Читать книгу «Пьесалар / Пьесы» онлайн полностью📖 — Туфана Миннуллина — MyBook.
image
cover

Туфан Миннуллин
Пьесалар / Пьесы

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Миңнуллин Т. А., варислар, 2021

© Галиәхмәтова А. Ф., төзү, 2021

Әлдермештән Әлмәндәр
(2 пәрдәле, 4 күренешле, пролог, интермедия һәм эпилоглы комедия)

Күп йөргән, күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, ләкин күңел көрлеген югалтмаган авылым картларына багышлыйм.


Катнашучылар:

Әлмәндәр – Әлдермеш авылы карты, 91 яшендә.

Искәндәр – Әлмәндәрнең өлкән малае, 70 яшендә.

Өммия – Искәндәрнең карчыгы, Әлмәндәрнең килене, 65 яшендә.

Хәмдебану – Әлдермеш авылы карчыгы, 70 яшендә.

Евстигней – Әлмәндәрнең Антоновка авылындагы «знаком» ы, 85 яшендә.

Гөлфирә – Әлмәндәр улының оныгы, 17 яшендә.

Йөзембикә – Әлмәндәрнең карчыгы, Гөлфирә яшендә.

Илсур – Әлдермеш авылының 5–6 яшьлек малае.

Мансур – Әлдермеш авылы егете, 18 яшендә.

Газраил – яше билгесез, ләкин карт икәне күренеп тора.

Әҗәл – ул да яшь түгел.

Фәрештә – Газраилнең секретаре.

Пролог

Беренче пәрдә ачыла. Ут икенче пәрдәне яктырта. Анда Җир шарының ике түгәрәккә бүленгән картасы эленеп тора. Карта каршына, кулына күрсәткеч таяк тотып, Газраил баскан. Ул, авыз эченнән генә ниндидер аңлаешсыз бер көйне көйләп, картадан Әлдермеш авылын эзли. Таба алмагач, кинәт борыла да кесәсеннән телефон трубкасын тартып чыгара.

Газраил (телефон трубкасына). Сезме? Минем янга керегез!

Фәрештә керә.

Фәрештә. Тыңлыйм сезне, Газраил әфәнде.

Газраил (картага күрсәтеп). Нәрсә бу?

Фәрештә. Җир өстенең картасы.

Газраил. Җир өстенең картасы булгач, кайда монда Әлдермеш?

Фәрештә (картадан Әлдермеш авылын эзли). Әлдермеш… Әлдермеш… Әлдермеш… Шәһәрме ул, авылмы?

Газраил. Илле йортлы авыл булырга тиеш.

Фәрештә. Әлдермеш… Әлдермеш… Ул авыл Европаның көнчыгышында яки Азиянең көнбатышында булырга тиештер. Әлдермеш… Әлдермеш… Менә ул! Менә ул Әлдермеш!

Газраил (картадагы Әлдермешкә таягы белән төртеп). Кара син аны, әкәянни, кайда качып яткан!

Фәрештә. Әкәянни түгел, Газраил әфәнде, окаянный.

Газраил. Күп белмәгез! Барыгыз, бер мең биш йөз илленче номерлы Әҗәлгә әйтегез, минем янга керсен.

Фәрештә чыгып китә. Бераздан Әҗәл керә.

Әҗәл. Мөмкинме?

Газраил. Кер әйдә. Хәлләрең ничек, Әҗәл?

Әҗәл. Ярыйсы.

Газраил. Эшсезлектән интекмисеңме?

Әҗәл. Тын алырга да вакыт юк, үзегез беләсез.

Газраил. Сиңа тагын командировкага китәргә туры киләчәк.

Әҗәл. Кай якка?

Газраил (таягы белән картадагы Әлдермешкә төртеп). Менә монда, Әлдермешкә!

Әҗәл. Анда кем бар?

Газраил. Әлмәндәр карт.

Әҗәл. Хәле начармыни?

Газраил. Киресенчә, җир җимертеп йөри.

Әҗәл. Алайса, нигә?..

