Газизҗанның хәле күзгә күренеп яхшырды, авыртулар-сызланулар бетте диярлек. Соңгы анализларны, рентген сурәтләрен тикшереп, врачлар хәлнең яхшыруы дарулар тәэсирендә туган вакытлы күренеш, операциясез мөмкин түгел, дигән нәтиҗәгә килделәр. Газизҗанның ризалыгы белән аны алдагы атнага операциягә әзерләргә керештеләр. Һәр көнне система куйдылар, йөрәген яздырдылар, үпкә-бавырларын, бөерләрен, ашказанын тикшерделәр. Ялдан соң операция ясаячак хирург аның белән тагын бик озак сөйләште, эчләрен баскалап карады. Элек үткәргән авырулары хакында җентекләп сорашты.
Бу сөйләшүдән соң ике көн вакыт үтте. Йөрәген кабат яздырдылар, Газизҗан электрокардиограмма нәтиҗәләре белән тагын терапевтта булды. Икенче көнне көндез ашамаска куштылар. Кичен яшь кенә шәфкать туташы аны клизма куярга чакырды. Газизҗан баш тартты. Кыз дежур врачка йөгерде. Врач кереп, иртәгә операциягә икәнен аңлатты, тиргәде, аннары үгетләде, хезмәткә яраксызлык кәгазе дә бирмичә куып кайтарабыз, дип куркытты, әмма Газизҗан нык торды. Икенче көнне аның янына дулкынланган хирург иртүк үзе керде. Газизҗан операциядән катгый рәвештә баш тартты. Хирургның, әгәр операция ясалмаса, авыруыгыз тагын да азарга, ракка әверелергә мөмкин дип кисәтүләре дә Газизҗанны сындыра алмады. Бер сәгать үттеме-юкмы, борчылып Фирдәүсә дә килеп җитте.
– Башта риза идең бит. Ни булды? – дип төпченде ул.
– Бераз йөреп карыйм әле.
– Ул-бу булыр, дип куркасыңмыни?
Газизҗан көлемсерәгәндәй итеп куйды.
– Нәрсәдән куркыйм мин? Тумасаң, үлем дә булмас иде. Тугач, мәҗбүри инде ул. Мин аңа әзер…
Фирдәүсә аның бу сүзләренең хаклыгына ышанды. Газизҗанның больницага килгәндә дә, дәваланган чорда да, менә хәзер дә күзләрендәге ирләрчә сабырлыкка, үз-үзенә ышануына, салмак хәрәкәтләренә сокланып туймады ул.
– Әллә бик сагындыңмы?
– Һи, Фирдәүсә! Кемне сагыныйм соң мин анда?..
– Нишләп кире уйладың соң?
– Мужыт болай үтәр…
– Үтмәячәк, ди бит хирургың.
– Үтмәсә, күз күрер…
Шул ук көнне төштән соң аны больницадан чыгардылар. Сәгать өчләрдә ул Фирдәүсә белән бергә чатнап торган кояшлы урамга аяк басты. Алар иң элек район үзәгенә иртәгә иртән китүче автобуска билет алдылар. Газизҗанга бүген кунудан башка чара калмады. Кайтып ашап-эчкәннән соң, Фирдәүсә аны «Сәламәтлек комплексы»на алып китте. Газизҗан парлана-парлана өч сәгать буе мунча керде, дөньяга яңа тугандай чистарынып, җиңеләеп чыкты. Фирдәүсә аны табын әзерләп көтеп тора иде. Ашыкмыйча-кабаланмыйча тәмләп кенә ашый-эчә башладылар.
– Мин сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз инде, – диде Газизҗан, үзенең тойгыларын ничек белдерергә белмичә. – Алган даруларың өчен, соңрак булса да, акча салырмын…
– Салырсың, әгәр мине рәнҗетергә теләсәң, – диде Фирдәүсә ничектер төксе генә.
– Мин бит сиңа беркем түгел.
– Ялгышасың, Газизҗан. Хәзер инде син миңа бу дөньяда иң якын кеше.
