Читать книгу «Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают» онлайн полностью📖 — Гарифа Ахунова — MyBook.
image
cover

Гариф Ахунов
Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают


«Татар прозасы» сериясе 2012 елдан нәшер ителә.

Проект җитәкчесе һәм китапның төзүчесе – Ленар Шәех, филология фәннәре кандидаты


Серия «Татарская проза»


Ахунов Гариф (Ахунов Гарифзян Ахунзянович)

Деньги с неба не падают


Казань. Татарское книжное издательство. 2016

На татарском языке


В седьмой книге из серии «Татарская проза» вошли повести народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии им. Г. Тукая Гарифа Ахунова (1925–2000) «Ореховый сон», «Призрачные парни», «Ардуан батыр», «Путешествие в большую весну», «Король собак», «Деньги с неба не падают».



© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Шәехов Л. М., проект җит., төзү, 2016

Чикләвек төше

1

Мин аңардан гел аерылам дип яшәдем. Ул хакта беркайчан да, бер генә кешегә дә сөйләмәм дигән идем. Ләкин еллар үтеп, тормыш тәҗрибәм арткач, сөйләргә булдым.

Чөнки ул – кешеләргә кирәк.

Мин Казанның Яңа бистәсендә туып үстем. Безнең алты почмаклап салынган зур өебез, бистәгә дан тоткан алма бакчабыз бар иде. Сугыш елларында да мин әллә ни авырлык күрмәдем. Өстем бөтен, тамагым тук булды. Әтием меховойда тире иләүче булып эшли, әнием фабрика ашханәсендә аш өләшеп тора иде. Әни кичләрен ашханәдән, түбәләмә ике чиләк төяп, бәрәңге кабыгы, кәбестә калдыклары алып кайтып, сыер асрый, әти меховойдан яшереп кенә алып чыккан тире корамаларыннан пальто якасы, бүрек ише әйберләр тегеп, аларны таныш-белешләре аркылы талчукта саттыра иде. Ипи кытлыгы күрмәдек. Ситсы-мазарны чират торып алган булмады. Үзебез кайчандыр авылдан килгән булсак та, әти авылларны бик өнәп бетерми, фатирга кертми, ипинең һәр телеме үлчәүле чакта аның «авыл өерен» туйдырып ятарга бер дә исәбе юк иде. Аның дуслары булмады диярлек. Мин, аларның бердәнбер баласы булып, күрше кызларыннан матуррак киенеп, ачлыкның ни икәнен дә белми үстем.

Халикъ белән танышкан чакта, миңа унтугызынчы яшь иде. Кайвакыт кичләрен, чәй янында үзләре генә калгач, әтинең әнигә: «Кулдан озатырга кирәк. Бозыла торган товарның үз юлында булуы яхшы», – дигән сүзләрен ишетә башладым. Алар мине әти кул астында эшләүче Гапсамат исемле төпле акыллы, тапканын әрәм-шәрәм итми торган, өстәвенә читтән бер сандык мал да төяп кайткан бистә егетенә кияүгә бирмәкче булдылар. Егет безгә килеп утырды. Әти белән әни аның әле артына, әле алдына төшеп, өрмәгән җиргә генә утыртмадылар. Табынга мине дә чакырдылар. Әлеге Гапсамат, буйга тәбәнәк булса да, гәүдәгә нык иде, ул миңа кыска бармаклы каты кулын биреп күреште, ара-тирә генә сүз башлаштырып, гел әтигә төбәлеп утырды. Мин чәй ясап тордым. Ул миңа ошамады дип кенә әйтсәм, дөрес булмас. Гапсамат минем күңелемә шом салды.

Кыска бармаклары белән чәй тәлинкәсен нык кына эләктереп, шопырдатып чәй эчкән чагында:

– Алай диген. Тә-әк. Тормышны таза көйләгән син, Гыйбау абзый, – дип, бер-ике сүз әйтеп куйгач, өйгә авыр тынлык иңә иде.

