Читать книгу «Үзем белдем, диген» онлайн полностью📖 — Народного творчества — MyBook.
image

Үзем белдем, диген
Татар халык әкиятләре

© Фаляхова Г., иллюстрации, 2021

© ООО «Юлбасма», издание на татарском языке, 2021

* * *

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр.


Галимнәребез җыйган бу әкиятләрдә халыкның күпгасырлык тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге, хыялөметләре генә түгел, безгә кадәр яшәгән кешеләрнең тавышлары да саклана.


Кем җиңүче?


Берәүнең өч улы булган, ди. Бер заман болар өчесе дә үсеп буйга җиткәннәр. Шуннан бу кеше әйтә икән:

– Улларым, мин сезнең өчегезне дә берьюлы өйләндерәм. Сез хәзер, аерым-аерым кереп, кемне яратуыгызны әйтерсез. Мин өчегезгә дә бердән туй ясап, яраткан кызларыгызны алып бирермен, – ди икән.

Әүвәл олы улын дәшеп керткән:

– Улым, – дигән, – синең кем кызын аласың килә? Үзең сөйгән кызны алып бирәм, әйт, оялма.

– Закир абзый кызын алам, – дигән моның олы малае.

Бусы чыгып киткәч, уртанчы улын дәшкән:

– Улым, мин сине өйләндерәм. Оялма, әйт: сиңа кем кызын алып бирим? – дигән.

– Закир абзый кызын алып бир, – дигән бу да.

Янә кечесен дәшкән, анысы да шулай әйткән. Күрәсең, теге кыз бик чибәр булгандыр инде.

Шуннан бу кеше улларын өчесен берьюлы дәшкән дә:

– Улларым, Закирның кызы бер генә. Сезнең өчегез дә шуңа өйләнергә тели. Бер кызны өчегезгә дә алып булмый. Сез өйдә булган хәтле акчаны алыгыз да чыгып китегез. Кайсыгыз кызыклы нәрсә алып кайта, Закир кызы шуңа булыр. Тик берегез дә нәрсә алганыгыз-ны икенчегезгә әйтмәгез, – дигән.

Чыгып киткәннәр шулай егетләр. Берсе киткән Энәле ягына, берсе киткән Бураш ягына, берсе киткән Борнаш ягына. Ким дигәндә өч-дүрт мең чакрым җир киткән болар.

Йөри торгач, олы улы бик кыйммәтле көзге алган. Икенчесе бик кыйммәт бәягә палас алган. Кечкенәсе: «Дөньяда моннан да кирәкле әйбер юк инде», – дип, бер алма алган. Кайтканда, өчесе дә бер станциягә туры килгән болар, вокзалда очрашканнар. Бер-берсеннән исәнлек-саулык сорашканнар. Шуннан әйберләр турында сүз чыккан. Олы агалары әйткән:

– Мин көзге алдым, менә карыйк әле, – дигән.

Көзгене кесәсеннән алган да, бергә караганнар. Гади көзге түгел икән бу: меңәр чакрымдагы хәлләрне күрсәтә икән. Карасалар, Закир абзыйның кызы сырхаулап ята, ди.

– Беребезгә дә булмый, үлә икән инде бу, – дигән олы агалары.

Уртанчылары:

– Мин бер палас алдым: сәгатенә өч мең чакрым кайта. Шуңа утырабыз да кайтабыз, – дигән.

Кечкенәләре әйткән:

– Мин алма сатып алдым. Шуны ашаса, нинди үлә торган кеше дә терелә, – дигән.

Болар паласка утырып очып кына кайтып та җиткәннәр. Кыз чыннан да үлем хәлендә ята икән. Теге алманы ашатулары булган, сикереп торган, ди, бу кыз. Элеккедән дә матур икән үзе.

Йә, кемгә була инде кыз хәзер?


Өч сорау


Борын-борын заманда бар иде, ди, ятим генә үскән бер егет. Ач иде, ди, бу егет, тук иде, ди, яланбаш иде, ди, ялангач иде, ди. Бар иде, ди, моның ике өе, аның берсе кешенеке, икенчесе күршенеке, өенең миче галанский, өй түбәсе саламский. Салам белән мүкләгән, мүк белән терәткән иде, ди, өен.

Көннәрдән бер көнне шушы егет эш эзләргә читкә чыгып киткән. Көн киткән, ди, бу, төн киткән, ди. Шулай бара торгач, барып җиткән ашлык чәчеп йөри торган бер кеше янына.

– Эшләрең уң булсын, уңышларың мул булсын, абзый кеше, – ди бу егет.

– Шулай булсын, улым, – ди ашлык чәчүче. Һәм егеттән сораша башлый:

– Каян киләсең, кай җирләргә барасың? – ди.

– Эш эзләргә чыктым, абзый кеше, – ди егет.

Шуннан соң ашлык чәчүче кеше әйтә:

– Ярар, егет, – ди, – эш кешесенең – эштә, юл кешесенең юлда булуы яхшы, – ди. – Уйлана-уйлана барсаң, юлың кыскарак булыр, мин сиңа бер-ике хикмәтле сүз әйтим әле. Җавабын таба алсаң, килеп әйтерсең, – ди.

Шулай ди дә, тубалын асып, ашлык чәчәргә тотына. Уч тутырып, ашлык ала да чәчеп җибәрә:

– Менә бусы бурычымны түләргә булыр, – ди.

Икенче мәртәбә сибеп җибәрә дә:

– Менә монысы – бурычка биреп торуым, – ди.

Шуннан өченче тапкыр чәчеп җибәрә дә:

– Монысы кадерле кунакларым өчен, – ди.

Егет уйга кала инде.

– Ярар, абзый, син миңа бераз гына уйларга бир инде, – ди.

– Уйла-уйла, улым, – ди дә бу кеше, ашлыгын чәчеп китә.

Озак та үтми, әйләнеп килә егет бу кеше янына.

– Абзый кеше, синең әти-әниләрең бармы? – ди.

– Бар, – ди теге.

– Бала вакытыңда алар сине тәрбияләгәндер бит? – ди.

– Тәрбияләделәр.

– Алайса, беренче чәчкәнең аларны тәрбияләү өчен булды.

– Дөрес әйтәсең, улым, беренчесен шул бурычымны түләр өчен чәчтем.

– Синең ир балаларың бармы? – ди егет.

– Бар.

– Алай булгач, икенче чәчкәнең чыннан да бурычка биреп тору була, хәзергә син балаларыңны тәрбиялисең, ашатасың-эчертәсең, алар сиңа бурычлы булып калалар, – ди.

– Бусын да бик дөрес әйттең, – ди теге кеше.

– Синең кызларың бармы?

– Бар, – ди ашлык чәчүче.

– Алар синең кадерле кунакларың кебек кенә бит, үсеп җитү белән, синнән китәләр. Өченче чәчкәнең әнә шул кадерле кунакларың өчен булды.

– Тапкыр егет икәнсең, – дип бик мактап озатып калган, ди, егетне бу абзый.



Зирәк карт


Элекке заманнарда була бер патша. Барыбер эшкә ярамыйлар дип, җитмеш яшькә җиткән кешеләрне үтертә торган була бу.

Бер егетнең була җитмеш яшькә җиткән атасы. Бу егет, атасын үтертәсе килмичә, аны байтак вакытлар яшереп яшәтә.

На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Үзем белдем, диген», автора Народного творчества. Данная книга имеет возрастное ограничение 12+, относится к жанру «Сказки». Произведение затрагивает такие темы, как «семейное чтение», «культурное наследие». Книга «Үзем белдем, диген» была написана в 2021 и издана в 2026 году. Приятного чтения!