Газизҗан бу сүзләрнең шаярып кына әйтелгәнме-юкмы икәнен белү өчен аның күзләренә туп-туры карады. Фирдәүсә бик җитди иде.
– Син бит бик зур әйбер әйттең. Ничек инде алай?..
– Терелүеңне шулкадәр нык теләдем мин синең… Үзем биредә торсам да, җаным гел синең белән булды. Ай, ничек тырыштым сине терелтергә! Ә хәзер иң кадерле бердәнбер кешемә әверелдең.
Озак утырдылар алар. Фирдәүсә Газизҗанга беренче көндәге кебек зал ягына урын җәйде, ул кереп яткач, өстәлләрне җыештырды. Газизҗанны йокы алмады, аның йөрәге нәрсәгәдер ашкынды, ул Фирдәүсәнең һәр адымын тыңлап ятты. Әнә ул ваннада коенып чыкты, утны сүндерде, үз ягына урын җәеп ятты. Газизҗан йөрәгенең ник ашкынуын аңлады: ул аңа тартыла, Фирдәүсә аны көтәдер кебек иде. Ул берни уйламады, инде күптән сөйләшенгән, хәл ителгәндәй, аның бүлмәсенә атлады. Ишек яңагына сөялде дә:
– Фирдәүсә, мин ялгызым ята алмыйм, – дип пышылдады.
Фирдәүсә бер сүз дә дәшмәде. Газизҗан тагын беркадәр басып торды да аның караваты янына килде, акрын гына одеялын күтәреп, янәшә ятты, аны кочагына алды һәм Фирдәүсәнең җиңелчә генә калтыранучы гәүдәсеннән уттай кайнарлык бәрелүен тойды. Бу кайнарлык аны ялкынга чорнап әллә кая атты… Газизҗан аның тәүге мәртәбә ир кеше белән булуын аңлады… Фирдәүсә гомере буе җаны-тәне белән теләгән нәрсәнең ни икәнен татыды, күпме генә тырышса да, кичерешләрен тыя алмыйча ыңгырашты, ләкин бу – авыртудан гына ыңгырашу түгел иде; ул елады, әмма бу – кайнар ләззәт дулкыныннан бәреп чыккан күз яшьләре иде… Ул хатын-кыз үз гомерендә бер генә мәртәбә тәвәккәлли ала торган коточкыч җаваплы адымга тәвәккәлләде, бу адым аның өчен тормышка якынаюга таба ясалган тантаналы гамәл иде…
Алар төне буе йокламадылар.
Фирдәүсәнең иртән бөтен тәненә күрелмәгән көч-куәт иңеп торды, ә күңеле шатлыктан каядыр талпына, очына иде, аның беркайчан да мондый илаһи халәт кичергәне юк иде. Юынып, киенеп алгач ашарга утырдылар, әмма яңа танышкан кыз белән егет кебек, бер-берсенә карарга кыймадылар.
– Син миңа ачуланмыйсыңмы? – диде Газизҗан.
– Мин сиңа рәхмәт кенә укыйм, – диде Фирдәүсә.
– Син нигә кияүгә чыкмадың?
– Белмим… бәлкем, мин үземне син күргән газаплардан йолып калганмындыр…
– Без нигә элегрәк очрашмадык икән?
– Язмыш шулай кушкандыр…
– Ничек кинәт кенә синең кадерле кешеңә әверелдем икән соң мин?
