Читать книгу «Башка кеше» онлайн полностью📖 — Файрузы Муслимовой — MyBook.
image

БӘБИ ТУЕ

Наиләнең бүген күңеле күкләрдә оча. Кызы Гөлгенәнең көтеп алган улы дөньяга килде. Ире бик иртә вафат булып, ике баласын, бер ялгызы үстереп, башлы-күзле иткән ханым өчен бу вакыйганың нинди зур сөенеч икәнен аңлатып тору кирәкме икән? Инде үзе, кем әйтмешли, «лаеклы ялда» булган, ихлас белән мәчеткә укырга йөреп, намазга баскан Наилә ханым, улы һәм кызы тормышын да һаман үзенекедәй санап, алар өчен борчылып, алар өчен сөенеп яши бирә. Юкса күптән икесе дә гаиләләре белән аерым яши. Балалар үстерә. Кияү дә, килен дә юньлеләр. Дус хатыннары гел әйтеп тора: «Кеше баласын каян беләсең, синең белән яшәмәгәнгә генә әйбәт күренәләр. Бәхетең – күзең күрми, колагың ишетми», – диләр. Бәлки, шулайдыр да. Ерактагы кояш җылы була дип юкка гына әйтмидер халык. Аннары, кеше баласын түгел, үз балаңны да аңлау авыр әле кайчагында. Синең карашларыңны искергәнгә санап, заманча яши белмәүдә гаепләргә дә күп сорамыйлар анысы. Хәер, монысы, уйлана-уйлана, күңелгә килеп киткән фикерләр генә инде.

Гөлгенәсенең ике кызы тәгәрәп үсеп килә. Ире Җәмил бик тә ир бала теләгәч, өченче бала табарга да ниятләде менә. Аллаһының рәхмәте, кояшлы көздә, әбиләр чуагында, нәкъ Җәмиле төсле чем-кара күзле, түгәрәк йөзле тупырдап торган малай алып кайтты. Кадыйр дип исем куярга булдылар. Гөлгенә бала тудыру йортыннан чыкканчы ук, Наилә киявенә:

– Җәмил улым, бик ир бала теләгән идегез. Әллә дим, Аллаһ ризалыгы өчен, корбан чалдырып, мәҗлес үткәреп аласызмы? – дип киңәш итте. – Ир балага ике сарык тиеш инде тиешен дә… Һич югы, берне? – диде.

Кияү кеше дә карышып тормады:

– Була ул, әби, чалдырырбыз, – дип, аның сүзен куәтләп алды. – Берне генә түгел, һичшиксез, икене!

Бәби туганга биш көн дигәндә, Гөлгенәне ире, кызлары һәм, әлбәттә инде, Наилә ханым, чәчәкләргә күмеп, өйләренә алып кайттылар. Озакка сузмый бәбигә азанлап исем дә кушып куйдылар.

Кияү корбан чалуны бәбинең кырык көне тулган вакыткача кичектереп торырга уйлады. Әйдә, исәя төшсен Кадыйрлары, шул уңайдан, эштәге иптәшләрен чакырып, бәби туе да үткәреп алырлар. Әби кеше күңеленнән бераз сагая төшкәндәй булды. Тукта әле, корбан чалу белән бәби туен шулай берләштерергә ниятлиләр түгелме соң? Яшьләрнекен белмәссең, андый туйны, мөгаен, эчемлексез үткәрәселәре килмәс. Аннары үз-үзен битәрләп тә алды. Шикле шикләнер, чикмән бөркәнер, дигәндәй, нигә юкка хафаланырга? Анысын гына белерләр. Әйтсә, урынлы-урынсыз кысылып, акыл өйрәтеп йөргәндәй тоелыр.

Сүзендә торды Җәмил. Кадыйрга нәкъ кырык көн дигәндә, шәһәр янындагы бер авылдан симез генә ике тәкә чалдырып алып кайтты. Мәҗлес әзерләшергә кияү әнисе кодагый да, Наилә дә алдан ук чакырулы иде.

– Менә, әбиләр-әниләр, нәкъ сез дигәнчә булды. Авыл мулласы тиешенчә укып, йоласын китереп, үзе чалып бирде, – диде Җәмил, горурланып. – Кадыйрыбыз сират күпере аша, тәкәләренә атланып, «эһ» дигәнче очып үтәчәк.

