Әдип таң белән гаражга керде дә, ач кеше табынга йотылып карагандай ашыгып-ашыгып, машинасын урап чыкты. Исән, төп-төзек. Шулай булырын белсә дә, күңел бит әллә кайларга йөгерә: гаражга төшмәгәннәрме, үчләшеп, тәгәрмәчен тишмәгәннәрме… Яңа да үзе, бик кыйммәтле дә булгач, аерата кадерле шул. Гараждагы сыңар лампочканың сүрән яктысы да яшерә алмый: тәрәзәләре, номерлары көзге кебек ялтырап тора. Аларны йомшак чүпрәк белән сөртеп чистарткандай итте. Башын кырын салып, берникадәр вакыт машинасына сокланып карап торды. Елкылдап торган кап-кара, өр-яңа «Форд» яхшы нәсел айгырымыни! Яратып, аның ишеген сыпырды. Ир канаты – ат, дигән борынгылар, ә бүген безнең канат – машина дип уйлап куйды.
Ул кечкенә чакта әтисенең аты бар иде. Үзенеке түгел инде – колхозныкы. Тик әтисе бригадир булгач, ул ат ел әйләнәсендә аларның абзарында асрала иде. Кушаматы – «Кашка». Әдип Кашканы карап, тугарып, атланып йөреп үсте. Исендә: алтынчыда укыганда, колхоз Сабан туенда ул шул Кашка белән иң алдан килгән иде!
Инде авылда сыңар ат та калмады, ат абзарын сүтеп аттылар, малкайларның кайсын кая озаттылар. Атлар гына түгел, авылның җир җимертеп эшли торган уңган ир-атлары да 90 нчы елларда чебен урынына кырылды. Кайсы авырып, эштән чыгып егылды, кайсының башына ялган аракы җитте. Алар белән авылның яме бетте, чалгы чыңнары тынды, көтүләр чыкмый башлады, фермаларны сүтеп, кирпечләрен, плитәләрен районның көчлерәк колхозларына ташыдылар. Аның әтисе Гаяз да шул шаукымлы елларда язгы чәчү вакытында кинәт вафат булды. Әлеге дә баягы, колхоз эше дип янып, чабып йөргән җиреннән. Бер яшь механизатор, ялгышыпмы, эчкән баштанмы, бодай басуы уртасына килеп, әллә ничә буй көнбагыш чәчкән. Шуңа йөрәге кубып кайтып керде, сорап алып, бер чүмеч салкын кое суы эчте һәм күкрәген тотып, аяктан егылды.
Әдип янә машинасын әйләнеп чыкты. Тәгәрмәчләргә күз салды. Өр-яңа тәгәрмәчләр, юлга чыгарга ашкынып, ажгырып торалар сыман. Их матуркай, елгыркай! Дөрес, кредитка алырга туры килде үзен. Биш ел буе түлисе булачак, процентлары белән арттырып. Аның каравы, бүген үк утыр да йөр.
Кар ява, җил чыкмакчы, себертергә җыена. Гөлчәчәк кыстый торгач, быел үз турларына киоск куеп, кибет ачканнар иде алар. Авыл зур, тауар үтә, олы юл буе булгач, үткән-сүткән юлаучылар да туктамый китми. Атнага ике-өч тапкыр Уфага тауарга бара Әдип. Иртән үк барып тормасаң, теләгән тауарың бетеп, сайландыгы гына калырга мөмкин. Тырышмый булмый. Сәүдә эшен яратмыйм, дип иркәләнеп тора алмыйсың. Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми, диләрме әле? Шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән салып чыккан әкият йортыдай матур биек йорт та күзгә күренми, үзе балта остасы булып тапкан акча да чыгып кына оча, хатыны тырышып үстергән казларның ите, йоны, акчага әйләнеп, судай ага – барыбер җитми. Җан тиреңне түгеп, күпме генә тырышма, хәләл көч белән бик әллә кая китеп булмый икән шул. Ә кибеттән акмаса да тама.