– Үзем дә белмим… Син тормышыңны сөйләгәч, миңа әллә ни булды…
– Миңа да…
– Димәк, язмыш безне юкка гына очраштырмаган, – дип нәтиҗә ясады Фирдәүсә. Аннары өстәл аша үрелеп, Газизҗанның кулын тотты. – Күзләремә кара әле. Әнә шулай… Хәзер әйтәчәк сүзләремнең ни дәрәҗәдә ихлас икәнлеген син күзләремнән күрергә тиеш. Ә әйтәсе нәрсәм шул: син бу фатирга үз йортыңа кайткан кебек килеп урнаша аласың. Мәңгегә. – Фирдәүсә кулына ипи тотты. – Ипи белән ант итәм! Аңла: сиңа һич тә тагылырга теләмим. Ирем бул, димим. Әгәр җаның тынычлык таба алса – яшә, бер бүлмә үзеңә…
Аның сүзләре Газизҗанның башына барып җитә алмады, алар шатлыклы да, куркыныч та, өметле дә, өметсез дә иде. Әйтерсең лә Газизҗан ниндидер әкият тыңлый һәм шул әкияттәге мең үлемне кичеп бәхетен тапкан төп каһарманга әверелеп бара… Әмма тормышта чынга ашкан бер генә әкият тә юк. Шуңа күрә аның мие, күпме генә тырышса да, әле генә ишеткәннәрне чынбарлык буларак кабул итә алмады. Фирдәүсә аның эчке халәтен үтәли күреп торды.
– Мин сине бернигә дә мәҗбүриләмим, – диде ул, өстәп. – Казан ошамаса, кайтып китә аласың. Ял ит, сәламәтлегеңне ныгыт.
Газизҗан, акрын гына торып, аның янына килде һәм, ике битеннән йомшак кына учлары белән тотып, иреннәреннән кат-кат үпте.
– Рәхмәт, Фирдәүсә… – Күзләренең дымлануын күрсәтмәс өчен, ул читкә борылды.
Ашап, җыенып, инде фатирдан чыгып китәбез дигәндә, Газизҗан тукталды да:
– Ә мин тотам да киләм бит, Фирдәүсә. Валлаһи киләм!
– Ныклап уйла, Газизҗан. Минем фикерем үзгәрмәс.
Алар автовокзалга нәкъ вакытына килеп җиттеләр. Автобуска утырту башлангач, өч-дүрт кенә адым читкәрәк баскан килеш кул биреп саубуллаштылар.
– Фирдәүсә, быел Сабантуйга кайт әле. Шунда ныклап сөйләшер идек.
– Вәгъдә бирә алмыйм. Хәзерге дөнья әллә нинди бит…
– Ә син вәгъдә биреп торма. Кайт кына.
– Тырышырмын, – диде Фирдәүсә, елмаеп.
Газизҗан автобуска утыргач, Фирдәүсә тагын аның тәрәзә аша өзелеп караучы күз карашына тап булды. Ләкин ул хәзер кызганыч түгел, иреннәренә моңсу елмаю эленгән иде… Икесе дә бер-берсенә кул болгадылар – аерылдылар…
Газизҗан сәер хәл кичерде, үзен үзе аңламады. Казанны чыкканчы ул, күзләре ачык булса да, берни дә күрмәде. Йортлар, урамнар, бакчалар, аллы-гөлле язулар – бөтенесе аңа төрле яклап җил кебек ышкылып артка йөгерделәр, әмма ул аларны күрмәде. Күңеле нишләптер моңа кадәр беркайчан ашкынмаганча ашкынды, йөрәге ярсыганнан-ярсый барды. Уйлары Фирдәүсәдә, ул әйткән, икесенең дә тормышын астын өскә китерерлек сүзләрдә иде. Аның ничә көннәр буе больницага килеп йөрүләрен, кыйммәтле дарулар ташуларын, врачлар белән гел сөйләшеп торуларын һәм бергә кунуларын ул бер-бер артлы күз алдыннан үткәрде. Әйе, алар бу дөньяда икесе бергә булырга тиеш, бер-берсе өчен яратылганнардыр. Язмыш нишләп шаярган соң? Ник башта ук якынайтмаган да ник башта ук бергә кушмаган? Соң булса да уң булсын, хәзер Газизҗан ничә еллар күтәреп йөргән хурлыктан котылачак. Ир кеше ич ул. Бәлкем, операция дә ясатыр, җиңелрәк эше дә табылыр. Ә авылда калса, пенсиягә барып җитә алмаячак ул.