Әти кунак-мазар килгән чакта сандык төбеннән алып кия торган укалы кара түбәтәен арткарак чигереп, тегәрҗеп юанлыгы гына калдырып кырган кара мыегын, очлы кара сакалын бирчәйгән бармаклары белән сыпыргалап сүз башлады:

– Халыкның хикмәтле сүзен беләсең инде син, Гапсамат. Салам ялгыз казыкка түгел, парлы казыкка эләгеп кала, ди халык. Әдәм баласының үз вакытында казыгын какканы, үз куышын корганы мәслихәт.

Мин шунда кинәт эшләрнең кая барганын төшенеп алдым. Юкса моңарчы Гапсамат өйгә кереп тормый, куенына тыгып килгән тире-ярыны әтигә өйалдында гына биреп китә, алар анда шыпырт кына сөйләшә торганнар иде.

– Казыкны нык итеп кагарга ният бар, Гыйбау абзый, син тәҗрибәле кеше, дөньяның җаен беләсең, кулдан килгәнне булышкалап торсаң… – диде Гапсамат һәм чынаягын каплап куйды.

Әни бик өтәләнеп кыстаса да, ул бүтән чәй эчмәде, зур кара күзләрен тутырып миңа бер карады да, аннан күзен кыса төшебрәк, сөзеп кенә тагын бер карап алгач, китәргә ашыга башлады. Чоланга чыккач, мин аның әти белән кызу-кызу сөйләшкәнен ишетеп тордым, күңелемдәге шом тагын да артты. Әтинең сүзне өзеп сөйләшә торган гадәтен белгәнгә күрә, бүген булмаса иртәгә «парлы казык» турында яңадан сүз кузгатачагын көтеп йөри башладым.

Минем күңелемдә икенче бер егет, безнең күршебездә фатир торучы Халикъ урын алганын алар белми иде әле. Халикъ Гапсаматның капма-каршысы: озын буйлы, җете зәңгәр күзле; гәүдәсенә сыланып, аны аеруча зифа итеп күрсәткән яшькелт френч киеп, лейтенант погоннары тагып йөрүче офицер. Яшькә дә ул Гапсаматтан күпкә яшь: күрше Хәерниса түтәйләрнең рус капкасыннан ялт итеп килеп чыга да, минем дә, көянтә-чиләк күтәреп, капкадан килеп чыкканымны үтә сокланып каршы ала:

– Исәнме, күрше, суга барасыңмыни?! – дип, бик тә үз иткән ягымлы тавыш белән дәшеп кала.

– Суга барам шул… – дим мин, дулкынланып. Аның белән якын булуымнан каушап һәм шул ук вакытта җанымда әйтеп бетергесез рәхәт бер тынычлык тоеп, үз юлыма китеп барам. Җилкәм белән тоям: ул мине чаттан борылганчы озатып кала.

Безнең әле ялгыз калып сөйләшкәнебез дә юк, аның мине якын күрүен күңелем белән сизсәм дә: «Кем соң моның сөйгәне булыр икән?» – дип уйлыйм, шул билгесез кыздан хәтта көнләшә үк башлый идем.

Гапсамат безгә килеп киткән көнне мин күкрәк турымда нәрсәнеңдер бик авырттырып сыкрап торуын сиздем. Зарыгып, тилмереп, кич җиткәнне көттем. Чоландагы кисмәккә дә, бакчадагы кисмәккә дә тутырып су китердем, ләкин ул көнне миңа Халикъ очрамады; мин, көне буе пошыргаланып, әледән-әле ян тәрәзәгә килеп, аның эштән кайтканын көтеп йөрдем.

Ул кайтмады.

Өстен иске чүпрәк белән кысып бәйләгән зур гына ике чиләк күтәреп, әни кайтты. Кухня ягында бәрәңге кабыкларын юып пешерергә куйды. Аның көн саен гадәтләнгән бу эшенә мин булыша торган идем. Бүген никтер булышасым килмәде. Кухня ягына күңел болгаткыч әчкелтем бәрәңге кабыгы исе таралгач, кәефем бөтенләй кырылды.

Әти эштән кайтып, такта сарайда эш киемнәрен салып керде, гөлбәчтә озаклап юынды. Кичкырын булса да, сакал-мыегын кырып кайнашты. Сандыктан укалы кара түбәтәен эзли башлагач, мин: «Тагын Гапсамат килә микәнни?»– дип борчылып, почмак якта утырдым. Юк, бәхетем, килмәде Гапсамат. Ләкин әни табынны кунак килгәндәге төсле итеп әзерләде. Бер йомарлам базар мае, бавырсак, кәрәзле бал куйды.

