«V. Идегәйнең Туктамыш хан табыныннан Аксак Тимергә качып киткәне» читать бесплатно онлайн книгу 📙 автора Миллиард.Татар в электронной библиотеке MyBook
  1. Главная
  2. Мифы, легенды, эпос
  3. ⭐️Миллиард.Татар
  4. 📚«V. Идегәйнең Туктамыш хан табыныннан Аксак Тимергә качып киткәне»
V. Идегәйнең Туктамыш хан табыныннан Аксак Тимергә качып киткәне

Отсканируйте код для установки мобильного приложения MyBook

Бесплатно

0 
(0 оценок)

V. Идегәйнең Туктамыш хан табыныннан Аксак Тимергә качып киткәне

18 мин.

33 Мбайт

2025 год

0+

Введите вашу электронную почту и читайте эту и еще 898 000 книг

Оцените книгу
В этом выпуске

«Идегәй дастаны» — татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны. Дастанындагы вакыйгалар XIV гасыр азагы - XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли. 

V бүлек - Ләбиб Лерон укый

«Идегей» - татарский народный эпос. События в произведении происходят в конец XIV века - начале XV в. в Золотой Орде.  

Герои - правитель Золотой Орды Тохтамыш-хан, Аксак Тимер, Идегей-эмир и другие.

Аудио книга "Дастана «Идегей» - совместный проект редакции «Миллиард.Татар» и радио «Китап».

 

V
Идегәйнең Туктамыш хан табыныннан Аксак Тимергә качып киткәне

Субра моны әйткәндә
Хан җыены зур табын
Бер утырды, бер торды.
Туктамыштай олы хан
Бер утырды, бер торды.
Күңеленә төшкән яхшылар,
Бу ни укыясы булды дип,
Чыдый алмый җылыйдыр,
Күңеленә төшмәс яманнар,
Картайганда бер алҗыган картыбыз
Мине әйтеп былчылдый дип,
Көлә биреп тыңлыйдыр.

Янтая биреп утырган
Җанбай анда моны әйтте:
– Идегәй андый ир икән,
Идел йортта бер икән,
Башыннан башы сау булсын!
Хан сынавын иткәндә,
Дәрәҗәгә чиккәндә,
Би түрәләр, агалар,
Башыннан балны кояек,
Идегәй андый ир икән,
Берәр аяк куяек!

Анда табын шау килде.
Хан уңыннан утырып,
Хан ханәше Йәникә
Туктамышка аны әйтте:
– Идегәй Котлыкыя улы булганда,
Эчеп эче биртелсен, [биртелсен – имгәнсен]
Башы моннан чыкмасын,
Биләр тоткан ак пычак
Би кулыннан төшмәсен!
Ирнәве юка сараяк,
Бер аякны баллап бир,
Бер аякны агулап бир!

Ханәш аны әйткәндә,
Хан хәйләсен иткәндә,
Тыңлап торган Тыңгысын
Аңгысынга аңдырды,
Аңдып торган Аңгысын
Ак утауны калдырды.
Бәйдә торган атларның
Өзәңге бавын кискәләп,
Идегәйнең чуар ат –
Аны юлга калдырды.
Тыштан килеп ишеккә,
Идегәйгә аны аңдырды:
– Туйга барсаң борын бар,
Борын барсаң урын бар,
Борын бар да борын кайт,
Атаң белер мәгънәсен!
Тимгел Чуар, Тим Чуар,
Төн катуга көн сиңа,
Кара лачын канатыннан
Әзерләргә йон сиңа;
Миңа вакыт көйләргә,
Сиңа вакыт сөйләргә,
Өстеңдәге камка тун –
Түрдә утырган биләргә.
Минем атып Аңгысын,
Барлагансың соңгысын.

Аңгысын аңдып ни әйтсә,
Аны белде Идегәй.
Елкылдаган ак пычак
Биләрнең җиң очында
Чыгып кайтып тора икән –
Аны күрде Идегәй.
Агулап салган сары бал
Җанбай тотып килгәндә,
– Хан саркытын эч! – диеп, [саркыт – эчкәннән соң кәсәдә калган эчемлек (биредә хөрмәт билгесе)]
Идегәйгә биргәндә,
Агу салган сараяк
Борынына килеп тигәндә,
– Ай, борынымны кан кылдың! – дип,
Борынын басып Идегәй,
Бусагадан атлады.
Токымы толпар яралган
Тимгел Чуар ат икән:
Өзәңгегә бер тиде,
Җирдә яткан садагын
Иелеп алып бер киде.
Тим Чуарның янбашы
Җиргә ятып бер тиде.
Әйләнеп карап күргәндә,
Идегәй инде юк иде.

Сыпыра сынлы суп җырау
Ни булганын аңлады.
Тулгай биреп сарнады: [сарнады – ?]
– Ай бусага, бусага,
Бусаганы бер атлап,
Басар бугай шул угыл:
Тим Чуарын атланып
Качар бугай шул угыл!
Исән-аман китсә ул,
Шаһ Тимергә җитсә ул,
Шаһ Тимерне алып килеп,
Сарайны харап итәр ул!

Азамат ир Туктамыш:
– Бу ни укыясы булды? – дип,
Тугыз ирен торгызып,
Өй алдына чыкканда
Ни булганын аңлайдыр...
– Кугын менеп атлан! – дип,
Хан боерыгын биргәндә
Тузгып йөргән тугыз би
Тугыз атка килгәндә,
Атланыр ягын тапмады,
Баусыз ияр, бапсыз ат, [бапсыз – әзерлексез, дирбиясез]
Көбәсен киеп менгәндә
Ияреннән ауган батырлар
Җир басар җир тапмады,
Әйләнеп кире атлады.
Азамат ир Туктамыш
Суп җырауга анда әйтте:

– Әле минем акбүз атым,
Акбүз, акбүз дигәнем,
Йөгәнен учлап кем барса,
Аның булыр икән лә!
Әле минем өем-сарай
Асыл таштан салынган.
Киләчәк өем нигезе
Талдан булыр икән лә!
Әле минем Ханәкәдәй аруым,
Көнәкәдәй сылуым,
Йәникәдәй бикәчем
Көнендә кем көлә бакса
Аның булыр икән лә!

Субра җырау аны әйтте:
– Ялгызы ерак китмәстер,
Иделдән ары үтмәстер,
Тугыз ирне җибәр дә,
Алдап-йолдап кашыңа ал,
Кашыңа ал да, башын ал!
Исән-аман үтсә ул,
Шаһ Тимергә китәчәк,
Шаһ Тимерне алып килеп
Сарайны харап итәчәк.
...Килмәс булгай микән, әй!

Слушайте онлайн полную версию подкаста «V. Идегәйнең Туктамыш хан табыныннан Аксак Тимергә качып киткәне» автора Миллиард.Татар с озвучкой от Анонимный чтец на сайте электронной библиотеки MyBook.ru. Скачивайте приложение для iOS или Android и слушайте «V. Идегәйнең Туктамыш хан табыныннан Аксак Тимергә качып киткәне» где угодно даже без интернета. 

Подробная информация
Дата написания: 
24 июня 2025
Год издания: 
2025
Дата поступления: 
7 августа 2025
Издатель
93 книги

Автор выпуска