Әллә кайда, кичәге көндә, кычытканлы тыкрыкларда онытылып калгангамы, җылый да җылый ун телле тальянка – олы күңелле нәни гандәлиб6.
Ипекәй бәяләре арткач, ач үлемнән куркусыннан ярты ил җылыймы әллә? Гомер бакыйга хаклык күрмәгән карт-коры иңрәп, үксеп беткән инде…
Безгә бүгенге түрәләр политэкономиядәге «ачлык минимумы», «ачыгыр дәрәҗәдәге эш хакы» кебек төшенчәләрне өйрәттеләр. Ә берәүләр, «алланың кашка тәкәләре», Канар атауларында кенәриләр сайравын тыңлап сафа сөрә.
Кыйтгадан кыйтгага алыптай адымнары белән дөп-дөп атлап, егерме беренче гасыр бара. Ул кичәгене таптап изәр дә адәми затка ниләр калдырыр? Озон тишекләреме? Радиация базларымы? Ясалма вирусларынмы? Вакуум бомбаларынмы? Яңа хәшәрәт-миллиардерларын гынамы? Юк, миллионнарча яңа кабер ташларын да…
Без үзебез дә мәймүнләшеп һәм роботлашып бетәрбез дә, тарих башлангыч ноктасына әйләнеп кайтыр микәнни? Нуль ноктасына.
Соңгы удэге. Аннары Сахалинда теркәлгән бердәнбер айн кешесе. Исхакыйның соңгы болгары. Соңгы могиканнар… Нәсел-нәсәпләрен җирләп бетергәч, хәсрәтләре бик ачыдыр аларның, ай, ачыдыр… Милләтара золымның һич соңы булмас микәнни?
Гомере буе җилкәсе артында Черек күлнең хәсис сулышын тоеп, артларына поскан сексот пәриләрнең мышнавын ишетеп, шом эчендә яшәгән кешеләр азмыни? Микроскоп астындагы, яки пыяла аквариумдагы бәхетсез тормыш.
Билгеле булганча, акыл да – бәхет түгел, бәла ул. Фикер ияләре юкка гына «Рухи юксыллар бәхетле» дип әйтмәгәндер. Мәхәббәт – бәхет, ләкин ул мантыйкка һәм гакылга каршы килә торган инстинкттан башка нәрсә түгел бит. Чеп-чеп килеп йөргән сары чебиләр йөз процентка бәхетле, сабыйлар да шулай. Еллар үтү белән, бу процент кайчак нульгә кадәр кими. Шушы абсолют хакыйкатьне аңлагач, беркадәр тынычланасың.
Сагышлы ут яктысында мин болар турында да уйланам.
Илаһым! – дим. – Авыр, чамасыз авыр бит бәндәләреңә…
Бакчы: базар асфальтында сөякчел тезләре тузанга манчылган сәрхуш хатын биһуш ята. Ул инде беркайчан да ана булалмас. Ә дөньяда гөнаһсыз сабыйлар калмаса, без үзебезне кем белән үлчәштерик тә, кемнән үрнәк алыйк?
«Сабыйлар кебек булыгыз», – дип өйрәтә безне дүрт Изге китапның берсе – Инҗил. Сәнгать кешесенең аерылгысыз хасияте – балалык сыйфаты. Шуңа күрә сәнгатькяр еш кына гадәти бәхеттән өлешсез кала, шуңа күрә сакаллы сабыйларның маңгаенда – шеш, күз төбендә фонарь күгәреп торыр, ә җаннарында – бетәшмәс яра. «Күңелләре пакь булганнар бәхетле» кебек сүз дә бөтен инсаният өчен уртак хакыйкать ләбаса…
Ә сабыйларыбыз?.. «Дедовщина» балалар бакчасында ук башлана диләр хәзер.
Чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган зонаның чиге кайда? Ә кайда «нинди иркен минем туган илем»? Чик сызыгы юк, киртә юк бүген. Аны коммунистлар ук җир белән тигезләгән иде. Матурлыкны аяк астына салып таптаудан ләззәт ала торган җинаятьчел төркемнәр һәм аларны күпләп тәрбияләп иреккә чыгара торган төрмә университетлары барлыкка килде. Без моны коточкыч чүпләнгән сөйләм телебездән үк күреп торабыз.
Кайчагында бу җинаятьләр кемдер төзегән яман программа буенча тормышка ашырылгандай тоела.
Кузгал, уян, ләгънәт ителгән…
Туктал, туктал, мизгел! Алда кара упкын…
Акыл җитмәс ерак Галәм алысларыннан мең еллар элек вафат шагыйрьләрнең зары килеп иңә Җиргә:
Без бит бакыр тиен, без бер мискин казна,
Әрәм-шәрәм итә безне яман чор-замана!
Тик менә Җир шарында яшәп ятучы сәясәтчеләр моңа бер дә пошынмый: «Гомер бакыйга шулай булган, шулай булып калыр да», – диләр. Чөнки алар – башкалар өчен сызлануны белми торган туң йөрәкле динозаврлар. Аларны сез телевизорда еш күрәсез. Кызганыч, бу сәясәтчеләр арасында әдәбият әһелләре дә күзгә чалына, – димәк, әдәбиятыбыз ярлылана!
Болар Тукайның «Кача күр, кош кеби, мактауларыннан, Хәбәрдар бул ки, шунда ау барыннан» дигән сүзләрен иртәнге дога итеп укырга тиеш иде дә бит…
Бүген безгә бөтен дөньяны баскан гаделсезлек һәм ялган чорында гомер итәргә туры килә. Александр Солженицын үзенең «Ялган кочагында яшәмик!» дигән бер мәкаләсендә: «Ялганнан иң гади, иң ансат котылу чарасы – алдашуда шәхсән үзебез катнашмау», – дигән иде. «Алдак бөтенесен томалап, бөтенесен яулап алган да булсын, ләкин шушы кечкенә генә гамәлебездә үҗәт булыйк: ялган минем аркылы башлык кылмасын!»
«Хөр заман ак кул белән күкләрдән йолдыз чүпләгән» Тукай совет режимы шартларында бик тиз һәлак булган булыр иде. Әлеге алдартазлар аның гаепләрен бик тиз табарлар иде: эмигрант Исхакыйга язган мәдхиясе… Романов-патшалар династиясенә дан җырлаган шигыре… «кадер кичәсе»… Әхмәт Исхакмы соң, Фәйзиме, кайсыдыр бер шагыйребез мондый ялган тәнкыйтьчеләрнең «Гали белән Кәҗә» шигырен эт итеп сүгүе турында оста пародия дә язган иде бугай.
Ватан. Атам иле. Авыл саен диярлек Алып бабай чабатасын каккан кылганлы җирләрем. Хыялый Ак бүре белән Ак барс…
Башта ят тоелган барска инде ияләшеп барабыз. Дөрес, без аны Татарстан гербында гына күрәбез. Ниндидер ак күләгәне хәтерләтә ул, беренче карашка. Сәнгати деталь, – ихтимал, бер-ике генә җанлы сызыкча җитенкерәми аңа. Аны табасы калган… Менә әгәр берәр талант иясе затлы барсны бронзада яки мәрмәрдә сурәтләргә алынса, аңа детальләр турында да уйларга туры киләчәк. Уйлагыз, уйла, сынчылар…
Анам теле… Бу сүз «туган тел» яки «әткәм-әнкәм теле» терминына тәңгәл үк түгел. Чөнки борында еш кына киленнәр башка кавем кызы булып, телләре дә үзгә булган. Ә баланың теле әнкәсенә ияреп ачыла… Бала аңында ике сөйләм керешеп, теле яңа сүзләр хисабына байый һәм камилләшә. Ләкин бүген инде без «ана теле» һәм «туган тел» сүзләрен тулысынча мәгънәдәш дип карыйбыз.