Элек болай ук тынгысыз түгел иде алар. Ә хәзер дөнья көтәбез, җитмәгәнне җиткерәбез дипме, ашыгудан бушамыйлар. Туганнар, күршеләр белән табыннарга җыелышулар да бетте. Алар белән тормышның да яме китте сыман. Тормыш яме кешегә түгел, әйберләргә күчте, дип уйлый Әдип. Берәр яңа әйбер алсаң, рәхәт булып китә. Тик бу бәхет, бу рәхәтлек озакка бармый, тагын башка әйберләр кирәк була башлый… Әнә, залдагы диван искергән, яңасын аласы бар, машина кредитын тизрәк түләп бетерергә иде, кибетне зурайтканда, шәп булачак, балаларны алда БДИ көтә – район үзәгенә репетиторга йөртә башларга кирәк…
Кая анда туган-тумача, кая инде күрше-күлән! Алар түгел, бер-берсенә күтәрелеп карарга вакытлары юк. Җитмәсә, соңгы арада татулыклары югалып тора. Ир дигәнеңә ризыкны да үзенә җылытып ашарга калды. Ә хатын дигән кешегә сүз дә дәшеп булмый – дөрт итеп кабынып китәргә, еларга, тиргәшергә генә тора.
Кайчан башланды соң бу җайсызлыклар? Бик матур гына, авылда бер итеп туй ясап өйләнешкәннәр иде югыйсә. Тәүдә Әдипләрдә төп йортта яшәделәр. Ул елларны Гөлчәчәк телсез-тешсез, уңган килен иде. Үзе чибәр. Озынча да, түгәрәк тә түгел, килешле йөз-бит, борын очларында сөйкемле булып – сипкелләр, яшькелт-соры күзләрендә шаян очкыннар биешә. Бал кортыныкыдай неп-нечкә бил. Купшы киенә. Гәүдәгә никадәр кечкенә булса, шулкадәр тынгысыз: бер минут та эшсез утыра белми. Атлап түгел, йөгереп, юк, очып дигәндәй йөри. Әнә шул ашыгуы сәбәп булдымы, көтелмәгән бәлагә тарыды ул.
Өч ел элек, көзге якта, әбиләр чуагында булды бу аяныч хәл. Хатын ул көнне түбән очка, әниләренә хәл белергә киткән иде. Балаларны ияртмәде, алар өйдә калды. Әдип ул көнне, кышка кергәнче дип, капка баганаларын төзәтеп булашты. Бер тимер багана кыйшайганрак кебек иде. Аны суырып алып, чокырын тирәнәйтеп, яңадан цементлап, измәгә утыртмакчы булды. Кичкә эшен тәмамларга җыенса да, көзге көн алдата, караңгы тиз төште – багананы утырту иртәгегә калды.
Урам баганаларында ут үткән кыштан ук янмый – айсыз-йолдызсыз, дөм караңгы көзге төн. Әниләреннән кайтып килгән Гөлчәчәк шул чокырга егылып төшкән. Чокыр өстенә капланган такталар, калайлар нишләптер ике якка каерылган булган. Хатынының күгәргән-бәрелгән урыннары тиз төзәлде, тик бу хәлне ул бик авыр кичерде, йөрәге кубып, коты алынып калды. Холкы да шуннан соң үзгәрде бугай. «Минем әниләргә китүне өнәмичә, мин кайтуга махсус казып куйгансыңдыр» дип, тузга язмаган шикләр уйлап чыгарды. Үпкәчел, гарьчелгә әверелде. Чокыр сәбәп кенә булгандыр, дип уйлый Әдип. Арадагы татулык айлар-еллар буена сиздерми генә кителә, ишелә барган инде ул…
Хатынының әти-әнисе белән дә аралар бозылды соңгы арада. Бигрәк тә бабасы белән ике арадан кара мәче узды.
Бабаларында бәрәңге утырткан көн иде. Анда эш булса, электән үк шулай куелган: Әдип, Гөлчәчәк, балалар – берсе дә калмый, үзләренә эшләгәндәй эшләшәләр, ярдәмләшәләр. Бу ихатада һәр кадак, һәр бүрәнә таныш аңа. Егерме ел эчендә һәркайсына кияүнең кулы тими калмагандыр. Әби белән бабасын да үз итеп, якын итеп сөйләшә. Тик аның бер гадәте бар: якын кешесенә уйлаганын әйтми кала алмый. Эшләгән кешенең тире чыга, тире белән ачы теле чыга дигәндәй, теле ачы. Чит кешегә әйтергә кыймый. Ә үзенекеләренә аның төртмә сүзләре эләгеп кенә тора.
Менә ул көнне дә бабасы үзенең гаражыннан иске, тутыгып беткән «Муравей» мотоциклын алып чыгып кабызырга тотынды. Ул арада Шамил белән Диләрә, шаярышып, «Муравей» арбасына утырдылар да, бер менеп, бер төшеп, сикерешеп уйный башладылар. Диләрәсе ярый инде, олы котый Шамилгә ни калган?!
