Татарстан Язучылар берлегендә безгә шактый гына истәлекле язмалар, рәсемнәр, видеоязмалар әзерләгәннәр иде. Ул әзерләп тапшырган видеоязмалар, Мөдәррис турында олы әдипләребезнең сөйләгәннәре, истәлекләр, интервьюлар һ. б. музей өчен көтелмәгән байлык булып чыкты. Бу кадәр материалны җыяр өчен, күпме мәшәкать, күпме кайгырту, күпме эзләнүләр таләп ителгәнен Расыйх үзе генә беләдер… Ул безгә тапшырган видеоязмалар, истәлекле рәсемнәр – музей өчен бик мөһим, бик кирәкле байлык. Бу истәлекләр арасында Мөдәрриснең яраткан остазы Хәсән Туфанның истәлекләре үзләре генә дә зур игътибарга лаек.
Хәсән Туфанның инде шактый күптән сөйләгән, хәзер инде истәлек булып кына калган язмасы да – гаҗәп мирас. «Поэзиягә бүген 20 генә яшьтәге яшь малайлар килә, Тукаебыз әйтмешли, коеп куйган шагыйрь генә түгел, политик та, дипломат та булган, халык өчен янып яшәгән ялкынлы яшьләр, әйбәт яшьләр килә», – дип башлый Хәсән Туфан видеоязмадагы чыгышын. Бу – аның инде «Кызыл Таң» газетасында басылган һәм Мөдәррис Әгъләмовка багышланган язмасы…
Хәсән Туфанның бу язмасы һәм Мөдәррис турында сөйләгәннәре хәзер инде газетада гына түгел, компьютерда да урын ала, һәм аны музейга кергән һәр кеше укый да, тыңлый да алачак.
«Бүген мин шигырь язучыларга шул яшь шагыйрьләрнең берсе турында берничә сүз әйтергә телим, – дип дәвам итә Хәсән ага үзенең чыгышын. – …1968 елның җәендә Язучылар союзыннан Аккош күлендәге Иҗат йортында без олы яшьтәге язучылар әдәби мәсьәләләр турында үзара сөйләшеп утыра идек, миңа:
– Укы әле, Хәсән, яңа шигырьләреңне, укы әле, – диделәр.
Минем кулымда моңарчы әле беркемгә дә мәгълүм булмаган, беркайда да басылмаган шигырьләр дәфтәре бар иде, укый башладым…
Олы язучылар нык уйланып, тыңлап утыралар. Мин тагын «Декабристлар күле» дигән шигырьне укыдым.
Тимер казыкка бәйләнгән
Яр буенда көймәләр…
Ә дулкыннар үртәгәндәй
Киләләр дә киләләр,
Яр буенда көймәләр.
Дулкыннарны тимер чылбыр
Ыргыта телеп-телеп:
Башыңны комга салырсың
Бәйләнгән көймә кебек,
Сагындырганда Ирек.
Комга ятып үкси сыман
Яр буенда көймәләр.
Ирекнең нәрсә икәнен
Дулкыннар шул беләләр.
Дулкыннар шул беләләр —
Киләләр дә киләләр.
Бу шигырьне тәмамлагач, олы язучылар тәмам кызып киттеләр: тагын… тагын укы әле, диләр. Мин укыйм:
…Сабантуйларда да алга карый халык…
Көрәштерә башлый нәниләрдән алып.
Сөлгеләр тотыла.
Һәр авыл
Батырын күзәтә, билгеле.
Мәйдан күк кысыла йөрәкләр:
Бирмә билеңне!
Бирмә-ә-ә…
Дошманнар таптаса җиреңне
Сорамый: «Син батыр идеңме?»
Мәйдан күк кысыла бар халык:
Бирмә илеңне!
Бирмә!