– Хәерле гомерләр насыйп булсын үзенә. Игелекле бала булып үссен, – диде Наилә.

Иң якыннар белән генә үткәргән корбан мәҗлесе әллә ни зурдан булмады. Ике кодагый әзерләгән табын шулай да бик күркәм иде: токмачлы ашы янында бәлеше, гөбәдиясе, кош телләре, җиләк-җимеше телеңне йотарлык тәмле булып чыкты. Мулла укыган Коръән сүрәләре, балага, әти-әнисенә теләгән изге теләкләр колакларны гына түгел, җанны да иркәләде. Бәләкәй Кадыйр да, барысын да аңлагандай, курчак өедәй караватында ыгы-ыгы килеп, елмаеп ятты. Бәхетле гаиләдә кадерле бала икәнен сизеп елмая диярсең: асты коры, тамагы тук, әнисенең күкрәк сөте җитә, өстәвенә ике апасы да тирәсендә биеп кенә йөри.

Тагын ике көннән бәби туе буласы. Наилә күреп торды: ике тәкәнең ите байтак иде – күчтәнәчкә таратканыннан тыш та, кияү аның күп өлешен, турап, суыткычларына тутырды. Наиләнең күңелен тагын теге шик корты бимазалый башлады: эчүле мәҗлескә куймагайлары. Түзмәде, чыгып китәр алдыннан:

– Гөлгенә кызым, Җәмил кияү, корбан итен бәбәй туена пешерә күрмәгез, – дип кисәтүне кирәк тапты.

– Юк инде, юк! – диделәр икесе беравыздан. Әмма, ул борылган арада, бер-беренә елмаеп күз кысышканнарын сизмиме соң инде ана кеше, сизде, әлбәттә.

…Тагын бер атнадан сабыйның ни сәбәпледер үпкәсе кабарып, әнисе белән икесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә салдылар. Наиләнең дә борчулары белән мәшәкатьләре бермә-бер артты. Әле, өйдә калган оныкларына күз-колак булыр өчен, кызы фатирына, әле, төрле тәм-томын әзерләп, хастаханәгә йөрергә кереште. Берара, йөрәге әрнеп:

– Их, корбан итен урынсыз кулландыгыз, – дип әйтеп баккан иде, кызы шунда ук:

– Әни, шул ырым-шырымың белән аптыратма ичмаса, – дип, авызын япты.

Япты шул, япты. Димәк, Наилә үзе балаларына кечкенәдән тиешле тәрбия бирә белмәгән. «Заманы» дисәң… заманга тел тидермәгез, ул Аллаһныкы, диләр. Димәк, үзе гаепле. Хәер, үзе дә олыгайгач кына, ачы тәҗрибәләр туплагач кына килде ләбаса дингә.

Ахыр чиктә Наилә нәни оныгы исеменә кабат корбан чалдырырга булды. Өстәвенә Корбан бәйрәме дә җитеп килә. Бу юлы ул ярдәмгә улы Галимне чакырды. Мәчет аша корбанлык сарык табып, аны чалдырып, үз өендә нәни генә мәҗлес җыйды. Тик улы да аңлап бетермәде аның бу гамәлен: «Кашык кадәр бер бала өчен икешәр тапкыр корбан мәҗлесе үткәрәләрме инде?» – дип сөйләнде. Эшне аңлатып биргәч, ул да сеңлесе кебегрәк:

– Синең шул булыр инде, – дип куйды.

…Ниятләгән эшләрен гамәлгә ашыргач, кунаклары да таралып, өйдә үзе генә калгач, Наилә госел коенды да намазлыкка басты. Озаклап ястү намазын укыды. Аннары, сәҗдәгә китеп, елый-елый, Раббысына ялварды:

– Йа Раббым, белеп һәм белми кылган гөнаһларымны ярлыка. Үземә, балаларыма, оныкларыма хәерле-бәрәкәтле гомерләр бир, иман байлыгы бир, туры юлларыңа күндер…

Намазлыгыннан торып, урынын җәяргә керешүгә, телефон шалтырады: улы!

– Әни, үпкәләткән булсам гафу ит. Мин, чыннан да, диндә берни аңламыйм бит. Син мине бераз өйрәткәлә инде.

