Мәхәббәт турында күп языла, күп сөйләнә. Матбугат битләрендә, рәсми урыннарда да, сәясәткә, әдәбиятка бернинди катнашы булмаган төрле-төрле даирәләрдә дә куба андый бәхәсләр. Даирәләр дигәнем, мәсәлән, безнең кебек – кырык ел элек бер мәктәпне тәмамлаган, тормыш дулкыннарына ташланып, кайсыбыз ничек йөзеп, ярга чыккан, биш дистәне ваклап бетереп, алтынчысы белән теш кайрашучы, очрашырга-сөйләшергә ничек тә җай табалмыйча, бүгенге көнгә килеп терәлгән, ниһаять, бу дөньяның бик тә фанилыгын, күз ачып йомганчы үтүен тәмам төшенеп, сабакташыбыз Сөмбеләнең Казанга терәлеп үк торган Патшалар бистәсендәге затлы өендә җыелышкан җиде хатын-кыз даирәсе. Кайберләребезне кырык ел дәвамында бер генә мәртәбә дә очраткан, сөйләшкән булмавын искә алсак, мәхәббәттән башка да сөйләшер сүзләр бихисап җыелган, бүген сүз аңа барып җитмәс кебек иде. Юк шул, алай булмады…
Һәрберебез сүз алып, кыскача гына үзенең хәл-әхвәлен, бүгенге очрашу көненә кадәр ни эш-гамәлләр кылганын, нинди юллардан йөргәнен сөйләп, танышып-таныштырып чыктык. Кайберәүләр иренең, балалары-оныкларының фотосурәтләрен, хәтта гаилә альбомнарын ук күтәреп килгән, күмәкләшеп карадык, елаштык, көлештек… Аралашу дәвамында шул ачыкланды: барыбыз да ир тәмен татыган гына түгел, барыбызның да бер, ике, өч, Кәримәбезнең исә җиде (!) баласы бар икән. Ул безне: «Гаиләмдә бөтен һөнәр ияләре дә бар, юрист, хисапчы, төзүче, табиб, мөгаллим… Читтән эзләп йөрисе юк», – дип көлдерде. Кайберләребезнең исерек булса да, рус булса да, һаман ирләре бар, икебезнең (икенең берсе – мин) ирләре гүр иясе икән. Ирләр турында сүз чыккач, төрле кызык хәлләр, хәйлә-мәкерләр турында сөйләшә-көлешә торгач, Раиләбезнең йөзе кинәт кенә моңсуланып-боегып китте, күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәп алды. Әллә нинди эчке бер үкенеч-уфтану белән: «Иремне яратып яшәмәдем бит мин, кызлар, аерылмадым да… Их, бүгенге акылым булсамы?!.» – дип куйды. Аның бу сүзләреннән соң, әйтерсең, өермә кузгалды, берсен-берсе уздырып, һәркем үз фикерен әйтеп калырга ашыкты. Иң әүвәл Сәрия чәчрәп чыкты. Мәктәптә чакта ук таш астыннан чыккан иде, шул гадәте әлегәчә калган икән!
– Минем ничегрәк кияүле булганымны беләсез бит инде, кызлар, – диде ул, кет-кет көлеп. – Алдан ук фигурамны бозган идем, чыкмыйча чарам юк иде Рәшитемә… Ул чагында нәрсә белә идем соң мин гаилә, сөю-мәхәббәт турында… Тордык инде… Өч балабыз…
Аның сүзләрен Миңнеруй эләктереп алды:
– Мин дә чыккан идем бер татарга… Эчә дә кыйный, ашый да йоклый… Әти белән әни «кеше көлдермә, аерылма, тор», дисәләр дә, бер яше тулмаган кызымны алып, Ташкент якларына апам янына чыгып качтым… Хәзер рус белән торам. Рус булса да, балама ата, үземә ир. Кул күтәрү түгел, авыр сүз әйткәне дә юк. Кая телим, шунда барам, кайчан телим, шунда кайтам… Торабыз, яратмасам да… Ә тегесен ярата идем… Ни пычагыма соң ул мәхәббәт?! Ир кеше аңлыймы аны?!