– Төшегез, шилмалар! – дип, аларга җикерде бабасы. – Арбаны ватасыз! – Ачуланып, кулындагы соляркалы иске чүпрәк белән кизәнде.
Әллә аның балаларга җикергәненә җаны көеп китте, әллә телен тыя алмады, кияү кеше шулчак:
– Әллә кабынмый? И бабай, бабай, картайган көнеңдә шул иске «Муравей» га карап калдыңмы инде! – диде.
Алар икәүләп теге атнада гына Әдип кулдан алган искерәк «МАЗ» машинасын «юганнар» иде. Шунда бабасы кияүдән көлеп рәхәтләнде. Янәсе, авылны чыгып җитә алса, ярый, бу калтырча беренче түмгәктә үк шалтырап таралачак! Бабай кеше көлә-көлә өстәгән иде: «МАЗ» лы булдың, кияү, тик «КА» сын каян табарсың икән инде? – дигән иде. «КамАЗ» алам дип йөреп, «МАЗ» алганга төрттерүе иде инде.
Шул шаяртуларны дәвам итүе иде Әдипнең. Тик сүзне мәзәккә борыр дип көткән бабайның йөзен гүя кара болыт басты – бите кап-кара булды, кашлары җимерелде. Бер сүз дә әйтмәде, мотоциклдан төште дә җәһәт кенә, эре-эре атлап, өйгә кереп китте.
Карлыган куаклары читендәге йомшак түтәлне тырматып, чәчәкләр утыртып булашкан Гөлчәчәк:
– Әдип, син нәрсә? Гафу үтен әтидән! Әйдә! Өйгә керик, хәзер үк гафу үтен! – дип килеп, иренең җиңеннән тартып, өйгә әйдәде. Тик Әдипнең тискәресе килгән идеме – баскан урынында һәйкәл сыман үрә катып калды. Нәрсә әйтте ул чаклы гафу үтенерлек! Шаяртты гына бит! Үз итеп кенә!
Хатыны, яшькә төелеп, өйгә таба йөгерде. Балалар гына, берни дә булмагандай, өлкәннәргә игътибар бирми, иске кызыл «Муравей» тирәсендә мәш килде.
Машина җылына торган арада Әдип өй ишеген бикләп килде, өйдәгеләр әле барысы да йокыда. Әйдә, йокласыннар, алар уяна башлауга, ул урап та кайтыр – Уфага утыз гына чакрым бит аларның авылыннан.
Урамнан барганда, гадәтенчә, ике якка да күз салып үтте. Уң якта, якты тәрәзәләрен балкытып, әнисенең йорты калды – әнисе иртә торырга гадәтләнгән, мал карарга чыккандыр. Авыл очында, сул яктагы кечерәк йортта бабасы белән әбисе яши, утлары янмый иде әле, алар, соңрак торып, төн уртасында гына ятарга гадәтләнгәннәр.
Авылны үтеп, яланга чыккангамы, җил көчәйгәндәй булды. Прицеплы «КамАЗ» артына басты да шуның артыннан менә ун-унбиш минутлап килә әкрен генә. Узып китүдән файда юк, буранлап торгач, алтмыш белән генә барырга туры килә. Юл да үргә күтәрелә. Бардачоктагы фотога күз ташлап алды. Моннан ун ел элек әле фотоаппаратлар сирәк вакытта Гөлчәчәк бала табу йортыннан чыккан көнне төшерелгән фото иде ул. Әдип белән Шамил бер кочак чәчәк, табибларга, шәфкать туташларына күчтәнәчләр алып барганнар иде. Шунда иске «Зенит» ына кемнәндер төшерттергән иде. Ул фотосурәтне Шамил хезмәт дәресендә сырлап-бизәкләп ясаган матур агач рамга утыртты. Фотога күз салу белән, күңел канатланып киткәндәй, гаугасыз, бәхетле, тату көннәрнең шаһиты ул бу фото.
«Шәрык» радиосын кабызып җибәрде, «Форд» ның стереосистемасы яхшы, сыйфатлы – өр-яңа җырларны, балдай ягымлы тавышлы алып баручыларны тыңлап рәхәтлән генә.
Шулай бер җай гына китеп барганда, кинәт алдында зур көрән тап пәйда булды. Якты дөньяны каплап алган бу зур тап көрән «Киа» машинасы иде. Әдип үзеннән-үзе тормозга басты. Теге машина дөп итеп сул як канатка килеп бәрелде. Чыңгырдап, тимер изелде, челтерәп, тәрәзәләр коелды, «Форд», кырт борылып, барган җиреннән туктап калды. Әдип алгы панельгә башы белән бәрелде, уң аягын әрнүле авырту сыздырып үтте.