Газраил. Тыңла. Мин бүген җир өстендәге адәм балаларының исемлеген карап утырдым. Кулыма Әлдермеш авылында яшәгәннәрнең һәм яшәүчеләрнең исемлеге эләкте. Шунда күрәм ки: Әлдермеш авылында элек-электән туксаннан узып яшәгән берәү дә булмаган. Ә менә Әлмәндәр картка туксан бер. Ишетәсеңме, туксан бер! Нигә ул, бүтәннәрдән узып, бер ел артык яшәгән? Бу ни?! Миннән качып бер ел артык яшәргә аның ни хакы бар?! Кыскасы, хәзер үк Әлдермешкә юл тот. Ярты сәгать вакыт бирәм, Әлмәндәрне минем янга алып кил.

Әҗәл. Баш өсте. Әмер үтәлергә тиеш. Исеме ничек дидегез әле?

Газраил. Әлмәндәр. Әлдермештән Әлмәндәр.

Әҗәл. Биографиясе ничек?

Газраил. Картотека минем секретарем Фәрештәдә. Аңардан ал.

Әҗәл. Хушыгыз. Мин Әлдермешкә төшеп киттем.

Ут сүнә.

Беренче пәрдә

Беренче күренеш

Ут яна. Әлдермеш авылында Әлмәндәр картның ишегалды. Верстак. Верстак янында – ышкыланган, ышкыланырга әзерләнгән такталар өеме. Ишегалдына өйнең ян тәрәзәләре караган. Койма буенда – самолёт трабына охшатып эшләнгән баскыч. Баскыч өстендәге мәйданчыкка тәхеткә охшатып әйләнгеч кресло куелган. Ул креслога менеп утырсаң, авыл күренә. Әлмәндәр өе яныннан юл уза. Ул юлдан авыл халкы үтеп йөри. Койма, капка, тәрәзә наличниклары, баскыч төрле төсләргә буялган. Барысы да Әлмәндәр картның кулы белән эшләнгән. Ут янганда, Әлмәндәр карт верстак янында көйли-көйли такта ышкылый.

 
Әлмәндәр. Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Тәүбә иттең мәллә очмаска?
Тәүбә итсәң дә син, мин итмәдем
Чибәр-чибәр кызлар кочмаска.
 

(Ышкылап бетергән тактасын верстакка сөяп куя да өйнең ишегалды ягына чыга торган тәрәзәсе янына килеп кычкыра.) Әй, кем бар өйдә, чәй чыгарыгыз! (Баскычтан менеп, креслога утыра, җырын дәвам итә.)

 
Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Кай имәнгә кунып сайрадың?
 

(Койма яныннан узучылар Әлмәндәргә сәлам биреп узалар. Әлмәндәр аларның сәламен рәхәтләнеп кабул итә. Кайберәүләре белән сөйләшә.) Исән бит әле, Сәйфулла… Рәхмәт… Утырырга дигәндә утырабыз да аны… Эшкә ашыгасыңмы?.. Карале, Сәйфулла, бригадир Гаптерине күрсәң әйт, Әлмәндәр абый сиңа ахмак дип әйтте, диген. Мин үз гомеремдә кешегә андый сүз әйтмәдем, менә бүген әйтәм. Ни өчен дисеңме? Үзе мине мыскыл итте. Эш бирми, син карт инде, рәхәтләнеп ял ит, ди. Сау бул, Сәйфулла, эшләрең уң булсын!

 
Ала карга дигән, әй, асыл кош…
 

Әйбәт, бик әйбәт, кызым. Һәй, Әлмәндәр бабаң әле синең туеңа барып чүгә-чүгә бииячәк. Кияүгә чыгарга җыенмыйм дисеңме? Алай димә, кызым… Чишмәгә суга барасыңмы? Сау бул. Юлың уң булсын. Гомерең чишмә суы кебек ару булсын!

 
Ала карга дигән, әй, асыл кош…
 

(Кинәт кемнеңдер килгәнен күреп, урамга арты белән әйләнеп утыра.) Ә мин синең сәламеңне алмыйм. Син мине мыскыл иттең. Казанда укып кайткан да бригадир булган, имеш. Казанда укып кайткан булсам, мин әллә кем булыр идем. (Кинәт урам якка әйләнеп.) Ни дидең?.. Иртәгәме?.. Сарыклар абзарын ремонтларгамы?.. Рәхмәт, Габдрахман энем. Юкка гына Казанда укып кайтмагансың икән. Һәмишә шулай мәгънәле бул. (Шатланыбрак җырлый башлый.)

