Читать книгу «Әтием кайда, Суслонгер?!» онлайн полностью📖 — Зиннура Хуснутдинова — MyBook.
image
cover

Зиннур Хуснутдинов
Әтием кайда, Суслонгер?! / Верни мне папу, Суслонгер!

Әтием кайда, Суслонгер?!.
Повесть

Әсәремне ТАССРның – 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллык олуг юбилейларына багышлыйм. Шулай ук хәбәрсез югалган дәү әтием Шәйхи Гыймадиев һәм сугыш елларында, аннан соң да гомер буе колхозда «таяк» ка хезмәт итеп гарипләнгән, ачлык-юклык елларында шул хәлендә ике ятим кыз үстергән дәү әнием Рәхилә, дәү әтинең бертуган энесе, ятим калган гаиләгә гомере буе ярдәм кулын сузып торган Гыйлаҗ абый Гыймадиев һәм аның хатыны Асия апа, дәү әнинең бертуган абыйсы Хафиз абый Вәлитов, хатыны Мәрфуга апаларның якты истәлегенә багышлыйм. Бүгенге көнгә кадәр әтиләренең кабере кайда икәнен дә белмичә яшәгән, аны гомер буе сагынып– өзелеп көткән әнием Һәдия белән бертуган сеңлесе Зәйтүнә апама шул рәвешле үземнең чиксез мәхәббәтемне, хөрмәтемне, аларның рухи көченә соклануымны белдерәм. Аллаһы Тәгалә озын гомер бирсен үзләренә! Әсәр Ватан өчен канлы орышта шәһит киткән геройларга, хәбәрсез югалган батырларга, ветераннарга, шул авыр елларда һәм аннан соң да тылда үзләрен аямыйча хезмәт иткән ватандашларга мәңгелек дан булып яңгырасын.


Дөнья – каты чикләвек.

Ваткан идек җилкенеп:

Эче тулы корт икән,

Анда безнең йорт икән —

Яши торган ил икән…

(Дәү әнинең еш кабатлый торган такмагыннан)

Козгын да кеше кебек сөйләшергә өйрәнә…

Бүген иртәдән бәрәңге бакчасындагы карт тупыл янында тагын теге козгын кычкырды.

Ул, яткан җиреннән капылт башын күтәреп, мендәрен әйләндерде һәм калай тартманың урынында икәнен белгәч тынычланып, җиңел сулады. Уф… Исән икән, тимәгәннәр… Моңарчы аны мендәр астына ук яшереп тормый иде. Соңгы көннәрдә урлап китәрләр дигән шөбһәсе бермә-бер артты, шуңа күрә уяу булырга тырышты.

Бүген иртә таңнан карт тупылда козгын кычкыра.

Әүвәл кемдер урам тәрәзәсе ягыннан: «Мәдинәгә мидәл бирәләр, кәҗә мидәле бирәләр!» – дип кычкырып узды. Бөек Җиңүнең олуг юбилее алдыннан сугыш ветераннарын бүләкләү – гадәти хәл. Ә менә Мәдинәгә кайсы рәхмәт төшкересе мидәл тапшырырга уйлады икән? Әллә әтисенең кабере табылганмы?! Әтисенә дигән мидәлдер әле!

Хәер, бу юлы ул «кәҗә мидәле» дигәнне ишетмәде. Әлеге җөмлә, хәтерендә яңарып, еллар кайтавазы кебек кенә яңгырады бугай. Әллә анысын миһербанлы Вакыт үзе төшереп калдырган инде?..

Бәйрәм иде шул бүген. Кич буе телевизордан аттылар, урамда да ниләрдер шартлаттылар. Әллә җил тегермәне дә авып төште инде бу хәтле дөбердәүгә?! Урамда җилнең әсәре дә юк шикелле, югыйсә бәрәңге бакчасындагы тупылның шаулаганы колакка керер иде…

Баксаң, Җиңү бәйрәме уңаеннан салют бирәләр икән! Телевизорда әлеге салютны төнге күккә туплардан чөйделәр, урамда исә малай-шалай пугач белән шаярды…

Ә козгын иртәдән бирле кычкыра. Шул карт тупылны көчле давыл чыгып аудармаса, йә кисеп атмасаң китмәс инде ул. Шунсыз аннан котылып булмас…

Әлеге уеннан кинәт сискәнеп китте: ә тупыл ауса?! Алай-болай тупыл ава калса – баш бетә бит, Ходаем! Әтисе кайтканчы ава гына күрмәсен! Аның төбенә дә хәзинә күмелгән, ди, шундук табып алачаклар бит?!

