Отсканируйте код для установки мобильного приложения MyBook
Бесплатно
23 мин.
43 Мбайт
2025 год
0+
Введите вашу электронную почту и читайте эту и еще 889 000 книг
«Идегәй дастаны» — татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны. Дастанындагы вакыйгалар XIV гасыр азагы - XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли.
IX бүлек - Фәнил Гыйләҗев укый
«Идегей» - татарский народный эпос. События в произведении происходят в конец XIV века - начале XV в. в Золотой Орде.
Герои - правитель Золотой Орды Тохтамыш-хан, Аксак Тимер, Идегей-эмир и другие.
Аудио книга "Дастана «Идегей» - совместный проект редакции «Миллиард.Татар» и радио «Китап».
Татарский писатель, поэт, драматург, прозаик, учёный-фольклорист и филолог Наки Исанбет (1899–1992) – составитель сводного текста татарского народного дастана «Идегей»
IX
Норадынның атасына килгәне, Идегәйнең Аксак Тимер белән берлектә Туктамыш хан өстенә йөргәне
Бу даръя да ул даръя,
Ул даръядан Сыр-Даръя;
Саралатын йөздереп
Сыр-Даръяны чыкканда,
Атның ялы ятканда,
Кабаклары катканда,
Атка салган ак башлы ияр
Ак күбеккә батканда,
Ай да ун көн дигәндә
Сәмәркандтай шәһәргә
Җитеп килде Норадын.
Шаһ Тимердәй әмирнең
Биектән суккан каласы
Бизәкләп суккан капугы [капуг – капка]
Монарланып күренде. [монар – рәшә, зәңгәр томан]
Капуда торган тоткавыл,
Тоткавыллар белән сөйләшеп,
Үтеп керде Норадын.
Идегәйнең ак сарай –
Җитеп килде Норадын.
Азамат ир Идегәй
Норадынны күргәндә:
– Норадын углым, синме? – дип,
Атылып килеп алдына,
Күзләреннән үбеп углының,
Маңлаеннан искәп сөйгәндә:
– Ялгыздан ялгыз киләсең,
Йөргән юлың аманмы?
Алтай язлар аманмы? [?]
Замандашым, тиңдәшем,
Тиң корбылар аманмы?– [?]
Аны да сорап Идегәй,
Хәл-әхвәлен белгәндә,
Анда әйтте Норадын:
– Идел белән Җаектан,
Сарай белән Болгардан,
Нораның кара комыннан,
Уел белән Кыелдан,
Каргалы, Эләк буеннан,
Татарның тулы йортыннан
Сиңа килдем, атаем!
Айтулыдай анамнан,
Комкәнт дигән каладан,
Сине белгән илеңнән,
Сары тауны җәйләгән
Кәкре кубыз, ай мөез,
Китмән койрык куеңнан,
Маң-ман баскан, маң баскан, [?]
Дүрт аягын тиң баскан,
Өркәчләрен май баскан,
Кабырга озын, карыны киң
Каранар дигән дөяңнән
Сөенче әйтеп киләмен.
Анда әйтте Идегәй:
– Идел дигән ирнеңнән,
Илемне күргән күзеңнән,
Уел дигән авызыңнан,
Татарны әйткән телеңнән
Сары тау дигән сүзеңнән
Миндәй атаң әйләнсен. [сөенечтән кешенең тирәсен әйләнеп чыгу: борынгы йола]
Азамат ир Идегәй
Хәл сорашып белгәндә,
Норадынның ат-тунын,
Бар шайманын күргәндә
Туктамышның нияте
Ни булганын аңлады.
Норадынга өй бирде,
Үз кулыннан сый бирде.
Менәренә ат бирде,
Уеннан уен кылдырып,
Норадынга ял бирде.
Айлар-көннәр үткәчтен,
Норадынны чакыртып,
– Газизем, сөйлә, – дигәндә,
Ир Норадын аны әйтте:
– Ат сөренми җир танымас,
Ир сөренми ил танымас,
Иделдәй илем барында
Шаһ Тимер иле тартмыйдыр,
Һич күңелемә якмыйдыр,
Таңы таң булып атмыйдыр,
Суы су булып акмыйдыр.
Анда әйтте Идегәй:
– Әй Норадын, Норадын,
Нидер синең морадың?
– Әйтсәм әйтим морадым:
Ат та туйган җиренә,
Ир дә туган җиренә;
Кендек каным тамган җир –
Көмеш сулы Идел булганда,
Сине дә куган Туктамыш,
Мине дә куган Туктамыш;
Бабамның башын чаптырган
Әзәлдән яу Туктамыш;
Туктамышта кигем бар, [кик – үч, үпкә]
Кик алганда кинә юк,
Үч алганда үпкә юк;
И газизем, и атам,
Каерылып атны тартаек,
Ана Иделгә кайтаек,
Идел багында ятаек.
Ул Туктамыш хан икән,
Ук-садак билдә булганда
Угыбызны анда атаек,
Ата-ата ятаек!
Слушайте онлайн полную версию подкаста «IX. Норадынның атасына килгәне, Идегәйнең Аксак Тимер белән берлектә Туктамыш хан өстенә йөргәне» автора Миллиард.Татар с озвучкой от Анонимный чтец на сайте электронной библиотеки MyBook.ru. Скачивайте приложение для iOS или Android и слушайте «IX. Норадынның атасына килгәне, Идегәйнең Аксак Тимер белән берлектә Туктамыш хан өстенә йөргәне» где угодно даже без интернета.
Поделиться
О проекте
О подписке