Читать книгу «Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр» онлайн полностью📖 — Адлера Тимергалина — MyBook.
image
 







Исән калу һәм нәсел калдыру өчен, ярышта, әлбәттә, көндәшләр һәм аермачык дошманнар да булган. Кеше дигән биологик төр дөньясында бу көрәш коралларыннан тел чаралары – Сүз зур урын тоткан. Асылда, «Сүз» дигән нәрсә кешене кеше итүче, ә «хезмәт» дигән нәрсә икенчел яки өченчел урында торса кирәк.

Ананы телгә алып сүгенү кайчандыр яшьләргә «мин синең атаңмын» кебегрәк мәгълүмат бирү өчен хезмәт иткән дигән фикер бар. Ягъни кайчандыр бу гыйбарә сүгенү сүзе дә булмаган диләр.

Гаилә оешып, моногамия (бер никахлылык) барлыкка килгәч, аты-юлы белән сүгенү инде гаеп эш санала башлый.

Р. Батулланың «Димәк, үрчү – адәми затның изге бурычы» дигән «катгый фикере» аның җенси мәсьәләгә карашын ачып сала.

«Инсанны үрчетә торган һәр җенес әгъзасы шагыйрьләр тарафыннан макталган», – дип белдерә әдип.

Шагыйрьләр күбрәк мәгъшукаларының татлы иреннәренә, чишмәдәй күзләренә, кыйгач кашларына, нечкә билләренә, мәрмәр (гади халыкта – «шалкандай ак») күкрәкләренә мәдхия җырлаганнар. Аннары шагыйрьнең дә була төрлесе. Хәтта шагыйрәләрнең дә. Сафо дигән мәшһүр шагыйрәнең лесбиянка булганлыгын беләбез. Владимир Маяковский, мәсәлән, «кушарлы никах»та яшәгән (бер хатынга ике ир). Мондый «мәхәббәтләр»не күпчелек кире кага.

Тарихта ирләрнең җенес әгъзасына табынган, хәтта аның муляжын муенга тагып йөргән кабиләләр дә билгеле. Х гасыр башларында Гарәбстаннан Идел буена сәяхәттә катнашкан Ибне Фазлан башкортларның элгәрләре турында яза: «Аларның һәркайсы «фал» (ирләрнең җенес әгъзасы, латинчадан. – А.Т.) зурлыгындагы таяк кисеп ясый да аны муенына аса. Һәм әгәр ул сәфәргә җыенса яки дошманын каршыларга ниятләсә, таякны үбеп, аңа баш ия дә: «И Аллам, минем өчен тегене эшлә, моны эшлә», – ди. Мин тылмачка: «Берәрсеннән сора әле, ул моны ни сәбәпле эшли һәм нигә ул аны үзенең Тәңресе иткән?» – дидем. Ул (сорау бирелгән кеше): «Чөнки мин шушыңа охшаштан чыкканмын һәм үземне аңардан башка тудыручыны белмим», – диде».

«Фалпәрәстлек» эзләрен Агыйделнең аръягына тикле барып эзлисе юк. «Фаллос»ның яки «пенис»ның татарча исемендә дә «кот» сүзен, ягъни җан, бәхет рухы, тереклек көче, орлык, яралгы мәгънәсендәге фетишны күрәбез («котый, котчык» сүзләрен һәм муенга асылмалы «котый» мәгънәсендә үк йөргән «битек/бөти» сүзен, аннары аларга баглы анатомик атамаларны искә төшерегез). Димәк, элгәрләребез җенес әгъзаларын, чыннан да, «изгеләштергәннәр» икән дигән фикергә киленә. Тик, «эчке цензорыбыз» манигъ кылганга, бу хакта тәфсилләп сөйлисебез килми. Р.Батулла әлеге мәкаләсендә мондый фаразый параллельләргә үк барып җитмәгән, аның каравы ул өстәмә мисаллар да китерә. «Көньяк мишәр» телендә арба кендеген «котак» диләр икән. «Мең еллар әүвәл, – дип яза Р.Батулла, – «котак» сүзе бөтентүрк халыкларында арба кендегенә карата кулланылганын фаразлап була». Бу очракта фараз кылып интегәсе юк шикелле. Доктор Р. Әхмәтьянов «кендек» сүзенең чуваш, мари, удмурт телләрендә дә булуын, ә тамырының хакас, якут, монгол телләреннән үк килүен күрсәтә. Үзбәктә дә «киндак» сүзе бар. Рус диалектында киндяк – кендек. Госманлы төрек телендә «кендек» мәгънәсендәге сүзнең бөтенләй башка тамырдан булуын әйтеп китик. Ал арбаны «арт арба» белән тоташтыручы тимер кендек, чыннан да, баланы ана организмына тоташтыра торган кендек шикелле бит.