Аның сүзен эләктереп алып, кемдер тагын да куертып-күпертеп җибәрде, кемдер «мәхәббәтсез булмый ул», кемдер «ирең яраткач, җиткән!» дип сөрән салды. Кемдер «минем мәхәббәтләрем бишәү булды», диде…
Кызып-кызып сөйләшкән, бәхәсләшкән җирдән, кинәт, бертавыштан дигәндәй, барыбыз да тынып калдык. Кадриябез ни актан, ни карадан безнең сүз-бәхәскә кушылмый утыра икән ләбаса!
Дөресен генә әйткәндә, мин аны башта, Сөмбеләләргә җыелышканда, нишләптер танымадым. Җидебез арасыннан башкаларны кайда да булса, кайчан да булса очраткан-күргәнем бар, ә менә Кадрияне мәктәпне тәмамлаганнан бирле, ягъни кырык елга якын узган гомер эчендә беренче күрүем икәнен исәпкә алсак, танымавымны аңлап-аңлатып та буладыр. Алай гына да түгел, ул, гомумән, икенчеләнгән, сабыр-тыйнакланган, моңсуланган димме, кырык ел элек белгән Кадрия түгел иде. «Икебезнең ирләре гүр иясе икән» дигәннең берсе мин булсам, икенчесе – Кадрия. Шуңа моңсуланган, боеккандыр дияр идең, ире үлгәнгә егерме ел диде ләбаса. Кайгы ул, никадәр зур-авыр булса да, тора-бара, яши-яши тоныклана, җиңеләя төшә. Үземнән беләм. Кадриябез икенчеләнүенең сәбәбе ул булмаска тиеш…
Безгә кушылмау-кысылмавын сизеп-күреп алуыбыз булды, төрлебез төрле яктан аңа ябырылдык. «Нигә бер сүз дә дәшмисең?», «Ирең белән ничек яшәдең?», «Берәүне дә яратмадыңмы әллә?», «Икенчегә бардыңмы яңадан?», «Мәхәббәт юкмыни синеңчә?!»
Безнең шаулашканны-даулашканны итагатьле генә тыңлап торды да Кадрия, «Башка сүзегез юкмы инде?» дигәндәй, сабыр-моңсу карашын безгә төбәп, алайса башлыйм дигән сыман тирән итеп тын алды һәм әкрен генә сөйләп китте…
– Ирем белән пар сандугачлар кебек, авызга-авыз, иңгә-иң, чөкердәшеп кенә яшәдек дигәнгә ышанмагыз, кызлар! Ирләр белән бөтен хатын-кыз да бертөрлерәк яши. Дөрес, хатын-кызның хәйләкәре, үз-үзен сөйгәне, үз мәнфәгатен, үз җаен гына кайгыртканы, алдаштырып-йолдаштырып дигәндәй, артыграк рәхәт күрергә мөмкин. Ә болай… барысы да бер чама. Безнең әни-мәрхүмә әйтмешли, ирләрнең өч йөз алтмыш дүрт көне – кан да яшь, бер генә көне бал да май инде аларның… Төптәнрәк уйлап карасаң, барысы да шул мәхәббәткә барып тоташа. Бүген дә, әнә, кайсыгыздыр биш мәхәббәтем булды дип ычкындырды…
– Мин әйттем аны, – диде Мөнирә. – Чыннан да шулай булды. Бишенче класста ук, хәтерлисездер әле, мин Раилгә гашыйк булган идем. Тугыз тиенлек туңдырма белән сыйлый бу мине, боз инде гел. Шуны ашагач, тамак шешеп чыга чыгуын, ләкин аның кулыннан тәмле иде ул. Хатлар да языша идек. Шыбыр хата булыр иде, кызыл каләм белән төзәтә-төзәтә, көлә-көлә укыйм тегеләрне. Ялкау иде бик… Үтте тагын үзе ул беренче мәхәббәт…
Тугызда укыганда, сигезенче класс малаена үлеп гашыйк булдым. Институтта – бер удмурт егетенә… Мин дип, татарча сөйләшергә өйрәнде, бахыр… Озак йөрде арттан. Аннары үзебезне укыткан бер доцентка мәхәббәт тоттым… Анысы артыннан үзем озак йөрдем. Гаиләсе бозылды хәтта. Ну… барып чыкмады, барыбер өйләнмәде миңа, каһәр!.. Аннары ирем инде. Бишенчесе… Ләкин соңгысы булмаска тиеш әле, тагын берәү булмагае дип торам… мәхәббәт! – дип, самими дә, үкенеч төсмерлерәк тә итеп көлеп куйды.
– Син шуны мәхәббәт дип уйлыйсыңмы?!