 
Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Кай имәнгә кунып сайрадың?
Син сайрамасаң да, мин сайрадым –
Чибәр-чибәр кызлар сайладым.
 

(Урамда Хәмдебануны күреп.) Хәмдебану… (Тиз генә баскычтан төшеп, капканы ача.)

 
Анда Хәмдебану карчык күренә.
 

Хәмдебану. Исәнлекме-саулыкмы, Әлмәндәр абзый.

Әлмәндәр. Шәп бит әле, Хәмдебану. Кай якка таба теркелдисең?

Хәмдебану. Шул, теркелдәрлек кенә калды инде. Менә чыккан идем.

Әлмәндәр. Ишегалдына уз, Хәмдебану, сөйләшеп утырыйк. (Хәмдебану ишегалдына кергәч, капканы яба да бикләп үк куя.) Әйдә, түрдән уз, утыр.

Хәмдебану (такталарны күреп). Үзең бер генә дә тик тормыйсың, Әлмәндәр абзый. Тагын ни ясарга җыенасың?

Әлмәндәр (түбәтәен артка чигереп). Дача.

Хәмдебану. Ни дидең?

Әлмәндәр. Дача, Хәмдебану, дача! Казанга баргач, Искәндәр кызының кызы Казан читендәге бакчаларына алып барды. Шунда тактадан өй салганнар, шул «дача» дип атала, белдеңме?

Хәмдебану. Алай икән. Син дә шуны эшлим дисеңме?

Әлмәндәр. Ясыйм. Бакча уртасына дача ясап куям.

Хәмдебану. Ындыр табагы чаклы бу өегез кысанга киттемени?

Әлмәндәр. Китте. Килен явызланды. Картая башлады. Картайган саен явызлана. Булмады, малайның бәхете булмады, озын гомерле хатынга туры килде.

Хәмдебану. Алай димә, Әлмәндәр абзый, үзең дә Аллага шөкер.

Әлмәндәр. «Үзең дә…» Нәрсә үзем дә?.. Мин – ир кеше. Ир кеше, үз гомерендә ике хатын да җирләрлек яшәмәгәч, ир кеше буламы.

Хәмдебану. Әстәгъфирулла…

Әлмәндәр. Син курыкма, Хәмдебану. Мин ике генә дидем, өч димәдем. Син, ходай кушса, озак яшәрсең. Нишләтим, Йөзембикә белән Фәхриҗамалның гомерләре кыска булды, берсе алтмышта, икенчесе җитмеш дүрттә дөнья куйдылар. Үзең беләсең, гаебем юк, үз әҗәлләре белән үлделәр… Инде менә болай, Хәмдебану, сиңа әйтергә күптән йөрим, ялгыз башың яшәве сиңа җиңел түгелдер… Әллә, мин әйтәм… Чык син миңа кияүгә…

Хәмдебану. Әстәгъфирулла…

Әлмәндәр. Өрмәгән җиргә дә утыртмам, җәй көннәре бакча уртасындагы дачада яшәрбез.

Хәмдебану. Килешмәгәнне… Олы башың белән әллә ниләр сөйләп утырасың, Әлмәндәр абзый. Җитмеш яшьлек карчыктан көлмәсәң…

Әлмәндәр. Көлмим мин, чынлап әйтәм, Хәмдебану. Ир башым белән килен кулына карап ята алмыйм ич инде мин. Җир җимертеп йөргән чагымда…

Хәмдебану. Кит, кит, Әлмәндәр абзый. Картая алмадың. Мин белә белгәннән авылның Шүрәлесе булдың.

Әлмәндәр. Шүрәле булып ни явызлык кылдым?

Хәмдебану. Явызлык кылдың димим, кеше көлдердең.

Әлмәндәр. Көлсә ни булган?..

Хәмдебану. Булмаса да…

Әлмәндәр. Син, Хәмдебану, тегеләй-болай дигән булып миннән гаеп эзләмә. Миннән дә әйбәтрәкне таба алмассың. Боргаланма, Хәмдебану.

 
Чәчең бөдрә, чәчең көдрә,
Көдерәсен җил өрә;
боргаланып йөргән булып,
Кызлар үзен сөйдерә.
 

Хәмдебану. Әстәгъфирулла… Тфү, кешедән оят! (Кинәт борылып, капкага таба атлый.) Чакырып кертеп, рисвай итеп чыгармасаң… (Капканы тарткалап.) Кая, нәрсә соң бу?