Шуңа күрә Р. Батулланың кыю гипотезасы һавада эленеп кала.

Мәкалә авторының тел төбе аңлашыла шикелле. Әйе, тормышны бөтен тулылыгы белән күзаллау өчен, сүгенү гыйбарәләрен дә белешмә-китапларга теркәү акылга муафыйк. Ләкин бу нинди формада эшләнергә тиеш, бусы – икенче мәсьәлә һәм мөһим мәсьәлә. Без бит балигъ булмаган балаларны порнографик фильмнарны караудан яки кайбер китапларны укудан тыеп торабыз һәм дөрес эшлибез. Тәрбия максатларында әлеге сүзлекләрнең массакүләм таралуына киртә корырга кирәк. Цензура? Хәзерге вакытта бу мөмкинме соң? Әйе, бүгенгә мөмкин түгел. Интернетны вирус һәм башка агулы хәшәрәтләр белән чүпләүчеләрнең кулыннан тоту кыен. Бердәнбер чара – ул да булса мондый цензура эшен Интернет челтәренең үзенә – ниндидер бер суперинтеллектка йөкләү. Аны ничек һәм кайчан эшли алырлар дисәгез, мин «белмим» дип җавап бирергә мәҗбүрмен. Ләкин киләчәктә эшли алмасак, Интернет дигән афәттән, гомумән, баш тартырга туры килмәгәе.

«Крутой» егетләр иң элек норматив булмаган лексика белән кораллана. Казандагы Яңа Бистә таркалган булса да, бистәнең рухы исән, бүген чәчәк аткан базарларда ул көчәйде, ә «бистә теле» баеды гына. Бистә чухурлары да исәннәр. Бистә рухы базар мәйданына гына сыймый хәзер, ул эстрадаларга менде, чиновниклар даирәсен яулап алды, мәдәният, әдәбият, фән, сәясәт әһелләре дөньясында ике йөзле мещаннар рухы, көнчел бистә психологиясе хакимлек итә башлады.

Сүгенү сүзләре, нормативтан тыш лексика беренче нәүбәттә шушы бистәчелеккә хезмәт итте, итә һәм итәчәк. Шуңа күрә бу тема белән спекуляция ясау иң элек мәдәнияткә китереп суга, һәм без болай да санаулы культура казанышларыбызны җуя барабыз. Бәшировлар, Еникиләр исән чагында бик аптырасак, без шул аксакалларга барып сыена идек, бистә кадрлары да әллә ни узына алмыйлар иде. Хәзер инде нишләек?

Мәдәниятебез үзен үзе агулап үтермәсен өчен, без бу яман көчне авызлыклый белергә, моңа өйрәнергә тиеш.

Ә орфографиягә килгәндә, Р. Батулла тәкъдимен тотсак, ниләр килеп чыгар иде дип сорау урынлы.

Шоколад «шикалат»ка әйләнер, шофёр – «шуфер»га, шкаф – «ышкаф»ка, штаб – «ыштаб»ка, почта – «пучты»га, почтальон – «поштальйун»га, машина – «машинә»гә…

Әйе, кровать – карават, самовар – самавыр, ситец – ситсы, квас – куас, квашня – күәс, солома – салам, бревно – бүрәнә, борозда – буразна, мох – мүк кебек рус сүзләре татар теленә күптән һәм сөйләм теле аша кереп үзләшкәннәр. Сөйләм теле аларны үз тегермәнендә тарткан һәм үзенә җайлаштырган. Хәзер исә көндәлек тормышка хас термин-атамалар саф рус теленнән сирәк керә, рус теле «үги ана телебез»гә әверелеп беткән заманда инде рус теле аркылы кергән китаби интернациональ сүзләр, нигездә, үзгәртелмичә кабул ителәләр (кукуруз, трактор, комбайн, космос, астрономия, астронавт, автомобиль). Кайбер редакцияләр үҗәтләнеп махсус яза торган «кәмпитер»ләр курьёз гына алар. «Үле туган» сүзләрне җанлы тел кабул итми. Мондый сонгый сүзләр татарча фән телен аякка бастыруга, тергезүгә түгел, бәлки татар теленең инкыйразына гына хезмәт итәләр. Инде тәмам «руслашкан» яки «рус телле» кавемдәшләребез мондый сүзләрне ишеткәч көлә генә. Алар да хаклы.

