Читать книгу «Тимә, яшәсен!» онлайн полностью📖 — Марселя Галиева — MyBook.
image
cover

Марсель Баян улы Галиев
Тимә, яшәсен!

© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Галиев М. Б., 2016

Көне лә көне…

Чалт аяз күк йөзеннән апрель кояшы тәкатьсез нурларын коя. Табигатьнең өрфия яшеллеккә өртелә барган кыз чагы.

Әмма нигәдер… Артык якты, артык әрсез нурларга коенган мондый көн хозурлыгыннан күңел сагая. Нидән соң бу? Җанны тыенкы шом сизелер-сизелмәс кенә чәнчеп ала. Нигә дип килдем соң әле мин бу төбәккә? Ни калган соң әле монда миңа? Кояшның зәһәр яктысыннан изрәгән аң-зиһенем тышаулы халәттә; уйлыйсым килми – уйлыйм, атлыйсым килми – атлыйм, күрәсем килми – күрәм… Еракта шәйләнгән яшькелт ярлар, яктырып аккан Кама суы мираж гынадыр шикелле…

Монда рәхимсез рәвештә җирнең тән тиресен тунаганнар. Арырак – актарып ташланган, өем-өем кара балчык таулары күренә. Тирә-юнебездә бер мыскал җан иясе барлыгы сизелмәгән кызыл балчыктан торган ач дала. Без менә шул үзле дә, үле дә тоелган кызыл балчыклы чиркангыч кыр буйлап каядыр атлыйбыз. Күләгәләр гадәттән тыш куе, тыгыз булып күренә. Бәлки, бу – кар өстенә җиңел күләгәләр генә төшкән кыш айларына күнегүдән соң туган тойгыдыр. Апрель күләгәсе дип куям эчемнән генә. Төркемнән артка калып, чишелгән ботинка бавын бәйләргә дип иеләм. Иелгән килеш, башны кырынайтып карыйм да… йа Аллам! Артык яктылыктан шулай зиһенем салулыймы: бүтән планета бит бу! Әнә, аягына бәйләнгән шомлы шәүләләрен өстерәп, ике аяклы ниндидер җан ияләре бара. Болар, – җәннәт кебек болыннарны харап итеп, кызыл балчыкка төшкән Йәэҗүҗ-Мәэҗүҗләр бит! Болар, – үз җиребезнең газизлеген таптап, үле планета ясаучылар… Болар! Юк, нәкъ менә болар түгел, ике аяклы җанварларның өстәге, хәтәр биектәгеләре… Әмер ияләре…

Без дигәнем һич тә әллә кемнәр түгел, Казаннан килгән берничә язучы да, шушындагы эшчеләр белән без очрашырга тиешле кызыл почмакның хуҗасы Кузьма агай һәм тагын бер-ике таныш түгел кеше.

Менә безнең кызыл балчыкка чалкан төшкән шәүләләребез киселеп туктап калды. Алдыбызда салкын сулышын бәреп торган алагаем тирән упкын авызы ачылды. Йа Хода! Караеп торган җәһәннәм авызына карап, тетрәнеп басып торам. Шайтани бер көч гәүдәңне аска, һушсыз тирәнлеккә суырып алыр кебек. Шул караңгы бушлыкка очуның котырткыч ләззәтен тоясы килү дәрте тәнгә салкынча чемердәү булып тарала, ирексездән артка чигенеп куясың.

Күргәнем бар бит югыйсә: ак чалмалы кыя-тауларны, акыл төшеп ярылырлык упкыннарны якыннан торып тамаша кылганым, алар каршында үземне энә күзенә сыярлык бөҗәккә санап, көчсезлегемне тойганым бар. Әмма илаһи кодрәт белән яратылган ул манзаралар, никадәр дәһшәткә ия булсалар да, җанны юата торган табигый шифа биреп, әфсенли беләләр.

Ә монда… Адәм куәте белән интегеп, алагаем көч түгеп, черәшеп казылган түм-түгәрәк упкын. Чиркангыч яра. Җир-әнкә тәненә уелган коточкыч әрнүле җәрәхәт… Менә шушы котлованга төшеп утырачак икән атом реакторы!