Русча язылып, соңыннан берәр тәҗрибәле тылмач ярдәмендә ана телебезгә күчерелгән мәкаләләр миңа әллә ничек «суррогат ана» карынында яралган бала шикеллерәк тоела… Ятсынам мин суррогат әйберләрдән, өнәп бетермим. Журналыбызда андый корама телле мәкаләләр күренгәләп ала.
Менә шушында мөхтәрәм Рафаэль Хәким иҗатына тукталмак булам.
Кем ничектер, ә мин Р. Хәкимнең мәкаләләрен һәм китапларын көтеп алучылардан. Дөресен әйткәндә, алар – минем рухи азыгым. Фикер иясе буларак, Р.Хәким миңа гадәттән тыш күп нәрсә бирә һәм аның һәрбер уңышы мине шатландыра.
Рафаэль Хәкимнең «Татар рухы» дигән гүзәл хезмәтен игътибар белән укып чыккан милләтпәрвәребез: «Яшә, Рафаэль! Яшим мин!» – диячәк.
Рафаэль Хәкимнең җәдиди фикерләренә популяр, гавами матбугат тиешенчә җавап бирми, ихтимал, бирә дә алмый торгандыр. Ә татар фән әһелләре вәкарьле тынлык саклаган сыман итенә. Кайтаваз юк дип әйтимме? Кайтаваз өчен дә кыюлык кирәк шул, ирдар тәвәккәллек кирәк. Аннары Хәкимдәгедәй белем һәм хәбәрдарлык.
Р. Хәкимнең туры сүзләре күпләргә ошамый. Мәсәлән, «Сүнмәс утлар балкышы» китабында да урын алган «Кем син, татар?» дигән күләмле мәкаләсендә ул: «Татар матбугаты… Ныклап карасаң, анда укыр нәрсә юк. Татар телевидениесе… Анда карар нәрсә юк», – дип ачынып, әрнеп яза. Аның бу сүзләре театрыбызга да һәм, гомумән, әдәбиятыбызга, әдәбият белеменә, турыдан-туры әдипләребезгә дә кагыла. Әйе, Р. Хәкимнең каләме кайберәүләрнең тормыш идеалларын мәгънәсезгә әйләндерә.
Әлеге сүзләр, әлбәттә, гипербола инде, ләкин автор бу арттыру алымын махсус куллана, мүк баскан йөрәкләргә, чүпләнгән баш миләренә дә хакыйкать үтеп керсен өчен эшкә җигә.
Башкалар кичәге телдә, кайчагында тешкә тияр дәрәҗәдә кадими нәрсәләрне меңенче кат кабатлап сөйлиләр, ә Р. Хәкимнең фикри дөньясы олы, офыгы киң, ул иске телдән тарсына, бүгенге реалияләрне атаган катлаулырак төшенчәләр белән эш итә. Шуңа күрә аның каләменә бик кыенга да килә, чөнки, объектив сәбәпләр аркасында, ана телебез бу реалияләрне чагылдырып бетерә алмый.
«Дөньяда күп нәрсәне» без хәзер рус теле аркылы беләбез… Үги ана теле?
Бөек рус теленә рәхмәтле булсак та, моның бүгенге татар фикер ияләренең фаҗигасе икәнен без яхшы аңлыйбыз. Шуның аркасында галимнәребез төп хезмәтләрен рус телендә язарга, диссертацияләрен дә рус телендә якларга мәҗбүр. Шул рәвешле, татар теленең даирәсе, функциясе тарая, дөресрәге, киңәймичә, мескенлектә кала… Телевизор караганда, милләттәшләребезнең татарчасы өчен оялып утырасың.
Р. Хәкимнең мәкаләләре татарчага башка берәү тарафыннан тәрҗемә ителгән була. Арада ятышлы гына тәрҗемәләр очрый, әмма кайчагында, аңлап җиткерү өчен, текстны күңелдән генә кире русчага күчереп укыйсың. Р. Хәким – икеләтә игътибар белән укуны, тырышлык куюны таләп итә торган автор. Чәйнәп каптырганны гына йотарга өйрәнгән ялкау укучы аңардан бик тиз ялыга.
