

– Минем бит аңа акча түләргә кушканым юк, алырга кирәк түгел иде, – дип куйды.

Энҗе, йөзенә юри битарафлык билгесе чыгарып:

– Мин сезне каян белим соң? – дигән булды. – Шулай сөйләшкәнсездер, дип уйладым.

– Минекен ал, – диде Айгөл, акча сузып. – Аныкын үзенә кайтарып бирерсең.

Энҗе иңбашын сикертеп куйды:

– Ничек кайтарып бирим ди мин аны? Алай акчаң бик күп булгач, Исламга үзең илт тә бир.

Айгөл акчасын, чәчәк бәйләмен Энҗенең учындагы акчалары өстенә куйды да җил-җил атлап кайтып китте. Кызлар, малайлар Энҗене сырып алдылар:

– Ни булды?

– Кая китте ул? – диештеләр, аптырашып.

– Үпкәләде…

– Ни булды, ник үпкәләде? – диде Ислам, аларга кушылып.

Энҗе аңа Айгөлнең чәчәк бәйләмен сузды.

– Сиңа үпкәләде.

– Миңа?! Ник?! – диде Ислам, аптыраган хәлдә чәчәк бәйләмен алып.

– Аның өчен акча биргәнгә…

– Мин бит аны рәнҗетергә теләмәдем! – диде Ислам, аптырап.

Эшнең болайга китүе Лилиягә ошамады.

– Әйдәгез, киттек, – диде ул кискен генә итеп. – Болай да атна буе сузылып йөрдек.

Алар барып кергәндә, Әлфия апалары ишегалдында бала арбасы янында басып тора иде. Ул, шатланып:

– Ай, минем балакайларым! – дип кычкырып җибәрде һәм елмаеп аларга каршы йөгерде.

Бөтенесен икешәрләп, өчәрләп кочагына алды, үпте, туктаусыз рәхмәт әйтте һәм нишләптер елап та алды. Балалар аны чәчәкләр белән күмделәр, Әлфия апаларына сокланып карап тордылар. Ишегалды берара Сабантуй мәйданы кебек шау-гөр килеп алды. Ниһаять, барысы да ишегалды уртасында торган бала арбасы янына килделәр.

Әлфия апалары, ак биләүгә биләгән баласын арбадан алып, фотога төшәргә әзерләнгәндәй, аның йөзен кунакларга юнәлтте. Баланың алсу йөзе, бәләкәй матур борыны, уймактай авызы, әллә кояш нурларыннан, әллә болай челт-челт йомылып торган күзләре малай-кызларны әсир итте. Исеме Булат икән.

Малайлар, кызлар Булатны карап туйгач, Әлфия апалары, ай-вайларына карамыйча, барысын да өйгә алып керде. Әлфия апа белән Кәшифә түти аларга кайнар бәлеш өләшеп чыкты. Мактый-мактый бәлешне ашаганда, җиләк-җимешләр белән чәй эчкәндә, мәктәптә укыгандагы кызык хәлләрне исләренә төшереп көлештеләр.

Ислам, иптәшләреннән аерылгач, үзенә урын таба алмады. Ул Ык буена төшеп китте, анда балаларның су керүләрен, каз-үрдәкләрнең йөзүләрен карап, кошларның сайравын тыңлап утырды. Тик күңелен биләгән борчу һич тә китмәде. Ул Айгөлнең үпкәләвен көтмәгән иде. Кайсы яклап кына уйлап караса да, ул үзен гаепле дип тапты. Ашыгуданмы, уйлап җиткермәүдәнме, мавыгуданмы – нишләп гел алай килеп чыга соң аның эшләре? Теге чакта стенадагы рәсемне үз өстенә алып, Энҗене дә кыен хәлгә төшергән иде. Хәзер Айгөлне кимсеткән булып чыкты. Ул утырды-утырды да Айгөл янына барып аңлашмыйча күңеленә тынычлык тапмасын аңлап, аларга юнәлде. Айгөл бәрәңге бакчасында чүп утап йөри иде. Ислам туп-туры аның янына керде. Аны күргәч, Айгөл тагын да кызурак эшли башлады. Бу инде аның Ислам белән сөйләшергә теләмәвен аңлата иде. Ул Айгөл янына бара да алмады, бакчадан чыгып та китә алмады, аяклары береккәндәй, шактый вакыт басып торды. Аннары әллә ачудан, әллә берәр карарга килеп, кызу-кызу чүп утарга тотынды. Чүп утаганда, ап-ак күлмәгенә дә, үтүкләнгән чалбарына да, ялтырап торган туфлиләренә дә туфрак сибелде. Ул шулкадәр ашыгып йолкыды, шул арада аркасына тир бәреп чыкты, ләкин озак эшли алмады, Айгөл килеп аның кулыннан тотты:

– Ислам, тукта!

– Нигә, әллә сиңа хәзер ярдәм итәргә дә ярамыймы? – диде Ислам, башын күтәреп. – Мин бит сиңа яхшылык эшләргә теләгән идем…

Айгөлнең күзләре яшьле иде. Ул Исламга караган килеш «юк» дигән мәгънәдә акрын гына башын чайкады һәм калтыранган иреннәре арасыннан кайнар сүзләрен тезде:

– Син үзеңне… өстенлегеңне күрсәтергә телисең… башкалар алдында…

– Күпме бергә укып, ничек син миңа шулай дип әйтә аласың?

– Әйтәм! – диде Айгөл, елый язып. – Бөтенегез дә минем мохтаҗлыкны сиздереп торасыз.

Ислам да кызып китте, кулына тоткан чүпләрен аяк астына күтәреп бәрде.

– Син гел үз каланчаңнан гына карыйсың, үзең теләгәнне күрергә телисең! – диде ул, тавышын күтәреп. – Минем теге чакта сиңа булышуларым да үземнең өстен икәнемне күрсәтү өчен булдымыни?!

Аның бу сүзләре Айгөлнең бөтен гәүдәсенә кайнар су китереп койган кебек тәэсир итте. Чыннан да, әнисе больницада ятканда, Айгөлнең аягы сынган чакта көн дә булышты. Ул, Исламның күзләре белән очрашмас өчен, башын читкә борып:

– Кем белгән сине… – диде.

Үзе әйткән бу ялган сүзләр аның телен генә түгел, бөтен барлыгын яндырдылар. «Син хаклы», – дияргә теле әйләнмәде. Бәлкем, әйләнер дә иде, ниндидер көч аның уйларына котырып каршы төште. Ислам акрын гына чыгып китте. Айгөл нишләргә дә белмәде, кычкырмакчы булды – тавышы чыкмады, артыннан йөгереп барып гафу үтенергә теләде – теге көч аякларын тыеп калды…