Чираттагы больничныйны алып, республиканың үзәк дәваханәсенә китте. Аңа тиешле операцияне иң алдынгы ысул белән Мәскәүдә генә ясый алалар икән. Уфада ясаткан очракта, пычак астына өч тапкыр ятарга кирәк булачак. Мәскәүгә юлламаны бер кеше генә бирә ала икән. Бу кеше кабинетына бер сәгатькә соңга калып килде. Ишек төбендә ике хатын, бер ир көттеләр. Өчесенең дә гаиләләре, балалары бар. Өчесенең дә яшисе, бик яшисе килә. Табиб, практикант кызлар белән шаярыша-шаярыша, бүлмәсенә керде.
Әминәне кабул иткәндә, игътибарсыз гына, исем өчен генә аның авыру тарихын актаргалаган булды.
Һәм юллама бирүдән баш тартты.
– Аңлагыз, минем савыгасым, савыгып чыккач, әле озак еллар эшлисем килә! – дип ялварды Әминә, салкын күзләргә карап.
Салкын күзле табиб исә:
– Безнең коллегалар да мәскәүлеләрдән ким түгел! – диде һәм, сүз бетте дигәндәй, халатын сала башлады.
Хатын, арып-талып, фатирына кайтып керде. Ире эштә, кызы әле укудан кайтмаган. Хәле юк, башы әйләнә. Кан басымы күтәрелдеме – җилкәдән, күзләрдән авырттырып укшыта. Сумкасыннан дару алып эчте дә душка керде. Бүгенге бөтен газаплы кичерешләрне, өметләнү, өмет өзелүләрне юып төшерергә теләгәндәй, бик озак җылы агым астында басып торды. Аннан юрган астына чумды. Бәләкәй чагындагы шикелле, башыннан ук капланып ятты да тынып калды.
Тыелгысыз үкси башлады. Күзеннән яшь чыкмады, алар елый-елый кипкән иде инде, ахры. «И Аллам, ник болар барысы да төш түгел?! – дип әрнеп сыкранды. – Нишлим соң, нишлим? Ни хәл итим? Ни өчен нәкъ миңа шундый газаплар? Берәрсен рәнҗеттемме, кемгәдер зыян эшләдемме әллә?»
Хатын үткән айларны-елларны, балачагын, студент чакларын күз алдыннан үткәрде. Аннан эш… Мәктәп, балалар, имтиханнар, төннәр буе дәрескә әзерләнүләр… Юк, бер баланы да, коллегаларын да рәнҗетергә, аяк чалырга тырышмады кебек. Дөрес, кешедән ким булмаска омтылды. Үзенә, бары тик үзенең акылына, эчке тоемлавына таянды. Намус белән эшләде. Шәһәр мәктәбендә дә менә дигән укытты, соңгы ике елда мәгариф бүлегендә эшләде, яхшы эшләгәнен күреп, тарих фәненнән методист итеп чакырдылар. Аннан районга күченергә туры килде – янә мәктәпкә эшкә керде. Дөрес, бер коллективта да ул үз кеше булып китә алмады. Аңа һәрвакыт сагаеп карадылар. Түрәләр үз кәнәфие өчен курыкты, ялкаулар исә беркайчан да уңганрак коллегаларын өнәп бетерми. Ә аның табигате шулай – берәр эшкә тотынса, аны идеаль итеп үк булмаса да, идеалга якын итеп эшләргә тырыша. Көчме? Көч-энергия әллә каян килә иде. Күктәнме, Ходайданмы? Ире дә аптырап бетә иде – үзең гәүдәгә орчык чаклы гына, үзең шундый бөтерчек кебек, ди.