Шулчак мине тыңлаучы язучыларның берсе, хискә бирелеп китеп: «Әнә бит нинди ул халык. Сабан туеннан гына, балалардан гына башлаган шагыйрь халык язмышы югарылыгына күтәрелә, илнең ирек өчен көрәшкән Чура батырларын, Юлайлары, Җәлилләре, Кутуйларын хәтерләтә…» Әйбәт шигырьләр язгансың, Хәсән, диделәр алар… Мин тагын дүрт-биш шигырь укыдым. Язучылар уянып киткән кебек булдылар, дулкынландылар… «Нишләп яңа шигырьләреңне, Хәсән, газета-журналларга бирмисең», – дип, мине үгетләп, шелтәләп алдылар.
Шуннан мин бу олы әдипләргә әле генә укыган шигырьләрнең минеке түгел икәнен әйттем. Ышанмадылар… Шуннан кулымдагы дәфтәрне аларның кулына салдым, – ди Х. Туфан. – Ул дәфтәрләрдә унлап кына түгел, йөзгә якын шигырь бар иде.
– Бәй, – диделәр алар. – Мөдәррис Әгъләмов дигән шагыйрьнең шигырьләре икән бит бу дәфтәрдә… Кем соң ул Әгъләмов, каян килеп чыкты соң ул безгә?!
Безнең бу очрашуда Сибгат Хәким булмады, ул Казанга киткән иде… Әгъләмовның кем икәнлеге турында безнең Сибгат шул елның көзендә (1968 ел) «Социалистик Татарстан» газетасында менә нәрсәләр язды:
«Безнең поэзиядә тыныч кына яши торган чор узды инде. Иҗатлары белән сине зур бәхәскә, иҗат ярышына чакырган яшьләр килде. Әгъләм – шуларның берсе…»
Күренекле шагыйребез Хәсән Туфанның әлеге фикерләре әле октябрь аенда гына (2016 ел) Язучылар берлегенең Тукай клубында яңгырады. Аның әлеге чыгышы видеотасмада иде.
Шуннан соң күп тә үтмәде, шушы ук язма Зәй районының Түбән Биш авылында Мөдәррис укыган мәктәптә яңгырады. Аны Мөдәрриснең авылдашлары, укытучылар һәм музейны ачуга әзерләүчеләр рәхәтләнеп тыңлады. Бу язма һәм башка бик күп видеоязмалар Мөдәрриснең музеенда мәңгегә сакланачаклар, аларны шушы музей бүлмәсендә һәр теләгән кеше тыңлый алачак.
Гомеренең соңгы елларында Мөдәррис Әгъләмов үзенең остазы Хәсән ага Туфан белән бик күп еллар Аккош күле буендагы ял йортында аралашып яшәде. Ул үзенең ничек Хәсән Туфанны тотуы турында җылы итеп болай дип искә ала:
«Безнең күршедәге Түбән Биш урта мәктәбендә ел саен шигырь уку ярышлары уздырыла иде. Мөнҗия апа мине шуңа әзерләде. Бари Рәхмәтнең «Ялкау, кире, иренчәк» әкиятен ятладым. Бик тә озын ул. Үзе бер китап. Яртысына җиттем дә оныттым. Тик каушап калмадым. «Хәлләр шуннан соң шулай-шулай булган», – дип сөйләдем дә хәтергә төшкән җиреннән яңадан алып киттем. Һәй, шәп тә булды инде. Беренче урынны алып, миңа Галимҗан Ибраһимовның яңа чыккан томын бүләк иттеләр. Бәйрәмнән соң Мөнҗия апаны коллегияләре чәйгә чакырды. Укытучы апам мине калдыра алмый бит инде. Арада мин бердәнбер укучы… Шым гына утырам. Атаклы математик Зингаров, минем киләчәктәге остазым, татар әдәбияты укытучысы Мәрвәрия апа, Михаил Ильич Петров, Рина апа…
Кинәт шулчак колакка бер сүз ишетелеп калды: «Туфан чыккан!» Әбием сөйләгәннәр буенча бу гаять зур афәт инде… туфан басса, тереклек бетә дигән сүз.
