Читать книгу «Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…» онлайн полностью📖 — Радиф Сагди — MyBook.
image
cover

Рәдиф Сәгъди
Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…

Кыйсса һәм документаль бәяннар

© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Сәгъди Р. Н., 2017

Рәссамы Н. Г. Васильева

* * *

Бервакытны – без тугач…
(Кыйсса)

Сукмаклар буталганда…

Без яшь чакта барысы да спорт белән шөгыльләнә иде: кем чаңгыда чаба, кем футбол-хоккей уйный, кем көрәшә, бокс түгәрәгенә йөри, кем гер күтәрә… Ә минем бабай: «Улым! Дөньяда адәм рәтле яшисең килсә, иң башта күп укырга кирәк, аннары яхшы итеп гармунда уйнарга өйрән! Шуннан соң инде көч ягын кайгыртырга да була», – дия торган иде. Нишләп белем һәм гармунны өстенрәк куядыр инде ул?! Минем бит көчле булып, Сабан туенда барысын да аркаларына саласым, авылдашларымның: «Ай-яй, малай, бу Хәнифтә көч-гайрәт икән!» – дип, тел шартлатканнарын ишетәсем килә. Гармунда уйнарга өйрән дә яхшы укы, имеш! Бәлкем, барлык ир туганнары сыздырып гармун уйнаганга, аның мине дә шулар кебек итеп күрәсе килгәндер?

Бабам үзе дә тальянда сайрата алмады… Улы – минем яраткан Мәүлетдин абыемда да юк бу сәләт. Дөрес, бер апабыз шыгыр-мыгыр китерә шунда. Бию көенә охшаган авазлар да чыккан кебек үзеннән. Кыскасы, безнең өйдә сыздырып уйнап җибәрүче юк. Туй-бәйрәм булды исә, бабайның берәр ир туганы уйный табында.

Бабайның моңа бик тә эче поша. Бөтен өмете миндә хәзер.

– Улым! Шәп итеп гармунда уйнарга, җырларга өйрәнсәңме! Иң матур, иң уңган кызлар яратачак үзеңне, – ди ул. – Менә мин уйнарга өйрәнә алмадым. Ходай Тәгалә җырлау дигәнне дә кызганган. Бәлкем, герман сугышыннан бармакларым исән кайтса, берәр нәрсә килеп тә чыгар иде… Юк шул, юк!

Минем бабайны жәлләүдән йөрәгем кысылып куя, шундук уң кулына күзем төшә. Ядрә эләккән бармаклары берсе өстенә берсе өелеп, укмашып каткан. Вакытында тиешле ярдәм дә күрсәтә алмаганнардыр инде… Ул сүзен дәвам итә:

– Улым, тиздән мәктәпкә барасың, Алла боерса! Тырышып укысаң, гармунда уйнарга өйрәнсәң, мин сиңа баянның иң яхшысын алып бирермен, – ди.

Җырлауга килгәндә, ни бабайдан, ни Мәүлетдин абыйдан анысы да юк, малай! Ә без күрше малае Рөстәм белән «Бер кыз бала…»ны сибәбез генә. Бушка түгел, әлбәттә. Берәрсе кәнфит-мазар бирсә генә.

Ак сакаллы бабам, җырлый белмәсә дә, елга бер-ике тапкыр концерт куеп ала иде. Шикәр-кәнфиткә дә түгел, гел бушка булыр иде монысы. Аның урыс авылларында сугышта бергә йөргән дуслары күп иде. Үткәндә-барганда, алар безгә сугылып, хәл-әхвәл белешеп киткәли. Кайсы вакытта, йомышлары төшеп: «Кунаклар кайтты, Зайни», – дип, ит алырга да киләләр. Минем бабай дусларына сарык чалып бирә. Алыш-бирешен ничек ясаганнардыр, төгәл генә әйтә алмыйм. Шулай да безнең өстәлдән кыш буена тозлы кәбестә, кыяр, помидор өзелми иде.

Кайчакта бабай үзе дә фронтовик дуслары янына китеп, бер-ике көн югалып тора. Урыс «туганнар» да ярата иде үзен. «Зайни, друг», – дип кенә йөртәләр.