Тик менә хәзер, киресенчә, көч дигәнең, бармаклар арасыннан аккан ком сыман, бертуктаусыз агыла да агыла, тотып тыям, туктатам, димә…
Әминә, юрганын ачып ыргытып, сикереп торды да көзге янына килде. Көзгедән аңа ябык, саргая төшкән, бите җилсенгән, маңгаен, ирен читләрен җептәй нәзек усал сырлар ермачлый башлаган ханым карап тора иде. Шундый арыган, алҗыган ул! Сабырлыгы сынган… Тик күзләре генә бирешмәгән, алар утлы күмер кебек янып ялтырый!
Тәрәзә төбендәге гөлләргә күзе төште. Үзендә алар кайгысы юк, бүтәннәрнең кулы җитмәгән. Иң нәзбереге – озын, киң яфраклы, суны күп «эчә» торган кытай розасы бөтенләй сулып, шиңеп төшкән.
Мин дә шулай шиңәрменме? Өч тапкыр пычак астына ятып, исән котыла алырмынмы? Корыган гөлне савыты-ние белән чыгарып түккән кебек, аны да өеннән алып чыгып китеп, кабергә күмәрләрме? Әллә дәваханәдә өзелерме гомере? Бу уйлардан күңеле йомшарып, ике бөртек күз яше тәгәрәде. Кибеп бетмәгәннәр икән әле…
Ул, идәнгә чүгеп, келәмгә тезләнде. Куллары, аяклары, үзләреннән-үзләре әтисенең әнисе Хәмдия карчык намаз укыгандагыдай рәвеш алдылар. Әбисе бик укымышлы карчык иде, гозерең булса, Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылып сора, адәм баласының Аллаһка иң якын вакыты шул, дия иде.
Гел өстә, югарыда йөрергә күнеккән баш түбән иелде, гел елмаерга гадәтләнгән иреннәр ялварып дерелдәде, көләч күзләр йомылып, догага оеды…
– Аллаһым, Раббым, – диде пышылдап Әминә. – Котылу юлын күрсәтче миңа! Минем үләсем килми! Минем кызымны кем карар, кем туй ясар? Мин үлсәм, бу чәчәк кебек дөньям кемгә калыр? Мин бит күпме көч түктем бу дөньяда. Минем белемем, минем белгәннәрем шулай тиз юкка чыгармыни? Мин бит әле күпме балаларны укыта алам! – Күзеннән, ни гаҗәп, чишмә кебек яшьләр саркыла башлады. Яшь агу белән күңеленә дә җиңеллек өркелгән сыман тоелды. – Чирне дә, шифаны да Син бирәсең, шифа бирсәңче минем тәнемә! Савыгасым килә, Син кушкан юллардан гына йөрер идем, тыйганнарыңнан тыелыр идем…
Шулчак ишектә кыңгырау шалтырады. Ире кайткандыр, вакыт соң. Әминә яшьләрен тиз-тиз халат итәге белән корытты, барып ишекне ачты һәм, берни булмагандай: «Кадерлем, кайттыңмы?» – дип, үрелеп, ирнең яңагыннан үбеп алды.
Иртәгәсенә ул томография кабинетының шәфкать туташына шалтыратырга уйлады. Батып барган кеше саламга да ябыша бит. Беркөн, кабинетка килеп кергәндә, чечен кызы Зараның телефоннан кем беләндер Мәскәүдәге клиника турында сөйләшүен ишетеп калган иде. Шалтыратты, хәлен аңлатты. Буш итмәм, җаныкаем, дип ялынды. Әйе, кара көнгә дип җыйган маясы бар, терелтсеннәр генә, берни дә жәл түгел. Кешелекле кеше булып чыкты Зара, аның үтенечен кире какмады, шундук кирәкле телефон номерын да табып бирде. Кияүгә чыгып, Уфага күчкәнче, Зара ике ел шунда эшләп алган булган икән. Әминә ул номерга курка-курка гына шалтыратты. Куркуы юкка булган: алдагы атнага ук аны клиникага чакырдылар.
Үтте кара көннәр. Операция ясатты, тиешле дәвалау курсларын алды. Шөкер, эшләп йөри. Каралып, тикшерелеп тора, хәле зарланырлык түгел.
