Низами Рашат
(Низамиев Рашат Мияссарович)
Да здравствует слово!
Казань. Татарское книжное издательство. 2017
На татарском языке
В эту книгу вошла книга Рашата Низами «Слову – добро!» автор научно-популярного труда (философский трактат), публицистических заметок, литературно-критических статей, рассказов и очерков.
© Татарстан китап нәшрияты, 2017
© Низамиев Р. М., 2017
Җирдә тагын бер могҗиза яши:
Үтеп туфрак, еллар аркылы, —
Безнең көнгә кадәр килеп җиткән
Китап сүзе, кеше акылы.
Мин фән кешесе түгел, галимлеккә дәгъва кылмыйм. Бу хезмәтемә исә озак еллар буе бөртекләп әзерләндем. Аның бер селтәнүдә барып чыкмаслыгы миңа көн кебек ачык иде. Шунлыктан, кулымнан килгәнчә һәм хәл кадәри эзләп тапканча, махсус сайлап диярлек, бик күп әдәбият (фәнни, философик, публицистика, трактат, афоризмнар) укыдым, карашымны киңәйттем, үземә кирәк булган фикер хәзинәләре тупладым.
Сүзләр, тел һәм телдәге сүзлек составы кайчан, ничек барлыкка килгән? Безнең сөйләмебез сүзләрдән тора икән, кеше ничек, ни рәвешле, ни сәбәпле сөйләшә башлаган соң? Бик тә зур, галәми һәм борынгы сорау болар. Бер шагыйрь әйтмешли, әлеге сораулар «кагыласы итте миңа да…». Тынычлыгым качты. Кайчак төн урталарында сикереп торып, каләм һәм ак кәгазь өстенә ташлана идем. Шушы сорауларга җавап табу, мәсьәләгә үземнең карашларымны белдерү үҗәт бер максатка әверелде.
Каләм иясе буларак, бер дә курыкмыйча һәм икеләнмичә әйтәм: минем күз аллавымча, бу дөньяның яртысы диярлек сүзләр атомыннан да тора… Әйе, нәкъ шулай. Иксез-чиксез галәмдә Сүз планетасы да булган, бар һәм яши дип уйларга кирәк. Һәрбер система, хәтта абстракт төшенчәләр рәтендә булса да, әлеге системаны барлыкка китерүче нинди дә булса принципка нигезләнә. Ә принцип үзе каян килә? Бу сорауга минем җавап таба алганым юк әле.
Бу гаҗәп тә түгелдер: чөнки тормышта – кешеләр дә, фәндә галимнәр дә җавапларга караганда сорауларны күбрәк бирә бит.
Сүз һәм сүзләр дөньясына сәфәр-сәяхәтебезне башлап җибәрик, укучым! Безгә бу сәфәрдә уйлану һәм бәхәсләшү, фикер чакмаларын чәкәштерү, ә бәлки әле яңа ачышлар ясар өчен дә мәйдан җитәрлек булачактыр. Чын ихластан бер теләгем дә бар: белемем җитмәү яисә ашыгу-ашкыну сәбәпле, минем бу фәлсәфи уйлануларымда хаталар, уңышсыз урыннар да юк түгелдер; ул битләрне төзәтеп, тулыландырып укысагыз, моның өчен бары рәхмәтле булырмын.
Тел шикелле универсал
Бу дөньяда бер генә.
Нури Арслан
«Ничек яралган?» дигән сорауга җавап эзләргә керешкәнче, иң элек галиҗәнап сүзнең бер сыйфатына игътибар итик әле.
Без мәктәптә укыганда, өстән-өстән булса да, гравитация һәм Ньютон законнарын, Пифагор теориясен өйрәнгән идек. Эйнштейнның ихтималлык теориясе дә колакта эленеп калган. Менә хәзер, дөньякүләм танылган даһиларның әлеге ачышларын азмы-күпме яхшырак аңлаган кеше буларак, сүзгә бәйле рәвештә, аларны тагын бер кат күздән кичерәсе килә.
Гравитация (латин сүзеннән) «авырлык» һәм «тартылу» дигәнне аңлата. Дөньялыкта үз-үзенә урын тапкан бөтен нәрсәләргә үзара тартылу көче хас. Кояш системасындагы барлык планеталар «парады» шушы канун белән яши һәм хәрәкәт итә. Бу бөек әйләнешнең (гигант карусель!) яктылык тизлеге белән бәйләнеше бар дип тә уйларга кирәк.