Математикада кыен мәсьәләләрне, тапкырлау җәдвәлен генә белгән килеш, ансат кына чишәргә тырышу нәтиҗә бирә алмый. Ләкин сәясәттә теге яки бу иҗтимагый мәсьәләне чишеп маташмыйлар, бәлки еш кына хәл итәргә тырышалар, Искәндәр Зөлкарнай (Зөлкәрнаен) шикелле, чияләнгән төенне кылыч белән бер селтәнүдә кисеп ташламак булалар. Бу антидемократик алым ахыр чиктә халык күтәрелешенә, урам демонстрацияләренә сәбәп була…

Халыкның телен мәҗбүри чарлау кирәкмәс, халык аны үзе чарлый. Дөресрәк итеп әйтсәк, без барыбыз да бу эшкә микроскоптан карап кына күренерлек өлеш кертәбез. Шундый миллион өлештән менә дигән җимешләр өлгерә. Терминологның яшел байрагына «Чаманы бел! Хәттин ашма!» дигән сүзләр язылырга тиеш.

«Ана теле» мәкаләсеннән алынган конкрет мисалларга күчик. Анда сүз куертырлык нәрсәләр байтак.

Мәкаләгә ышансак, «мүк» сүзен руслар «мох» рәвешендә татардан кабул иткәннәр булып чыга. Татарча «мүк» сүзенең икенчел, ә русча «мох» сүзенең беренчел булуы турында мин бер язып та чыккан идем инде. Батулланы ышандыра алмаганмын. Хәзер инде аңа киңәшем шул гына: мондый чакларда татар теле этимологиясен тирәнтен өйрәнгән иң олы галимебез Рифкать Әхмәтьяновка мөрәҗәгать итегез.

Пәке – пика. Бу сүз фарсы-таҗик телләреннән (паки, паку), ягъни, асылда, ул төрки сүз түгел һәм руска турыдан-туры Шәрыктан кергән. Хәер, кергән дип әйтү дөрес булып җитмәстер, чөнки рус теле үзе дә һинд-европа телләренә карый бит. Ә «пика» сүзе поляк һәм француз телләрендә дә бар.

Сибү – сеять? Менә бу очракта рус сүзен татарчадан чыгару аеруча урынсыз. Русларның утрак тормышка күчүе тарихи яктан иртәрәк булган, игенчелек терминологиясе аларда алдарак һәм ныграк эшләнгән, шуңа күрә баерак та.

Сука – соха. Рус сүзенең төрки телләрдән алынган булуы ихтимал. Ләкин Батулла болай дип тә өсти: «Соха» булып урыска керсә дә, урыс аннан «сохать» кәлимәсен чыгармаган, ә бәлки «пахать» дигән». Беренчедән, рус телендә сукалау, сөрү мәгънәсендә башта «орать» сүзе йөргән («орало» – сука тимере, «сошник»). Аннары рус телендәге шушы «сошник», «сохатый» (поши) кебек сүзләр безне барыбер уйланырга мәҗбүр итә, ягъни «сука»ны тәмам үзебезнеке итү өчен тагы дәлилләр сорала әле.

«Тылмач» сүзе рус теленә, әлбәттә, татар теленнән кергән. Ләкин аның мәкаләдә китерелгән аңлатмасы халык этимологиясеннән башка нәрсә түгел (Нәкый Исәнбәттән алынган). Ә «толкователь» сүзен «талкып аңлатучы» дип татар нигезенә кайтарырга тырышу уңышсыз тәкъдим генә, ул берәүне дә ышандырмас. «Толкач» сүзе үзе үк тәфсилләп аңлатуга һәм дәлилләүгә мохтаҗ «тулыкчы» сүзеннән килеп чыкканмы? Ай-һай… Рус телендә гомер бакыйга булган «толкать» фигылен кая куясыз? «Толчок» сүзен? Шуны да белгертеп куйыйк: Владимир Даль үзенең «толковый» сүзлегендә «толкач»ның хәзерге вакытта безгә бик аңлаешлы «артыннан йөрүче» (ходатай) мәгънәсен теркәмәгән. Бу мәгънә ХХ гасыр, хәтта Совет чоры җимеше булса кирәк (Ушаков сүзлегендә һәм академик дүрттомлыкта бу мәгънә аерып күрсәтелгән инде, 17 томлыкта да бар).