Соңыннан Мөнҗия апа аңлатты: озак еллар сөргендә булган, Такташның якын дусты Хәсән Туфанның шигырьләре «Совет әдәбияты» журналында чыккан икән.
Кем уйлаган, тагын алты-җиде ел узар да мин Казанда Хәсән Туфан белән очрашып, ул минем остазым, мин аның шәкерте рәвешендә Аккош күлендәге Иҗат йортында 16 ел бергә яшәп иҗат итәрбез дип?!»
Мөдәрриснең Казан читендәге Аккош күленә Хәсән Туфанны эзләп килүен Сибгат Хәким дә дәлилли:
«Шигырьләре аның берничә дәфтәр иде, – ди ул, – зур дәфтәре бетсә, куен кесәсеннән кечерәген тартып чыгара. Дәфтәрләр документ ролен генә үти. Шигырьләрен ул күңелдән укый, кемнәргәдер фәкать укып күрсәтү өчен генә яза шикелле. Укып бетерә, папкасын култык астына кыстырып… Чаллысына китеп бара…»
Чаллы дигәннән, Мөдәррис Аккош күленә Чаллыдан – Чаллы халык театрында эшләгән вакытта килә. Ике айлап килмичә югалып тора да тагын килеп җитә. Мөдәррис Әгъләмовның язган шигырьләренә, гомумән, иҗатына Сибгат Хәким зур бәя бирә:
«Әгъләмов шигырьләрендә үз халкының тарихыннан, язмышыннан, традицияләреннән үсеп чыккан бер хис биләп ала. Ул хис тирәндә, тиз генә бетәр төсле түгел. Кыскасы, моң барында шигырь бетми икән дигән фикергә киләсең» («Социалистик Татарстан», 1968 ел, 17 ноябрь).
Остазы Хәсән Туфанны югалтуны авыр кичерә Мөдәррис. Олуг шагыйрьгә булган хисләре аның «Шагыйрьне озату» шигырендә ачык чагыла.
…Кайтып кына кергән иде әле —
Егерме биш еллар элгәре.
Инде менә тагын ятим калды
Аккош күлендәге гөлләре.
Болай да бит инде күпне күргән,
Ул гөлләрнең моңсу күзләре;
Алар бүген төндә, күз йоммыйча,
Йолдызлардан аны эзләде.
<…>
Авырлыгы бәгырь төпләренә,
Кара юшкын булып төшсә дә,
Шәкертләре озата барды аны
Тукаена – Яңа Бистәгә.
Мөдәррис Әгъләмовның Түбән Биш авыл мәктәбендәге музее истәлекләргә бик бай. Биредә өч дистәгә якын шагыйрьнең, язучының истәлекләре урын алган. Алар арасында Саҗидә Сөләйманованың истәлекле фикерләре, язмалары да бар. Ул үзенең язмасында М. Әгъләмовның соңгы елларда язган шигырьләренә чын күңелдән соклануын җиткерә: «Ел әйләнәсендә миңа көчле тәэсир иткән шундый шигырьләрнең берсе М. Әгъләмовның «Китә алмыйм» дигән шигыре булды», – ди ул.
Мин китәргә тиеш таңга чаклы,
Ә бу кичә кабатланачакмы?
Кабатланачакмы бу кичә —
Китә алмыйм шуны белмичә.
Бу юллар Саҗидә Сөләйманованың 1979 елда «Казан утлары» журналында басылган «Шагыйрь – заман баласы» дигән мәкаләсендә дөнья күрә.
«Үтә шәхси факттан шагыйрь үзе дә сизмәстән олы борчылуга – халык, Ватан, дөнья язмышын кайгыртуга күчә… Шагыйрь заман алдында сораулар гына куймый, ә кешелек тудырган материаль һәм әхлакый байлыкларны якларга әзер торуын белдерә. Шагыйрьнең ашкынулы динамикасы безне шуңа ышандыра.
…Бездән соңгы буын кемгә сөйләр?