Инде менә энесе аңа чарасыз калып шалтырата! Әминә, керфекләре чыланганын иренә сиздермәскә тырышып, башын түбән иде. Их, дөнья, беркемнең дә гамь казаны буш түгел!..
Җаны әрнеп, иркен өй эчендә әрле-бирле йөренде дә йөренде Гөлчәчәк. Харап иткәндер инде ире өр-яңа «Форд» ны! Аңа шалтыратмыйча, апасына шалтыратуы да шуннандыр! Ишетер иде, юкса, ишетмәгәнен!
Йокыдан уянып кына килгән Диләрәгә дә өлеш эләкте. Кичтән рәсем төшереп булашкан иде кызы, пумала-буяу, альбом битләре белән зал тулган. Буяу алып җиткермәле түгел!
Берничә тапкыр Әдипкә шалтыратып карады. Тик ире телефонын алмады. Ярый, апасы барып җитсә, Гөлчәчәккә анда урын булмаячак, эш калмаячак. Әйдә, көйләсен Әминә сөекле энесен!
Дөньяны күпме бөтәйтергә тырышма, бөтәйми икән ул… Инде теләгәнемә ирештем, дип уйлыйсың, ә ул тез астыңа шундый итеп китереп суга! Теләгәнең генә түгел, булганыңнан да колак кагасың! Гөлчәчәк инде ничә ел шундый нәүмиз халәттә яши. Күңеленә урын тапмый. Читтән караганда, барысы да яхшы кебек. Ә ул аңлаешсыз шом эчендә. Матур киенергә ярата иде, анысының да кызыгы калмады. Теге чакта ире казыган чокырга егылгач, аның битендә җөй калды. Ничек кенә матур киенмә, иң тәүдә шул эз күзгә ташлана… Нечкә генә, кыска гына, тик барыбер җанны үрти. Балалары үсеп килә, яхшы укыйлар – анысы да сөенеч бирми.
Аптырап, җанын әрнеткән сорауларга җавап эзләп, күрәзәче карчыкларга барды. Сәбәбен беләсе килде. Кемдер – күз тигән, кемдер бозым, диде. Кемдер, иреңнең ка́рмасы пычранган, дип күрәзәлек кылды.
Соңгы версиягә хатын чат ябышты. Ничек үзенең дә башына килмәгән! Әлбәттә, ка́рма! Әдипкә кияүгә чыкмаса, ул шул каһәрле чокырны казып куймаса, бу хәл булмый иде. Нәсел ка́рмасы! Кырык елдан соң да кырын эшнең киялеге чыга, кыены төшә ул! Гөлчәчәкнең имгәнүе дә шуннандыр әле! Әдипнең картәтисе гомере буе участковый булып эшләгән бит. Утыз ел эчендә кемнәрнең генә башына җитмәгәндер дә кемнәрне генә төрмәдә черетмәгәндер ул! Ә әтисе бригадир булган. Бригадир Гаяз Ленин ордены алсын өчен бөтен авыл бил бөктеме – бөкте! Бик усал абзый иде, Гөлчәчәкләр чөгендер утаганда, карап, чүбе калса, берәмтекләп өздереп йөри иде. Әдип исә – әтисенә аркаланып, иркә генә үскән төпчек малай.
Эшләре алга бармауның, акчаның теләгәнчә мул кермәвенең сәбәбен дә иреннән күрә башлады хатын. Кеше ирләре, әнә, Себергә барып көрәп, акча алып кайта. Ә бу, кусаң да китми, өем бар, булганы җитә, ди. Яздан көзгә кадәр осталыкта йөри йөрүен, кышкылыкта андый эшләр азая бит. Ә Гөлчәчәк алай итә алмый. Әдип юкта абзардагы мал-туар да аның өстендә, балалар да, киоск та. Сәламәтлегем юк, дип тормый, тиен урынына бөтерелә. Иренә нәрсә, ул сәламәт, ул һәрвакыт шәп, көләч, шаян! Һәммәсе белән шаяртып сөйләшергә сүз таба, ә хатыны өчен бер җылы сүзе, якты йөзе жәл.
