Төшке ашка бер сәгать бирелә икән. Взводтан ике курсантка (курсант димәсәң, хәтере калыр: ике хәрбинең берсе өстендә өеннән киеп килгән кием) олы тас белән ярты чакрым чамасы арырак урнашкан батальон ашханәсеннән аш алып кайтырга куштылар. Берсенә Кашшаф алынды. Кулдашы да аның яшьләрендә. Алар савытларын күтәреп барып җиткәндә, башка роталардан да хәтсез генә аш-суга килүче җыелган, кечкенә чират хасил булган. Ике пар, күрәсең, нәкъ бер вакытта чиратка баскан – араларында тарткалаш та булып алды. Аларны тиз сүрелдерделәр, аш бүлеп торучыларның лейтенант погоннары такканы (хәер, аш бүлми, тәртип ягын гына күзәтә бугай), кухня ягы белән коридор арасындагы такта стена уемыннан башын тыгып:
– Җитте сезгә! Маңгаегызга берне манчыйм юкса! – дип, бер генә акырды, «без алдарак, сез арттарак» дип, чират бүлешүчеләр тынып калды. Кашшаф ашханә хезмәткәрләренең, гади курсантлардан аермалы буларак, тук чырайлы, чиртсәң, каны чыгарлык, бурлаттай кызарынган булуларына игътибар итте. Ризык әзерләү блогына ит исе дә таралган. Тик ул «учлаг» (учебный лагерь) курсантларына эләкми торгандыр, югыйсә, элеп киптергән балык кебек булмаслар иде. Күрәсең, командный состав өчен аерым пешерәләр, бер уңайдан ашчылар да шул ук казаннан туена булыр. Кашшаф лагерьдагы батальон һәм полкларга дип, тылдагылар авызыннан өзеп җибәрелгән төрле азык-төлек һәм итләрнең, курсантлар өстәленә куелмыйча, күбесен якындагы Мочалище авылына һәм Суслонгер базарына илтеп сатканнарын белми иде әле. Ул хәзергә иптәше белән алып килгән дәү тасларына баланда салып биргәннәрен көтә. Көл төсендәге сыекчада сыңар бәрәңге кисәкчеге дә йөзеп йөрмәгәнен күргәч, гаҗәпләнүе чамадан артты.
– Кайда соң моның ите, ярмасы? – дип сорады ул, аптырап.
– Ә син ничек уйлыйсың? – дип, сорауга сорау белән җавап бирде кулдашы. – Учлаг ристаннары (әйе, ул нәкъ шулай диде) белән ашханә күселәре арасындагы аерманы күрмисеңмени?
Кашшафка гаҗизләнеп, башын селкүдән башка чара калмады. Взводтагы солдатлар аларның кайтуын түземсезләнеп көткән. Һәркайсы кулына кашыгын тоткан. Олы бер түшкә сарыкны пешереп алларына куйсаң, пычак белән кискәләп тормаслар, «ә» дигәнче, шул килеш умырырлар иде, мөгаен. Янә алтышар кешегә тәгаенләнгән табак сыман савытлар бар икән. Олы таста алып кайткан баланданы шул табакларга бүлделәр. Беравык калакларның табакка шакы-шокы бәрелеп, курсантларның кысыр шулпа чөмергәннәре генә ишетелеп торды.
– Фу, авызга алышлы түгел бит моны, – диде Кашшаф, беренче кашыгын кабу белән чыраен сытып. – Әллә әрем салып пешергәннәр тагын? – Арада хәрби хезмәткә алданрак чакырылганнар да бар. Шулардан берсе:
– Әрем түгел ул, энекәем, бәрәңге кабыгының әчесе. Тәм кертү өчен чак кына сохари оны кушалар, ул күп вакытта күгәргән була. Әнә шуларның тәме күңел кайтаргыч булып тоела да инде. Ачлыктан интекмәгән кеше боларны берничек ашый алмый. «Голод – не тётка», – ди урыс. Җан тәслим кыласың килмәсә, чөмерәсең инде.
Төшкелеккә бирелгән икмәк ике шырпы кабы зурлыгында иде. Ләчтек массаны хәтерләткән ул хикмәтне өч каптылар, ике йоттылар бугай – күз ачып йомганчы юкка да чыкты.