Яңгырармы анда безнең көйләр?
Кабатланачакмы шушы кичтә
Без ант эчкән татлы бу тәкбирләр?
Безнең дәвам шулай яначакмы,
Арып-талып уйга калачакмы? —
Китә алмам, дөнья: «Юк!» – дисә,
Китә алмыйм шуны белмичә.
Илләр бәхетенә җиткән хәтле
Саклармы Җир затлы хакыйкатьне,
Ялган матурлыкка төрмичә? —
Китә алмыйм шуны белмичә.
…Меңләп сорау, меңләп уй кичә…
…Киләчәккә бара алмый кеше,
Бара алмый шуны белмичә.
Күренекле шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның музеендагы кайбер истәлекләр белән таныштык. Әйе, музей ачарга әзер иде инде… Мәхәббәт җырчысы Филүс Хисаметдиновның хыялы, чынлап та, тормышка аша. Бу көнне ул музейдагы кадерле экспонатларны кат-кат барлап, яңаларын урнаштырып торды.
…Менә биредә татар әдипләренең, күренекле шәхесләрнең Мөдәррис Әгъләмов турында әйткән фикерләре тупланган, күбесенең төрле газета-журналларда, җыентыкларда дөнья күргән язмаларының күчермәләре, чыгыш ясаганнарның видеоязмалары урын алган. Чыгышлар исә компьютерда: теләгән кеше үзе аларны биредә иркенләп тыңлый ала.
Әнә Филүс Фазыл улы тарихи фикерләр язылган видеоязманы тоташтырды. Экранда бер-бер артлы танылган әдипләр, шагыйрьләр алышына. Анда Хәсән Туфанның Мөдәрриснең иҗатына карата әйтелгән җылы сүзләре яңгырый: ул сөйли һәм өлкән әдипләр алдында әле ул хакта беркемгә дә мәгълүм булмаган шигырьләрен укый. Тыңлаучылар аны үз шигырьләрен укый дип уйлыйлар, чөнки Хәсән Туфан ул шигырьләрне Аккош күле буендагы Иҗат йортына җыелган өлкән әдипләрнең соравы буенча укый. Укылган шигырьләрнең Мөдәррис Әгъләмовныкы икәнен Хәсән Туфан ахырдан гына ачып бирә.
Ә менә янәшәдәге стендта күренекле әдипләребезнең, шагыйрьләрнең, сәнгать эшлеклеләренең газета-журналларда басылган мәкаләләре, язмалары, кыска очерклары тупланган. Менә фронтовик Сибгать Хәким мәкаләсе. Ул «Социалистик Татарстан» газетасында инде 1968 елда ук дөнья күргән:
«Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен укыгач, мин күптәнге фикерләремә тагын кире кайттым, – дип яза Сибгат Хәким, – шагыйрьгә җирлек кирәк», – ди һәм Мөдәррис өчен җирлекнең татар халкы тарихыннан, язмышыннан, традицияләреннән авторның үзендә формалашкан үзенчәлекле бер хис икәнен дәлилли. Шагыйрь Сибгат Хәкимнең тулы язмасы музей стендында Хәсән Туфан язмасы белән янәшә генә урын алган. Алардан соң Наҗар Нәҗми, Саҗидә Сөләйманова, Аяз Гыйләҗев, Мәхмүт Хөсәен һәм башка әдипләрнең, шагыйрьләрнең мәкаләләре, истәлекле язмалары дәвам итә.