Наиләнең, кинәт күңеле тулып, тамагына төер тыгылды, телен чак әйләндереп: «Ярар, улым», – дигәндә, күзләреннән кабат яшьләре тәгәрәште.

Тагын өч көннән сабые белән Гөлгенәне дә хастаханәдән чыгардылар.

2009

«ХЫЯНӘТ»

«Ай!» – Балалары йоклаганчы дип үзе дә алар янында ятып торган Равия, изрәп киткәнлеген сизеп, тизрәк урыныннан кузгалырга ашыкты. Иренең эштән кайтасы бар ич. Хатынының йокысыннан уянып ишек ачканын яратмый ул. Сәгать ничәдә генә кайтса да, Равиянең ашы, чәе әзер булып, Җиһангиры кайтып керүгә үк, өстәленә куелырга тиеш. Кара инде, сәгать тугыз да тулып киткән ләбаса. Тагын соңарды инде. Димәк, төн уртасыз кайтып кермәячәк.

– Әхмәт Ясәвиевичны ресторанга алып бардым әле, – дияр. – Майламыйча таба да купмый. Гомер буе шушы тулай торакта яшәмәбез бит. Цех начальнигы ярдәм итмәсә, ничек фатир алмак кирәк.

– Соң, әле үткән атнада гына… – дип, ризасызлык күрсәтергә маташыр Равия, ә тегесе…

– Әй, син нәрсә аңлыйсың соң? Сиңа – алма шалкан, чумара талкан, – дип кырт кисәр.

Тәрәзәдән, нурланып, тулган ай карады. Әй, хыялый да инде син, Равия, шулай гел начарга гына юрамыйлар инде. Күңелсезлекләр дә гел-гел кабатланып тормас, дия кебек иде. Хатынның күптәнге бер мәзәк хәтеренә килеп төште. Бер яшь бикәч, соң гына әнисенә телефоннан шалтыратып: «Ирем һаман кайтмады, мөгаен, үзенә сөяркә тапкандыр», – дип зарланган, ди. Әнисе исә: «Юк, кызым, алай начарга юрама әле, аның берәр машинага тапталуы да ихтимал ич», – дип юаткан, имеш. Ха-ха-ха, хи-хи-хи… Әмма ничәмә-ничә көннәр, атналар, айлар буе шул халәттә яшәп кара әле!

Равия күмәч йөзле ай карап торган тәрәзәнең пәрдәләрен төшерде, радиоалгычны акрын гына тавышка көйләп җибәрде, иртәгә иртүк бакчага озатасы ике улының күлмәк-ыштаннарын хәстәрләргә тотынды.

…Ниһаять, кыңгырау тавышы! Инде йоклаган күрше-тирәләрне уятмаска тырышып, хатын оекчан гына тышкы ишекне ачарга йөгерде.

– Җиһангир?

– Ач!

Ире тагын салып кайткан. Их, тизрәк йокларга гына ятса иде. Әмма ул ашамыйча йокламаячак һәм, гомумән, тиз генә йокламаячак. Равия, күнегелгән гадәт буенча, өстәлгә тәлинкә белән аш куйды, ипи кисте, чәйне кайнарлатты.

– Ярарга тырышасың, ә? – диде ире. – Син, мөгаен, миңа хыянәт иткәнсеңдер.

Равия өчен монысы көтелмәгән яңалык иде. Хыянәт? Каян башына килә диген син. Югыйсә өйләнешкән чакта ук гомергә бер-берсен яратырга, беркайчан да бер-берсенә хыянәт итмәскә дип сөйләшкәннәр иде түгелме? Һәм… ахыргача бер-берсенә ышанырга дип… Шуңа күрә Равия Җиһангирына ышана да, ярата да. Эштән соң әнә шулай исереп кайтып тавыш чыгарган чакларында да ул аны аңларга, кичерергә тырыша. Чөнки иртәгәсен үк ул, һичшиксез:

– Равиям, бәгырем, мин сине үлеп яратам. Кичә эчкәнмен, нишләгәнемне хәтерләмим. Кичер, яме, – дип өзгәләнәчәк. Шуңа да Равия мондый күңелсез кичләрне, йокысыз үткәргән төннәрдән соң килгән авыр көннәрне вакытлы күренешкә санап, күкләрнең бер аязачагына өмет итеп яши дә яши.