– Йә лә, кычкырсана шунда! Кычкыр, кычкыр, козгын!.. Тик тупыл гына аумасын. Әти киткәннән бирле гел шулай бер килеп кычкырып китәсең инде син, – дип куйды Мәдинә. «Әтиең кайткач туктый ул, кызым, коркылдап, тик утырсын шул тупылында!» – дип әйтә торган иде әнисе. Күпме яши икән соң бу козгыннар?

– Әй дим, ничә яшь инде сиңа?

Козгын Мәдинәнең телен аңлый иде, шулай да җавап бирәсе килмәде.

– Үпкәләде тагы…

– Сиңа үпкәләп буламыни? – диде козгын. Күп инде миңа, күп, Мәдинә сеңел!

– Мин сиңа сеңел тигәч, шактыйдыр инде, алайса?

Ул тәрәзәне ябып куйды. Шул бер үк козгындыр инде, әти чыгып киткәндә, тупылда утырып калган Аллаһ кошыдыр? Ул көнне кычкырмады ул нигәдер… Утырды-утырды да аннары зур канатларын җилпи-җилпи очып китте.

Телевизордагы аткан тавышларны козгын ишетмәде. Телевизор өй эчендә, ә козгын бәрәңге бакчасындагы тупыл башында иде. Күрше Габдулла булса: «Хәзер тилибизорында да козгыннар кычкыра башлады», – дип көләр иде. Теге чакта шулай күп теленә салынса, алып китәрләр иде Габдулланы.

Мәдинә, шайтан сурәтләреннән туеп, телевизорны сүндерде. Аның арткы ягына тоташкан чыбыгыннан колакчан кебек нәрсә сузылган. Оныгы Тимербулат нидер маташтыра инде. «Без генә аларны түгел, алар да без әйткән сүзне ишетсен өчен, телефон уйлап таптым, шуны урнаштырам!» – ди. Үз телевизорларын бозарга әтисе рөхсәт бирми, дәү әнисенеке белән рәхәтләнә Тимербулат. Әйдә, кыландырып карасын инде, яшьләр хәзер туганда ук, ун класс бетереп туа.

Телевизорда, салютка кадәрле, ветераннарны тезеп, медаль өләштеләр. Менә монысы сиңа, Нурихан, бу медаль – Галәүгә… Чү, туктале, әтисе Шәйхигә дигән медаль бөтенләй үзгә түгелме соң? Нурихан белән Галәүнекенә караганда матуррак, ялтыравыгы да бүтәнчә, күрәсең, чын алтыннан коелгандыр. Гыймадиев Шәйхигә чын алтын медаль тиеш, дип уйлаганнардыр…

Козгын тагын коркылдап куйды. Бу чукынчык козгын да матур хәбәр алып килсә килер икән, әнә бит нәрсә ди: «Мәдинәгә мидәл бирәләр!» Бу юлы «кәҗә мидәле» димәде… Әллә Нәфи тавышы иде инде? Әллә козгын шул рәвешле күптән җан тәслим кылган Нәфи тавышына охшатып, кеше шикелле сөйләшә башлаган? Ишетә бит ул кешеләрнең сөйләшкәнен. Һәр әйткәнне, тутый кош кебек үк булмаса да, ятлап, томшыгына чорнап утыра торгандыр әле…

Медаль Мәдинәнең үзенә түгел, әтисенә икән. Кайтуга, Мәдинә аны әтисенең түшенә тагачак. Кәчтүме күптән шкафта. Җитмеш ел буе эленеп тора. Көя төшеп, ничә мәртәбә яңасына алыштырдылар.