Без Мөдәррис Әгъләмов турындагы «Әгъләмисина» дигән әлеге бәянда татар әдипләренең истәлекләрен тулысынча китерүне максат итеп куймадык. Биредә бары тик музейда урын алган истәлекле язмаларның күренекле шагыйрь иҗатына турыдан-туры кагылганнарын, аларның да күңелдә җылы хис уята торган яки нинди дә булса яңалык алып килгән урыннарын гына китерергә булдык. Ә ул истәлекле язмалар белән укучы музейда – Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов укыган Түбән Биш мәктәбендәге музейда таныша ала. Бу яктан караганда, Аяз Гыйләҗевнең уй-фикерләре игътибарга лаек:
«Мөдәррис Әгъләмов саз каены кебек як-якка чайкалмады, беренче адымнарыннан ук үзенең барыр юлын дөрес билгеләде, ялгышмады, – дип яза ул. – Чөнки ул – табигать баласы. Табигать аның дүрт санын төгәл итеп яраткан, имгәтмичә үстергән, саклаган. Ул үзенә һәм халкына мөрәҗәгать итәрлек үтемле, хак сүзләр сайлады… һәр ымы, һәр ишарәсе белән халык күңеленә үтеп керергә тырышты. Авторның шигъри юллары – аның риясызлыгына, намуслы, кешелекле булуына мисал. Бер-ике сүз Мөдәррис үзе дә әйтсен әле:
Агачларның төсе алтын-сары,
Тик җилбәгәй нарат яшел бары.
Эленеп торды офык читләрендә
Торналарның соңгы тавышлары.
Кемгә кадерле без, кемгә кирәк,
Яшәү серләренә кем өйрәткән?!
…Без һәммәсен алдык табигатьтән.
Бу – чын Мөдәррис Әгъләмов. Табигать баласы булып яратылган, җирдән-күктән дәрт-дәрман алган, Аллаһы Тәгаләдән талант иңгән. Мөдәррис Әгъләмов бу кара елларда да үз тавышына хыянәт итмәде, үзе яшәгән чорда татарның җанын ачарга, адашканнарга туры юл күрсәтергә, өметсезләргә кул бирергә, үксезләргә җылы өләшергә омтылды».
Балачак мизгелләре
Балачак мизгелләре аның гомер юлдашы, юанычы, куанычы булып үзе белән янәшә киләчәккә атлады, яңадан-яңа шигырьләрендә урын алды. Бер кыска гына шигырендә шагыйрь үзенең ятим бала чагын тулы бер образ итеп күз алдына китерә, аны башыннан сыйпап юатырга тели:
Башыңнан сыйпап юату
Иде юкса уем.
Үреләм еллар аркылы,
Үреләм, җитми буем…
Шушы дүртьюллыкта да шагыйрь үзенең ятим бала чагын шундый оста итеп күз алдына китерә ки, сокланмый кала алмыйсың…
…Талант иясе Мөдәррис кайда гына булса да: дуслары, якын күргән кешеләре янындамы, студентлар тулай торагындамы, үзе яши торган Социалистическая урамындагы йортта хәләл җефете янындамы, әйе, кайда гына булса да, ул туган авылын, бала чагын исеннән чыгармады…
Безгә бер килүендә мин аңардан:
– Зәй якларында Бистебашка кайтканың бармы соң? – дип сорадым.
– Мин ул авылдан түгел, – диде ул, кырт кисеп. – Мин Биш Субашы авылыннан…
– Язучы Роберт Батулла «Ватаным Татарстан» газетасында чыккан язмасында: «Мөдәррис – Зәй төбәгенең Бистебаш (Пусташит) авылында туып, күрше Түбән Биш авылы урта мәктәбендә генә укып чыккан татар баласы. Юкса Петербург, Киев, Мәскәү шәһәрләрендәге кебек бар уңайлыклары булган мәктәпләрдә дә укымаган», – дип яза бит, мин әйтәм…
– Батулла каян алгандыр, анысын белмим…
Әмма минем туган авылым Биш Субашы… Батулланың газетада чыккан мәкаләсендә, минемчә, төгәлсезлек… Кем гаебе белән… анысын төгәл генә әйтә алмыйм.
