Азамат сораган радиомаяк, чыннан да, самолётларда булырга мөмкин. Фаҗигагә тарыган очракта, эзләү эшләрен җиңеләйтү өчен, махсус сигналлар бирә торган радиостанция куела икән. Коткару вертолёты, шул сигналларны тотып, тиз генә эзләп таба ала. Тик әлеге җиһазларны ток белән тәэмин итү элементлары инде күптән тузган, аларның эшләвенә гарантия юк. Ә Җир орбитасындагы иярченнәр аша хәбәрләшә торган аппаратуралар Россиядә мондый җиңел очкычларда, гомумән, юк икән…
Аэропорт директоры сөйләгән һәр сүзен Азаматка аңлаешлы итеп җиткерергә тырышты. Аэрофлот эшчәнлегеннән бик ерак торган кеше өчен монысы да әһәмиятле, әлбәттә. Аның белән әңгәмә корганнан соң, Азамат берникадәр тынычлангандай булды һәм шул ук көне кабат Казанга очты.
Билгесезлек кешене бичара хәлендә калдыра. Азамат та шундый хәлдә иде. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, бу авыр хәлдән ничек чыгарга?.. Аның баш миен әнә шундый сораулар туктаусыз бораулый. Теләсә нинди кыен хәлдән дә чыгу юллары бар, диләр. Шулай икән, Азамат очрагы өчен нинди юллар эзләргә соң?..
Бәлки, нәкъ шушы вакытта аның сөеклесенә ярдәм кирәктер? Шушы минутларда ул да кыен хәлдән чыгу юлларын таба алмыйча гаҗизләнәдер, бәгырькәй. Әйе, әйе, ул исән. Теләсә нинди шартларда да берничә атнага тәнендә җан сакларга көч таба алачак аның хатыны. Яраткан ире – Азаматы, туачак балалары – бәгырь җимешләре хакына ул андый көчкә ия. Азамат моңа чын күңеленнән ышана. Әнә шуңа да Сөмбеләне табып, аны бәладән йолып кала алырына өмете зур. Шуның өчен ул бөтен мөмкинлекләрдән, хәтта беренче карашка өметсез булып тоелганнарыннан да файдаланырга тырышты. Әнә шуларны истә тотып, күрәзәчегә мөрәҗәгать итәргә ниятләде дә инде. Шушы яшенә җитеп, беркайчан да багучылар белән аралашканы, нәрсә дә булса юратырга теләп, аларга барганы булмады югыйсә. Теге яки бу мәсьәләдә күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итеп, алардан уңай яки тискәре җаваплар ишеткән танышларының сөйләгәннәренә дә көлемсерәп кенә карады. Шундыйларның күпчелеге кебек, багучыларны шарлатаннар, алдакчылар дип уйлый иде.
Табигатьтән өстен көчләргә ышану – Азамат өчен, гомумән, ят нәрсә. Ул – аяк терәп, җирдә басып тора торган Җир кешесе. Чынга ашмас хыяллар, гайре табигый хәлләр белән кызыксынмый. Аның алга куйган максаты бер – матди яктан уңышка ирешү. Шуны тормышка ашыру өчен, як-якка карамыйча гына, армый-талмый алга атлый ул.
Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума дигәндәй, Азамат та күрәзәче юравыннан юаныч табарга уйлады. Беркөнне Динарны үз янына чакырып: «Миңа шәһәрдәге иң яхшы күрәзәчене тап», – диде ул. Ярдәмчесе бу сүзләргә бераз сәерсенеп караса да, хуҗасының теләгенә каршы килмәде, «баш өсте, әфәндем», дигәндәй, кушканны үтәү хәстәренә керешер өчен тизрәк борылып чыгып китү ягын карады.
Нинди юллар, нинди элемтәләре аша тапкандыр, бер тәүлек дигәндә, Азаматның эш өстәлендә адреслары күрсәтелгән исемлек ята иде инде.
– Оһо, дистәдән артык болар монда. Безнең шәһәрдә шулкадәр багучы барлыгы башыма да килеп карамаган иде, – диде Азамат, исемлеккә күз төшерүгә.
– Саный китсәң, алар шәһәрдә тагын да күбрәк әле. Тик кайберләрен язып та тормадым. Күрәләтә кеше алдаучылар, акча өчен теләсә нинди ялганга баручылар. Бу хакта, аларга мөрәҗәгать итеп, авызлары пешкән кешеләр әйтте.
– Ә шушыларның иң көчлесе кайсысы соң, белешә алмадыңмы?
Динар икеләнеп калды. Ул, өстәлдә яткан исемлекне кулына алып, кабат игътибар белән карады.
