© Татарстан китап нәшрияты, 2017
© Батталова Г. Р., 2017
Соңгы елларда татар әдәбиятына, бигрәк тә шигърияткә, хатын-кыз авторлар күпләп килә. Алар барысы да диярлек яхшы версификаторлар: шигырьләре образлы детальләргә мул, хисләргә бай, шома укыла. Бәлки, андый авторлар да шагыйрь дигән исемне йөртергә хаклыдыр.
Ләкин миңа бүгенге татар шигъриятенең социаль, фәлсәфи егәре саллы булган әсәрләре кадерлерәк. Мин газета-журнал битләреннән, яңа китаплардан шундый шигырьләр авторларын эзлим. Тапсам – куанам.
Гөлүсә Батталова соңгы елларда мине куандырган авторларның иң кызыклысы булды. Аның шигырьләрендә метафоралар катлаулы, әмма төгәл. Чынбарлыкның матурлыгы, киеренкелеге, борчулары, шатлыклары, өметләре, шикләре образлы детальләр аша җете итеп сурәтләнә.
Җилкәгә кадалган пычактан үткенрәк
Елмаеп эшләгән аларның этлеге.
Кыямәт көн әллә килеп тә җиттеме —
Шайтаннар йөзендә – фәрештә битлеге.
Әйтик, менә шушы бер строфада гына да күпме информация, күпме аллюзия, күпме хис! Биредә сәясәт – публицистикага, публицистика – философиягә, философия шигърияткә, ягъни поэтикага комачауламый, ә киресенчә, бер-берсен тулыландырып, баетып тора.
Шагыйрь, минем карашымча, иң беренче нәүбәттә соклана белү сыйфатына ия булырга тиеш. Соклану хисе – тормышны сөюгә, дөньялыкта кеше булып яшәүгә иң беренче һәм беренчел рухи адым. Сәнгатьнең төп вазифасы да шушы түгелмени?!
Кыштан язга кереп барыш…
Дөньялар әрле-бирле…
Өметләр дә яшәрер күк,
Яшәртсә язлар җирне.
Хисләр палитрасындагы башка төсләр соклану белән бәхәскә кергәндә, йә булмаса аны куәтләгәндә, инкяр иткәндә, кыскасы, конфликтка кергәндә, күңелдә дөньяның чын шигъри сурәте туа. Мин Гөлүсә Батталованың әсәрләре аша аның бай, катлаулы, кызыклы шигъри дөньясын күрәм. Ул дөньяда автор соклана, нәфрәтләнә, көрәшә, уйлана, шикләнә, карар чыгара, ягъни чын кеше булып яшәргә тырыша. Бу сыйфатлар Гөлүсәнең бигрәк тә мәхәббәт шигырьләрендә җете һәм калку чагыла.
Гөлүсә Батталованың шигырьләре аша мин авторның гражданин, шәхес, шагыйрь булып җитлеккәнен дә күрәм. Моны шагыйрәнең һәр шигыре диярлек исбатлый.
Сабыйлыкта калган бу күңелләр
Тәгәрәде үрдән үзәнгә…
Шаянлыкны аңламады язмыш,
Гөнаһ диеп салды бизмәнгә.
Мондый мисалларны, бәхеткә, Гөлүсә Батталова иҗатыннан күпләп китереп була. Ул эчке кичерешләр сәркатибе генә түгел, ул инде – шигырьләренә диагноз сыйфаты бирә белүче җитлеккән язучы.
Мин Гөлүсә Рәшит кызы Батталованы, үзен күреп белмәсәм дә, әсәрләре аша шагыйрь дип таныйм һәм, модаларга иярмичә, әдәбият юлы буйлап үз адымы белән дөнья гизгәндә уңышлар телим.
Ренат Харис,
Татарстанның халык шагыйре
Мең ел үткән…
Далаларда – тояк тавышлары.
Гасырларның тоям агышларын.
Мең ел үткән…
Мең ел үткән…
Яулар килгән, яулар киткән.
Милләт көткән —
Мең ел үткән.
Мең ел үткән —
Тарих төшкән кылыч кыннарыннан,
Язмышыбыз – күңел кылларыннан.
Мең ел үткән!
Хөрриятен, нәсел җебен
Хәтерендә горур йөрткән
Татар җаны нидер көткән.
Мең ел үткән.
Мең ел үткән.
Сиратларны мең кат кичкән…
Кара козгын чыкмый истән.
Мең ел үткән?!
Гасыр җөен үрәм, сүтәм,
Чулпыларым чыңласа да,
Хәбәр диеп өмет итәм.
Киләчәгем татарына
Динем белән телем илтәм.
Оланнарым йөз чөермәс —
Тамырларда меңәр еллык
Татар кызы канын йөртәм.
Мең ел үткән!
Моң өзелмәс, рух җиңелмәс —
Тарих көтәр: мең ел үтәр!