Әлмәндәр. Бикләнгән ул, Хәмдебану.

Хәмдебану. Нишләгән тагын?..

Әлмәндәр. Бикләнгән, дим.

Хәмдебану. Ач, ач тизрәк!

Әлмәндәр. Нәрсә кычкырасың. Әйтмәк бар, көчләмәк юк. Хәзер элекке заман түгел, бар да үз иркеңдә. Теләмисең икән, дүрт ягың кыйбла. Үзеңә яхшылык эшләмәкче идем. (Капканы ачып, Хәмдебануны чыгарып җибәрә. Сөйләнеп кала.) муладис карчык, нык тора.

Мансур тавышы: «Исәнмесез, Әлмәндәр бабай!»

Әлмәндәр. Исән әле, малай. Әйдә, кер.

Мансур керә.

Мансур. Кереп торырга вакытым юк. Әлмәндәр бабай, Гөлфирә кайтмадымы әле?

Әлмәндәр. Кем соң ул Гөлфирә?

Мансур. Көлмә инде, Әлмәндәр бабай.

Әлмәндәр. Көләм әле, малай. Гөлфирәнең кем икәнен әйтмәсәң, мин дә әйтмим.

Мансур. Синең оныгың.

Әлмәндәр. Дөрес әйтмәдең, оныгымның кызы. Минем оныгымның кызы сиңа нигә кирәк?

Мансур. Нигә кирәк дип, болай гына.

Әлмәндәр. Бар, чыгып кит. Минем оныгымның кызы болай гына кирәк булгач, сөйләшеп тә тормыйм.

Мансур. Кайтмадымыни?

Әлмәндәр. Белмим.

Мансур. Әйт инде, Әлмәндәр бабай.

Әлмәндәр. Әйт, нигә кирәк?.. Яратам, шуңа кирәк диген, җебегән авыз… Кайтмады әле. Кайткач, үзем барып әйтермен.

Мансур. Сау булып тор, Әлмәндәр бабай.

Әлмәндәр. Исән бул, малай. (Мансур чыгып киткәч, капканы яба да тәрәзә янына килә.) Әй!.. Әй, дим. Нәрсә анда, әллә йоклап ятасызмы? Чәй чыгарыгыз! (Җавап бирүче булмагач, тәрәзәне шакырга тотына.)

Тәрәзә ачыла, анда – Өммия.

Өммия. Ни булды инде тагын?

Әлмәндәр. Әллә колагыгызга сумала сылап куйдыгызмы? Ярты сәгать кычкырам!

Өммия. Йә, йә, әткәй, узынма. Нәрсә кирәк?

Әлмәндәр. «Нәрсә кирәк…» Чәй кирәк!

Өммия. Самавыр кайнаган, өйгә кереп эч.

Әлмәндәр. Өйгә кереп эчәргә – беткән ди минем эшем. Мин бит сезнең кебек тик ятмыйм.

Өммия. Кем кушкан сиңа… Кирәкле эш эшләп йөрмисең, такта әрәм итеп кенә йөрисең.

Әлмәндәр. Телеңә салынма. Килен булсаң, телеңне тый!

Өммия. Җитәр, болай да кырык ел тел яшердем. Җүләр булганмын.

Әлмәндәр. Кырык ел сөйләмәгәнеңне ун елда чыгарып бетердең инде. Матри, килен!.. Мин кызсам…

Өммия. Кызсам, дигән була… Кызып нишләрсең… (Тәрәзәне ябып куя.)

Әлмәндәр. Уңмады, уңмады малай. Әрәм үтте гумере малайның. Шулай… Чурту-матыр, дөбер-шатыр, үтте китте яшь гумер, диген. (Верстак янына килә.)

Чынаяк күтәреп, өйдән Өммия чыга.

Өммия. Кая куйыйм? Бал белән эчәсеңме, әткәй, вәринҗә беләнме?

Әлмәндәр. Китер монда.

Өммия чынаякны верстак өстенә куя.

Бал тирләтә килен, шикәр чыгар.

Өммия кереп китә.

Акылына килгән. Пәриләрен качырып тормасаң, хәзер базыналар.

Өммия, шикәр чыгарып, верстак өстенә куя да кереп китә.