– Казып та куйганнар, ә! – дип сокланып тел шартлатты янәшәдәге татар агае. Гадәттә, йә соклану, йә нәфрәтләнү кебек ике тойгының ботагын гына кисәргә һәвәс татардан аермалы буларак, түшәмгә карап уйланып ятарга күнеккән рус кешесенә фәлсәфи фикерләү хасрак. Безне монда алып килгән Кузьма агай да шундый кавемнән иде. Менә ул, арзанлы тәмәкесен суырып, җәһәннәм чокырына черт итеп төкерде, колагын сагайтып, төкерегенең төпкә төшеп җиткәнен бераз көткәндәй итте дә:

– Одесса өлкәсендә Бабий Яр дигән җир турында ишеткәнегез бардыр, – дип сүз башлады. – Фашистлар анда меңнәрчә яһүдләрне атып үтереп күмгәннәр. Миңа ул каберләрне күрергә туры килде. Җитмешенче елларда… Казу эшләре бара иде… Зур-зур чокырларга мәетләр әрдәнәләп күмелгән… Андагы зур чокырлар моның баласы гына… Бу котлованга тулы бер халык сыя…

Кинәт минем күз аллары караңгыланып китте. Юлдашларыма сиздермәс өчен, кызыл балчык иелеп алып, учымда әвәли башладым. Баягы тавыш, чаң сугу авазы кебек, еракка китеп, саңгырауланып кабатланды:

– …Бу чокырга тулы бер халык сыя… Нәкъ шушындый чокырлар алты реакторга алтау булачак монда…

Ә көн шундый аяз. Күк гөмбәзе шундый биек. Керләнмәгән һава шундый саф. Кинәнеп кенә яшәргә дә яшәргә югыйсә. Хәтәр эшкә тотынган җир кырмыскасына – кеше затларына – Кояш, биектән торып, нидер искәртергә, кисәтергә теләп, көйдергеч нурлары белән чагарга телиме әллә… (Күп еллардан соң да мин ул көнне искә төшерәм дә чынлап та шулай булгандыр шикелле тетрәнеп куям.)

Сәяхәтебез дәвам итә. Менә нинди икән ул Кама Аланы дигән шәһәр төзеләчәк җирләр. Атомчылар каласы. Станциянең исемен дә тапканнар бит: «Татарский атомный». «Атом» дигәндә үзеннән-үзе «Атам!» дигән сүз кычкырып тора. Ике саллы исем янәшә килгән бит әнә – татар һәм атом…

Җиребез җелегеннән суыртып кара алтын чыгаручы оешманы «Татнефть» дип атаганнар, «Татарнефть» дип исем куярга нишләптер җөрьәт итмәгәннәр. Тат халкы – Хәзәр дәүләтеннән калган таулы яһүдләр – бүгенге көндә Кавказда яшиләр.

Димәк, нефтьне көне-төне җир астыннан суыртучылар – татарлар, ә хуҗалар татлар булып чыга. Шуңа ишарә түгелме бу?

Безне озатып йөрүче Кузьма агай тумышы белән шушы төбәктән икән. Авылының нигезен кубарып ташлап, ачык кызыл туфрак өстендә шәһәр төзеләчәгенә сөенәме, әллә көенәме – белмәссең. Кама ярындагы иксез-чиксез тугайларга ишарәләп, ул:

– Монда кара урманнар иде элек. Ширәмәт урманнары, – дип, ирен арасына кыстырылган тәмәкесен сызгыртып суырып куйды. – Граф Шереметьев хакында беләсездер. Шуның биләмәләре булган бу төбәкләр.

Үз татарыбыз. Казанны Явыз Иванга яулап бирешкән воевода нәселеннән, – дип сүзгә кысылып алды бер юлдашыбыз.

«Ширәмәт» дигән сүз дә зиһенем аланыннан гамьсез генә үтеп китте бугай. Актарып ташланган җирләргә карап кәефем төшә, уйлар сүлпәнләнә бара. Нишләп йөрим мин монда? Шундый матур көндә… Атом станциясе төзүче эшчеләр белән очрашырга дип килдек тә… Нишләп соң беркайда беркем күзгә чалынмый, тирә-юньдә сәер тынлык. Бер хәрәкәт сизелми. Гүя ниндидер шайтани көч мондагы бөтен техниканы, җан ияләре белән бергә, тораташка әйләндереп куйган. Кузьма агай гына, тынгысызланып, безнең тирәдә кайнаша. Аңа шулай кушылган, күрәсең.