Казаннан чыккач, автобус бүтән дөньяга килеп керде, һәм Газизҗан, тәрәзәдән чыгып китәрдәй булып, шунда төбәлде. Астан күтәрелүче аксыл пар ерактагы яшел уҗымнарны, күкшелләнеп торучы тауларны, урманнарны шатлык бөркүче кояш нурларыннан яшерергә азаплана… Кар астыннан каралып чыккан басулар өрфиядәй ак челтәрле бишектә тирбәлгән сабый бала кебек изрәп-җәелеп яталар. Алар әле уянмаган, аларның өсләрендә җылы, якты кояш, битләреннән йомшак язгы җил сыйпый, буразналарыннан күзләрне чагылдырып көмеш гөрләвекләр йөгерә. Газизҗан, бармак сыярлык кына шудырып, автобусның тәрәзә пыяласын ачты, һәм үтә дә сагындырган куе һава аны өтеп алды, күзләрен, колакларын томалады, бөтен таныш исләре-тәмнәре белән авыз-борынына тулып, бугазыннан алды… Газизҗанның күзләре, корбанын сизгән кыргый җәнлекнеке төсле хәтәр елтырап, алан-йолан сикерергә тотындылар, борын яфраклары дерелдәп киерелде. Мендәрендә таралып йоклап ятучы сабыйның сулышыннан нинди тәмле исләр килсә, җирнең шундый исләр белән укмашкан язгы сулышы Газизҗанның борынын рәхәт итеп кытыклады… Ул бу гүзәл манзараны больницаның кәфен төсле дүрт стенасына кадалып талчыккан күзләре белән бәбәкләре сызлаганчы суырды, озын юл буе бөтен барлыгы белән комсызлана-комсызлана йотып кайтты…
Кояш кызарып баеп килгәндә, Газизҗан автобустан төшеп калды. Ул әйберләрен үзләренә борылган басу юлына куйды һәм тирән итеп, бөтен күкрәген тутырып сулыш алды. Аннан челтерәп агып ятучы язгы суны сикереп кенә чыкты да үзе көз көне сөргән басуга кереп җиргә иелде. Кипшерә башлаган туфрак исеннән йөрәге тагын ашкынып тибәргә тотынды. Газизҗан уң кулының бармакларын балчыкка батырды, бер уч туфрак алып, аны бармаклары белән баскалады, ярмалану дәрәҗәсен чамалады, кире урынына салды, яңадан өстән генә сыпырып, корырагын алды, учында тоткан килеш яңагына терәде. Туфрак тегермән мөшкәсеннән аккан он кебек җылы, әнкәсенең кулы кебек йомшак иде. Ул үзенә бертөрле рәхәт җиңеләеп юлга чыкты һәм җәһәт-җәһәт авылга таба атлады. Менә бит ап-ак кар ятканда чыгып киткән иде, насыйп булгач, үз аяклары белән яз көне кайтып килә. Теге иске эскерт урынында көл өеме генә калган. Яндырганнар икән бичаракайны, әле күптән түгелдер, ыскырт ачы көек исе ерактан ук бәрелеп тора…
Аккүк күренүгә, Газизҗанның адымнары салмакланды, ахырда ул туктап калды, йөрәге тагын ярсып тибәргә кереште. Ни генә булмасын, бу аның туган авылы, тормышының агы да, күге дә шушында иде. Шушы Аккүк урамының кайнар туфрагында, бәбкә үләннәрендә тәгәрәп үсте, шунда гөрләвекләр ярды, инешендә чупырдады, аяк-кулларын чебиләтте, укыды, егет булды, өйләнде, макталды һәм сүгелде, дөньясын онытып көлде һәм ачы күз яшьләрен тамызды, булдыра алганча кешеләр өчен хәләл күкрәк көчен салды, кайнар тирен түкте. Бу авыл, бу җирләр күпмедер аныкы иде, шул ук вакытта үзе дә күпмедер авылныкы иде. Газизҗан киләчәктә кайда гына яшәсә дә, гомере