Әллә кая югалма, кычкырырлык булмасын! (Верстак өстенә утырып чәй эчә.) Юк инде, үзеңнең хәләл хатының булмаса, юк инде. Чурту-матыр, Йөзембикә ясаган чәйне эчеп җибәргәч, өчәр көн айный алмый йөри идем.

Шулчак койма өстендә Илсурның чуалган чәчле башы күренә.

Илсур. Бабай, нихәл!

Әлмәндәр. А-а-а… Илсур килгән. Төш әйдә минем янга, агай-эне ак мыек.

Илсур. Төшмим.

Әлмәндәр. Ник төшмисең?

Илсур. Ату, канфит бирәсең.

Әлмәндәр. Бирсә ни…

Илсур. Мин аны ашыйм да, тешем авырта.

Әлмәндәр. Кер, канфит бирмәм.

Илсур капкадан керә дә туп-туры верстак янына барып, верстак өстенә менеп кунаклый.

Йә, Илсур, агай-эне, күрешеп җибәрик. Шапылдатып күреш. (Кулын суза, Илсур аның кулына чәпелдәтеп суга.) Менә шулай. Инде, кил, борыныңны сөртеп куйыйк. (Күлмәк итәген әйләндереп, Илсурның борынын сөртә.) Менә шулай. Юкса маңкалы борын белән йөрү егетләргә килешми, кызлар сөймәс үзеңне.

Илсур. Мин аны сөртәм, ул тагын чыга.

Әлмәндәр. Йә, нинди яңа җырлар өйрәндең?

Илсур (кычкырып җырлап җибәрә).

 
Су буенда тал-тирәк,
Тал-тирәккә су кирәк;
Кыска буйлы егетләргә
Озын буйлы кыз кирәк.
 

Әлмәндәр. Шәп!

Илсур (тагын да кычкырыбрак).

 
Аклы күлмәкләр килешми
Кия белмәгәннәргә;
Сөягеңне әрәм итмә
Сөя белмәгәннәргә.
 

Әлмәндәр. Әйбәт! Тагын, тагын.

Илсур. Тагын әле өйрәнгәнем юк.

Әлмәндәр. Киләсе юлы күбрәк өйрәнеп кил, ярыймы?

Илсур. Ярый.

Әлмәндәр (тәрәзә янына барып). Килен! Әй, килен, сиңа әйтәм!

Өммия (тәрәзәне ачып). Нәрсә инде тагын?

Әлмәндәр. Кашык белән бал алып бир.

Өммия. Үләм, тирләтә, дидең бит әле генә.

Әлмәндәр. Үземә түгел.

Өммия (Илсурны күреп). Бетмәс монда алар. Бөтен авыл малае безнең ишегалдында.

Әлмәндәр. Әйткәнне тыңла.

Өммия. Канфит ярамаган, бигрәк тагын – бал.

Әлмәндәр. Канфит ашаса, теше авырта аның.

Өммия. Бал ашаса, эче авыртыр.

Әлмәндәр. Канымны кыздырасың, килен!

Өммия. Соң бит, әткәй…

Әлмәндәр. Әйткәнне эшлә!

Өммия югала да кашык белән бал алып килеп, Әлмәндәргә суза.

Әлмәндәр (Илсур янына килеп). Яле, агай-эне, кабып җибәр әле.

Илсур. Кирәкми.

Әлмәндәр. Нәрсә «кирәкми»? Син алай тиз үпкәләүчән булма… Егет бул, кабып җибәр. Ач әле авызыңны. (Илсур авызын ача, Әлмәндәр бал каптыра.) Тәмлеме?

Илсур. Эһе.

Әлмәндәр. Эһе булмаска, бал ич ул. Инде болай эшлик, кашыкка сыланганын менә монда сылап куйыйк. Кабып йоткач тиз бетә, болай озак итеп ялап йөрисең. (Кашыкка ягылган балны Илсурның ирен кырыйларына сылый.) Инде, бар, иптәшләрең янына йөгер.

Илсур. Рәхмәт, бабай. (Ирен кырыйларын ялый-ялый чыгып йөгерә.)

Өммия (Әлмәндәрнең кыланышларын тәрәзәдән карап торган). Сабый да сабый, син дә сабый.