– Әнә Чехословакиядән кайтартылган кран. Мондый гигантлар бөтен илгә өчәү генә, – дип, ул безне шул кран янына алып бармакчы. Әмма биниһая авыр реакторларны бер селтәнүдә күтәреп алып, түгәрәк кабергә төшерергә тиешле бу гулливер кранны да, нигәдер, якыннан күрәсе килми. Күңелдә – сүлпән битарафлык. Битарафлык кынамы, нидер сизенү, тирәндә өнсез сулкылдаган шом, чарасызлык… Төзелеп кенә килгән бу корылмалар фаҗигале киләчәгебезнең нигезе түгелме? Монда һәр нәрсәдән күзгә күренмәгән, исе-косы сизелмәгән радиация агуы саркыйдыр кебек. Бу – моңарчы күрелмәгән хәтәр куркыныч агуның асылында нинди дәһшәт ятканын без әле аңлап та бетермибез шикелле.

Күңелгә әллә нинди шикле уйлар килә. Бермуд өчпочмагы әллә кайда, Атлантик океанда түгел, ә без туып үскән шушы бәрәкәтле җиребездә түгелме соң?! Менә без аның бер почмагында басып торабыз. Моннан ике йөз чакрымнар ераклыкта – Мәләкәстә (исеме Дмитровград дип үзгәртелгән, Ульян өлкәсенә керә) – икенче почмагы, анда инде атом станциясе дистә еллар буе эшләп килә. Моннан ике йөз илле чакрымда өченче почмакта – Актаныштан ерак та түгел гүзәл тугайлыкта – Башкортстан атом станциясен төзү эшләре күптән инде башланды. Менә сиңа татар милләтенең иң куе яшәгән оҗмах җирләренә өч тәмуг кисәве… Шулай итеп, халыкның асыл төш-үзәге радиация зәһәреннән мәңгегә агуланачак җир-сулары, тау-урманнары белән шул Бермуд өчпочмагына керә дә утыра.

Тереклек чылбырындагы иң кечкенә, күзгә күренми торган бактерия, микроб, вируслар мыжлаган яшәеш төпкеленнән алып, бөҗәкләргә, хайванат дөньясындагы җәнлек патшаларына кадәр – барысы да, имеш, кеше затына буйсынырга, фәкать ул теләгәнчә яшәргә тиеш. Әмма бу – әүвәле һәм ахыры булмаган терек һәм җисми дөнья кеше акылыннан өстен кодрәткә ия. Аның һәр бөртеге җиһани җанның аерылгысыз кадеренә ия. Микроблардан алып, планета-галактикаларга кадәр шушы җиһани җан тибрәнешендә кырыс канунга, бер ритмга буйсынган яшәү асылы бара; туа, үрчи, бәрелешә, чәлпәрәмә килә, таркала, яңадан туа. Җиһан кальбендәге һәр бөртекнең үз даирәсе, үз тәкъдире, үз омтылышы, үз үҗәтлеге, үз вәкаре… Син, кешем, шушы гадәләтле тормыш кайнамасына акылың белән кизән генә – көтелмәгән бәла убыла да төшә, читтән тыкшынган акыл ихтыярына бер каршылыксыз буйсыну күндәмлеге табигатькә хас түгел. Тирәнгә кермичә генә бер мисал китерик:

Арыслан яки юлбарыс кебек гаярь җәнлекләрне дә өендә асрап караучылар булды. Бәләкәйдән кулга ияләшкән бу җәнлекләр зур үсеп, куәт җыйгач, үзләренең кеше затыннан күпкә өстен көчкә ия икәнен аңлый башлыйлар. Никадәр тәмле ашатма, ничекләр генә яратып уңайга сыйпама, нинди генә ягымлы сүзләр әйтеп үзеңә каратма – барыбер бердәнбер көнне, һич көтмәгәндә, җәнлекләр патшасы кинәт ярсып ыргыла да хәнҗәр-хәнҗәр тешләрен хуҗасының муенына батыра… Нигә шулай? Ни өчен? Ни сәбәптән? Әйе, күзгә күренмәгән бактерияләрдән алып, нәни бөҗәкләргә, кош-кортларга, кеп-кечкенә җәнлекләрдән алып иң куәтлеләренә – юлбарыс, филләргә кадәр һәммәсе дә тумыштан бирелгән илаһи тәртип-горефкә буйсынып яши. Ләкин ниндидер бер мизгелдә шушы җан ияләре илаһтан иңдерелгән тәртипне бозып, чыгымлап ала. Кыска гына арада булып алган бу «холыксызлык» адәми затлар өчен фаҗига булып кайта. Җаны атом-төштән торган матдә-җисемнәр белән дә шундыйрак хәл: галәми канунга аяусыз буйсынган хәрәкәт кинәт бозыла да куя.