– Подъём! Урман кисәргә! – Взвод командирлары, талчыккан тәннәргә рәт кергәнче, әллә җир астыннан калкып чыктылар тагын, акыра-бакыра үз буйсынуындагыларны утырган урыннарыннан эткәләп-төрткәләп торгыза башладылар. Курсантларның буйсынмый чарасы юк, сугыш вакыты законнары буенча трибуналга бирүләре бар, физик каршылык күрсәтте, дигән сылтау белән атып үтерүләре дә ихтимал. Андый очраклар бар, диләр. Төштән соң кабат ерактагы делянкага «аркылы пычкы» белән ябалдашларын күккә терәгән агачларны аударырга киттеләр. Кемнәрдер чыршы-наратларны төптән кисеп аударса, кемнәрдер аларны ботакларыннан балта уйнатып арындыра. Алардан соң озын буйны биш-алты метрлы бүрәнәләргә тураклаучы өченче партия эшкә керешә. Кирәк кадәр запас тупланганнан соң, бераз ялга тукталалар. Аннары – кайтыр юлга. Дөньяда моннан да җәфалы, бәгырьләрне суыра торган тагын нинди шөгыль бар икән? Биредәге халыкның күпчелеге авылдан чыгып, урысчалары ипи-тозлык кына булса да, алган белемнәре өч-дүрт (сирәк кенә – җиде) сыйныф белән чикләнүгә карамастан, алар бу кабахәт гамәлләрнең адәм балаларын мыскыллауга, ничек тә түбәнсетергә юнәлтелгәнлеген аңларлык хәлдә түгел иде.
Лагерьга терәлеп диярлек шундый ук чыршы һәм наратлар, каен һәм имәннәр шаулап үсә. Аларга кагылдырмыйлар да. Әнә шул нәрсә җаннарны изә, чарасызлык акылдан шаштырыр чиккә җиткерә. Кырык беренче елны бу лагерьга эләккәннәргә тагын да кыенрак булган, диләр. Биш-алты чакрымнан иңнәрендә агач ташып кына калмаганнар, аларны төннәрен бүрәнәләр юнып, йорт-бараклар төзергә мәҗбүр иткәннәр, землянкалар казытканнар. Кайчагында, командирларның кәефенә карап, икенче көнне кәкре бүрәнәләрне, төзелеш өчен яраксыз дип, кире элекке делянкаларына илттергәннәр. Кәкре булса да, утынга ярый югыйсә.
Кашшафлар арып-талып, землянкаларына кайтып кергәндә, эңгер төшкән иде инде. Аларны алда зур бәла көткән икән – Вәгыйз абыйның биштәре юкка чыккан. Күпме генә эзләмәсеннәр, авылдашларының юл капчыгын тапмадылар. Сораштыруларның да файдасы тимәде. Элеккерәк килгәннәрдән берәү әйтеп куйды шунда. Мондый хәл сирәк күренеш түгел, әледән-әле булгалап тора икән. Ачлыкка чыдый алмыйча, бәндә дигәнең урлаша, теләсә нинди адымга бара, ди. Дус дигәнең дә сине авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Вәгыйз агай:
– Сораган булсалар, сохариларымны үзем дә бирер идем, калагым белән калай кружкамны гына кайтарсыннар, – дип такмаклап елады. Алар калак һәм кружкасыз калуның мондагы шартларда ач үлемгә тиң икәнен инде аңлаганнар иде. Чөнки беркемгә аш өчен аерым тәлинкәләр каралмаган – алты кешегә бер табак. Ә кружка белән калакны өйдән алып килергә повесткада әйтелгән иде. Кашшаф якташ абыйсына ярдәм итә алмаудан өзгәләнде.
– Вәгыйз абый, бик бетерешмә син, ничек тә җаена чыгарбыз, – диде аннары, әлегә ничек җаена чыгасын күз алдына китерә алмыйча. Йокылары йокы булмады, өстәвенә бет талап җәфа чиктерә. Иртәнге подъёмга тиешенчә ял итмәүдән башлары чуен кебек. Тезелергә чыкканда, Вәгыйз абыйсы Кашшафка эндәште:
– Энем, хәлләр болай булса, хөрти бит әле, – диде ул, күзләрен сәер елтыратып. Егетнең «кабатлап әйтмәсәң дә, беләм бит инде», дигән мәгънәдә каравын искәреп: – Юк, мин биштәремне урлауларыннан гына әйтмим, – дип акланырга ашыкты. – Төнлә аз гына онытылып торган чагымда төш күрдем. Имештер, мин авылга кайтканмын. Өйгә кермәкче булам, өйалды эчтән бикле. Тартам, тартам, эндәшеп тә карыйм, һичкем чыгып ачмый. Аптырагач, абзар ягындагы тәрәзәгә барып капландым. Эчкә күз салсам, әти карт сукыр лампа яктысында итеккә олтан салып утыра. «Әти» дип кычкырам, бөтенләй ишетми, эшләвен белә. Тәки өебезгә керә алмыйча, караңгы япан кырга чыгып киттем. Шуннан салкын тиргә батып уяндым. Юньлегә түгел бу, Кашшаф энем, һай, юньлегә түгел. Кашшаф мондый хорафатларга ышанмый иде, шулай да ишеткәннәреннән эченә салкын йөгерде.