– Кайсысы, дип… Менә, Госманова Зәрия яхшы юрый, диделәр. Әйткәннәре күп очракта туры килә, имеш. Тагын Луиза Әкбәрова дигәне дә көчле икән. Сөйләүләреннән аңлавымча, иң көчлесе дә шулдыр әле. Исемлектә мин аның фамилиясе астына сызып та куйдым. Тик ул хәзерге вакытта беркемне дә кабул итми, ди бугай. Кемнәрдер шикаять язган да, җирле хакимият белән аралары бозылган, дип ишеттем. Шул сәбәпле, хөкем, кеше хокуларын саклау органнарына да күп йөргән.
– Без нәкъ менә шул Луиза дигәненә мөрәҗәгать итәрбез, мөгаен… Түләрбез, акчасыннан тормабыз…
– Тик ул бушка да, акчага да беркемне дә кабул итми, диделәр. Тәмам ваз кичтергәннәр бичараны.
– Шулай инде, көндәшләр күп булганда, үзара көрәш шикаятькә бата. Һәм бу очракта, гадәттә, иң гадел кеше зыян күрә. Астыртын көндәшләренең Луизадан нәкъ шундый юл белән үч алган булулары бик ихтимал. Хәер… Безгә аларның үзара ничек аңлашулары мөһим түгел. Әүлиябыз шарлатан булмаса, дөресен әйтеп бирә ала икән, безгә кайсысы да ярый. Эчке сиземләвемчә, әгәр күрәзә дигән нәрсә чыннан да бар икән, Луиза нәкъ менә без эзләгән кеше булырга тиеш. Шуңа барыйк. Аннан соң тагын берәрсенә кереп чыгарбыз. Әйтик, Зәрия дигәненә…
– Бу эшне кайчан башлыйбыз?..
Азаматның уйлаган эшен шунда ук тормышка ашырырга яратканын белсә дә, Динар бу сорауны бирмичә кала алмады. Һәм, чыннан да, үзе фаразлаган җавапны ишетте. Азамат, озак уйлап тормастан:
– Ә нишләп кичектерергә, адреслары бар бит, хәзер үк кузгалыйк, – диде дә, бераз тынып торганнан соң – вакыт югалту, акча югалту белән бер, – дип, үзе яратып әйтә торган сүзне дә өстәде.
– Хатыныгызның фотосурәте яки берәр шәхси әйбере кирәк булыр. Икесе дә булса, тагын да яхшы, – диде Динар.
Азамат ярдәмчесенә текәлеп карады:
– Ә алары нәрсәгә?
– Кешенең кайдалыгын, исәнме-түгелме икәнлеген күрәзәчеләр шуннан беләләр, имеш.
Азаматның да бу хакта ишеткәне бар иде, тик оныткан гына. Кайчандыр бер танышы, сугыш вакытында хәбәрсез югалган бабасының кайда күмелгәнлеген ачыклау өчен, фотосурәтен тотып, күрәзәчегә барган. Хикмәт димә, күрәзәче шуңа карап, бабасының кайсы шәһәрне азат иткәндә һәлак булуын да, хәтта кайсы туганнар каберлегенә җирләнүен дә дөп-дөрес әйтеп биргән. Соңыннан хәрби архивларда казынып табылган документлардан, чыннан да, бабасының шул шәһәрне алган чакта һәлак булуы, шундагы туганнар каберлегенә күмелүе ачыкланган.
Менә шул күрәзәчене тапсаң иде хәзер! Тик моның өчен башта әлеге танышын табарга кирәк, аннан соң теге күрәзәчене. Ә вакыт ашыктыра. Кем белә, ул күрәзәче нәкъ менә шушы Луиза үзедер әле…
Азамат, уйларыннан арынып, әле һаман да янәшәсендә сүзсез генә басып торган ярдәмчесенә эндәште:
– Син машинага чыгып утыра тор, мин озак көттермәм, кирәкле әйберләрне генә алам.
Эш өстәлендә асылташлар белән бизәлгән кечкенә генә рамда Сөмбеләнең фотосы тора. Азамат шуны алды. Әле туйларына кадәр төшкән фото. Сөеклесенең балкып елмаеп торган бу сурәтен бик ярата ул. Сызылып киткән кара каш, самимилеге бөркелгән зур күзләр, бераз гына иннек сөртелгән кызгылт алсу иреннәр, килешле генә түгәрәкләнеп килгән ияк – барысы да шулкадәр якын, газиз һәм кадерле.
«Бу минутларда кайда икән син, җанкисәк? Шушы матур йөзеңне нинди кайгылар сарды икән? Синең исән булуыңа чын күңелдән ышанам. Син дә минем хакта уйлыйсыңдыр», – дип, үзалдына сөйләнде Азамат.