Аннары гәзит-журнал хезмәткәрләре Рафаэль Сибгат улы Хәким кул куйган тәрҗемә текстка бик кагылмаска тырышалар, мәгънәне бозмагаек дип шикләнәләр, ахрысы. Минемчә, монда җанлы татар телен бик әйбәт белгән авторның үзе белән тыгыз (туры) элемтә урнаштырып, тәрҗемәне табигый телебезгә якынайту файдага гына булыр иде. Олпат Сибгат Хәкимнәр телендәге әйбернең укучыбызны ышандыру көче икеләтә арта дип уйлыйм, чөнки бу очракта мәгълүмат кеше аңына фильтрланмыйча гына, балалык чорыннан калган иркен хис-тойгы каналлары аша да ургылып керә.
«Сүнмәс утлар балкышы»н актарганда, мин тагын шунысын абайладым: икенче бүлеккә традицион Галимҗан Ибраһимовның тирән тамырлы мәкаләсе тон биргән булса, китапның ахырында Рафаэль Хәкимнең киң тармаклы җәдиди (бунтарь?) мәкаләсе игътибарны җәлеп итә. Иң нык уйландыра һәм чаң кага торган әйберләр – шушылар кебек. Башкалары һәммәсе, шушы ике мәркәзне тоташтырган күчәр тирәсендә әйләнеп, шулар яктысыннан өстәмә балкыш-нур ала.
Соңгы гасырда рус теленә ашыгып һәм ничек кирәк алай тәрҗемә ителгән татар романнары да укучының күңелен генә кайтарды бугай. Бу тәкълиди кыйссаларның күбесе тәрҗемә ителергә дә тиеш түгел иде.
Русчадан татарчага әдәби тәрҗемәләр шулай ук эчне пошыра.
Адаптацияләнгән, җиңеләйтелгән, шоп-шома текст. Достоевскийның коточкыч тирән, аңлаешсыз кара психологик упкыннары уенчык канау гына булып кала торган үтә күренмәле җөмләләр… Автордан тәмам ераклашу. Тәрҗемәнең төп принцибын бозу. Күп кенә тәрҗемәләр оригиналның эчтәлеген сөйләүгә, ялгыш-йолгыш тәфсиргә әйләнеп кала.
Нәфис Чехов та юк хәзерге татар телендә. Горький тәрҗемәләре дә кичәге көннеке. Аның кичәге Казан рухлы «Фома Гордеев»лары, «Университетлары», «Страсти-мордасти»лары, «Тормыш төбендә»ләре бүгенге Казаныбызда да бик актуаль яңгыраячак түгелме? Пушкинның татарчага яңа тәрҗемәләре кирәк. Татарча яңа Лермонтов та юк. Ә бит соңгы 40–50 ел эчендә татар әдәби теле нык үсте, баеды, камилләште. Шигырь техникасы алга китте. Аннары хакыйкать шунда: Чеховны тәрҗемә итәргә алынган татар әдибенең каләме һәм сурәтләү чаралары, һичшиксез, баеячак. Ул, Чеховка үренеп, үзенең сыйфат планкасын күтәрәчәк, күтәрми хәле юк. Кыскасы, биек планканы буйсындыру өчен, безгә арткарак чигенеп, янә йөгереп киләсе һәм бар көчебезгә талпынасы булыр. «Һаваларда очкан кошлар»га иярик, шунда берәребез Киек Каз Юлындагы Нобель йолдызын эләктереп кайтмасмы.