Әйе, Биш Субашы – минем яраткан туган авылым. Аны алыштыру мөмкин түгел. Кайбер шигырьләремнең ахырында да мин шушы авыл исемен язып куя идем. Мәсәлән, «Су юлы» дигән шигырем – нәкъ шундыйларның берсе. Анда туган авылыма, табигатенә, аның кешеләренә, аның сылу кызларына булган яратуым чагыла… Бәлки, минем шигырь язуым шуннан башлангандыр…
Сукмак читеннән чәчәкләр
Чиләкләренә үрелә,
Дулкын-дулкын су юлы…
Яратуымны беләсең,
Елмаерсың бит бер генә,
Тик бер генә бу юлы.
Их, су юлы…
Әйе, шуннан башлангандыр, бәлки, – диде Мөдәррис, «Су юлы» шигырендәге әлеге өзекне укыгач. – Шулай да шигырь ничек башлана соң? Мин моңа бүген дә, кырык елга якын шигырь язган, дистәләгән күләмле шигъри әсәр биргән хәлемдә дә чамалап – төгәл генә җавап бирергә кыенсынам… Әмма шунысы миңа мәгълүм: шигърияткә булган тәүге омтылышым шушы туган авылым Биш Субашында, андагы әти-әнием янында, авылдашларым белән аралашканда, мәктәбемә йөргән мизгелләрдә туды. Ул чакта…
…Әле мин бик кечкенә. Ул чакта тулыр-тулмас биш яшь. Әтием дә, әнием дә исәннәр. Сөенә-сөенә җитәкләп йөриләр. Аякларым талчыкса күтәреп тә алалар. Туйлар, мәҗлесләр булса, мине калдырумы, юк! Әткәй – гармунчы, әнкәй – җырчы. Туган-тумачалар җырлый, уйный, көлә, теләгәнчә ләчтит саталар, әлбәттә, әйбәт гайбәт сөйлиләр. Мин изрәп йоклап китәм.
Мине мәҗлесләргә ялынып-ялварып кына алып китәләр. Хикмәт шунда ки, җырларның сүзләрен мин яттан беләм. Онытсалар әйтеп кенә җибәрәм. Көннәрдән бер көнне шулай Таулыктан (хәзерге Тукай районы) бал бабайлардан (Галимулла атлы агайдан) кунактан кайтып килешебез. Әткәй гармунда уйный, җырлый. Ат үз көенә җибәрелгән. Мин әнкәйнең куенында. Әткәй җырлый:
Томанлы көн, караңгы көн —
Без аерылган көн бит ул…
– Улым, әйт әле, ахыры ничек?
Әнкәй касыкка төртә, колагыма пышылдый:
…Бал бабай әче балыннан
Булган әллә кем бит ул.
Мин шуны кабатлыйм.
Әткәй җырлап җибәрә дә, кинәт айнып китеп, мине, әнкәй куеныннан йолкып алып, кар өстенә ыргыта:
– Җырның сүзен бутама, маңка!
Чана салулап, ат каерылып туктый, әнкәй чәбәләнә, әткәй, көлә-көлә, минем янга басып, бию көен такмаклый:
Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була:
Биегән кеше бай булганда,
Карт алаша тай була.
Мин, черелдәп елап яткан ир-ат кисәге, чанага – әнкәй янына үрмәлим… Үзем көләм. Рә-хәт! Шигырь, бәлки, әнә шуннан башлангандыр…
«Безнең авыл мунчала авылы булды, – дип дәвам итә Мөдәррис үзенең «Кан тамырын кистем» дигән китабына язган кереш өлешендә. Кереш «Дөньяныкы – дөньялыкта» дип исемләнгән. – Халык, кара таңнан күзләрен ертып торып, кап сукты, кип сукты, чыпта үрде. Аларның һәрберсенең төрен аңлатыр өчен, үзенә бер китап язарга кирәк булыр иде. Ә мин бу очракта китабыма сүз башы язарга гына алындым лабаса. Шулай да бу авыр, коллыктан да коллык хезмәте турында берничә сүз әйтмәсәм, сез шагыйрьнең ничек шагыйрь булганын, шәт, аңлап бетермәссез.