Әлмәндәр. Синең кебек тумас борын картаймам инде. Җиде бала үстереп, балалар яратмыйсың. Алар булмаса, бу дөнья ни чуртыма… Чәең бетте, чәй чыгар.

Өммия. Үләм, кай арада чүмереп бетердең? Мин сиңа афисәнке түгел!

Әлмәндәр. Телең тагын озынайдымы?..

Өммия. Озынайса да, кыскарса да – үз телем.

Әлмәндәр. Үз телең түгел – шайтан теле.

Өммия. Булсын. Үзеңдә дә сандугач теле түгел.

Әлмәндәр. Әрепләшмә, дим минем белән. Мин сиңа каената. Кара аны, килен, матри, мин кызсам…

Өммия. Кызсам дигән була… кызып нишләтерсең?.. (Тәрәзәне ябып куя.)

Әлмәндәр. Вәт бит, ә! Чәтелдәп тора бит. Уңмады малай, уңмады. Үземдә булса… Юк инде, үземнән дә булмады, юаш булдым. Ни беренче хатынга, ни икенчесенә кизәнгәнем булмады.

Өйдән, кулына чынаяк тотып, Искәндәр чыга.

Искәндәр. Әй-яй, тынычлап ятып торырга да бирмисең, әти. Нәрсә инде син. Кереп эчсәң булмыймы?

Әлмәндәр. Булмый. Өстәл артында дөнья онытып чәй эчеп утырырга минем вакытым юк. Син эч чәйне яткан килеш.

Искәндәр. Беләсең ләбаса, мин авырыйм.

Әлмәндәр. Чирләшкә! Япь-яшь башыңнан… Җитмеш яшендә чирләп ята!

Искәндәр (чынаякны Әлмәндәргә биреп). Мин күргәннәрне күрсәң… (Утын пүләне өстенә утыра.)

Әлмәндәр. Нәрсә күрдең?

Искәндәр. Дүрт ел буе сугышта йөрдем.

Әлмәндәр. Харап икән. Мин монда дүрт ел буе синең биш ыштансызыңны ашаттым. Һәрберсе яэҗүҗ-мәэҗүҗ кебек, балчыкка чыкканчы ашыйлар иде. Өч ел буе прсидәтел булып синең хатының ише зобанилар белән талаштым. Аларның һәрбересе ун нимечкә тора. Сугышта йөргән, имеш…

Искәндәр. Тәнем тулы яра эзләре.

Әлмәндәр. Җүләр. Пешмәгән, шуңа күрә яра. Кулыңда пушкы була торып яраланып ят, имеш. Япон сугышында кулымда мылтык кына иде, чурт та булмады. Синең чактагы сыман пушкы артында посып ятмый идек, штык тотып, японның өстенә бара идек.

Искәндәр. Ярый инде, синең белән бәхәсләшеп буламы…

Әлмәндәр. Бәхәсләшмә дә. Ник дисәң, үзең гаепле. Авырыйм дип өйдә ятасың. Чир ул яткан кешене эзләп йөри. Эшләгән кешедән курка. Ник дигәндә, ул аңа ябышып торалмый, тир белән юылып төшә. Бар, утырма күз көеге булып, кереп ят. Чынаякларны ала кер. Хатыныңа әйт, кичкә үзе кискән токмач белән итле аш пешерсен.

Искәндәр чынаякларны алып, әкрен генә өйгә кереп китә.Әлмәндәр аның артыннан карап кала.

Шулай… Чурту-матыр, Гитлер тәресе, әрәм итте әзмәвердәй малайларны. Чирләп ята торган кешеме. Җитмеш яшеңнән әҗәл көтеп ят инде.

Әкрен генә капка ачыла, аннан Әҗәл килеп керә.

Әҗәл. Әссәламегаләйкүм!

Әлмәндәр. Әлегә мәгаләйкүм. Әйдә, түрдән уз.

Әҗәл. Узарга туры килер. (Әлмәндәр янына килеп.) Әлмәндәр атлы карт син буласыңмы?

 





На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Пьесалар / Пьесы», автора Туфана Миннуллина. Данная книга имеет возрастное ограничение 12+, относится к жанрам: «Пьесы и драматургия», «Литература 20 века». Произведение затрагивает такие темы, как «пьесы», «татарская литература». Книга «Пьесалар / Пьесы» была написана в 1976 и издана в 2021 году. Приятного чтения!