Бабай, гадәттә, Красна Глинка йә Тәмте авылларына бара. Кире кайтканда, дуслары аны бәрәңге бакчасы башына хәтле озата килә. Аннары, татарларның сүз әйтүеннән шикләнеп: «Ладно, Зайни брат, увидимся ещё, а то нам неудобно уж», – дип, атларын кире борып, тизрәк таю ягын карый.

Менә шунда башлана инде, малай, чын Сабан туе! Көй дисәң, көй түгел, җыр дисәң, сүз боткасы. «Алмагачлары» да бар монда, «Баламишкин» да юк түгел. Күрше авылга сугылу галәмәтедер инде, «Их, син, Мәрүчкә, син кайларда йөрисең» дә калмый, малай. Хәзер булсамы? Хәзер булса уйлап та бирмәс идем. И-и, ул чактагы оялуларым! Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын, туганкайлар. Мондый чакта картлачны тыям димә инде. Әйткәннең гел киресен эшли.

– Бабай, кеше күрә бит! Әйдә инде, тавышланмыйча гына кайтып ят келәткә! Күршеләрдән оят, – дип тә карыйм. Уйлап та бирми.

– Күрсеннәр! Ул кадәр кеше көлдерерлек мин нәрсә эшләгән? Колхозларына кермәгәч, җыр җырларга да ярамыймы хәзер миңа? – дип тузына.

– Әйдә, бабай, кайтыйк инде! Көйләвен дә әйбәт көйлисең, өйгә кайткач җырларсың, – дип, кулыннан өстерим. Бабай исә: «Их, син, Мәрүчкә, күрше авылда калдың бит», – дип, тагын әллә ниләр өстәп, тамак төбе белән улавын белә. Картын җырлаудан тыя алмавымны, абзар артыннан, ни чарадан бичара булып, тәтәм күзәтеп тора, үзе бертуктаусыз: «Бөтен авыл алдында оятка калдырдың инде, карт җүләр! Бетердең инде, бетердең, – дип такмаклый. Бүтән чара калмаганын аңлагач: – Хәзер Габдулла мулланы алып төшәм, оятсыз, җирбит», – ди. Иң гаҗәбе шул, малай: бабай шып итә дә туктап кала. Минем хәзер дә бу хәлгә исем китә. Авыл үз муллаларын әнә ничек олылаган, хөрмәт иткән! Милиция чакыртам, дими бит. Алай дисә, бабай бөтенләй туарылып китәр иде. Чөнки погонлы әфәнделәрнең миллионнарны юк иткән Сталин режимын гына саклаучы куркыныч затлар булып кешеләр аңына сеңеп калган чор бу. Хәзер дә әллә ни үзгәреш юк бугай! Түрәләрне халыктан саклау – төп вазифалары. Шуңа күрә абруйлары да юк! Бер уйласаң… бу мәнсез түрәләрне халык үзе тудырган бит…

Бабамны печән, дару үләннәре, каен себеркесе, әрем исләре аңкып торган келәттәге караватка кертеп яткырам. Бераздан ул эреп йокыга тала.

Монда бабай белән мин үзем дә йокларга яратам. Кышкы салкыннар җиткәнче, биредә йокы симертәбез. Һава да яхшы, йокы да тирән… Суык та тими нишләптер. Астыбыздагы матрас белән мендәргә дә үлән тутырылган.

* * *

Мин, дәү әтием янына утырган килеш, келәт эчен күзәтәм. Диварына нинди генә эш кораллары эленмәгән. Икмәк саклый торган ике зур лар да тора. Бер читтә – он өчен биек дүрт кисмәк. Кайсы терлеккә болгатып бирергә, кайсы үзебезгә коймак-кабартма пешерер өчен саклана. Түшәмгә рәт-рәт итеп мунча себеркеләре, дару үләннәре тезелгән. Иске-москы өй җиһазы, табак-савыт, самавырлар… Төрле зурлыктагы кәрзиннәргә каз мамыгы, төзелеш мүкләре тутырылган. Иске агач шкаф эчендә – дистәләгән кыңгырау. Ат дугасына тагыла торган бәләкәеннән алып чиркәү манарасына элеп куярлык зурлары да бар. Мин кайчагында аларны шалтыратып та уйныйм. Төрлесеннән төрле тавыш чыга. Каршы як стенага ыңгырчак, дуга, камытлар эленгән. Матур итеп бизәлгән ат йөгәне дә шунда. Саный китсәң, ни генә юк биредә. Барысы да тәртип белән урнаштырылган. Ниндидер серлелек, сихрилек бар келәт эчендә. Менә-менә ниндидер могҗиза булыр кебек тоела миңа.