тулаем диярлек шушында калачак иде… Ул, үзе дә сизмәстән, нишләптер зиратка атлады. Анда кар әле шактый иде. Тып-тын сагышта оеп утыручы наратлар, тирәкләр, усаклар, каеннар… Агачтан, тимердән ясалган чардуганнар, язулы кабер ташлары… Менә әнисенең кабере… Гади тимер рәшәткә, яшел буявы да уңып бетә язган. Аның уртасында ялгыз миләш. Янәшәдәге затлы рәшәткәләр, чардуганнар янында мескен инде. Исемен дә, туган-үлгән елын да дюралюминийга чокып үзе язган иде Газизҗан. Анысы да зур түгел, мунча тәрәзәсеннән кайтышрак кына. Ул авыр сулап куйды. Әллә ни рәхәт күрсәтә алмады инде ул әнисенә. Эчеп-тузып та борчымады, йорт-ихатаны да төзек тотты. Тик менә гаилә коргач, әнисенә тынгы бетте, Газизҗан уртада бәргәләнде. Һаҗәр артык чиста, артык пөхтә. Ә алар әнисе белән андый тәртипкә өйрәнмәгән, аларның аңа вакытлары юк иде. Элек крестьян ничек яшәгән – алар да шулай көн күрделәр, тузан-балчыктан бик курыкмадылар, гомер-гомергә бозауларны, бәрәннәрне өйдә тоттылар, сыерны өйгә алып кереп саудылар, бәрәннәрне өйдә имезделәр… Өйләнгәч, Һаҗәр таләбе белән Газизҗан мал өе салырга мәҗбүр булды, мунчаны да яңартты.
Кояшның агачлар арасыннан сыгылып керүче кызгылт нурлары Газизҗанның күңелендә аңлата алмый торган әллә нинди тойгылар уятты. Җаныңны картайтасың килсә, кояш баеганда зиратка бар икән. Әйтерсең лә фани дөнья белән бакый дөньяның кыл уртасында торасың. Тирә-юнеңдә бераз серле, шомлы тынлык, һәр агач төбеннән, һәр кабер ташы артыннан тавыш-тынсыз гына әрвахлар күтәрелер төсле. Инде әнисенең биредә йоклавына да уналты ел икән. Әнисе рәнҗеп киткәндер Газизҗанга. «Улым, мин сиңа бәхил», – дип әйтте әйтүен авырып яткан чагында. Тик аның күңелендә ни булганын каян беләсең? Бәлкем, ул Газизҗанның болай да талкынган җанын талкымыйм, агарган чәчләрен тагын да агартмыйм, дип кенә әйткәндер? Тыныч кына яши алмадылар шул. Дөрес, Һаҗәргә ул аның ризалыгы белән өйләнде. Әнисе баштан ук хуплады, уңган, диде, җитез, диде, алып кайт, улым, диде. Һаҗәр чыннан да шундый булды. Тик аларның әнисе белән бер яклары туры килмәде. Төгәлрәк әйткәндә, туры килде: аларның икесенең дә дары кебек дертләп кабына торган кызу холкы тормышны бозды да куйды. Һаҗәр әнисеннән, әнисе Һаҗәрдән зарлана, ә Газизҗан икесенең уртасында бәргәләнә. Аерым-аерым да, икесе белән бергә дә сөйләшеп, тиргәп карады – тынычлык урнашмады. Ахырда, ярты ел яшәгәч бугай, күпмедер тынычландыра алды ул аларны. Кышның бер салкын көнендә Газизҗанны басуга черемә чыгарырга куйдылар. Төшлеккә теше тешкә тимичә туңып кайтса, ашарга пешмәгән, Һаҗәр белән әнисе пыр тузып талашып яталар. Газизҗан суына башлаган самавырдан агызып чәй эчте – болар һаман талашалар. Базны ачты да акрын гына:
– Марш икегез дә базга! – диде.
Әнисе, аңа ялварулы күзләре белән карап:
– Улым… – дия башлаган иде, Газизҗан:
– Әнкәй, кушканны үтә! – дип, каты гына эндәшүгә, әнисе базга төшеп китте.