– Ничек инде мәхәббәт булмасын! Яраттым бит мин аларның һәрберсен дә! – диде дә Мөнирә, бераз уйланып торгач өстәп куясы итте: – Яратам дип уйладым…
– Соңгы сүзеңне дөрес әйттең, – диде Кадрия, элеккечә тыныч-сабыр кала биреп. – Уйлагансың гына, ә алар берсе дә ярату, чын мәхәббәт булмаган.
Нидер әйтмәкче булып омтылган җиреннән Мөнирә, дәшмәскә, бәхәсләшеп вакыт үткәрмәскә ниятләптер, ахрысы, авызын йомды.
– Сез минем белән килешерсезме-юкмы, белмим, тик ни генә булса да, минем фикерем бер һәм ул үзгәрмәячәк! Мәхәббәтнең беренче, икенче, өченчесе булмый. Мәхәббәт, чын мәхәббәт, бер һәм бердәнбер генә була ала!
– Менә сиңа мә! Торып-торып, бер амин! – дип, тел шартлатты кемдер.
– Һәм син андый мәхәббәт барын беләсеңме? Татып та карадыңмы? – Бу сорауны Раилә бирде.
Кадриянең җавабы кыска һәм катгый иде:
– Беләм! Татып карадым! Карадым дип дөрес әйтмәдем… Хәзер дә татыйм! Чөнки беркайчан да үтми, онытылмый, ул – мәңгелек…
Шул сүз җитә калды. Кызлар төрле яклап, сөйлә дә сөйлә дип, Кадриягә ябырылдылар. Нидән тотынсам, дөресрәк булыр икән, дигәндәй, мизгел генә уйланып дәшми торды да Кадрия сүзен шулайрак башлады:
– Мәрхүм ирем белән танышып, дүрт елга якын дуслашып йөреп, яратам дип уйлап чыктым мин кияүгә. Яшем дә чирек гасыр сызыгына җитеп килә, авылга кайткан саен әти, әтидән бигрәк әни, «картаясың, кеше кулы тигәнче, тизрәк кияүгә чык…» дип, колак итен гел ашап тора. Чиста, намуслы килеш, кыз килеш диюе. Егет тә начар кебек күренми, дүрт елга якын очрашып йөрү дәвамында үпкәләшү-талашу да, елашу-көлешү дә булмады. Кияүгә чыгып, зөфаф кичендә ул миңа кулын салып, хатын булгач, тәнемнең моңарчы беркем дә күрмәгән җирләрен аңа күрсәтеп, мунчалар кергәч кенә, иремне яратмавымны аңладым. Аңлаганымны беркемгә сиздермәскә, яшәргә ният кылдым. Минем аны яратмавымда иремнең бер бөртек тә гаебе юк лабаса! Хаклыкны әйтеп, аның миңа булган ышанычын челпәрәмә китерергә ни хакым бар?! Тәмле итеп, телләрне йотарлык итеп (монысын ирем әйтә иде) аш-суын да пешерәм, көн аралаш диярлек килеп торучы туганнарын, төрле йомыш белән ни өчендер гел безгә килеп керүче кардәш-ыру, дус-ишләр, авылдашлар-торгашларын да каршы алам. Тәмле ризыкларымны ашарга дип, шулай еш, гел бездә җыелышуларын үзләре дә яшереп тормый иде туганнары. Җан җылымны кушып пешергән һәр ризыгымны мактый-мактый, «минем хатынның кулы никтер болай тәмле түгел шул», ди-ди ашарлар иде.
Суыткыч тулы азык-төлектән тәмсез аш пешергән хатын-кызны аңламыйм мин. Акчага тиенеп, иркенлектә-барлыкта яшәдек, димәс идем, бер-ике кило итне атна буена җиткергән вакытлар еш була иде. Сыерчык оясы кадәр генә бүлмәбезне дә чиста-пөхтә тоттым. Иртән бер юган идәнне кич ирем эштән кайтыр вакыт җиткәндә, кабат юып алам. Ике бала арасында улыбыз аеруча тынгысыз-елак булды, көне-төне кулда күтәреп, аягүрә йоклап йөргән көннәрем бихисапка җыела иде. Бала елый дип, кайбер хатыннар кебек иремнең төн йокысын бүлдереп, кулына бала тоттырганым, эштән кайтканда, кайнар ризыксыз каршылаганым булмады. Үзен яратмыйча яшәвемне сизми-тоймый бу якты дөньядан китте дип ышанам.