Күзеннән кайнар яшь тамчысы тәгәрәп, фотосурәткә тамды. Үзенең шушы йомшаклыгыннан оялгандай, Азамат рәсем өстендәге пыяланы учы белән ышкып сөртергә ашыкты. Сурәтне иреннәренә якын китереп үпте дә барсеткасына салды. Ә менә Сөмбеләнең шәхси әйберсен каян алырга? Һәрхәлдә, хатынының монда нәрсәдер булса алып килеп калдырганын хәтерләми ул.
Азамат өстәл тартмасын ачты. Менә берничә ручка, карандаш очлагыч, блокнот, кемдер кайчандыр бүләк итеп биргән аудиоплеер, кайчы, хәтта затлы гына зажигалка да бар. Тарау-торау яткан вак-төяк әйберләрне бармак очлары белән этеп күчергәләде. Әнә бер читтә дистәләп фоторәсем ята. Анда Сөмбеләнең сурәте дә бар. Тик алар шәхси әйберләр рәтенә керми шул.
Әле туйга кадәр үк сөеклесе белән бергәләшеп тә, аерым да фоторәсемгә төшкәннәр иде. Фотолар, ни өчендер, шушы көнгәчә өстәл тартмасында ята. Дөрес, Азамат кайчак аларны кулына алып, сокланып карарга ярата. Әнә Сөмбеләсе атынгычта утыра, бусында канәфер чәчәге өзә, ә менә монда… Тукта, бу сурәттә Сөмбелә түгел бит. Азамат рәсемне йөзенә якынрак китерде. Күзләреннән ирексез җылы нур бөркелгәндәй булды. Бу – Азаматның Сөмбеләгә туй бүләге итеп биргән кыйммәтле асылташ сурәте иде. «Ул безнең мәхәббәт талисманы булыр. Аннан беркайчан да аерылмам, һәрвакыт үзем белән йөртермен», – дип, Сөмбелә аны алтын чылбырга эләктереп, муенына асып йөри башлаган иде. Бу асылташны мәхәббәт символы итеп, йөрәк формасында эшләтте Азамат. Асылташның тагын бер үзенчәлеге бар – билгеле бер торышта аннан Азамат белән Сөмбелә исемнәренең баш хәрефләрен укырга була. Иң оста зәрканчы яллап, зур акчага эшләтте бу асылташны. Хәер, яраткан кешесе, сөекле Сөмбеләсе өчен бернәрсә дә жәл түгел.
Асылташ сурәтенә Азамат озаклап һәм сокланып карап торды. Бу фото Сөмбеләнең шәхси әйбере түгел-түгелен. Ләкин хатынының тәнендә йөргән, аның тән җылысын һәрчак үзендә саклаучы асылташ рәсемен дә алырга булды Азамат. Кем белә, бәлки, файдасы тиеп куяр дип, аны да барсеткасына салды да, соңга калмагаем дигәндәй, ашыгып ишеккә юнәлде.
Башка йортлар кебек үк гадәти бер йортның дүртенче катына менеп, пластик материал белән тышланган ишек янындагы кыңгырау төймәсенә шактый басып торганнан соң, эчке якта хәрәкәт сизелде һәм тонык кына: «Кем бар?» – дигән аваз ишетелде.
– Безгә Луиза Әкбәрова кирәк иде, – диде Азамат, сабырсызланып.
Үзе керергә теләгән ишекләрнең һәрчак ачык булуына һәм аларга бер каршылыксыз керә алуына чын күңелдән ышанган Азамат өчен бу ишек тә киртә булыр кебек түгел иде. Ул инде күңеле белән аннан әллә кайчан кергән һәм фатирның түрендә утыра. Тик эчтәгеләр тиз генә ачарга ашыкмадылар. Ишек артында бер генә кеше түгел, күрәсең, өзек-өзек сөйләшкәннәре колакка керә. Ниһаять, аннан:
– Нәрсәгә кирәк ул сезгә? – дигән тавыш ишетелде.
Монысы инде беренче сораган кеше түгел, тавышы өлкәнрәк кешенекенә охшаган.
– Сөйләшәсе бар, – диде Азамат.
Фатир эчендә тагын тынлык урнашты. Һәм ул шактыйга сузылды. Көтеп-көтеп тә, бернинди хәрәкәт сизелмәгәч, Азамат тагын кыңгырау төймәсенә үрелде, шулчак эчтән катгый итеп:
– Ул кабул итми! – диделәр.