Мөгаллимең кем, дип сорасалар,
Тарихлардан сөрән салып
Килер бер чың:
Әллә кылыч, әллә дага…
Әллә шәһәр, әллә дала…
Хәтер булып Кол Шәрифем калка —
Бәгырьләрдә телгәләнә Казан-кала.
Ханлыгымның мөгаллиме
Ни дип дәшәр?
Шик туса да хөррияткә,
Әманәте мәңге яшәр:
– Калебеңдә булсын китап сүзе —
Китабыннан бәяләнә милләт йөзе!
Ә шулай да дошман бозса тынычлыгың —
Илең өчен йөзе үткен булсын
кылычыңның!
Мөгаллимең кем, дип сорасалар,
Тарихлардан сөрән салып
Килер бер чың:
Шыгыр-шыгыр – арбамы ул,
Кылганнары йөгереп йөргән даламы ул?
Шыгыр-шыгыр…
Шыгыр-шыгыр…
Акмулланың арбасында —
Төргәк-төргәк китап,
Гыйбрәт, сабак, шигырь…
Шыгыр-шыгыр…
Шыгыр-шыгыр…
Ни үкенеч: бүгенгенең гамьсез тәгәрмәче
Ядкярләрне коя шыбыр-шыбыр…
Мөгаллимең кем, дип сорасалар,
Тарихлардан сөрән салып
Килер бер чың:
Догамы бу йә азанмы?
Бохарамы йә Казанмы?
Тамырларда кан хәтере уяныр да,
Мәрҗанием булыр миңа таянырга.
Олуг хәзрәтемез – мөгаллимем,
Гасыр аша, хәтер аша күзаллыймын:
Күтәрелә күңелебез пәрдәләре —
Сәҗдә кыла гүя төрбәләрең!
Мәгърифәтне кыйбла итеп,
Йә бер дога!
Инкыйраздан саклап калыр гыйлем-йола!
Мөгаллимең кем, дип сорасалар,
Тарихлардан сөрән салып
Килер бер чың:
Фәхретдиннәр, Насыйрилар васыятьләрен
Дога итеп ятлармы соң килер буын?
Мөгаллимең кем, дип сорасалар…
Милләтемнең исемен дә әйтү җитә!
Аң-белемне, мәгърифәтне Каурый каләм
Чал тарихтан мәңгелеккә илтә!
Без – Тукайлы дибез,
Без – Тукайлы халык.
Җансыз, гамьсез кавем
Тукайгамы лаек?!
Тукай кыйбласымы
Без йөз тоткан тараф?
Күндәм гавам бара,
Кыямәткә карап.
Тукай туган телдә
Дәшсәк, кемнәр аңлар?
Күз яшедәй сафмы
Тамырларда каннар?
Нәрсә дияр иде
Тукай кайтса әгәр?!
Тереме соң авыл?
Татармы соң шәһәр?
Бармы милли моңнар?
Кайда милли үзаң?
Йөздә – ялган битлек,
Җанда – зәгыйфь иман.
Кисекбашлар баскан
Дөнья бүген – базар.
Үз җирендә ятим —
Тукайлымы татар?
Пар атларда чаба
Алга таба заман.
Тик тезгеннәр генә
Ят кулларда һаман.
Үз-үзеннән бизеп
Йоклаганмы милләт?
Татар сыенырлык
Җирдә бармы җәннәт?
Бер уяныр әле
Татар дигән халык.
Кычкырасы килә —
Без Тукайга лаек!
Без – Тукайлы халык…
Кычкырасы килә…
«Евровидение» дә җиңү яулаган
кырымтатар кызы Җамалага
Европаны тезләндерде бер җыр!
Европаны тетрәндерде бу җыр…
Тарих шаһит: халык фаҗигасен
Дәшми генә эчкә йотты ул чор…
Йорт-җиреннән беркөн кубарылып,
Сатлык дигән мөһер сугылганын,
Кырымыннан түгел, вөҗүденнән
Җаннар йолкып алып куылганын
Бәян итте кырымтатар кызы —
Сулык-сулык бәгырь үкседеме?
Җансызлыкны кыйбла иткән җаннар
Хакыйкатьне әллә күпсендеме?
Читтә туфрак булган миллионнарның
Бәддогасы эзләр ияләрен.
Чорлар аша хәтта җырлар булып,
Җавап көтеп кысар чигәләрен.
Кырым, Себер, мәшрикъ-мәгърипләргә
Очкан икән татар, тузан булып…
Яраларга ялгыш кагылмагыз —
Күтәрелер беркөн, туфан булып!
Аңламаслар җанның тантанасын,
Сатлык диеп үртәр йә кайсысы.
Европада бүген татар җыры —
Кемнәрнең соң кемдә бар кайгысы?!
Европаны тезләндерде бер җыр!
Европаны тетрәндерде бу җыр…
Дөнья шаһит: гамәл дәфтәрләрен
Бизмәннәргә салып килер ул чор!
Килер ул чор!
Европаны тетрәндерде бу җыр…
Хәтерлеме без?! Хәтер исәнме?!