Уйлый-уйлый, аның ни сәбәпле Себергә китәргә теләмәвен дә аңлады ул. Китәсе килми, димәк, монда сөяркәсе бар аның! Бу уй шулкадәр дөрес булып тоелды ки, Гөлчәчәк хәтта елмаеп куйды! Барысы да аңлашыла иде хәзер: капка төбенә казылган чокыр да, иренең аның ямьсезләнүенә игътибар бирмәве дә! Чокырга төшеп, муенын сындырыр дип уйлаган ул! Битендәге яра эзенә исе китмәве дә аңлашыла: димәк, аңа бар ни дә, юк ни Гөлчәчәк! Аны күрми дә ул, чөнки уенда башка берәү! Хатыны монда абына-сөртенә, җан тиргә батып, Әдипнең дөньясын көтә, ә ул гулять сыптыра, кәеф-сафа кора! Дөньялары алга бармауның да сәбәбе шушы – бар тапканын сөяркәсенә ташый, димәк!
Үз фаразларына исбатлау эзләп, ире күрмәгәндә генә, аның телефонын карый, кесәләрен актара торган булып китте. Тырыша торгач тапты да. Менә, Тәнзилә дигән хатынга биш тапкыр шалтыраткан, Нәсимә дигәненең исемен, телефонын кәгазьгә язып, түш кесәсенә тыгып куйган. Тик бу фактларны бер талашканда, зур тантана хисе белән иренә җиткергәч, тегесенең бер дә исе китмәде. Кычкырып, авызындагы утыз ике теше күренерлек итеп көлде дә: «Оптовикларның телефоннары бит ул!» – диде.
Димәк, бүтән хатын, дигән нәтиҗә ясады Гөлчәчәк һәм эзләнүләрен дәвам итте. Иренең «Одноклассники» сайтындагы битендә бер сабакташының фотоларына гел «класс» куеп баруын ачыклады. Ә ул хатын күрше авылда яши. Димәк, Әдип, тауарга йөрим дип, шуның янына чаба!
Түзмәде, бөтен шикләрен бер барганда, әти-әнисе белән бүлеште. Әнисенең соңгы бер-ике елда кодагые белән аралары суынган иде, кияү белән бабай арасыннан да кара мәче үткән – алар тулысынча кызларын яклады.
– Җитәр, кызым, күп хезмәт иттең аларга! – диде әнисе. – Күпме бергә тордыгыз, чәчең белән җир генә себермәдең. Барыбер ярый алмадың. Диләрәнең бәби туен да үткәрмәде кодагый, ә йортын Әминәгә яздырды, – дип, әллә кайчангы һәм өр-яңа үпкә-ачуларына ирек бирде. – Син генә түгел, безне дә хезмәт иттерделәр. Йорт, аннан мунча салганда, әткәң куна-төнә эшләшеп ятты, безнең хакыбыз бик күп анда.
– Бик шәп булып кылана ул Әдибең… – дип, учакка куз өстәде әткәсе дә. – Авылда беренче булмакчы. Тик шуны уйламый: синсез, безсез әллә кая китә алмас иде!
– Шуларга ярыйм дип, ашкынып эшләп йөреп, сәламәтлегеңне бетердең! Аларның клуб хәтле өйләрен җыештырып, басу хәтле бакчаларын утап! – диде әнкәсе, кызының иң нечкә җиренә кагылып. – Алай өстеңнән дә йөргәч…
Тора-бара Гөлчәчәкнең күңелендә Әдипкә карата бер җылы да калмады сыман. Аралар суынганнан-суынды. Әйдә, миннән башка тырышып карасын әле дип, ачуланып уйлады ул. Киемеңне үзең юып, ашарга үзең пешереп, савыт-сабаңны үзең җыештыра башласаң, бик шәпләнеп, чәчкә атып йөри алмассың – кикригең тиз шиңәр!