Кыскасы, кайбер музейлар да көнләшерлек тарих ята монда. Бабай бөтенесен кадерләп саклый белә шул! Бу яктан уңган да кеше инде ул. Нимычлар кебек – тәртип ярата.

Иртән мине тәтәм уята. Тирә-юньгә колак салып, торырга иренеп ятам. Ишегалдында бабамның мал-туарны су белән сыйлап, көтүгә озатканы ишетелә. Соңыннан ишегалдын яхшылап себереп алганы да колакка керә. Келәткә тишек-тошыклардан иртәнге кояш нурлары сузылган. Аларда өерләре белән, ашыкмый гына, тузан бөртекләре йөзә. Мин күзәтеп, торырга иренеп ятуымны беләм. Их, рәхәт тә соң дөньяда яшәүләре! Әтәч кычкырганны, тавыклар җырлашканны тыңлап яту – үзе бер бәхет ул!

Әби яңадан керә:

– Улым, әйдә, тор инде! Бабаң белән чәйләп ал да аннан күрше Рөстәм белән казларны су буена алып төшәрсез, – ди.

Дәшми-тынмый гына иртәнге чәйне эчәбез. Их, тәмле дә инде, малай, тәтәнең мич авызында пешергән коймаклары! Бабайны да танымассың бүген. Җырлау дигән нәрсә башына килеп тә карамый. Менә ул, тукланып, бисмилласын әйтеп, мич янына тәтә әзерләп куйган җылы сулы комган белән сөлгесен ала да тышка чыгып китә.

Әби мине кыстый-кыстый сыйлавын белә. Бабайга ник бер кыек сүз әйтеп карасын. Әйтерсең лә кичә тегесе күрше урыс авылыннан, һава ертып: «Их, Мәрүчкә», – дип, үкереп кайтмаган.

– Улым, дим, чәйнәп йот инде, кая ашыгасың шулкадәр? Тагын бер күкәй белән коймак ашасаң да өлгерерсең, – ди тәтә.

Өйдә тагын илаһи тынлык урнаша. Урам яктан гына арбалы ат узганы ишетелә. «Әйдә, на, тизрәк, ялкау хайван», – диюеннән Рөстәмнең әтисе Гарәфетдин абый икәнен таныйм. Озакламый: «Нихәл, Зәйнет абый», – дип, аскы якта яшәүче Рәшидә апа исәнләшеп китә. Күп тә үтми, әче итеп сызгырган тавыш килә. Рөстәм бу!

Ишегалдына атылып чыксам, каршыма бабай очрый. Кулымдагы коймакларны күреп:

– Утырып кына ашарга ярамый идеме? – дип сорый.

– Рөстәмгә ул, тәтә бирде!

Урамда тагын сызгыралар. Бабай гына тоткарлый.

– Улым, казларны йөртеп кайткач, әллә кая юкка чыкма әле. Әнә сарайдагы баз өстенә кечкенә арба белән кызыл балчык ташырсыз. Рөстәм дустың белән кибеттән кәнфит алып сыйланырга акча бирермен үзегезгә, – ди.

– Ярар, бабай, – дим, келәтнең тышкы стенасына эленгән пумаланы алып.

Шуны да әйтеп үтим әле сезгә: бабай безгә, йә кино карарга, йә шоколад-кәнфит алырга акча биреп, баз өстенә кызыл балчык та ташыта, кыш көне кар да түктерә. Чүп үләне йолку да, вак-төяк йомышларны үтәү дә безнең өстә. Үзе һәрбер эшнең мәгънәсен дә аңлата. Баз өстенә калын итеп кызыл балчык түшәсәң, күсе-тычкан йөри алмый икән. Түтәлдәге үләннәрне чүпләсәң, кыяр-кишер уңа, ди. Эшләргә дә өйрәтә безне бабай, хезмәтеңне бушка түкмәскә, аның өчен түләнергә тиешлеген дә аңлата.