– Куй әле, Вәгыйз абый, төш кенә бит бу, – дип, авылдашын тынычландырырга тырышты. – Шайтан белсен, һәр юк-барга игътибар итеп, төшенкелеккә бирелсәң, аягыңны тиз сузарсың монда! – Вазгыятьне аз булса да уңай якка үзгәртергә көчсезлегеннән үзенә ачуы чыкты. Иртәнге бер кружка су һәм шырпы кисәге зурлыгындагы ипи кисәген алырга барганда, взвод командирыннан Вәгыйз абыйсы өчен кружка белән калак сорап карарга дигән уйга килде. Халыкта: «Уйланган эш – беткән эш», дисәләр дә, еш кына чынбарлыкта киресенчә килеп чыга. Кашшаф авылдашын кайгыртып, калагын да, кружкасын да сорады анысы, тик взводныйдан ишеткән җавап кына артына утырырлык булды.
– Сиңа, чаплашка, тагын ни җитми? – дип җикерде лейтенант погоннары таккан кемсә. – Монда сезгә ясле түгел, ә «у-ч-л-а-г!» – дип, һәр хәрефенә аерым басым ясап, каршысына ук килеп басты. Әнә, күзләре белән ашардай булып, Кашшафка текәлгән, ул аннан бер башка тәбәнәгрәк, астан өскә карый. Кулларын йодрыклап, инде кизәнергә дә итенә бугай. «Сугып кына карасын, хөкемгә тартсалар тартырлар, ипи шүрлегенә менеп төшәм, дип уйлады колхоз хезмәтендә чыныгып үскән егет. Аның урысчасы ярыйсы, юкка гына җиде ел укып йөрмәгән.
– Ә син нәрсә дип акырасың? Кашык кына сорадым бит! – диде ул, явызны тынычландырырга теләп.
Әллә Кашшафның ишкәк зурлыгындагы кулларыннан шикләнде, әллә башка сәбәп – соңгы мизгелдә лейтенант, йодрыкка төйнәлгән бармакларын язып, читкәрәк китте һәм егеткә ярымборылып:
– Бүген төнгә чираттан тыш нәрәткә чыгасың! – дию белән чикләнде.
Көн артык вакыйгаларсыз – иртәдән төшкә кадәр туп сөйрәп, өйләдән соң ерак делянкага барып, агач кисү һәм алып кайту белән үтте. Төшке баландага да Кашшаф, өлкәнрәк яшьтәгеләрне кызганып, бер иптәше белән үзе китте. „Әлегә кружкасы булмаса да, берни түгел, ничек итеп, Вәгыйз абыйны калаклы итәргә соң әле?“ – дип баш ватты ул, ашханәгә барышлый. Ахырда ашчыдан сорап карарга дигән фикергә килде. Безнең шикелле үк адәм балалары бит, ярдәм кулы сузмыйча калмаслар, дип тынычланырга тырышты. Мондагылардан юньле сүз ишетмәде егет. Карап торышка ипле генә күренгән яшьрәгеннән ник соравына үкенде.
– Ычкын моннан, маңка, синнән башка да косасы килә. Бирермен мин сиңа кашыкны, маңгаеңа шушы чүмеч белән тондырырмын! – дип, кулындагы чүмечне уйнатып, яшелле-зәңгәрле тавыш белән ысылдады.
– Әгәр мин шушы йодрыгым белән берне кундырсам? – дип, йодрыгын сузарга өлгермәде, маңгае турысыннан выжылдап узган чүмечтән чак читкә тайпылып калды. Монда сүз озайтып торуның файдасыз икәнен төшенде ул, кухня ягында тыз-быз килгән унлап кешенең ике-өчләбе, эшләреннән бүленеп, аларны күзәтә башлады. Үзара бер-берсенә дә мәгънәле караш ташлап алдылар бугай. Болар җыйнаулап чыгып тәпәләп ташларга да күп сорамас. Ник болай таркау соң безнең халык, авыр чакта ярдәмгә килүне дә белмибез, дип ачынды Кашшаф. Шунда чиратта аның артында торганнардан берәү:
– Энекәш, баландаңны ал да тизрәк моннан китү ягын кара. Үзләренә аз гына каршы әйткәнне дә өнәмиләр алар, көтүләре белән чыгып „гаепле“ не төяләр. Андый очраклар бер генә булмады инде.