Кайсы туфрактан безнең тамырлар?
Гамьсез адымнар таптап үткәндә
Рәнҗеп ятмыймы шәһит батырлар?
Дошман өстенә кинәттән яуган
Япанчаларның рухы тереме?
Дала хөрлеген, күчмәннәр эзен
Сүндерде әллә коллык сөреме?
Үткәннәр дәшми. Үткәннәр телсез.
Дөнья оныткан дәһшәт хакында.
Каһарман өчен лаеклы һәйкәл
Нәни авылмы[1] Казан артында?!
Илбасар кем дә, Ватаның кайда?
Яшәү егәрең ничә гасырлык?
Күпме йөрәктә бүген дә тибә
Япанча кылган мәшһүр батырлык?
Дәүләтен җуйган бөек халыктан
Ватанпәрвәрләр туып үсәрме?
Шәһит батырлар сорыйдыр кебек:
Хәтерлеме сез?! Хәтер исәнме?!
Безнең тарих фаҗигале,
Безнең язмыш яралы.
Безгә тәкъдир насыйп иткән
Актан бигрәк караны.
Кылычтан үткән кавем без,
Ватаныннан куылган.
Дөньяны яулар көчебез
Җир йөзеннән җуелган.
Богауланган горурлыгы,
Тарайтканнар ызанын.
Күпне күргән халкым, әмма
Югалтмаган иманын!
Онытмаган бисмилласын,
Манаралар ауганда.
Аллам диеп яуга кергән,
Күктән кургаш яуганда.
Калдырмаган уразасын,
Калдырмаган намазын,
Бер ишетергә тилмереп
Тансык азан авазын.
Мең кат үлеп терелгән без,
Мең кат көлдән яралган.
Имансызлар арткан саен,
Бездә иман яңарган.
Кемнәр безгә кизәнмәгән,
Кемнәр безне сатмаган…
Ничек исән калыр идек —
Безне Алла саклаган.
Учларымнан гүя уйларыма
Тәгәрәште гәрәбәләрем.
Муенсамы? Түгел. Мәрҗәннәрем —
Чал тарихка тәрәзәләрем.
Вакыт могҗизасын колачларга
Җитәр микән акыл куәте?
Һәр бөртектә – мәңгелекнең коды,
Һәрберсендә – дөнья сурәте.
Ташка әверелгән агач суты —
Миллион еллык ылыс чәере.
Гәрәбәләр аша галәм күргән
Мин генәме заман сәере?
Күзләр томаланган ялган белән —
Үз тарихы һәрбер дәвернең.
Гәрәбәдән хакыйкатьне эзләп
Бәргәләнгән чагы бәгырьнең.
Кыйтгаларны гизгән хуннар эзе —
Майялардан калган хәрабә…
Синең хәтер тарихлардан өстен,
Чын дөресен сөйлә, гәрәбә!
«Диңгезләрнең күз яше» ме синдә —
Безнең җан да яшькә манчылган!
Гәрәбәләр учта тәгәрәшә —
Фал китабы гүя ачылган.
«Кояш хәзинәсе» – ташларымда —
Җир-ананың садә рәвеше.
Муенсамы? Түгел. Гәрәбәләр —
Мәңгелекнең тугры дәрвише.
Теперь не буду говорить
про человека, что он глуп,
а буду говорить о том,
что он обижен тараканами.
А. Пушкин
Бөек Кытай диварында
Татарымның эзе калган.
Ат өстендә гасыр кичкән,
Ташка баскан сүзе калган.
Башны чөяр горурлыгым
Кадакланган җир астына.
Мин татармын, дисәм, дөнья
Кыргый, диеп, ник ятсына?
Җиңелүләр белмәгән рух
Калкып куя ара-тирә.
Зур тарихлы бөек халык
Ясак түләп яши бирә.
Чигәләрне кыса шөбһә —
Урдабызны таратканнар…
Кайсы чорда туды икән
Башымдагы тараканнар?
Кирмәнебез капкалары
Дары исен онытмаган!
Минем инде күңел күгем
Мең биш йөздә болытлаган…
Казансуда бүген дә мин
Шәйлим әле кара каннар…
Биш гасырга соңга калган
Башымдагы тараканнар.
Татар бугазына чаклы
Эчәр су да, җыяр ризык.
Яшәү түгел, җан асрыйбыз
Дәшми генә, эчтән сызып.
Мәйдан тотар акбүз атның
Ялын читләр тараганнар…
Бөек татар кавеменнән
Башымдагы тараканнар.
На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Бер йотым бәхет / Глоток счастья (на татарском языке)», автора Гөлүсә Батталова. Данная книга имеет возрастное ограничение 12+, относится к жанру «Cтихи и поэзия». Произведение затрагивает такие темы, как «авторский сборник», «любовная лирика». Книга «Бер йотым бәхет / Глоток счастья (на татарском языке)» была написана в 2017 и издана в 2017 году. Приятного чтения!
О проекте
О подписке