Мине, бик яктырып, чәй янына чакырдылар.

Чыктым.

Сүзсез генә чәй эчтек. Әти сакалын чеметкәләп, тамак кыргалап утырды. Мин аның миңа әйтер сүзе барлыгына төшендем. Бераздан ул өйалдына чыгып китеп, бер төенчек күтәреп керде. Аны ашыкмый гына чиште. Биек итеп күпертеп җыйган тимер караватка – минем урын-җирләрем өстенә – елкылдап торган чытыр ак атлас чыгарып салды.

– Кызым, Рокыя, кил әле монда, ошыймы бу сиңа? – диде.

– Ошый, – дидем, хәтерләрен калдырмас өчен әйттем. Атласта кайгым юк иде.

– Бигрәкләр дә матур инде. Каян алдың бу хәтле затлы әйберне? – диде әни, әтигә куштанланып.

– Гапсамат табып китерде. Ике бәясен бирсәм бирдем, ди, әмма ләкин малны кулдан ычкындырмадым, ди.

Әти атласны озынчага сузып, минем буема салып карады. «Әлләлә!» – дип тел шартлатты. Тик минем сөмсерләрем коела башлаганны күреп, яңадан челтәр япма өстенә илтеп куйды.

Нәкъ шул мәлне ишек шакыдылар, әтиләр аны-моны әйтергә өлгергәнче, ишек ачылып китте дә, безгә… милиция киеменнән Халикъ килеп керде. Әнинең йөзе көл кебек агарды, әти, ашыгып, атласны яшерергә маташа башлады.

Мин, кулларымны кушырып, карават буенда басып калдым.

– Гафу итегез, – диде Халикъ, тотлыгыбрак сүз башлады. – Уңайсыз булса да керергә туры килде. Хәерниса карчыкның капка-курасы аварга җиткән. Тол карчык үзе берни дә булдыра алмый, шуларны турылап куярмын, дигән идем. Гыйбадулла абзыйның кораллары булмый калмас, дидем. Балта белән тигезләгеч кенә биреп торыгызчы…

Әтинең каушавы йөзенә үк чыккан иде. Ул, беркавым зиһенен җыя алмый торгач:

– Хәзер табабыз аны… – диде. – Балтасы лапаста инде аның… Тигезләгечен кая куйган ием соң әле? Менә син тамаша, кара инде… хәтер диген инде шуны да… Миңкамал, әй, кызым Рокыя, син белмисеңме? Табып кына бирче, булмаса. Әй, туктале, кем, чибәр егет, исемеңне белмим. Табынга рәхим итәр иең…

Халикъ, йомшак кына рәхмәт әйтеп, борчуы өчен тагын бер мәртәбә гафу үтенеп, ишектән чыкты. Мин дә, тигезләгечне табу сылтавы белән, аның артыннан чыктым.

Такта сарайдан, әтинең эш кораллары яткан шкафтан тигезләгечне эзләп таптык. Халикъ, каушый төшеп, кулымнан җиңелчә генә тотты да:

– Рокыя, мин синең белән очрашыр идем, – диде.

– Кайда? – дидем ашыгып.

– Милиция идарәсендә.

– Син ни сөйлисең?.. Нишләп мин анда барып йөрим? Минем хакта ни уйламаслар.

– Кайда соң, алайса?

– «Тукай» киносы янында.

– Кайчан?

– Иртәгә. Көндезге уникедә.

– Ярый.

Ул, иелә төшеп, сарайның тәбәнәк капкасыннан чыгып китте. Мин, тәнем буйлап йөгергән калтырауны басар өчен, беркавым сарай буенда торырга мәҗбүр булдым.

– Рокыя, кайда син? – дип, әни ишектән башын тыгып дәшкәч кенә өйгә кердем.

Әтинең миңа ак атлас күрсәткәндәге дәрте сүнгән иде инде. Миңа таба бер генә күтәрелеп карады да:

– Сиңа алай бик чәчрәп чыгарга кирәкмәс ие… Яратмыйм шул милиция халкын. Балта дигән була, берәрсе чагып, иснәнеп йөрүе түгел микән? – диде.