Һаҗәр исә:
– Син нишләмәкче буласың, оятсыз?! – дип чәпчи башлауга, Газизҗан аны кулыннан эләктереп, баз авызына тартты. Һаҗәр ничек төшеп киткәнен дә сизмәде. Базның авызын ябып, йөзле кадак белән кагып куйды. Һаҗәрнең дөнья күтәреп елаганы, янаганы ишетелде. Ул аңа колак салмады, киенде дә, өйне тыштан бикләп, эшкә китте. Кич тракторын куеп кайткач, баз капкачын ачты да:
– Әгәр тагын тавышлансагыз, көн дә шушы булачак, – диде һәм абзарга мал-туар карарга чыгып китте. Керсә, хәйран калды. Мичкә ягылган, әнисе бәрәңге тәкәсенә тыш җәя, Һаҗәр бәрәңге турап ята. Шул көннән соң алар майлаган кебек булганнар иде дә, малай тугач, тагын ызгыша башладылар.
Өй эче бала-чага белән тулса, талашка урын калмас, дип хыялланган Газизҗанның өмете акланмады. Ун түгел, ике бала да булмады. Һаҗәр нидер мәтәштердеме – шайтан белсен. Ул үзе дә бүтән бала дип кыстамады, чөнки яшәүнең киләчәге томанлы иде… Әнисе мәрхүмә үләр алдыннан гына әйтте: шушы бердәнбер малайларын да күкрәгем үсә дип юньләп имезмәгән икән Һаҗәр.
Газизҗан әнисенең каберенә караган килеш басып тора бирде. Базга салган өчен дә, башкасы өчен дә гаепле иде ул аның каршында. Әгәр әнисе исән булса, менә хәзер аңа беркем дә кирәк булмас, аның белән ул иске мунчада яшәргә дә бишкуллап риза булыр, аның өчен җанын ярып бирер, борыны белән боз, карыны белән кар ярыр иде…
Зираттан ул, башын күтәрмичә, бөкрәеп, куырылып чыкты. Шул хәлендә авыр адымнар белән кайтып кергәндә, җыелган суларның кайсын сикереп, кайсын чәчтереп аңа таба үрле-кырлы чабучы Иркә күренде. Газизҗан сумкасын куярга да өлгермәде, эт, ых-ых килеп, аның өстенә ыргылды, юеш борыны белән авырттырып, яңакларына төртте, арт аякларына баскан килеш туктаусыз сикерде, шатлыктан шыңшыды, әллә ничә мәртәбә хуҗасының битен ялады, юеш тәпиләре белән аның киемнәрен чылатып бетерде. Газизҗан Иркәне башыннан, сыртыннан сыпырды, аның йөрәгенең еш-еш тибүен ишетте, ыхылдаулы җылы сулышы колагына кергәч, тәннәре чемердәп китте, күзенә яшь тыгылды. Этнең шатлыгының иге-чиге юк иде. Сумкасыннан алып, Газизҗан аңа бер-бер артлы ике пәрәмәч каптырды. Әмма Иркә аларны яньчештергәләп йотты да тагын сикергәләргә, куанычыннан бәргәләнергә тотынды. Газизҗан сумкасын алып атларга керешкәч кенә, эт алга атлады, урам тутырып өрә-өрә, аның кайтканын хәбәр итте, күпмедер арадан кире борылып килде, өстенә сикерде, кулларын ялады, йөзен күрергә теләп, Газизҗанның күкрәгенә аяклары белән таянды. Җан бит, өзелеп көткән, юксынган бичара. Өстен пычратып бетерсә дә, Газизҗан ачуланып эндәшеп аның куанычына күләгә төшерәсе килмәде. «Ярар инде, ярар, күрдем инде көткәнеңне, йөрәгең ярыла бит», – дип сөйләнде ул, этне йомшак кына читкә этә-этә атлап.
Һаҗәр ишегалдында зур улакта башак болгатып маташа иде. Ул гәүдәсен турайтты, маңгаена төшкән чәчләрен кул сырты белән сыпыргач елмаеп:
– Кайттыңмыни, югалган кеше? – диде.
– Кайттым әле, – диде Газизҗан.