…Ә мәхәббәт, бердәнбер чын мәхәббәт, көтмәгәндә-уйламаганда килде миңа. Иремнең вафатын бик авыр кичердем. «Нигә алай әле, яратмыйча яшәгәнсең бит», диярсез. Моның сәбәбе, мөгаен, минем күңелемдәдер. Башкача була алмавымдадыр. Мәчең чыгып югалса да елыйсың, эзлисең, сагынасың… Ә монда бит, ни генә булса да, унбиш ел гомер иткән ир! Иремнең вафатына елдан артык вакыт үтеп китсә дә, һаман шулай җир белән күк арасында йөргән көннәрнең берендә, аерылгысыз дус ук булмасак та, шактый аралашып-сөйләшеп, хәтта бераз серләшкәләп тә йөри торган, миннән шактый өлкән яшьтәге авылдашым туган көненә чакырды. Бармаска дип озак тарткалаша торгач, җиңелеп, ризалаштым. Табын артында барысы да миңа таныш түгел кешеләр, соңгарак та калган идем, башымны иеп кенә, өстәл читендәге буш урынга кереп утырдым. Табын гөр килә. Андый мәҗлесләрдә гел шулай бит: көләселәре килмәсә дә, көләләр, җырлыйсы-бииселәре килмәсә дә, осталыклары булмаса да, бии-җырлыйлар. Ә минем, тиктомалдан урынсыз кычкырып көлә, юк сүз белән кеше гәпләшкәнгә кысыла торган гадәтем, гомумән, юк, кайгы сөреме дә әлегәчә үзенекен итә иде әле. «Табынның ямен җибәреп, бүселеп утыра» димәсеннәр өчен генә мин дә җырларына кушылгалыйм. Баян уйнаучы егетнең оста әйттерүенә түзалмыйчамы, түгәрәктән мәҗбүриләп сөйрәп үк чыгаргангамы, биеп тә алдым әле. Оста уйный гына түгел, бик моңлы җырлый да икән, күмәкләшеп җырлый башлауга, җаныннан ярылып чыккан моңлы тавышы башка тавышлардан аерылып, күңелнең әллә нинди почмакларына үтеп керә, күздән яшь чыгара, уйландыра, моңландыра башлый… Моң хөкеменә бирелеп, ирексездән күтәрелеп карадым үзенә: искитәрлек берние дә юк икән лә, яше бик өлкән күренмәсә дә, чәче коелып бетә язган, ни сәбәпледер, чәче кебек тешләре дә иртә коелган, җырлаганда киереп ачылган авызыннан исән калган өч теше генә (аның да берсе саргайтылган тимер) тырпаеп тора. Өс-башы да шактый йончу, беркайчан да үтүк күрмәгәнгә охшап тора. Әллә буйдак, әллә ялгыз… Хәер, үз хәлем – хәл, миңа моның сукыр бер тиенгә дә кирәге юк иде…
Тәнәфескә туктап, өстәл яныннан кем кая таралышкач, яныма килеп, сүз катмакчы булып та азапланды теге баянчы, тавышыгыз матур, имеш, сез нигә алай боек, теге дә бу… Әрсезләнеп, сагыз кебек ябышып түгел үзе, ничектер базмыйча, оялып, уңайсызланып кына… Хәер, инде әйткәнемчә, миңа моның сукыр бер тиенгә дә кирәге юк иде. Дөньясы шыксыз, яшәү мәгънәсез, бәндәләр синең күңел халәтеңә битараф, бихәбәр…
Тордым, җыендым да беркемгә сиздермичә генә кайттым да киттем. Бераздан, булмаган да кебек, әлеге туган көн турында бөтенләй оныттым. Авылдаш апа гына, шалтыратып, әйтми китүемә үпкәләп, шелтәләп алды. «Теге баянчы сине сорап аптыратты, танышырга исәбе булган, ахрысы, – диде. – Үлгән артыннан үлеп булмый, син яшь бит әле, болай булса, ялгыз калмагаең, күзеңне ачып йөре…» – дип тә өстәде.