Бәхете бар икән әле: Кашшафны ямьсез сүзләр белән күмеп ташлаган мәлгуньне шулчак начальниклары – кече лейтенант – ниндидер йомыш белән чакырып алды; бүре карашлы, халат җиңнәрен сызгана башлаган иптәшләре дә, ничектер, тукталып каласы итте. Шулай да арадан берсе таска баланда бүлгәндә:
– Исеңә төшерербез әле без сиңа моны, – дип, теш арасыннан сыгып чыгарды.
Вәгыйз абыйсына тиешле порция ипи кисәге куелган булса да, калагы юк. Димәк, ул баланда чөмерүдән мәхрүм калачак.
Кашшаф аңа үзенең калагын тоттырды.
– Вәгыйз абый, ал минем калакны, ал, никтер ашыйсым килми. Әче суны ашказаным да күтәрми бугай, – дигән булды, хәйләгә керешеп. Авылдашы моны гына аңламаслык түгел, карышып маташты. Шулай да бик кыстагач, ризалашты тагын. Үзара тарткалашып утырсалар, башкалар көтеп тормый – ашыга-ашыга авызларына калак арты калак озатуларын белә. Чиратлашып бер калак белән ашадылар инде. „Тамак тәмугка кертә“, – дип, әүвәлгеләр белмичә әйтмәгән шул, лагерьда адәм балалары тыныч тормыштагы миһербанлык, кешелеклелек сыйфатларын җуеп бетерә язганнар иде. Шулай булмаса, алар үзара киңәшеп, коточкыч бәлагә тарыган иптәшләренә ярдәм кулы сузар, аңа өлеш калдырыр иде. Кызганыч, мондый нәрсәнең эзе дә юк. Делянкага баргач, Кашшаф командирлардан һәм сакчылардан яшереп, авылдашы өчен агач кашык әмәлләргә булды. Тупас чыкса да, рәвешен китерде тәки. Нәфисрәк итәргә мөмкин иде, взвод командирларының, кайчагында ротныйның йөренеп торулары комачаулый. Алар якынлашканны күрү белән, янәшәсендәге кулдашы тамак кыргалый һәм Кашшаф, кашык юнудан аерылып, ботак чабарга керешә.
Сентябрь ахырының кояшы урман артына тәгәрәүгә, землянкаларына кайтып җиттеләр. Тик Кашшафка, эчкәре үтеп, нардагы урынына сузылып ятарга язмаган булып чыкты, аны кулына винтовка тоткан солдат каршы алды.
– Сине чираттан тыш нәрәткә озатырга кушылды, – диде ул ачусыз тавыш белән. Күрәсең, моның ише шөгыльне беренче генә башкаруы түгел. Тагын нидер әйтмәкче иде, яннарына взвод командиры лейтенант Иванов килеп басканны күреп, шып туктады.
– Киттек! – диде лейтенант, төксе генә. – Буш вакытыңда эшләп алсаң, белерсең! Синең ишеләрне генә күргән бар. Хәзер басылырсың!
Кашшафның буйсынмыйча чарасы юк. Лагерь аланлыгы янәшәсендәге тар ешкынлыкны үтеп, кечерәк аланлыкка чыктылар. Бер читтә ай яктысында кешеләр басып торганы шәйләнә. Аның кебек үк ниндидер гаепләре табылып, чираттан тыш нарядка эләгүчеләр икән. Кашшаф хезмәт иткән батальоннан гына түгел, башка батальоннардан да курсантлар бар булып чыкты. Моны алар бер-берсеннән кайсы частьтан икәнлекләрен сорашып белделәр.
– „Разговорчики!“ – дип кычкырды капитан чинындагы офицер. – Сезне монда таш ташырга алып килделәр, ләчтит сатарга түгел!
