Отсканируйте код для установки мобильного приложения MyBook
Бесплатно
18 мин.
34 Мбайт
2025 год
0+
Введите вашу электронную почту и читайте эту и еще 888 000 книг
III бүлек - Рабит Батулла укый
«Идегәй дастаны» — татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны. Дастанындагы вакыйгалар XIV гасыр азагы - XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли.
«Идегей» - татарский народный эпос. События в произведении происходят в конец XIV века - начале XV в. в Золотой Орде.
Герои - правитель Золотой Орды Тохтамыш-хан, Аксак Тимер, Идегей-эмир и другие.
Аудио книга "Дастана «Идегей» - совместный проект редакции «Миллиард.Татар» и радио «Китап».
Татарский писатель, поэт, драматург, прозаик, учёный-фольклорист и филолог Наки Исанбет (1899–1992) – составитель сводного текста татарского народного дастана «Идегей»
III.
Туктамыш ханның Идегәйдән шикләнеп, аны эзәрләгәне
Хан ханәше Йәникә
Бер көн ханга моны әйтте:
– Карачы, ханым, карачы! –
Тауда ятып тай баккан,
Кырда ятып куй баккан,
Елкычыдан би булган,
Түрәң булган Кобогыл
Ни кылганны карачы:
Карачылар эчендә [карачы – югары катлам түрә, диван агзасы]
Булгандаен карачы!
Кадыйрбирде хан углы,
Ул тугандай туй кылып,
Хан углына углын тиң куеп;
Ханәкә белән Көнәкә
Кыз тугандай сый кылып,
Хан сыена тиң кылып,
Хан казнаңны ачтырып,
Сан-сөяген бактырып,
Туй кылганын карачы!
Чыңгыздан калган кара ту, [ту – байрак]
Кара туны кулга алып,
Яу кырганын карачы.
Хан-түрәдәй утырып,
Дау кылганын карачы!
Кыл якалы кырык нөгәр
Кылдай булып тартылып
Хансарайга килгәндә,
Кыл-кыл чәчен үстергән
Кыл түбәле Кобогыл –
Ул килгәнен карачы!
Хан сарае ак ишек
Иртә булса ачылып,
Туктамыш хан килгәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Ал тәхетнең аркасы
Алтын егач тутый кош [егач – җимеш агачы]
Сайрап телгә килгәндә,
Кыл якалы кырык нөгәр
Кылдай булып тартылып
Сәләм биреп килгәндә,
Хан тәхетендә утырып,
Ул сәләмне алганда,
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Идегәй килеп кергәндә,
Туктамыштай олы хан,
Үзе дә үзе сизмәстән,
Калкып та калкып торыр икән
урыныннан, ай.
Слушайте онлайн полную версию подкаста «III. Туктамыш ханның Идегәйдән шикләнеп, аны эзәрләгәне» автора Миллиард.Татар с озвучкой от Анонимный чтец на сайте электронной библиотеки MyBook.ru. Скачивайте приложение для iOS или Android и слушайте «III. Туктамыш ханның Идегәйдән шикләнеп, аны эзәрләгәне» где угодно даже без интернета.
Поделиться
О проекте
О подписке