Ә минем, чыннан да, күзләрем генә түгел, җаным-тәнем, вөҗүдем, күңелем ябык иде дөньясына, бәндәсенә… Әле яшәргә дә өлгермәгән, кырык яшең дә тулмаган килеш, ике бала белән утырып кал әле! Бу бит коточкыч гаделсезлек! Башка бөтен кеше дә парлы-парлы, бу гаделсез, кырыс фани дөньяда мин генә моңлы-зарлы, ялгыздыр кебек тоела иде миңа ул чакларда. Йөрим шулай шәүлә кебек иртән эшкә барып, кич кайтып…
Беркөнне кич, бергә эшли торган дус хатын, эш сәгатебез беткәч, ай-вайлатып, үзләренә алып китте. Кичә авылдан килдем, каймак-катыклар алып килдем, чәй эчәрбез, ди. Киттем теләр-теләмәс кенә. Сөйләшә-серләшә, чәй эчә-эчә, кич утыра торгач, бөтенләй сизелмәгән дә, сәгать төнге ун җиткән. Дустым кунарга кыстый. Ә минем кешедә кунып кала торган гадәт юк, кайтам булгач, кайтам, дим. Чыгып утырдым троллейбуска. Кеше күп. Энә төшәр урын да юк. Кич булса да, җәй челләсе сүрелмәгән, бөркү, тынчу. Җитмәсә, тукталыш саен чыгучыга караганда, керүче күп, кеше һаман өстәлә генә бара. Керүчеләргә ачу килә башлады. Шулай кысылып, этелеп-төртелеп кайта-кайта, «Комсомолец» тукталышына җиттек. Тагын кешеләр керә. Тукта! Чү! Иң арттан керүчесенең йөзе таныш лабаса. Бу бит теге – туган көндәге баянчы. Бер секунд-мизгелгә генә күз карашларыбыз очрашып алды. Мин, шуны сизеп, тиз генә керфекләремне түбән төшердем. Тик шул күз ачып йомган мизгелдә бу кеше баш кагып кына булса да, минем белән исәнләшергә тиеш иде кебек. Ни дисәң дә, бер табында җырлашып утырган идек ләбаса. Юк! Исәнләшмәде. Ә кирәк идеме икән соң миңа аның исәнләшүе? Юктыр… Юк икән, юк! Димәк, кайчандыр, кайдадыр күргәнен оныткан. Һәм бу табигый дә. Без бит яхшылап танышмадык, аралашмадык. Исемнәрне дә сорашмадык хәтта. Мин, ярар, күрмәсә-күрмәсен дип, аркам белән борылып бастым да кайта бирәм. Халык бераз сыекланды, этеш-төртешләр кимеде. Иркенләбрәк бастым. Һәм, үзем дә сизмәстән борылып, ни сәбәпледер, ишек буендагы бая теге баянчы егет кереп баскан урынга күз салдым. Урыны буш иде. «Ярар, хуш! Буш икән – буш. Үз тукталышына җиткәч, төшеп калган, димәк…» дигән җиңелчә уй йөгереп үтте…
Ул да булмады, кинәт баш түбәмнән башланып, аяк табаннарыма кадәр бөтен тәнем буйлап ниндидер дулкын-калтырану йөгерә башлады. Тагын, тагын… Гадәттә, кемдер сиңа якын килеп, терәлеп үк басып, муен турыңа йә аркаңа сулап барса, шулайрак була. Юк, алдыйм, андый чакта бөтен тәнең буйлап мондый дулкынлану, калтырану узмый лабаса! Ниндидер ачу китергеч болганчык һава дулкыны гына үтеп китә. Бу бит бөтенләй башкача! Минем мондый тойгыны беркайчан да кичергәнем юк иде! Үз халәтемә үзем ышанмыйча, сул як җилкәм аша башымны борып карадым. Миңа терәлеп, беркем дә басып тормый иде. Ирексездән, аптырап, уң як җилкәм аша борылдым һәм көтелмәгән хәлдән сискәнеп киттем: миңа терәлеп түгел, шактый ара калдырып, теге баянчы басып тора. Ул чакта да, хәзер дә шул халәтемне аңлата алмыйм. Ул бит миңа терәлеп басмаган, терәлеп баскан очракта да, әйткәнемчә, җаның аша үтеп, баш түбәсеннән аяк табанына кадәр йөгерми сихри дулкын. Йөгергән хәлдә дә, андый түгел, ул төндәге кебеге түгел!