Ихтималлык теориясе. 1905 елда А. Эйнштейн тарафыннан нигезләнә. Андагы сан һәм формулаларга безнең (филологларның) көч җитә торган түгел. Кыскача һәм гади генә итеп әйткәндә, монысы да тарту-тартылу көченә бәйле. Әйтик, Кояш системасына кергән Җир билгеле бер сәгатьләр аралыгында кануни төгәл әйләнеш ясый – кояш тирәли дә, үз күчәре тирәсендә дә…
Боларны ни өчен аңлатырга азапланам? Чөнки, минем бик нык ышануымча, сүзләр дә үзара тартылу сыйфатына, ягъни бер-берсенә йогынты ясау – энергетика көченә ия. Алар, умарта күчедәй, бергә оешып, тупланып яши. Моны исбатлау кирәкмидер, моның шулай икәнлеге көн кебек. Халыкның әйткән гыйбарәсе дә нәкъ менә шуны раслый: «Сүз сүзне тартып чыгара». Бу гыйбарәне миңа әтием дә еш әйтә торган иде. Халыкта моның әле тагын да камилләшкән өч варианты бар: сүз арты сүз, сүз иярә сүз, сүз ара сүз.
Инде төп соравыбызга якын килик.
Бу сорауга Библия (Инҗил) бер җөмлә белән җавап бирә: «Иң әүвәле Сүз булган». Бу кыска, әмма искиткеч күпмәгънәле җөмләгә без әле алдагы бүлектә тукталырбыз. Хәзергә фикерләребезне дәвам итәсе килә…
Элегрәк мин сүз иң әүвәле күктә, күкнең дә җиденче катларында яралган булырга тиеш дип уйлый идем. Ә күктә… болыт, ай-кояш һәм йолдызлардан тыш, тагын ниләр бар соң? Дин аңлатуынча, Алла һәм аның фәрештәләре.
Сүз – бөек сер. Аның килеп чыгышы турындагы уй-фикерләрне, бу могҗизаи күренешне бары эволюцион үсештә, табигать һәм тормыш-яшәешкә бәйле рәвештә аңлатырга кирәктер.
Дөньяны сүзләр ярдәмендә аңлау-аңлату һәм үзләштерү – фәкать кеше психологиясенә хас нәрсә. Ни генә дисәк тә, кош-кортлар һәм хайваннар сөйләшә белми, нигәдер аларга мондый «талант» бирелмәгән. Күке әнә «Күк-кү», әтәч «Кикрикүк!» дигәннән ерак китә алмый. Ат пошкыра белә, арысланнар ырлый. Дельфин авазлар чыгара. Попугай исә кешедән откан берничә сүзне генә сакаулап әйтә ала…
Сүз кешедән башка тулы канлы, актив рәвештә яши алмый.
Сорау туа: мәгарәдә яшәүче, аның диварына яфрак яисә чакматаш ярдәмендә кыргый хайваннар сурәтен ясаучы борынгы бабаларыбыз (беренче рәссам!) аңа кадәр кайда яшәделәр икән? Маймыллар сыман, җиләк-җимешкә бай урманда, агач башындамы? Ихтимал, шулайдыр ул. Ут һәм яшеннән, ерткыч хайваннардан курку инстинкты аларны мәгарәгә «куып» керткән.
Беренче ымлык-авазлар…
Иң беренче сүзләр…
Алар кайчан барлыкка килгән?
Фантазияне уйнатсак, ташбалта һәм башка эш коралларын уйлап таба белгән борынгы кешенең аңы ничек итеп сүзләрне дә уйлап тапканын күз алдына китерү кыен түгел.
Җилбәзәк яфраклар шавы… Төрледән, төрле кошлар авазы… Киекләрнең иркә туйлары… Тагын, тагын… Табигатьтәге мең авазлар – менә болар барысы да иң борынгы кеше күңелендә беренче авазларны, беренче сүзләрне барлыкка китерүгә сәбәп булган, булышлык иткән. Иң башта ымлыклар, мимика, аннары «чиле-пешле» беренче сүзләр ярдәмендә кеше дөньяны танып белүгә таба акрынлап гигант адым ясаган. Әлеге дә баягы ул хаос хәлендә яшәп яткан күренешләр һәм вакыйгаларга сүз ярдәмендә үзенең мөнәсәбәтен белдергән. Ә инде минутлар, сәгатьләр, еллар һәм киләчәк турындагы белемнәрен билгеле бер тәртипкә салу турында әйткән дә юк.
Иң борынгы кешене күпмедер дәрәҗәдә яңа туган сабый белән чагыштырырга мөмкин. Сабый туа, үсә башлый. Яше тулыр-тулмаста әле юньләп сөйләшә дә белми. Дөньяны, тирә-юньне таныпбелү нәтиҗәсендә ул әкеренләп беренче сүзләрне әйтә башлый. Гадәттә, аның иң беренчеләре безнең өчен «әттә, әннә» була. Әнә шулай сөйләшергә өйрәнеп китә ул, сүз байлыгын арттыра, телен чарлый.