Моңарчы дөнья арбасына парлап җигелеп, тигез тартсалар, хәзер хатын үзенең ягына каера башлады. Әнисе әйтмешли, җитәр. Юкса, бар көченә, өзеп-йолкып, ир дөньясын көтә! Әдип – шәп, Әдип – яхшы! Ә ул күләгәдә! Кеше хатыннары ирләрен Себергә озата да, яхшы шәраб эчеп, бер-берсенә кунакка йөрешеп туймый. Мал да асрамыйлар, бакча дип тә өзгәләнмиләр – Себер акчасы артыгы белән каплый.
Иренә каршы әйтүдән, аның бер сүзен дә тыңламаудан тәм таба башлады. Дөрес, кайчак: «Болай барса, этле-мәчеле яшәсәк, аерылышып туктыйбыз бит!» – дип уйлап куя. Аннан: «Ярар, аерылышса соң, бер без генәмени, ун парның җидесе аерылыша хәзер, – дип, үзен юата. – Авылда өй рәтеннән китсәң, кем аерылган, кем буйдак, авыл тулы ялгыз әби-сәби. Телевизорны ачсаң, әнә, артистлар: әбиләре – малайга, кызлары бабайга бара, баланы пробиркадан табалар, балаларның атасын тест ясатып кына беләләр».
Ничек кенә булмасын, ул элеккечә баш иеп яшәмәячәк! Ире йә баш бирә, бирмәсә, үзенә үпкәләсен! Ник гел Гөлчәчәк, баш иеп, аны тыңларга тиеш? Ул да тыңласын аны! Барсын әнә Себергә! Уч тутырып, акча алып кайтсын! Шунда сөйләшергә була! Ә аның әле – утыз, әле биш мең алып кайтканына авыз җәеп торып булмас.
Төннәр буе йокламыйча хыялланып ята торгач, тагын шундый уйга килде: иренә генә карап утырмаска, акча эшләргә! Әдипкә әйтмичә, аңа белдермичә генә! Менә шул чакта ул бөтенләй үзаллы булачак. Шул чакта ул Әдипнең авызына түгел, Әдип аның авызына карап торыр!
Шундый уйлар белән юанды Гөлчәчәк. Кайчандыр балкыган мәхәббәт балкышыннан берни дә калмады, ул аллы-гөлле сихри салават күпере иренә каршы төбәлгән, агулы ук төзәгән зәһәр җәягә әверелде. Өй эче сугыш яланына әверелде. Хатынның иренә каршы игълан ителмәгән сугышы иде ул. Дөрес, тыштан барысы да элеккечә кебек. Бомбалар ярылмый, сызгырып, пулялар очмый, елга булып, каннар акмый. Тик бу тыштан гына шулай. Чынында исә бомбалар – усал сүзләр, пулялар – усал карашлар, ә кан урынына кимсетелүле, үпкәле хисләр ага. Ир-ат бит катырак була, Гөлчәчәкнең үзенә дә эләгә: ул түккән яшьләр диңгез үк булмаса да, инде күл булгандыр. Ире белән бергә аның туганнарына, бианасына да нәфрәттән өлеш мул чыкты. Елына бер-ике аш-фәләндә күрешүне санамаганда, элеккечә туган көннәргә чакырышу, котлашулар, сәгатьләр буе телефоннан сөйләшүләр бетте.
Улы Шамил кайчак әйтеп куя:
– Югары оч картинәйләргә ник бармыйбыз ул, әни? – ди.
– Аның эше күп, безнең кайгы юк! – дип, кырт кисә Гөлчәчәк.
– Мин аны беркөн кибеттә очраттым. Ул, мине оныттыңмыни, Шамил, ник кунакка килмисез, – ди.