Ни генә әйтсәң дә, рус әдәбияты – безнең остазыбыз һәм мәктәбебез ул. Гаребтә булсын, Шәрыкта булсын, бүген ХIХ гасыр рус әдәбиятына үрнәк өлге итеп карыйлар. Кичәге әдәбиятка… Чөнки рус әдәбиятының да бүгенге көне – тирән кризис. Шүрәлем әллә кайчаннан колагыма тукып килә: «Олуг рус әдәбиятының гына түгел, татар яки, әйтик, башкорт әдәбиятының да бүгенге хәле мөшкел, – ди. – Сезнең дә олпатларыгыз дөнья кичте… Бүгенге әдәбиятта җим тапмагач, җитди тәнкыйтьчеләрегез борынгы әдәбиятка кереп чумарга мәҗбүр. Аптыраган үрдәк нишли?.. Дөрес, шомарак белгечләрегез бүгенге әкияти шәрә корольнең күзгә күренмәс әдәби күлмәген мактаган, хәтта аерым кимчелекләрен тапкандай булып кыланалар… Күз буарга маташулары».
Рус классикасын тәрҗемә итү эшенә татар каләм осталарының үзләрен тартасы иде, юкса инде менә ярты гасыр гына бардыр, бу эш нәшрият хезмәткәрләре кулына төште. Кәсепчеләр исә тәрҗемә эшенә акча эшләү ысулы диебрәк карыйлар. Хәер, әдәби тәрҗемә Язучылар берлегенә әгъза булып керергә юл ача – карьеристлар өчен, җим буларак, моның да роле зур.
Янә шунысы кызганыч: вакытлы матбугатта әдәби тәрҗемәләр турында тәнкыйди мәкаләләр юк дәрәҗәсендә аз. Чын, милли тәрҗемә мәктәбе бездә булмады. Бу факт кулыбыздагы «Сүнмәс утлар балкышы» китабының эчтәлеге белән дә раслана. Югыйсә бит заманында, «җепшек» илленче еллар ахырында, Нурихан Фәттах, Америка галиме һәм фантасты Айзек Азимовка хат язып, үзенә килгән җавапны һәм, ялгышмасам, Азимовның неандерталь малае турындагы бер хыялый хикәясен, үзе тәрҗемә итеп, журналыбызда бастырган иде.
Кәбирләнүчән американнар өчен без, фәкыйрьләр, неандерталь малае гына түгел микән? Әйттем исә кайттым.
Чит телдән турыдан-туры тәрҗемә итү мәсьәләсе һаман хәл ителмичә кала. Инглиз, француз, немец, испан һ. б. милләт язучыларын русчадан тәрҗемә итү оят безгә, оят. Гомәр Хәйямның президент Путинны да сокландырган мәшһүр робагыйлары татарчага, сайлап-сайланып кына, нигездә, рус теле аркылы тәрҗемә кылынганнар… Бусы – икеләтә хурлык. Татар әдибе үзенең элгәрләрен – гарәп-фарсы шагыйрьләрен – һәм шәрык поэзиясен биш бармагын белгән кебек белергә тиеш. Үзбәкләрдән үрнәк алыйк. Безнең президент Гомәр Хәйямны татарча укысын. Өстәвенә компьютерчы кыз бер-ике хәрефен алмаштырса, Гомәр Хәйямның башкортчасы да әзер булыр… Конкрет бу очракта, әүвәлдәге кебек, башкорт укучысы да безнең йогынтылы даирәбездә калыр.
Язучылар берлеге каршында, һич югы, гарәп телен өйрәнү түгәрәге оештырылсын иде. Шунда ук гарәп шрифты куелган компьютерда эшләргә өйрәтсәләр, тагы да әйбәтрәк. Гарәп теле сүзчән хәзрәтләребезнең кагылгысыз биләмәсе генә булып калмасын, әдип кеше дин әһеле белән тигез торып гәпләшә һәм, кирәксә, бәхәс кора алсын. Коръәннең татарчага югары сыйфатлы тәрҗемәсе юклыгы да гарәп телен белмәвебездән килә бит. Коръәннең башка төрки халыклар кызыгырлык һәм безгә иярерлек яхшы тәрҗемәсен булдырсак иде. Бу – әдипләр һәм галимнәр бурычы, бу эшне дин әһелләребезнең ялгыз гына ерып чыга алмаячагы күренде инде.