– Өметләнмә юкка, – дип, вәгазь укый дус хатыны Венера. – Яраткан ир көне-төне әллә кайларда йөрми ул. Әле кичә генә урамнан бер чибәр кыз белән кочаклашып барганын күрдем…

– Китче, ялгышкансыңдыр, – ди Равия, көлә-көлә.

…Җиһангир кабат шул соравына кайтты:

– Ник эндәшмисең, хыянәт иттеңме?

– Китче, нинди сүз… – Равия аптыраганнан елмаеп куйгандай итте.

– Ә нигә гаепле кебек елмаясың?

– Нишлим соң?

– «Нишлим соң, нишлим соң?» Юк, дияр идең. Мин бит сине үтәли күрәм. Әйт, кем белән?

Равия, чыннан да, мондый очракта нишләргә кирәген белми иде. Төшме соң бу, өнме? Чынлап әйтүеме, шаяруымы?

– Әйт, дим сиңа! Син бит уңайсызланып елмаясың.

Булса да булыр икән кеше. Тагын исереклек галәмәтедер бу.

– Җиһангир, әйдә, бәгърем, йокларга ятыйк. Иртүк торасы да бар…

– Җаваптан качасыңмыни? Минем иртүк торасым юк. Икенче смена… Әйт…

Нишләмәк кирәк? Йоклыйсы да бар, инде сәгать өч. Бәлки, тынычланыр?..

– Әйе инде, әйе! Хыянәт иттем! Әйдә, йоклыйк…

– Ә-ә, юк! Шулай җиңел генә котылырмын дидеңме? Әйт, Равиям, кем икәнен, аннары бер сүз дәшмим. Үзем генә белермен, мин сине бик тә кадерләп кенә яшәрмен. Син бит теләсә кем яратырлык кеше, үзем дә белеп торам. Әйт инде…

Хатынның иренә каршы торырлык хәле дә калмады, әйтер сүз дә таба алмады. Әлеге халәтеннән чыгу юлы булмаудан ул тәмам гаҗиз иде.

– Нигә куркасың инде, мин бер сүз әйтмәячәкмен, дидем ич. Надирдыр ул, мөгаен. – Ир Равиянең хезмәттәшен атады.

– Юк.

– Алайса, күрше Харис. Сиңа кызыгып йөргәне әллә каян күренеп тора иде.

– Юк.

Җиһангир тагын әллә кемнәрне исенә төшерде. Йокысызлыктан һәм көтелмәгән сорау алудан тәмам арыган Равия битараф кыяфәттә: «Юк, юк», – дип кабатлап утырудан узмады.

– Белдем, белдем! Венераның ире Нурислам ул! Яшь чакта сез йөргәнсез дә түгелме соң әле?

– Булса, – дип сыкранды хатын, соңгы сорауга җавап бирәм дип уйлап. Әмма… әйтеләсе сүз әйтелгән, Җиһангир тарафыннан нәкъ үзе теләгәнчә кабул ителгән иде инде.

– Әһә, шулаймы? Аһ, шулаймы?..

Тагын бер йокысыз төн узды. Улларын бакчага илтеп куйган хатын, тәненең күгәргән урыннарын хезмәттәшләреннән яшерердәйрәк киемнәрен киеп, эшенә ашыкты.

Күпмедер көннәрдән соң Равия көтмәгәндә «үз хыянәтенең сәбәпчесе» Нурисламны урамда очратты. Һәрвакыттагыча ачык йөз белән исәнләшергә теләде. Ире әйтмешли, яшь чакта «йөргән» саналсалар да, мөнәсәбәтләре капка төбендәге эскәмиядә йолдыз санап утырудан узганы булмады аларның. Аннары бер-ике тапкыр матай белән күрше авыл клубына чыктылар бугай. Кулга-кул тотынышырга да оялдылар хәтта. Язмыш бит бу: еллар үткәч, Равия Җиһангирга кияүгә чыкты, Нурислам Равиянең дус кызы Венерага өйләнде.

…Әйе, Равия Нурислам белән берни булмагандай исәнләшеп узарга теләде. Әмма… Нурисламның сүзләре аның өстенә баштанаяк бозлы су койгандай итте:

– Беләсеңме нәрсә? Әгәр дә бозык хатын икәнсең, үз бозыклыгыңа мине катнаштырма! Беткәнме шунда үзең кебек…

1
...