Минем борылганны күреп, ул: «Исәнмесез…» диде дә, җавабымны көтмәстән, «Каян кайтып киләсез болай соңлатып?» – дип сорады. «Сезгә дә шул ук сорау…» дидем мин кыюсыз гына. «Әәәә… минме? Мин… Әниләр килгән иде энекәшләргә… Шуннан кайтып киләм…» Без, озак күрешми торып сагынышкан күптәнге танышлар кебек җиңел генә сөйләшеп киттек. Ул ара да булмады – минем тукталыш. Ул чакта, төшмичә, үз тукталышымны узып китәргә дә риза идем бугай. Тик минем баскан урынымнан кымшанып, ишек ягына укталып куйганымны сизенеп, ул да кузгалды. «Аның яшәгән җиренә дә шушы тукталышта төшәргә кирәктер…» дип уйлап алдым. Без троллейбустан сөйләшә-сөйләшә төштек. Әйтерсең лә, ниндидер сәбәп белән безне сөйләшүдән бүләргә мөмкиннәр дә, иң кирәк, иң кадерле сүзләр әйтелми калыр сыман. Сөйләшкән саен сөйләшәсе килә. Теләп, ихластан сөйләшүнең никадәр ләззәтле була алуын мин шул төнне үз гомеремдә беренче мәртәбә татыдым.
Инде таң атып килә. Без һаман сөйләшә-сөйләшә, урам буйлап атлыйбыз. Шәһәр төненең дә кешесез чагы була икән. Урамда бездән башка беркем дә юк. Хәтта машиналар да. Булсалар да, бәлкем, маңгай күзләребезгә күренмәгәндер. Тулып-пешкән ай гына безгә күктән мөлдерәп карап тора. Әйтерсең лә, иксез-чиксез җиһан үзе шулай, сискәнеп, әсәрләнеп, «ни булган боларга?!» дип, безне читтән сак кына күзли. Шул төннән соң андый гаҗәеп айны кабат күргәнем булмады да бугай. Ае булгандыр аның, тик шул төндәгесе җаныма уелып калды. Чын мәгънәсендә бәхет төне булып тоелды ул миңа! Биек үкчәле түфлиләремнең аякка җайсыз булуын да бөтенләй онытканмын. Юкса көндез эштә «ник кидем икән» дип салып, аякларымны ничә мәртәбә ял иттергән идем…
Кадрия бер генә мизгелгә тукталып калды. Күзләреннән баядан бирле менә тамам, әнә тамам дип торган яшь бөртекләре бит очлары буйлап тәгәрәде. Без аны уңайсыз хәлдә калдырудан, сүзе бүленүдән куркып, тын да алмый утырабыз. Кинәт әлеге тынлыкны Мөнирә бүлде:
– Үбештегезме соң? Тагын нәрсәләр булды? Сөйлә инде тизрәк…
Усал күз карашларыбыз белән сабырсыз Мөнирәбезнең теленә дәррәү «йозак элдек».
– Нинди үбешү, ди… Андый уй беребезнең дә башына килмәгәндер мөгаен. Безгә җитәкләшеп йөрү дә әйтеп бетергесез ләззәтле иде.
– Иии, син бигрәк инде! Китап сүзе белән сөйлисең. Бала-чага кебек димме, яшь җилкенчәк чагың булса – бер хәер! – Бу юлы мавыгып, ләззәтләнеп сөйләгән җиреннән Кадриябезне Сәрия бүлдерде. – Безнең яшьтә кем шулай кылансын?! Кайчакта юньләп танышып, исем-мазарын да сорашып тормыйсың ла ир-атның!
– Баштан ук әйттем бит, – диде Кадрия, – минем ул чактагы халәтемне аңлар өчен чын мәхәббәтнең ни-нәрсә икәнен үз җилкәңдә татып карарга кирәк. Әгәр гомер юлымда ул очрамаган булса, бәлкем мин дә менә хәзер синең кебек ышанмыйча утырыр идем…
Бу юлы күз карашларыбыз белән Сәриянең авызына «йозак элдек». Сабырсызланып, барыбыз да беравыздан диярлек, «шуннан… шуннан…», диештек.
На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Мәхәббәт ничәү була?», автора Шамсия Зигангирова. Данная книга имеет возрастное ограничение 12+, относится к жанру «Основы психологии». Произведение затрагивает такие темы, как «проза жизни», «психологическая проза». Книга «Мәхәббәт ничәү була?» была написана в 2023 и издана в 2026 году. Приятного чтения!
О проекте
О подписке
Другие проекты