Казан Кремленең сәгате көн уртасын күрсәтә. Шул мизгелдә Рахманның күңелендә сәер генә өмет ялтлап китте: менә аның уклары уникене узып, көннең икенче яртысына авышыр да, чынбарлык кинәт үзгәрер һәм… барысы да ачыкланыр, әтрафлы аңлашылыр.
Шәһәр сәгатеннән үрнәк алып, күкрәк эчендәге кыйбланамәнең угы хәрәкәткә килсен дә, ниһаять, юнәлеш төгәл билгеләнсен иде, шул чагында ул төп сорауларына җавап табар, җан тынычлыгына ирешер иде.
Беренче көннәр илһамлы кинәнү белән узды, зур өметләр баглаган мохиткә килү шатлыгы тәүлек әйләнәсе канатландырып торды. Әмма тора-бара эңгер-меңгерле сагыш янә күңелне биләп алды. Балачактан ук тынгы бирмәгән хафа вакытлыча гына йокымсыраган газапны җилтерәтеп уятырга тотынды.
Килгән уңайга армиядә бергә хезмәт иткән дусты Тимурның адресы буенча барып, атна-ун көн шуларның фатирында яшәде ул. Тимурның әти-әнисе һәм утызга җитеп килгән, әмма һаман өйләнмәгән абыйсы тарафыннан бик үк якты чырай күренмәсә дә, фатир яки бүлмә тапканчы, ышык урын булганга Рахман «служак» дустына чиксез рәхмәтле иде.
Ә инде Ямашев урамындагы йортта аена алты мең түләп, бер бүлмәле фатирда яши башлагач, Рахманның бәхете хәттин ашты. Казанда төпләнеп калырга дип һәм иң мөһим соравына җавапны шушында табасына нык ышанып килде бит инде ул.
Рәхмәт, Тимур! Үзе уйный торган ансамбльдә аңа урын да әзерләп куйган. Татарның танылган җырчылары белән эшли торган бу төркемгә көчле музыкантлар җыелган, аларны төрле концертларга, фестивальләргә, гастрольләргә даими рәвештә чакырып торалар.
Шулай итеп, Рахманның көнкүреше монда мөнбит юнәлеш алды һәм ул танылган җырчылар белән хезмәт итүче музыкантлар төркеменә лидер-гитарачы булып урнашты. Төрле уен коралларында мөкәммәл дәрәҗәдә уйный белгәнгә, аны бик теләп кабул иттеләр.
Мәгәр һәрбер өлкәдә, бигрәк тә сәнгатьтә, сәләтле кешедән көнләшү, күпсенү – гаҗәпләнә торган күренеш түгел. Мәгълүм ки, иҗат төркемнәрендә үземче табигатьле шәхесләр аеруча күп очрый, ә андыйлар, гадәттә, башка берәүнең сәләтен вә уңышын «күтәрә» алмый. Рахманны «гениальный самородок» дип мәдехләсәләр дә, аның осталыгына һәркемдә диярлек каршылыклы хисләр калыкты, һәм ул әледән-әле үзен сиздерә иде. Әлбәттә, моны ачыктан-ачык күрсәтмәскә тырышалар, ләкин бер коллективта үзара мөнәсәбәтләрне яшереп калу мөмкинме соң? Рахман да моны белә, аңлый, ләкин талантына эчке инану тойганга, ул үзен болардан өстен тота ала иде. Детдом тәрбиясе рухны җитәрлек ныгыткан, үзәктә какшамас багана булып, шәхес утыра, гаярьлектән дә мәхрүм түгел иде ул.
Күп тә үтмәде, концертлар арасындагы буш вакытта аңа көйләрнең аранжировкасы белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр. Ансамбльдәге музыкантларга, әлбәттә, монысы бер дә ошамады. Бигрәк тә клавишлы коралларда уйнаучыга, чөнки ул да аранжировщик һәм моңарчы шул кәсебе белән акчаны хәйран әйбәт «суга» иде. Ә хәзер исә җырчылар, композиторлар Рахманга мөрәҗәгать итә башлады, чөнки аның сәләтлерәк тә, остарак та икәнен тиз арада аңлап алдылар.
Рахман үзен музыка дөньясында судагы балык кебек хис итә. Сәхнәдә чакта залдагы халыктан килгән җылылык аңа бик кирәк, шуның өстенә инде хәзер көйләргә аранжировка ясаганда, студиядә җырчыларга фонограмма яздырганда, үзенә карата мәхәббәт тою аның өчен мең алтынга торырлык халәт иде.
Әмма аның иң зур хыялы, монда килүенең төп максаты – үзенең кем, кайдан булуын, ата-анасы кемнәр икәнне белү һәм әнисенең язмышын ачыклау иде. Ник баласын ташлап качты икән ул? Үзе исән микән? Исән булса, хәзер кайларда икән?