Русча «валек» сүзен татарча «үәлүк»тән чыгару белән дә килешеп булмый. Доктор Әхмәтьянов аны «бәләк»тән бөтен Идел – Урал даирәсенә таралган сүз дип уйлый (чуваш, мари, удмурт телләрендә дә бар).

«Чулки» (сыңары – чулок) сүзенең рус теленә, чыннан да, татардан кергән булуы ихтимал, ләкин аның беренчел формасы «чолгау» булганга охшый. Батуллада теркәлгән чөлкә, инде рус казанында кайнап, кире үзебезгә кайткан сүз булыр.

«Ямь» һәм «ямьче» сүзләренә килик. Боларның беренчесе мәкаләдә түбәндәгечә аңлатыла: «ерак араларны узганда туктап, юлаучыларның атларын ял иттерү, үзләре дә хәл алсын өчен корылган ятакханә, ашханә, коелы авылчык; ямьле урын (мәкаләдә бусы алдарак әйтелгән), оазис; почта йорты».

Билгеләмә шактый томанлы. Беренчедән, рус теленә дә кергән бу сүзнең татарча язылышы «йам/ям» булырга тиеш иде («Идегәй» дастанында – «йорт-ям»). Икенчедән, андагы «ятакханә» неологизмының үзенә үк аңлатма сорала. Өченчедән, «оазис» сүзе сагайта. Бу сүз Мисырдагы Оасия шәһәре атамасыннан килеп чыккан булса кирәк, ләкин төшенчәнең фәнни мәгънәсе Европаныкы. Шәрыкта (Төркиядә дә) оазис – вәһа.

Борынгы төрки телдә «кәрвансарай», «мосафирханә» мәгънәсендә «рабат» (рибат) сүзе булган.

Руска «ямщик» формасында кергән «ямчы»лар исә шушындый мосафирханә тоту, сәфәрчеләргә алмашка ат бирү эше белән шөгыльләнгәннәр. Мондый дәүләти хезмәт монгол-татарлардан русларга да күчкән. Пушкинның «Станция караучысы» дигән хикәясен хәтерлисезме? Рус дәүләтендә дәрәҗәләр табеленең иң түбән баскычында хезмәт итүче кеше инде ул мескен станция караучысы.

Ямны «ямьле урын», «оазис» дип гөман итүләр (хыялый этимологияләр) татар фәненең (тел белеменең) һәм, гомумән, татар теленең дәрәҗәсен генә төшерәләр, аны сабыйлыктан үтмәгән, җитлекмәгән бернәрсә итеп күрсәтеп, адәм көлкесенә калдыралар.

Чаукалык (диал.) – куаклык, әрәмәлек. Бу сүзне «(лесо)посадка» мәгънәсендә тәкъдим итүчеләр булды (мәсәлән, Р. Батулла). Чыннан да, «чаукалык» сүзенең мәгънәви функцияләре әдәби телебездә файдаланылмый ята шикелле. Бәлки, Р. Батулла тәкъдиме эшкә ярар?

Р. Батулла «үләксә – улёгся как мертвец» кебек очраклы аваздашлыктан татарча «үләксә» сүзен русча «мертвец» белән бәйли дә куя! Этимология фәненең элементар әсасларын аяк астына салып таптау шушы инде.