Ни булды бу? Әкрен генә, тыныч кына «КамАЗ» артыннан бара иде бит! Сул ишек яньчелеп, изелеп кергән – ачылмады. Үрелеп, уң як ишекне ачып чыкмакчы булды. Тик уң кулы күтәрелми. Аның авыртуы да сизелми. Сулы белән уң кулны күтәрмәкче булган иде, җилкәдән аска таба, электр тогы суккандай, авырту телеп үтте. Авырту басыла төшкәч, Әдип янәшәдәге утыргычта яткан телефонын алды, контактларны ача алмады, бармаклары калтырый, яшел төймәгә басты. Кичтән иң соңгы сөйләшкән кеше Әминә апасы булган икән, аның «Алло» дигәнен ишетү белән:
– Апа, машина җимерек! Авария! Мин «КамАЗ» артыннан гына бардым бит! – дия алды, авыртудан ыңгырашып.
Күз алдындагы көрән тап зурайганнан-зурайды, һәм аны гүя ниндидер тирән кара упкын буар елан сыман үз кочагына суырып алды.
– Апа, машина җимерек! Авария! Мин «КамАЗ» артыннан гына бардым бит!
Иртән торып, чәй эчәргә җыенып йөргән Әминә, энесенең телефоннан әйткән бу сүзләрен ишетеп, эсселе-суыклы булып китте. Йөрәгенә чыра кадалдымыни!
Кат-кат шалтыратты, телефон белән бергә өзелеп-өзелеп чакырды, ялынды, ялварды, тик энесе телефонны алмады. Авария урынына барырга кирәк бит! Тик кая? Кемгә шалтыратырга?
Киленнәре Гөлчәчәкнең номерын җыйды. Анысы соңгы арада үпкәләбрәк тора иде, алырмы? Алды. Йокылы тавышы канәгатьсез иде:
– Таң тишегеннән ни булды?
– Гөлчәчәк, Әдип шалтыратты. Ул авариягә эләккән!
– Булдырган икән!
– Кая киткән иде соң ул? Тауаргамыни?
– Әйттем мин аңа, көндез чыгарсың, минем дә барасы бар, дидем…
– Әдип кая китте дип сорыйм, Гөлчәчәк! Авария урынына хәзер үк барырга кирәк. Бәлки, аңа ярдәм кирәктер!
– Тукта, ә ник ул сиңа шалтырата, ә ник миңа түгел?
– Гөлчәчәк, тауарга киткән идеме ул?
– Ну, әйе, шунда барырга тиеш иде… Ул бит миннән сорап тормый. Үзе белә дә үзе эшли.
Әминә киленен башкача тыңлап тормады. Ирен уятып, күңелсез хәбәрне җиткерде дә, юлга ашыктылар. Кызлары алар белән барырга теләгән иде дә, аны ияртмәделәр, ул институтына лекциягә китте.
Аралашырга, сөйләшергә яратучы Әминә үзе көйгәләгрәк булса да, ире Газиз – аның капма-каршысы. Бер сүз әйткәнче, җиде кат уйлый торган заттан. Юл буе диярлек хатын аһ-ваһ килеп сөйләнеп барды. Озын калын гәүдәле, күзлекле ире исә ара-тирә генә сүз кыстырырга өлгерә иде.
– Инде исән була гына күрсен! Инде, Аллам, башкае исән-сау котылсын бу бәлаләрдән! Барып күрмичә, әнигә шалтыратмый торам инде, телефоннан әйтсәм, йөрәге ярылыр! Без – без инде, ә энем – аның төпчеге, иң яраткан баласы бит. Бу Әдипне дә әйтәм, таң караңгысы белән чыгып китмәсә инде. Әткәйгә охшап, бигрәк каудар! Ул бит әле, машина җимерелде, ди, үзен сөйләми! Ичмасам, көне буранлы, өшеп, сызланып, юл буенда ята микән, машинасыннан чыга алмый кысылып калды микән?
– Олы юл бит, әнисе, – диде ире. – Полиция, «Ашыгыч ярдәм» килгәндер.
– Тизрәк барып җитәргә кирәк! Бәлки, өлгерербез, берәр ничек ярдәм итә алырбыз!