Ишекне ачтырып, күзгә-күз карашып сөйләшүдән әле дә өметен өзмәгән Азамат:
– Аңлагыз, монда кеше язмышы турында сүз бара. Акчасыннан тормыйм, зинһар өчен, үтенечемне аяк астына салмагыз, – дип кычкырды.
Әлеге сүзләрнең тәэсире булдымы, бераздан ишекнең теге ягында «шалт-шолт» ачкыч борган тавыш ишетелде. Ишек ачылып, башта урта яшьләрдәге бер ханымның башы, аннан 13–14 яшьлек кыз баланың кызыксынучан йөзе күренде. Бу кыңгырау тавышына беренче эндәшкән кыз иде булса кирәк. Алар кунакларны баштанаяк күздән кичерделәр.
– Мин – Азамат Таһиров, бер якын кешемнең бүгенге язмышы турында кызыксынмакчы идем. Без аны өч көн элек югалттык. Зинһар, ярдәм итегез, – диде Азамат, ишекне япканчы әйтеп калыйм дигәндәй ашыгып.
Кыз ишектән башын алды, ханым Азаматка сөзеп кенә карады да эчкә керергә ишарәләде.
Фатирның зал ягына үтешли, ханым үзалдына мыгырданды:
– Кабул итәргә исәбем булмаса да, яхшы ният белән йөргәнегез өчен генә керттем. Начар күңелле кеше түгел икәнлегегезне беләм, аңладым. Юкса, килүчеләрнең төрлесе була. Барысын да күрергә туры килде.
Ханым шулай сукрана-сукрана залга үтте. Динар белән кызына күрше бүлмәгә чыгып торырга кушты. Чәйләп утырырга, кунакка чакырылган кеше түгел лә, эшне шунда ук башладылар. Азамат барсеткасыннан теге ике фоторәсемне алды. Башта ул күрәзәче алдына Сөмбеләнең портретын шудырды.
Луиза ханым, йә нәрсә сорыйсың, ни әйтергә телисең, дигән кебек Азаматка текәлде. Шунда гына Азамат әңгәмәне ничек башларга, сорауны ничек бирергә әзер түгеллеген аңлап алды. Ык-мык итте, ләкин башына, каршысында тишәрдәй булып карап утыручы шушы хатынга, тел әйләндереп, сүз әйтерлек бер акыллы фикер дә килмәде. Хәер, мондый уңайсызлык өчен күңеленнән үзен битәрләргә дә ашыкмады. Күрәзәче булгач, барысын да үзе белергә тиеш, сорауны әңгәмәдәшенең баш миендә барлыкка килүгә үк аңларга тиеш, дигән уй күңеленә береккән иде аның. Чыннан да, иң катлаулы сорауларга да җавап алырмын, дип ышанып килгән күрәзәче, синең башыңны бораулап торган сорауны да белмәгәч, нинди күрәзәче була соң инде ул?! Азаматның фикер сөреше әнә шундыйрак иде.
Сүзсез генә карашып утыру вакыты көтелгәннән озаккарак сузыла башлагач, Азамат түзмәде: «Мине менә бу сурәттәге хатынның бүгенге язмышы кызыксындыра», – диде. Луиза ханым портретны кулына алды, җентекләп карый, өйрәнә башлады. Шактый шулай утыргач, ул: «Чибәр ханым!» – дип куйды. Менә сиңа ачыш! Аның чибәрлеген күрү өчен күрәзәче булу кирәк тә түгел югыйсә. Азамат аннан мондый сүз көтмәгән иде. Шулай да ул, күңел хакы өчен дигәндәй, аның сүзен хуплап, баш селкегәндәй итте.
Ханым портретны өстәлгә куеп, анда бармакларын йөрткәләде. Бераздан соң, шактый көттереп кенә, аның авызыннан: «Ул сезнең хатыныгызмы?» – дигән сорау чыкты. Күрәзәченең шулай озак мыштырдавыннан Азаматның сабыры төкәнгән иде инде. Ул: «Әйе», – диде дә шунда ук хәлне төшендереп бирергә ашыкты:
– Әйе, ул минем хатыным, Сөмбелә. Моннан өч көн элек ул утырып очкан самолёт…
Азамат туктап калды. «Фаҗигагә очрады», – дип әйтәсе килмәде. Фаҗигагә очрау, димәк, үлем-китем дә булган, дигән сүз. Ә Азаматның күңеле Сөмбеләнең үлүенә ышанмый. Башкалар теләсә нәрсә уйласыннар, ләкин Азамат өчен ул исән, ул яши. Шуңа күрә җөмләсен: «…радар экраннарыннан югалган. Элемтә дә юк. Мине аның кайда һәм нинди хәлдә булуы кызыксындыра», – дип төгәлләде.
О проекте
О подписке
Другие проекты