Дөньяда «хәбәрсез югалды» дигәннән дә авыррак, ачырак хәбәр бармы икән?! Каберенең кайда икәнен дә белмә инде… Җитмеш биш ел диген! 1941 елның 20 маенда хәрби лагерьга алганнар иде, шуннан соң суга төшкәндәй юк булды. Кызы Гөлнар эзләп тапты: «хәбәрсез югалган» дигән тамга салынган кәгазе бар… Авылдашы, дусты Нәфи белән бергә киткәннәр иде югыйсә. Өч елдан артык Нәфи дә хәбәрсез югалып торды, аннары пылт итеп кайтып төште. Түше тулы орден-медаль. Түбән оч Хәбри тугыз елдан соң кайтты. Менә шундый солдатлар авылда тагын күренә башлагач, әнисенең дә, ятимә ике кызның да сүрелә башлаган өметләре янә кабынган иде. Күрешү өмете. Татлы өмет… Тора-бара өмет әтисенең кабере кайда икәнлеген белү, аны эзләп табу, шул хакта берәр хәбәрнең читен генә булса да ишетү хыялына әйләнеп калды.

Әнисе Рәхимә дә шундый татлы хыял белән гомер кичерде. Мәмдәл хастаханәсендә дөньядан үтеп барышлый, кызы Мәдинәнең күзләренә сораулы карашын төбәп җан тәслим кылды: «Андый-мондый хәбәре юкмы?» – дигән мәгънәне тотты Мәдинә.

Әнисе Рәхимә күзләрен йомгач, сеңлесе Зәйнәп тын гына елап: «Күрешерсездер инде, әни, анда баргач… Безнең турыда да сөйләрсең әтигә, яме», – дип пышылдады. Күрешкәннәрдер инде, үзенең хәлләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләгәндер әтиләре. Бу көнгә тиклем кайларда йөргәнен дә әйткәндер. Ә кызлар һаман берни белми… Кызлар хәзер каберен эзләп табу өмете белән яши. Өмет дигән нәрсә сүнми…

…Намаз вакыты җитеп килә икән. Ул, бар шартын китереп, тәһарәтен алды да намазга утырырга җыена башлады. Намазны урындыкка утырып укый ул хәзер, тез башлары авырта, йөргәндә дә, берьюлы ике таякка таяна. Кем әйтмешли, дүрт аякланды. Тәсбихен эзләргә кереште, анысы куйган җирендә юк иде.

– Әй дим, кая югалдың инде шул арада?

Өстәлдә яткан догалар китабы астыннан тавыш килде:

– Бу хәтереңне әйтер идем инде, Мәдинә абыстай! Үзең күз алдында торсын дип куйдың, үзең шул арада онытып та өлгергәнсең.

– Кайда соң син?

– Өстәлдә бит инде, догалык астында. Әнә бер мәрҗәнем чыгып та тора.

Ул тәсбихне күреп көлеп җибәрде:

– Әй лә, тавык баш, онытканмын да ни ара.

– Тәһарәт алырга онытмагансыңдыр бит?

Мәдинәнең үзе белән «сөйләшә» башлаган тәсбихенә үпкәлисе дә килде:

– Аны оныталармы соң, Алла язмаганны!

– Үпкәләмә инде, исеңә генә төшерүем.

Мәдинә алдына намазлык җәйде, килештереп, яулыгын ябынды һәм урындыкны җайлап куйды да намазга кереште. Каенатасыннан калган зур өстәл дә:

– Алла кабул итсен намазыңны, Мәдинә, – дип пышылдагандай тоелды.

– Амин! – диде ул эчтән генә.