– Юк-бар белән башымны катырма әле! – ди әнисе, ачуланып. – Бар, укуыңны укы! Бик шәп булгач, нәнәң хет берәр шоколад алып бирдеме соң үзеңә?
– Юк!
– Менә, күрдеңме! Алырсың алардан берәр нәрсә! Ярар, ничава, күрәселәре алда әле! Селкетербез әле без аларны, капчыкларын әйләндереп селкербез!
Үсмер егет, беркатлыланып, төпченеп маташты:
– Нинди капчыкларын, әни?
– Хәзер мин синең үзеңне тотып селкәм! Бар, шилма малай, укуыңны укы, дидем бит!
Сыерны савып, Шамил белән бергәләп, малларны карап керүгә, Диләрә торып җиткән. Чәй эчеп булашканчы, сәгать 11ләр булды.
Шулчак әнисе шалтыратты:
– Кызы-ым, тиз генә шәһәр каналын ач! Әдибең кеше таптаткан анда!
Хатын, абына-сөртенә дигәндәй барып, телевизорның пультын алды. Кирәкле каналны тапканчы, хәбәрнең азагына гына өлгерде: «Автомобильләрнең бәрелешүенә „Форд“ автомашинасының каршы полосага чыгуы сәбәпче булган!»
Ул да түгел, әнисе яңадан шалтыратты:
– Ишеттеңме, ике кеше үлгән! Водитель белән хатыны. Юк, өч кеше – ул хатын авырлы булган!
Гөлчәчәк, аһылдап, башына ябышты.
– Апасы шалтыратканые шул иртән! – дия алды.
– Кая киткәние соң кияү? – дип сорашты әнисе.
– Тауарга инде, кая булсын!
– Кичтән сыра-фәлән тотмаганыемы?
– Эчми бит ул, беләсең бит!
– Барыбер котылалмый, утырталар инде аны!
– Нишләп алай дисең, әни?
– Бәй, ишетмәдеңмени? Каршы полосага чыккан бит! «Форд» ның карарлыгы да калмаган, тимер өеменә әйләнгән!
– Биш ел кредит! – Хатын тәмам буынсыз калды. – Әле йөк машинасыныкыннан көчкә котылганыек!
– Страховкасы барыемы? – диде әнисе.
– Булу беләнмени! Үзе гаепле булгач!
– И балам, бер бәхеткәйләрең булмады, бу хәсрәт капчыгына чыгып! – Әни кеше мышкылдап елап җибәрде. – Торуыгыз да этле-песиле. Муеннан бурыч! Инде менә тагын бәла!
– Әни! – дип бүлдерде аны шулчак Гөлчәчәк, шомланган тавыш белән. – Әни, беләсеңме, бер экстрасенс былтыр миңа нәрсә диде?
– Нәрсә тагын? Бетмәде инде шул корткаларың!
– Ирең машинасыннан колак кагачак, диде. Алай гына да түгел әле…
– Үзеңне нәрсә диде – шунысын сөйлә син!
– Сине зур үзгәрешләр көтә, диде…
– Амин, амин, яхшы якка үзгәрешләр булсын, балам! – диде ана кеше, аның бу сүзләрен хуплап.
– Әни, Әдипне күрсәттеләрме телевизордан? – диде Гөлчәчәк акрын гына.
– Дәваханәгә озатканнар. Янына барып килербез инде, кешедән яхшы түгел. Күрше-тирә болай да тырнак астыннан кер эзләргә генә тора. Күрше Гайшә әйтә беркөн: «Нишләп кияү балакаең күренми соңгы вакытта? Элек бөтен эшегезне эшләшә иде», – дигән була. Мин әйтәм: «Үзеңнең киленең кая югалды? Элек җәйләр буе балалары белән кайтып ята иде, бер-бер хәл булдымы әллә?» – дим. Шундук авызы ябылды.
– Бүген барабызмы? Апасыннан белешимме?
О проекте
О подписке
Другие проекты