Җүкә урманы киселә. Агачның кабыгы салдырыла. Шул кабыклар, суга салынып, рәт-рәт агач белән бастырыла. Үз вакыты белән судан алынып, кабыкка һәм мунчалага аерыла. Кабыгы белән каралты-кура, йорт түбәләре ябыла. Мунчада келәмнәре, колгаларга эленеп, чаршау-чаршау киптерелә. Аннары сыйфатлары белән төрле-төрле затлылыкларга аералар да татар халкы дигән «коллар» га тараталар.
Бер төрлесеннән кип сугалар. Станогы келәм сугу станогына тартым. Аермасы шунда: биредә ике кеше аягүрә эшли. Берсе бер яктан биреп тора, икенчесе алып, кылыч белән сугып тора.
Ни өчен кип? Ул җилдә дә, давылда да, яңгырда да чыдам. Анда әйбер тиз кибә. Үзендә һәммә нәрсәне саклап була. Капчык буларак, аннан да җиңел, аннан да кулай нәрсә юк. Мәңгелек татар шигыре кебек, кибеп, җилфердәп тора.
Бер төреннән кап сугалар. Монысы тупасрак, каплавычлы. Асты-өсте бөрмәле, өсте каплап тегелмәле мунчала чыпта. Беренче ГЭСлар, ДнепроГЭСлар, буа-плотиналарның астына, ком тутырып, шул салынган. Шул мунчала капчык берничә йөз еллар су астында саклана икән. Балыкчылар өчен дә бик тә уңай. Чүпрәк капчык судан, дымнан таркала, ә моңа берни булмый. Сахалиннан, Владивостоктан, Каспийдан кайтып, Бөгелмә аша эшелон-эшелон алып китәләр иде аны. Нәкъ менә татар егетләрен, татар кызларын көтүе-көтүе белән мәҗбүри эшкә алып киткән шикелле. Мунчала капчыклар шикелле, алар да су төбенә киткәндәй юкка чыктылар.
Бер төреннән чыпта сугалар. Атамасы «ышыкла» дан килеп чыккан. Аның белән ишек тышлыйлар, болдырга җәяләр. Борынгылар җинаятьчеләрнең йөзен, җәзалар алдыннан, чыпта белән каплаганнар. Чыптаны ыштыр итеп тә файдаланганнар. «Ыштыр бит», «чыпта чырай» дигән гыйбарәләр әнә шуннан калган.
Җүкә агачы үзе бик йомшак. Чабата аның яшь агач кайрысыннан үрелә. Бу – үзе бер сәнгать.
Җүкә агачының кайрысы салдырылган кәүсәсе сөян дип атала. Аннан тәрәзә рамнары, өстәл, урындыклар ясала. Һава кебек җиңел, кулга рәхәт…
Мин шуларның һәммәсен эшләп үстем. Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр?
Юк, алай гына түгелдер…
Шул мунчаланың иң затлы, ефәк кебек затлысыннан тагын бер сәнгать әсәре эшләнә: ул да булса, элек губернаторлар йөргән өчәрлек атлы көймәләргә, татар морзалары йөргән пар атларга ябыла торган чыпталар. Ул җиде төскә буялып, салават күперенә охшатып үрелә. Чанасы кошёвка дип атала. Анысының як-ягы да, җиде төстә булып, үрелгән чыпта белән тышлана.
Бер елны әткәй Чаллы башкарма комитеты рәисеннән шуны эшләргә заказ алды. Нечкә эш. Авыр эш. Бөтен өй хәрәкәттә. Мин энәне җепләп биреп торам. Бу уен гына булгандыр инде. Берничәне җепләгәч, мине йокларга озаталар. Күз иярми, баш әйләнә башлый.
Әткәй миңа, шушы эш уңса, төпчегемә мәктәпкә барырга кәчтүн-чалбар тектерәм, ди. Димәк, миңа. Шул шатлыктан әвәрә килеп буталуым булгандыр инде.
О проекте
О подписке