Борынгы төрки телебезне өйрәнсәк, күпләгән хакыйкатьләрнең ата-бабаларыбызга ук мәгълүм булганлыгын күреп таң калыр идек. Ерак элгәрләребез хәтта һинди фәлсәфәсен белгәннәр, Кытай (Чин) ачышларыннан хәбәрдар булганнар, Юпитер (Айгыр) һәм Сатурн (Зөхәл, Туфрак йолдыз) планеталарының хәрәкәтен хисаплый алганнар, Бөек бозланыш чорына кадәр үк Ай фазаларын күрсәтә торган уч төбе хәтле генә таш календарь уйлап тапканнар, табигый таш «мөгезбака» сыртына йолдызлы күк йөзе картасын төшергәннәр… Борынгы элгәрләребезнең интеллектуаль казанышлары, чыннан да, искитмәле.
«Әйдәгез артка!» дигән өндәмәдән курыкмыйк, ул безгә җуйган максудыбызны табарга ярдәм итәр.
Сүнмәс ут янында хыялланып утырып, уйларымда әллә кайларга каерып кергәнмен, тарих карурманында яшьти Шүрәлем белән адашып, Сүз башым истән дә чыккан бугай… Күңел төпкеленнән әллә нинди археологик катлам-сәхифәләрне актарып алды бу Китап.
Юк, юк, борчылмагыз, – бар да истә.
Шәмдәлләрдә генә утлар яна… Дәртле Мәнд кабызган шәм ялкыны «Менә сүнәм… сүнәм», – диеп леперди.
Утлар сүнәр. Хәтәр җилдән бигрәк, аны вакыт-патшаның битараф сулышы сүндерә. Шулай да күз алдыма котсыз яман сурәт килә: вәйран хәрабәләр арасында сүнгән учак көлен җен туеның салкын җиле бөтерә, тузгыта…
Утлы, тере күмер сүнгәч, аны үле күмер, диләр.
Өмет кенә сүнми. Адәм күңелендә аның гәрәбә утыдай бәләкәй электр чаткысы барыбер саклана.
Кадими Болгар кирпечедәй саллы «Сүнмәс утлар балкышы» китабы гасырларга безнең гранит төсендәге чакматаш булып калыр – мәңгелек тарих нигезенә салынган татар кирпече…
Альберт Фәтхи сыман дәртле бер яшь китап корты аны тузанлы киштәләрдән сак кына күтәреп алыр да, гранит чакматашын сызып, татарның балавыз шәм төпчегендә янә җанлы ут тергезер һәм шуның тыйнак балкышында, томанлы Ак барс белән янәшә, бүгенге моңлы фикер ияләребезнең кан җылысын саклаган шәүләләрен күрер.
Сәлам сиңа, Фәтхи-турун, сәлам сезләргә. Моны мин генә әйтмим, моны «Сүнмәс утлар балкышы» китабын дөньяга чыгарган кордашларым да әйтә.
Татар дөньясы бигүк караңгы түгелдер бит, кардәшем? Зольмәт түгелдер?
Безне сагынасызмы?
Ә без сездән көнләмибез, юк. Тынгысыз Виссарион Белинский гына 1950 елда яшәячәк оныкларыннан көнләшкән бугай. Ялгышкан даһи, ялгышкан… Йөз елдан соң Рәсәйне замандашлары төзегән «Коммунистик партия манифесты» тудырачак ГУЛАГ пәрәвезе чорнап алыр дигән кара уй башына да килмәгән аның.
Һәркемгә үз заманы кадерле, бәс, шулай булсын! Матур киләчәк хакына яшим һәм эшлим дисәң дә, син бүгенге көнең өчен шәһит китәсең.
Безнең кордашларга шәһитләр буыны булырга язган.
О проекте
О подписке