– Син минем ярты ел элек кенә машина белән әйләнеп, юл читенә очканны оныттыңмы? – диде Газиз, кашын җыерып. – Андый чакта беркем дә ярдәм итә алмый ул. Бернәрсәне дә үзгәртә алмыйсың. Буласы була да куя. Ходай ярдәменнән ташламасын, диген!
– Әйе шул! – дип, авызы белән учын каплады Әминә. – Ул чакта сине, үзең әйтмешли, фәрештәләрең саклагандыр инде, маңгаең гына күгәргән иде бит! Бу ни хәл бу! Соңгы арада гел кирегә дә кирегә! Бер проблемадан котылмыйсың, яңасы калкып чыга.
– Тик кенә өйдә ятсаң, бер проблема да булмас иде, – диде ире. – Без үзебез бит койрык астына нашатырь кыстыргандай чабабыз да чабабыз.
– Анысы шулай инде, – дип ризалашты хәләл җефете. – Егерме ел эчендә күченүләр генә дә дүрт тапкыр булды, ике йорт салдык, ничә эш урыны алыштырдык! Энем дә – безнең сыңар. Алар безгә караганда да тынгысызрак яши. Авылда тормыш көтүе авыррак шул, мәшәкатьлерәк!
– Шәһәрдә дә җиңел димәс идем, – дип куйды ире уйчан гына.
Әминә тынып калды. Әле Газиз белмәгән нәрсәләр дә күп. Ире белән никадәр яхшы яшәмәсеннәр, аңа сөйләргә ярамаган серләр дә бар. Газиз «авыр» дип зарлана, ә аның урынында булып караса, ул моннан биш ел элек кичергәннәрне кичерсә, ни дияр иде икән?
Хатын, сулга борылыбрак, иренә күз ташлады. Җанга якын йөз, газиз чалымнар, газиз сын… Исеме дә җисеменә туры килеп тора. Студент елларыннан ук гаилә кордылар. Шул еллардан башлап, мәхәббәт йолдызлары елдан-ел яктырак яна кебек.
Иреннән дә ныграк аңа үзенең әнисе, туганнары гына кадерлерәктер, мөгаен! Арадан Әдип бигрәк якын. Аның кебек кеше дөньяда юк. Аларның гаиләсендә бу – кечкенәдән билгеле аксиома. Энесе кебек сөйкемле, аның кебек игелекле, җор сүзле, туган җанлы башка берәү дә юк!
Әйе, биш ел үтте. Тик иренә һаман бернәрсә дә сөйләмәде. Кан басымым югары, дип зарланды. Вакыт-вакыт дәваханәгә кереп ятуларын «профилактика өчен» дип аңлатты. Никадәр көчле авырганын сөйләмәс тә инде, мөгаен. Үзе белән алып китәр бу серне.
Белсә, Газизне югалтырмын дип курыкты хатын. Авыру хатын кемгә кирәк? Сәламәт, чәчәк кебек хатыннарны да ташлап китәләр! Көтеп, кунагың килмәсә, авырып, хатының үлмәсә – яман, дигән мәкаль дә чыгарган бит әнә безнең халык…
Бик каты авырып киткән иде шул ул чакта. Хәле кыл өстендә калган иде. Чирнең тамыр җәйгәнен сизми калган. Көннәрдән бер көнне дәрес уртасында өянәге тотты. Унберенчеләрдә БДИ биремнәрен тикшерәләр иде. Кискен, көчле авыртудан аңын җуеп, такта янында дивар буйлап, кискән агачтай, ишелгән дә төшкән. Бу хәлнең юньлегә түгел икәнлеген белә иде, педагогия институтына кергәнче, бер ел медучилищеда укыган иде ул. Ә шулай да… Өмет бит. Яшь табибәнең, яман шеш булмавына сөенегез, дигәнен гүя томан аша гына ишетте. Җитди операция ясатырга кирәк иде. Авыруының җитди икәнен эшендә дә белдермәде. Чыш-пыш китүеннән, жәлләүләреннән курыкты. Гел көлеп, шаярып йөрүче, бөтен эшне бик җитез, бик җиңел генә башкара торган тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әминә Гаязовна булып каласы килде.
На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Соң түгел!», автора Дильбар Сулеймановой. Данная книга имеет возрастное ограничение 12+, относится к жанру «Современная русская литература». Произведение затрагивает такие темы, как «проза жизни», «взаимоотношения в семье». Книга «Соң түгел!» была написана в 2022 и издана в 2022 году. Приятного чтения!
О проекте
О подписке
Другие проекты