Мәдинә абыстай әнисе Рәхимә кебек һәрнәрсәне җанлы дип кабул итә, алар белән сөйләшеп рәхәтләнә иде. Биш бала, каената белән каенана, иренең сеңлесе, әле өстәвенә карт әби бергәләшеп яшәгән алтыпочмаклы өйдә, кайсылары дөнья куеп, балалар исә оядан очкан кошлар кебек төрлесе төрле якка таралышып, ялгыз башың калгач, сөйләшми нихәл итәрсең?! Бу шөгыленнән тәм таба иде ул. Хәер, әнисенә охшагандыр инде: ул да гомер буе кәҗә бәтиләрен, песиләрен тиң күреп, шулар белән кеше кебек сөйләшеп, гәпләшеп гомер кичерде. Хәтта кәҗәләренә печән ташыганда, «уфалла» арбасын да дусты итеп сөйләшә иде. Тагын бер гадәте бар иде әнисенең: гел үз эченнән берәр көй көйләп йөрде. Ишетелер-ишетелмәс, ниндидер гаҗәеп бер көй иде ул. Мәгәр ул көй өзелеп тора икән, димәк, әнисенең хәле авыр, кәефе юк. Андый чакта Мәдинә, курка-курка гына: «Әни, нишләп җырламыйсың син бүген?» – дия торган иде. Бу сүзләрдән Рәхимә аптырап кала, нинди җыр, ди, ул, янәсе? Аның беркайчан да җырлаганы юк бит! Аларның сөйләшүен тыңлап торган нәни Зәйнәп, бик тапкыр, тере кызчык, шундук эләктереп ала – ул нарасый барысын да белеп тора икән! – «Әни, апа авыз эчеңнән шыңгырдап йөрүеңне әйтә ул!» – дип чатнатып җавап биреп куя. Рәхимә һәрвакыттагыча матур итеп көлеп җибәрә дә: «Ә, аны әйтәсез икән…» – ди. Тик бу юлы көй ялганмый. Арыгандыр әниләре, алҗыгандыр. Фермада берьюлы берничә эштә эшли: сыерлар янында да ул, атлар да карый. Ир-ат калмагач, һәммә эш тә хатын-кыз җилкәсендә иде шул. Тик күпләре атларның янына килергә дә курка, син булдырасың, син батыр хатын дип, күңелен күтәрә-күтәрә, салпы якка салам кыстырып, мал табибы Мөхәррәм ул эшне Рәхимәгә йөкләде. Тегесе, чыннан да, батыраеп: «Курыкмыйм, ник куркып торыйм! Суслонгердагы кылыч борынлы әфисәрдән дә курыкмадым әле!» – дип куя. Күрше Мөхәррәм хатынның Суслонгерга ире янына барып йөрү маҗараларын белә иде, кабатлап сорамый. Әле ярый сорап, вакыт уздырып тормаган Мөхәррәм: озак та үтми, аның үзен дә Суслонгер лагерена алып киттеләр…

Көй турында иде бит әле уйлары… Әнисе аны үзе «моң» дия торган иде. Гади генә итеп әйтеп тә куя белә иде: «Һәркем моңлана инде ул. Кеше генә түгел, әнә тупыл да моңланып утыра анда. Козгыным күптән күренми, ташлап китте, ахры, мине, дип моңлана торгандыр, бахыр». Ә кызлар уенча, бәрәңге бакчасындагы тупыл моңланмый, бары шаулый гына. Анда да каты җил чыкса гына. Җил булганда, авыл башындагы тегермән канатлары да шаулап әйләнә башлый.

Әнисе моңлы гына түгел, уен-көлкеле, хәтта кайчак исәррәк кебек тә күренгәндер чит кешегә. «Безнең тупыл гайбәтче ул. Тегермән канатларына җил ташыган гайбәтне тыңлап утырудан башка эше юк аның!» – дип, кызларын да көлдерә иде… Ничек көләселәре килгәндер инде ул чакта, алмашка кияргә күлмәгең булмасын, әтиләре киткәннән бирле бер телем ипи күргәннәре юк – көлеп утыр инде җүләр кебек…

Мәдинә шуларны уйлап елмаеп куйды, ирен читләре белән генә көлемсерәү гадәте дә аңа әнисеннән күчкән иде, күрәсең…

На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Әтием кайда, Суслонгер?!», автора Зиннура Хуснутдинова. Данная книга имеет возрастное ограничение 12+, относится к жанру «Современная русская литература». Произведение затрагивает такие темы, как «проза жизни», «героизм». Книга «Әтием кайда, Суслонгер?!» была написана в 2023 и издана в 2023 году. Приятного чтения!