Бу капитан кечерәк чиндагы берничә офицер белән бергәләп, „тәртәдән чыкканнар“ ны җәзага тартуны үтәтү белән җитәкчелек итә икән. Башкалардан аермалы буларак, тавышында тимер чыңы сизелми – хәтта йомшак дип әйтерлек. Офицерлар арасында да төрле кеше бар, күрәсең, дип уйлады Кашшаф. Күп тә үтмәс, егет ялгышканын аңлар әле. Ә хәзергә алар өеп куелган уртача зурлыктагы ташлар таучыгына килеп орынды. Һәркайсы берәр таш күтәреп, бер-бер артлы күрсәтелгән тарафка юнәлделәр. Бер лейтенант озата бара, икенче читтән кораллы сакчы атлый. Ерак та түгел, йөз илле метрлар үтүгә, тиешле урынга килеп тә җиттеләр. Җәзага тартылучыларның беркадәр кәефләре күтәрелеп китте, болай булса, озакка китмәс, ташларны ташып бетерәбез дип шатланды алар. Тик бер нәрсә сәерсендерде – каршыларына алар шикелле үк ташлар күтәреп, нәкъ алар санындагыча алты кеше очрады. Аларны да бер офицер һәм кораллы сакчы озата бара. Кирегә буш кул белән барышлы түгел икән, читтәрәк яткан өемнән янә таш күтәреп илтешле. Аны ниндидер өченче өемгә алып барып салгач, иң беренче башлаган өем янына китерделәр. Гаҗәп хәл, ул никтер бер дә кимемәгән шикелле тоелды. Алты курсант алты таш күтәреп әүвәлге маршрутны кабатладылар – күтәргән йөкләрен аланның каршы ягындагы өемгә чыгарып салдылар. Өченче өемнән таш алгач – кабат кире маршрут: дүртенче өемне тулыландыру. Әйләнчек сарык хәрәкәтләренә охшаган шундый берничә ары-бире тугланудан соң, Кашшаф үзләре белән „җүләр“ уены уйнауларын инде төшенгән иде. Җүләрләр йортында да шулай икән дип, кемнәндер ишеткәне бар, аларны да тик тотмас өчен бер урыннан икенчесенә таш ташыталар, ди. Аерма бары шунда: тегесе – бичара җаннарның дәвалану урыны, монда – курсантларны укыту-өйрәтү үзәге. Коточкыч хәл бит бу, югары командование белми микәнни соң? Иптәш Сталиннан да яшерәләрдер инде. Башкалар да эшнең нидә икәнен сизенде, күрәсең, арада чыш-пыш китте.
– „Отставить!“ Унбиш минут тәнәфес, – дип, әмер ирештерде һаман әле беренче өем янында басып торган капитан, тәмәке кабызып. – Барып җиттеме, күгәрченкәйләрем? – Җәзачылар башлыгы „күгәрченкәйләрем“ не йомшак итеп әйтсә дә, бу сүзгә мыскыллы мәгънә салган иде, – кем дә кем командир-инструкторларның сүзенә колак салмый, шуны каты җәза көтә. Ә хәзер эшкә!
Кашшаф хөр рухлы булып үсте. Кемнең кем булуына карамастан, әйтәсе сүзен кистереп, алдында әйтә, кеше артыннан сөйләп йөрми. Монда, бәлки, әтисенең дә алар кечкенә чакта зимагурлыкта йөреп, шахтёр булып эшләве, авылына кайткач, балаларына тулы ирек бирүенең дә файдасы тигәндер. Менә хәзер ризасызлыгын белдерергә талпынып, авызын ачты, шулай да соңгы мәлдә тыелып калды. Ахыры хәерле бетмәсен чамалады.
Аларны юкны бушка аударудан төнге икеләр тулып киткәч кенә туктаттылар. Иртәнге подъёмга башкалар белән бергә торырга тиешлекләрен искәртеп, землянкаларына һәм баракларына таралырга куштылар. Вәгыйз һәм Котдус абыйлары аның кайтуын әллә йокламыйча көткәннәр, урынына кереп ятуга, сорауларга күмеп ташладылар. Җәелеп ачыласы килмәсә дә, өзек-төтек җавап бирде егет. Өлкәннәрне санламау була югыйсә.
– Энем, берүк сак була күр. Мондагы мәлгуньнәр башыңа җитәргә дә күп сорамас, – диде Вәгыйз абыйсы, чын күңелдән кайгырып. Авыр чакта үзенә ярдәм кулы сузган өчен аеруча якын итә ул аны хәзер. Киләчәктә Кашшафтан башка лагерь шартларында исән калуның икеле булуын авылдашлар яхшы чамалыйлар. Котдус абыйсы да үгет-нәсихәтен бирде. Әңгәмәгә шул урында янәшә нарда ятучы чуваш егете нокта куйды:
О проекте
О подписке
Другие проекты