«Чәкүшкә» сүзенә килгәндә, аның формасы (кә кушымчасы) рус теленеке булуына ишарәли. Дөрес, Е. Н. Шипованың «Словарь тюркизмов в русском языке» китабында «чекуша» сүзе төрки чыгышлы дип карала. Ләкин бу «чекуша» – «чүкеч» яки «чукмар» сүзеннән, ә тәгәрмәч күчәрдән чыкмасын өчен хезмәт итә торган чәкүшкәдән түгел. Шуңа күрә Батулланың «чекушка» сүзен татарчага кайтарып калдыруы нигезләнми дип әйтә алабыз. Бәләкәй шешә белән сатыла торган аракының «чәкүшкә» дип аталуы нәкъ менә шул бәләкәйлеге аркасында булыр. Чыннан да, аракы эчүгә һәм «мат» белән сүгенүгә килгәндә, руслар гомер бакыйга мөселманнан уздырганнар, юньле-юньсез атамалар безгә, гадәттә, шулардан килеп кергән. Алга таба бу хакта да әйтер сүзебез булыр әле.

Әлеге мәкаләсендә Рабит Батулла, үз фикеренчә, актив лексиконыбыздан төшеп яки аңа керми калган, ләкин тергезүгә яки җан өрүгә лаек сүзләр исемлеген китерә. Болар арасында, чыннан да, кызыклы гына сүзләр бар (мәсәлән, күзәлдерек – «атның игътибары як-якка чәчелмәсен өчен, йөгәнгә тегеп куелган күн колаклар; шоры»; ләхүрә – «өшегән авыз, җебегән. Мишәрләрнең Казан татарларына карата куллана торган сүзе»; сарышын – «бал кортының аягына ияреп кайта торган сары төстәге чәчәк тузаны; прополис [?]»; үдери – «хоккей. Боз өстендә кәшәкә белән шара сугу»). Куштырнаклар эчендәге аңлатмалар – Рабит Батулланыкы икәнлеген искәртим.

Әлбәттә, бу мәгънәләрне тикшерәсе дә булыр, чөнки, әйтик, чәчәк тузаны – пыльца, һич тә прополис түгел. «Үдери» сүзе дә «хоккей» атамасын алмаштыра алмас, реалист кешегә бусы көн кебек ачык.

Исемлектәге сүзләрнең байтагы «үле» сүзләр түгел, ихтимал, алар мәкалә авторына нәфис әдәбият текстында очрамагандыр гына (мәсәлән, күт, күтләк, күтән, кыйрак (кайрак яки кайырак – ләкин сүзлекләрдә аңа Р.Батулладагыча «геморрой» дип түгел, бәлки бот арасында барлыкка килгән «биз» дигән аңлатма бирелә), кымтырыклау, лагун, ләнкер – «көймә тимере», мәкинә – мякина, мәрә, мәрәкә – монысы гарәпчә мәгърәкәдән, иске әдәбиятта очрый торган сүз; назиклек; печтәннәү; сөрәкә; сөңге; фалиҗ – паралич; берьяклы булу; әгъзаның бер җире хәрәкәтсез калу. Фалиҗ зәхмәте дә дигәннәр); фирүзә, хач, чәүчәләк; чирле; чор; чура; чыраг/чырак; энҗечәчәк; эшләки; шәңге; шәһвәт; шомраю, шөлләү кебекләр. Игътибарлы укучы болар арасында әдәби әсәрләрдә очрый торган гадәти сүзләрне дә күрми калмас. Болары турында кайгырасы-нитәсе юк, алар үзләрен яклый да, зарурият булганда саклый да алачаклар. Искергән сүзләрнең мәңгегә төшеп калуы да тел тарихында гадәти хәл, кире кайтуы да булгалый.

Әлеге исемлектә тагын «өстәл» (Р. Батулла: «Өслектән ясалган тигезлек. Борынгылар өстәлне талчыбыктан үргән», – дип яза), «чибәрәк», «ятакханә» («общежитие», «дом приезжих», «ночлежка») кебек сүзләр дә бар.

Өстәл – татар сүзе түгел, төрки сүз дә түгел. Ул Е. Н. Шипованың «Словарь тюркизмов в русском языке» дигән сүзлегенә дә теркәлмәгән. Рус телендә исә ул бик борынгыдан ук күзәтелә. Әйтик, стольный град – башкача: столица; тәхет шәһәре, пайтәхет, тәхетгяһ. «Столовая» сүзендә дә катнаша. Географиядәге «столовые горы» терминында ул өстәлсыман яссы мәгънәсен бирә. «Стол» сүзе күпчелек славян телләрендә (поляк, чех, словен һ. б.) бар, кайбер Көнбатыш Европа телләрендә (немец, инглиз, исланд) охшаш сүз «урындык», «табуретка» (русча – стул), «эскәмия» мәгънәсендә йөри.