Менә үзебезнең гаиләдән бер мисал.
Ике-өч яшьлек оныгым Әмир теләсә кайсы машинаны «бибикә» (неологизм!) дип кенә җиббәрә иде. Аның кычкыртуын, сигнал бирүен истә калдырып булса кирәк. Төрле бала төрлечә бит ул. Ә менә өлкән оныгым Камил өч-дүрт яшендә үк инде 15 ләп автомобильнең маркаларын төп-төгәл әйтеп бирә иде: «Лада», «Ока», «Мерседес», «Ауди», «Тойота» һ. б. Ул кечкенәдән машиналар белән җенләнде. Ә менә Әмир өчен «гамун» (гармун) һәм «бж-ж…»лар (кер юу машинасы) якынрак иде.
Яңа туган бала бернинди сүзне дә, хәрефне дә белми, авазларны да юньләп аермый әлегә. Әмма… өлкәннәргә, әти-әнисенә һәм тора-бара үзенең ишләренә карап, конкуренция инстинкты һәм яхшы мәгънәсендәге көнләшү аны бүтәннәрдән калышмаска, хәтта «беренче» булырга өнди, алга чакыра…
Күз алдына китерик: иң зирәк, иң акыллы «гомосапиенс» та иң беренче авазларны, сүзләрне әйтә башлаган икән, ул үзенең кан кардәшләрен уздырырга, беренче булырга тырышкандыр. Ташбалта яисә беренче эш коралларын уйлап тапкан шикелле, сөйләшергә өйрәнгәндә дә ул үзендәге «мин» өчен аңнан тыш та, ягъни биологик инстинкт буенча да көрәшә белгән.
Борынгы бабаларны сөйләшергә кем өйрәткән соң? Иң борынгы кешеләр тиктомалдан гына сөйләшеп китмәгән, әлбәттә. Табигатьтәге күк күкрәү, яшен яшьнәү кебек дәһшәтле күренешләр аларны куркуга салган… Бөтен нәрсәне кырып сала, пешерә һәм яндыра торган ут галәмәте дә аларны уйланырга, «баш ватарга» мәҗбүр иткән. Бу күренешләргә карата ул иң борынгы чорда билгеле бер авазлар, ымлыклар, интонация һәм мимика белән шулай ук үзенең мөнәсәбәтен белдергәндер…
Сүз әйтәсе килү куәсе борынгы бабаларыбызның канында әнә шулай гел «уйнаклап» торган. Ә сүзгә ерак әле… Менә шуңа да ул мәгарә һәм кыя ташларына уеп (неолит чоры) төрле сурәтләр ясаган. Бу, һичшиксез, беренче аваз һәм ымлыкларның сурәт рәвешендәге кайтавазы, сүзләрне уйлап табудагы бөек талпыныш, бөек ачыш булган!
Безнең эрага кадәр яшәгән философ Геродотның таң калырлык язмалары бар. Халыкара сугышлар тарихын язып калдырган хезмәтендә менә мондый гыйбрәтле юллар бар: «Скифлар Дария патшага кош, тычкан, бака һәм биш ук сурәте төшерелгән «хат» юллыйлар. Мәгънәсе болай: әгәр персианнар кош кебек оча белмәсә, тычкан кебек җир астына качар әмәлен тапмаса, бакалар сыман түмгәктән түмгәккә сикерә белмәсә, скифлар аларны ук ярдәмендә һәлак итәчәк, янәсе…
Мондый да дипломатиянең тарихта булганы бар микән?!
Шулай итеп, иң борынгы кешеләр ым аша, рәсем-сурәтләр, аннары инде сүз һәм сөйләм аша тирә-юньгә үзенең мөнәсәбәтен белдергән.
Астрономнар булмаса, йолдызлар яшәр һәм яктырыр идеме соң? Һичшиксез, беркемгә бәйле булмыйча яши бирерләр иде. Ә менә кешеләр тумаса, аларның аңы булмаса, сүзләр нишләр иде икән? Юк, алар бөек әйләнешкә кермәс, бары абстракт шәүлә рәвешендә һавада «очып» йөрерләр иде. Кешелек җәмгыяте, озын-озак Эволюция спирален кичеп, сүзләр хәзинәсен акрынлап баеткан, тел, милләт, цивилизация кебек бөек казанышларны тудырган, аларны билгеле бер кануннар рәвешендә калыплаган, эзгә салган.
На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык) / Да здравствует слово!», автора Рашата Низамиева. Данная книга имеет возрастное ограничение 16+, относится к жанру «Публицистика». Произведение затрагивает такие темы, как «трактаты», «статьи». Книга «Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык) / Да здравствует слово!» была написана в 2017 и издана в 2017 году. Приятного чтения!
О проекте
О подписке