Ул кырык яшенә Газизҗан бүләк иткән алсу кофтасы белән тәненә сыланып биленең сыгылмалылыгын күрсәтеп торучы зәңгәр трико кигән иде. Башакка салган кайнар суның парыннан хатынының йөзе елтырап тора, чиядәй иреннәреннән, очкынланып янучы күзләреннән дәрт ташый.
– Чәчемне рәтләп кенә куй әле, – диде ул, аңа терәлердәй якын килеп.
Газизҗан аның тәненең кайнарлыгын тойды, тирләгән маңгаена ябышкан чәчләрен яулык астына керткәндә, хатынын умырып кочаклыйсы, үбәсе килде, әмма бу түгәрәк битләрне, бу елмаючы иреннәрне тагын башка берәүнең үбүе, бу нәфис гәүдәдәге ташып торган кайнар дәртнең тагын башка берәүгә бирелүе күз алдына килде, һәм соңгы вакытларда әле бер мәртәбә дә сиздермәгән эче чәнчешеп куйды, әле бая гына туган нигезенә якынайган саен күңелендә арта барган җылылык юып алгандай юкка чыкты.
– Дәваланып беттеңме инде? – Һаҗәр күз карашы белән аны баштанаяк капшады.
– Беттем, – диде Газизҗан теләр-теләмәс кенә.
Иркә, һаман тынычлана алмыйча, аларның әле берсенә, әле икенчесенә атылды, Газизҗанның өстенә үк сикерсә дә, Һаҗәрнең аякларына сырпаланудан узмады.
– Кит әле, ялагай, өсне пычратасың!
Һаҗәр ачуланып эндәшкәч, Иркә корсагы белән җиргә тия язып чүкте дә, «берүк, сукма» дигәндәй, артына борылып күзен кыса-кыса читкәрәк китте һәм, башын кыегайтып, аларның сүзен аңлагандай, әле берсенә, әле икенчесенә карады.
– Син киткәннән бирле сабыры бетте, – диде Һаҗәр, аңа ымлап. – Әле капка төбенә, әле авыл башына чыгып утыра, гел урын таба алмый. – Ул бераз гына тын торды. Күрәсең, Газизҗанның нидер әйтүен көтте. Ул дәшмәгәч сорап куйды: – Хәзер авыртмыймы инде?
– Әлегә авыртмый…
– Ни диделәр соң?
– Ни дисеннәр…
– Нәрсә булган соң?
– Ашказаны асты бизе шешкән…
Аларның сөйләшүе укытучы кара тактага акбур белән язып куйган сүзләр шикелле җансыз, салкын иде.
– Өйгә кер инде, ачыккансыңдыр. Анда кыздырылган бәрәңге суынмагандыр әле. Рафиска карарга кушкан идем.
Бусаганы атлап керүгә, аның борынына көек исе бәрелде. Газизҗан тиз генә барып газ плитәсен сүндерде дә өс-башын салып, утны яндырып җибәрде. Диванда Рафис, артын туңкайткан хәлдә, бер кайгысыз йоклап ята, бөтен өйне махмыр исе алган иде. Ут януга ул башын борды, күзләрен ачар-ачмас, аңа карап тора башлады.
– Нихәл? – диде Газизҗан малаена салкын гына. Рафис авыз эченнән нидер бүмбелдәде. – Нишләп бу вакытта йоклап ятасың?
– Кайчан туры килә инде…
– Эшкә йөрисеңме?
– Эш юк бит…
– Китапларың да күренми. Укырга керергә әзерләнмисеңмени?
– Соң… ул бит әле августта гына.
– Бүген апрель, иртәгә август. Сизми дә каласың.
Газизҗан түр тәрәзәне ачып җибәрде.
– Ә нәрсә хөрмәтенә эчәсең?
– Классташ малайлар Чаллыдан кайткан иде…
Шулчак Газизҗан бик нык ачыкканын һәм арыганлыгын сизде. Ул табаның көймәгәнрәк җирләреннән бәрәңге капкалады да, караватка менеп ятты. Башы мендәргә тиюгә йоклап та китте һәм сәгать төнге унбердә генә уянды.
О проекте
О подписке
Другие проекты