Бер ай эчендә Казанның барлык танылган урыннарын әйләнеп чыкты инде ул. Казан тарихы буенча китаплар алды, вакыты булган саен интернеттан мәгълүматлар җыеп укырга тырышты. Һәм көнаралаш диярлек Кремль урамы буйлап, Володя Ульянов гыйлем җыйган университеттан Спас башнясына кадәр юл үтә. Бу урыннарны аның телевизордан күргәне бар. Детдомда чакта ук Казан турында тапшыру караган иде. Шушы урыннарны, Казан Кремлен, Җәлил һәйкәлен күргәч, йөрәге дерт иткән иде. Бик таныш, якын булып тоелган иде экрандагы күренешләр. Югыйсә телевизордан әллә нинди ямьле табигатьле урыннарны, чит илләрне, бөек шәһәрләрне күргәне бар, әмма Казан аеруча тәэсир итте.
Күңеле тартты Казанга, әйтеп бетергесез нык тартты.
Кайчаннан бирле кадерләп саклаган бердәнбер фотосурәтендә ул – ике-ике яшь ярымлык бала – Казан филармониясе каршында басып тора. Кем төшергәне генә билгеле түгел. Димәк, ничек кенә булмасын, аның биографиясе монда килеп тоташадыр, ә бәлки, моннан башланадыр да…
Барды ул филармониягә. Анда эшләүчеләргә фотоны күрсәтте. «Бу малайны күргәнегез бар идеме? Әти-әнисе кемнәр икән, белмисезме, хәтерләмисезме?» – дип сораштырды. Әмма, ни кызганыч, танучы, белүче табылмады.
Алга таба нишләргә? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Бу заманда үзеңнән башка кемгә кирәк син? Кем син, каян син?
Шик-шөбһәләр тынгы бирми. Бәлки, әти-әнисе белән яки әнисе белән Казанга кунакка гына килгән булганнардыр?.. Бәлки, башка шәһәрдән яки авылдандыр аның чыгышы… Бәлки, бәлки… Ә шулай да, Казанга килеп, дөрес эшләде ул. Беренчедән, фотодагы күренеш – Казан. Икенчедән, музыкант өчен монда шартлар уңай, юкса тиз арада гына популярлык казана алмас, мондый уңышка ирешмәс иде.
Кая барган булдылар икән соң алар 1993 елны? Иркутскигамы, Читагамы, Хабаровскигамы, Владивостоккамы? Якынгаракмы, ераккаракмы?
Менә Кремль сәгате төгәл уникене сукты.
Әмма берни үзгәрмәде…
Көннән-көн инана бара: бу урамны хәтерли ул, Спас башнясын, андагы сәгатьне, Муса Җәлил һәйкәлен. Әнисе белән йөрделәр бугай алар монда.
Ниндидер шау-шулы йортны, озын коридорны да хәтерли әле ул. Бер катлы, озын баракка охшаган йорт иде. Әнисе белән шунда яшәделәр кебек. Нишләп әтисен бер дә хәтерләми икән?.. Туган җире дә бар аның… Өзек-өзек булса да, искә төшә бит сабый чактагы күренешләр.
Хәтер, хәтер! Син шәфкатьле дә, мәрхәмәтсез дә! Хәтер әнинең җылы сулышын күңелнең иң аулак, иң ышанычлы урынында тота, чынбарлыкның үтәли ачы җилләреннән саклый.
Юк, очына чыгалмаслык билгесезлектән барлыкка килү белән килешергә мөмкин түгел. Аның тамырлары бар бит… Әнисе бар иде аның. Ул аны хәтерли. Нурлы йөзе, йомшак куллары, җылы иреннәре, назлы тавышы хәтерендә саклана.
Алар поездда бардылар. Башта бу халәт кызык, күңелле иде. Вагон тәрәзәсеннән тыштагы дөнья каядыр артта калып югала, алда гел могҗизалардан гына торган әкияти дөнья көтәдер кебек иде.
Аннары кинәт… Әнисе юкка чыкты.
Мәңге тынмас сыкрау булып, күкрәк эчендә поезд тәгәрмәчләренең шыкылдавы, вагоннарның шыгырдавы яңгырап тора. Милиционерның каты-кытыршы кулы һәм Себернең җан өшеткеч җиле… Болары да хатирәләр булып саклана. Әмма һич кенә дә аңга сыймый – әнисенең җылы сулышы һәм көзге ачы җил нишләп, ничек бер үк хәтердә, бергә тынышып яши ала икән?!.
На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Ятимгә дә яз килә», автора Зульфата Хакимханова. Данная книга имеет возрастное ограничение 12+,. Произведение затрагивает такие темы, как «проза жизни», «сиротство». Книга «Ятимгә дә яз килә» была написана в 2021 и издана в 2021 году. Приятного чтения!
О проекте
О подписке
Другие проекты