Төрек телендә өстәл – «маса» һәм «софра» сүзләре белән бирелә. Соңгысы татар телендә сөфрә (гарәпчәдән) рәвешендә очрый; «аш өстәле», «табын», «ашъяулык», «тастымал» мәгънәләренә ия.

Бездә элекке мәдрәсәләрдә парта хезмәтен үтәгән озынча тәбәнәк өстәлне көрси дигәннәр.

Фарсыдан кергән «сандалия» сүзе тумбочкасыман өстәлне белдергән.

«Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»ндә теркәлгән «чәһарпая» сүзенең мәгънәләре: 1) Урындык. 2) Өстәл (дүрт аяклы әйбер).

Электә татар өендә өстәл урынына сәке (түрсәке, янсәкеләр) хезмәт иткәнен беләбез.

Рус телендәге «рундук» сүзе («зур сандык» мәгънәсенә ия, башка мәгънәләре дә бар) татарча «урындык» сүзеннән килә дип саныйлар. Шул рәвешле, без руслардан «өстәл» сүзен алган булсак та, күрәмсең, гел үк бушка алмаганбыз, аларга рундук/урындык биргәнбез икән.

Озын сүзнең кыскасы, Көнбатыштан килгән «стол» сүзенә хуҗа булырга, аңа кәләпүш кидереп, чеп-чи русча «столяр» сүзен татарча «осталар» сүзеннән чыгарып маташмаска иде. Шагыйрь әйтмешли, «без болай да бәләкәй түгел».

«Өстәл» сүзе русларга да, безгә дә карусыз хезмәт итә һәм итәчәк.

Мәкалә авторы «әвәрә» сүзен «авария», «каза», «кырылыш» мәгънәсендә кулланырга тәкъдим итә. Хәлбуки әварә – фарсы сүзе, мәгънәләре: 1. Йорт-җиреннән аерылып читтә йөрүче, зимагур, буралгы. 2. Берәр эш белән мавыгу; мәш килү. Татар телендә әвәрә язылышы еш очрый (әвәрә булу). «Әүварә», «әүарә» язылышлары да күзәтелә: «Нәфес дөнья гыйшкы берлә әүарәдер, Бу күңел йиңә алмайдыр, ни чарадыр» (Мәүла Колый).

«Чибәрәк» сүзенә карата. Русчасы – чебурек. Казанныкылар хәтерли булыр, «үзгәртеп кору»ларга кадәр элекке Свердлов урамында Хәрби комиссариатка каршы бер почмак йортта «Чебуреки» дигән ашханә бар иде. Миңа анда «чибәрәк» ашарга туры килгәне булмады, бәлки, туры китерә алмаганмындыр. Рус телендәге «чебурек» атамасы Кырым татарлары теленнән кергән дип уйланыла. «Бүрәк» сүзе русча «пирожок, пирог» мәгънәсендә, ягъни, асылда, русның «пирог»ы борынгы болгар телендәге «бүәрәк, пүәрәк» сүзенә барып тоташа (Р. Әхмәтьянов). Шушы ук мәгънәдәге «бөрек» сүзе төрек телендә дә актив.

Р. Батулла «чибәрәк» сүзен «пешәр-пешмәс итле сумса» дип аңлата. Мондый аңлату поляк галиме А. Зайончковскийныкы диләр (ул «чебурек» сүзен чыг ’чи ит’+бөрәк ‘пирог, пирожок’ элементларына тарката). «Диләр» дим, чөнки галим бу фикерен хезмәтләрендә язып чыкмаган, фәкать хосусый әңгәмә вакытында гына әйткән дип беләм. Шуңа күрә бу ризыкның «чиле-пешле» булуы шик уята.

Ф. С. Баязитова «Гомернең өч туе» дигән китабында Әстерхан татарларында туй вакытында пешерелә торган бүрәкнең түбәндәге төрләрен санап күрсәтә: ак бүрәк – ит эчле бөккән, кабак бүрәк – кабак эчле бөккән, казан бүрәк – казанда майда пешергән бөккән, касык бүрәк – пилмән, куз бүрәк – эченә чикләвек салып пешерелә торган бөккән. Болардан башка, шешбүрәк – «шештә пешерелгән бүрәк, бүрәк шешлек» тә бар икән (Р. Әхмәтьянов).