Атом-зәррә – Ходай ихтыярындагы дуамал кодрәт. Аны таркатып, эшкә җигеп, адәми зат беркайчан да тулысынча үзенә буйсындыра алмаячак.

Атом станцияләренең дә гомер буе, кеше ихтыярына буйсынып, карусыз-күндәм эшләүләренә ышанасы килми. Дәһшәтле көчкә ия реактор, гел бертөрле ритмнан арып, кинәт, бер мизгелдә, чыгырыннан чыгып, холыксызланырга мөмкин. Ни сәбәптән? Кешелек акылы бу сәбәпкә китергән чараны соңлап кына ачыкларга да булдыра ала. Күпьеллык тәҗрибәгә таянып, йөз сәбәпкә каршы торырлык йөз төрле саклану чарасын алдан күрергә дә сәләт җитә, әмма уйга килмәслек һәм бөтенләй көтелмәгән йөз дә беренче сәбәп, калкып чыгып, фаҗига тудырып куйса… Мондый очракта инде аң-зиһен үткенлеге – чарасыз…

Галәмнең тереклек таҗы – Кояш үзе дә… Вакыт-вакыт көйсезләнеп, «чыгымлап» ала түгелме?! Кинәт ярсып, карыныннан утлы лава төкерә дә миллионнарча чакрымнарга коточкыч тизлектә агулы-зәһәр давыл бөрки. Гомумән, атом-төш энергиясе кайнаган, акылдан өстен көч-кодрәт чәкәшкән урында ярсып-тузгып-шартлап алулар галәм тукымасында табигый халәт күрәсең. Кешенең аң-зиһене монда көчсез. Бу дуамал кодрәт уртасында ул каһарман түгел, ә корбан гына була ала. Әмма кеше затына үз-үзен аямыйча – асылында комагайлык яткан – бөек омтылыш дәрте бирелгән. Кешелек, «елыйсы килгән бала атасының сакалын тартып уйнаган» сабый кебек, һаман сабак ала алмый, котылгысыз рәвештә үз һәлакәтенә суырылып тартыла бара.

Җиһанның хасияте – илаһи канунга, мәңгелек шәкел-кагыйдәгә буйсынган атом-нейтроннарның кафияле биюеннән тора.

Бу хәтәр симфониянең дирижёры – бердәнбер Аллаһ!

Нигә мин шушындый изүе ачык кояшлы көндә кара шәүләле уйларга биреләм соң әле? Актарылып ташланган япан кырларны күреп күңел дә актарыламы? Безнең мондагы нәрсәләрне күрергә бик үк ясканып тормавыбызны Кузьма агай сизде, ахры, хәер, үзе дә ул безнең белән йөрергә бик ашкынып тормый, эчтән ниндидер уй кимерәме, җан белән тәне аерылгандай, бераз таркаурак шикелле иде ул. Тагын менә ашыга-ашыга каядыр китеп торды да, курач гәүдәсен җиңел генә йөртеп, әйләнеп тә килде. Кул изәп, кызыл почмак бинасының ишеген төбенәчә ачып куйды. Куе яктылыктан килеп керүгә – күзләребезне тышта калдырып кергәнбезме – берни аера алмый тордык. Аннары гына төн шәүләсе онытылып калган зур бүлмәдә өстәл-урындыклар барын шәйләп алдык.

Кузьма агай, шыгырдап ачылмалы иске шкафтан дүрт өчпочмаклы сөт каплары чыгарып, Мисыр пирамидалары кебек итеп өстәлгә тезде, күсәбәсе белән кара ипи чыгарды:

– Менә, егетләр, гаепләмәссез, бөтен сый шушы, ак шәрабны тотып куйыйк та… саубуллашабыз. Очрашу булмый, бер объектта өзеклек килеп чыкты, бөтен эшчеләрне шунда алдылар… – диде. Бусы минем өчен бик тә сөенечле хәбәр иде. Югыйсә бу кызыл чүлгә әйләндерелгән кырда җан тарыга башлаган иде. Кузьма агай үтмәс пычак белән сөт пирамидаларының очларын «җылатып» кисте дә капрон стаканнар тезеп куйды. Сөтне агыза башлауга, өрсәң дә очып китәргә торган җиңел каурый стакан авып китте, ул арада әрсез-җитезлек белән җәелгән сөт, пластик өстәл читенә җитеп, идәнгә тама башлады. Мин дерт итеп киттем. Идәнгә тып-тып сөт тама… Түм-түгәрәк тамчылар төшеп бәрелә дә челпәрәмә килә… Гүя минем балачак хатирәсеннән саркылып ак кан тамчылары шулай тама… Бик еракта, еллар аръягында калган кышкы көн… куркудан дерелдәп басып торган малай… Шуннан бирле килә бит ул сәер бер тойгы миндә: тустаганда чакта – сөт, түгелдеме, өстәл кырыеннан тып-тып тама башладымы – ак кан тамчыларына әверелә дә куя. Ширәмәт урманы дигән сүз дә шул тамчыларның чаң сугуы кебек зиһенемә кереп калган ич…

Менә мин гомер аръягында калган салам түбәле өйнең хәтер тәрәзәсеннән эчкә күз салам. Нәзек бармаклары арасына каләмне чытырдатып кыскан малай нидер язарга азаплана. Кул астында әтисе Бөгелмә базарыннан алып кайтып биргән хуш исле альбом. Тел өстеннән тәгәрәп төшкән һәр авазны, хәрефкә әйләндереп, кәгазьдә сурәтләргә мөмкин икән бит! Шул хәрефләрне бергә җыеп укысаң, нинди дә булса сүз килеп чыга. Могҗиза түгелмени бу?!

Почык борынлы малай янәшәсендә Рәзинә апасы, түшенә яткырып салган калын чәч толымының очын тешләп, күзәтеп утыра да:

– Җил аудара бит бу хәрефеңне, бигрәк кылтырап утыра, – дип, энекәшенең каләмле кулын учына кысып, кыю хәрефләр тездерә башлый.

«А» хәрефе алфавитның бисмилласы икән. Җиңел әйтелә торган рәхәт аваз. Малай авызын нык ачып, сөенеп кабатлый бу рәхәт авазны. Мендәр кырыенда көяз йомарланып йоклаган песинең колак очы әнә кытыкланып, селкенеп куя. «А» лый торгач, кычкырыбрак әйтеп ташлады, ахрысы, песи сискәнеп уянды да, татлы төшне бүлдердең дигән шикелле, өнәмичә генә карап куйды, аннары бөтен гәүдәсенә сузылып алды, авызын кече теле күренерлек итеп киереп ачып, ләззәт чигеп иснәде дә малайның түм-түгәрәк «А» авазын тәмләп йотып җибәрде. Малай, песине үртәп, телен күрсәтеп алды да тагын каләмгә тотынды.

– Булдырасың бит! Менә нинди матур килеп чыкты, – дип, апасы энекәшенең башыннан сыйпады. – Зур үстең бит инде син. Дүрт яшь тулды үзеңә. Армиягә китәргә дә күп калмый, – дип, ул энекәшенең бармакларын бөгә-бөгә саный башлады. – Бер… биш… ун… Тагын ундүрт кенә ел калган…

«А» дан «Б» га бер генә адым икән. Рәзинә апасы икенче хәрефне ничек язарга икәнен күрсәтә дә:

– Безнең авылның исеме ничек әле? – дип сорап куя. – Шулай… Без Балтач авылында яшибез. Безнең авылның исеме «Б» хәрефеннән башлана, шулай бит!

Тизрәк, тизрәк дип ашыктыра малайны үссенү, очыну дәрте. Тизрәк укырга-язарга өйрәнеп алса, аның каршында әллә нинди серле дөнья капкалары ачылып китәчәк. Ул җир йөзендәге бөтен-бөтен китапларны чишмә суы кебек эчеп чыгачак. Тик менә әкрен кыймылдаган үсү шаукымын ничек кенә ашыктырырга!

На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Тимә, яшәсен!», автора Марселя Галиева. Данная книга имеет возрастное ограничение 12+, относится к жанру «Современная русская литература». Произведение затрагивает такие темы, как «татарская литература». Книга «Тимә, яшәсен!» была написана в 2016 и издана в 2016 году. Приятного чтения!