Без ял иткән арада: «Үскәч, кем буласыз соң инде, оланнар?» – дип тә сораштыра.

– Йә көтүче, йә тракторчы инде, Зәйнет бабай, – ди Рөстәм. Ә мин: «Милиционер булам», – дим. Бабай, безнең иңнәребездән кагып:

– Булырсыз, улым! Яхшы итеп белем алсагыз, өлкәннәрне тыңласагыз булырсыз, – ди.

Рәхәт, малай, авылда яшәве. Табигать – синең белән, син табигать белән көн саен күрешәсең.

* * *

Уку дигәннән… Без яшь чакта да беренче класска укырга мәктәпкә баралар иде. Тәтә белән бабайлар заманында гына мәдрәсәгә йөргәннәр ул. Урамда, бабай әйтмешли, трай тибеп йөри торгач, сиздерми генә сентябрь дә килеп җиткән икән! Кай арада диген, әй!

Исән әти-әни була торып, мин әби белән бабайда гомер сөрәм…

Казанда яшәүче әнкәй миңа җәй көне үк китап-дәфтәрләр кайтарып куйган иде. Заманасына күрә өскә-башка да менә дигән кием алган. Милиционерларныкы кебек үк булмаса да, кәттә форма! Әй малай, шул киемнәрне киеп, кулга сумка тотып, бүлмәдә әрле-бирле йөрүләремне күрсәгез икән. Прәме генерал инде!

Алдагы көннәрне генә укырга барам дип хыялланып, өйдә сумкалар күтәреп йөргән малай, вакыты җиткәч: «Уйнарга чыгасым бар», – дип кәҗәләнә башлый. Чөнки аңардан бер яшькә кечерәк Рөстәм белән Наил аны урамда көтеп тора. Инде сүгеп, көчләп диярлек форма кидергәч, кечкенә Хәниф хәйләгә керешә, «пес» итеп кенә керәм, дип чыгып киткән була да, сәпиден эләктереп, түбән очка чаба. Арттан апа куа. Мин аның саен кызулыйм. Каршы бәргән җилдә фуражкам очып төшеп кала. Авылны да чыгам, тагын бер өч йөз метрдан күпер булачак. Исәбем – күпернең теге ягына чыгып, сәпидемне ташлап калдыру һәм яр буенда үскән куаклар арасына кереп качу. Күпергә җитәргә дә күп калмый. Шулчак аргы якта күрше авыл урыслары пәйда булмасынмы. Өлгерәмме чыгып җитәргә, юкмы?

Апа:

– Коля, тотып бир әле шул малайны! – дип кычкыра. Ул арада урыс абый үземне эләктереп тә ала. Ычкынып китәргә тырышып, бар куәтемә тыпырчынам:

– Җибәр, җибәр инде, дәдә Коля, – дим. Үзенең мине рәнҗетәсе дә килми бугай, сулышына кабып, еш-еш сулап, якынлашып килүче ападан:

– Гуля, нишләп куасың, зыян итмәгәндер ич? – дип сорый.

– Мәктәпкә бармыйм дип качты, – ди минем әнинең кияүгә чыкмыйча сазаган сеңлесе.

– Ну, алай булгач, апаңа тапшырам инде, укырга барырга кирәк, улым, – ди дәдә Коля.

Апа артыннан Рөстәм белән Наил килеп җитә. Өлкәннәргә ияреп: «Укырга бар инде син, Хәниф», – дигән булалар. Әллә апага ярарга тырышалар, әллә мине бу хәлдә күреп кызганалар. Аңламассың…

Шул арада, яралы аягы белән чатанлап, бабай да килеп җитә. Мине урыс дәдәйләре, апа, бабай, Рөстәм белән Наилгә хәтле үгетли-җайлый мәктәпкә хәтле озатып куялар. Күңел рәнҗи. Бүген Рөстәм белән Наил миннән башка гына рәхәтләнеп уйнаячак инде.

Мәктәп ишегалдында мине беренче укытучым Әминә апа каршы ала.

На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…», автора Радиф Сагди. Данная книга имеет возрастное ограничение 16+, относится к жанрам: «Классическая проза», «Документальная литература». Произведение затрагивает такие темы, как «реальные истории», «автобиографическая проза». Книга «Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…» была написана в 2010 и издана в 2017 году. Приятного чтения!