Минем бу сүзләргә хәтерем калды – дәшмәдем.

Икенче көнне сәгать унике җиткәнне көч-хәл белән көтеп алдым да «свиданиегә» киттем. Әти белән әни эштә иде әле.

Халикъ анда иде инде: кинотеатр янына җыелган халык арасында, сәгатенә караштыргалап, арлы-бирле йөреп тора иде.

Мине күрүгә, ашыгып кына яныма килде, рөхсәт сорап култыклады, без каршыдагы бакчага кереп утырдык.

– Йә, ярар, мин бу сүзне кайчан да булса әйтергә тиеш инде, – дип, йомшак кына итеп кулларымнан алды. – Мин яшь кеше түгел. Сугышта йөреп кайттым. Ике мәртәбә яраландым. Акны ак дип, караны кара дип таный беләм. Сугышка кадәр елгачылар техникумына кергән идем. Соңгы курсыннан китеп бардым. Артиллерист. Менә Казанга кайттым. Әти үлде. Әни исән, сеңлем бар, укый, минем белән яшиләр.

– Сез миңа боларны нигә сөйлисез? – дидем.

Ул гаҗәпләнде. Борын очы тирләп чыкты. Кулларымны кинәт җибәрде дә моңсуланып калды. Аннары әкрен генә, гафу үтенгән тавыш белән әйтте:

– Синнән башка көн юк миңа, Рокыя… Мин сиңа гашыйкмын, – диде.

Гүя өстеннән тау төшкәндәй көрсенеп куйды. Аның шундый гадилеге, мин газапланып йөргән тойгыны туп-туры әйтеп бирә алуы мине таң калдырды, хәтта каушатып җибәрде. Әле күпмедер бергә йөргәч, бер-беребезне ныклап белгәч, ягъни мине зур хискә әзерләгәч әйткән булса, мин дә, бәлки, аңа инде ул безнең күршегә килеп тора башлагач ук күзем төшкәнне, аны күрү үзем өчен бәхет икәнлеген әйтеп бирә алыр идем. Бигрәк кисәк булды шул бу. Мин аңа:

– Ә сез нигә… милициягә кердегез? – дип кенә әйтә алдым.

– Тәртип урнаштырыр өчен… – диде ул, өзеп кенә. «Тәртип урнаштыру» минем әтиләрем көткән дөньяга да бәйле иде. Ул дөнья мине бәхетле итә, гамьсез итә иде. Кинәт мин Халикъның әтиләрне кулга алуын, җавапка тарттыруын күз алдыма китердем. Күземне камаштырып, ак атлас чагылып китте. Минем өчен изаланып йөргән әтием кызганыч булып тоелды. Иркә бала булып үсүем, сугыш чорында да авырлык күрмәвем, алты почмаклы таза йортта, мул тормышта яшәвебез өскә калыкты.

– Юк, мин милициягә кияүгә чыкмыйм, – дидем.

Халикъ күзгә күренеп үзгәрде, аның озынча ак йөзенә, очкын чәчеп торган зәңгәр күзләренә рәнҗү бәреп чыкты. Ул хәрбиләрчә төгәл, нык хәрәкәт белән урыныннан торды да ике генә сүз әйтте:

– Гафу итегез. Ялгышканмын.

Саубуллашмыйча да китеп барды.

Горур кеше иде ул Халикъ. Мин моны ул чакта әле аңлап та җиткермәдем, аның шулай кискен кылануына аптырап, «свиданиегә» чыгуыма гарьләнеп кайтып киттем.

Әтиләр өчен бу бик тә кулай булып чыкты. Милиционер Халикъ безгә керүдән туктады, мин аны суга барган чакларымда да очратмас булдым, минем бәхеткә, Гапсамат торып калды. Шулай булмыйча соң – үз бәхетемне үзем җимердем бит.

Эшләр чынга китте. Гапсамат безгә көнаралаш килә. Әтиләр хәзер мине Гапсаматка кияүгә бирергә әзерлиләр. Әни, ашханәдән көн саен алып кайткан бәрәңге кабыгын пешереп, минем туема тана симертә. Әти бирнәгә дип затлы мехтан тун тектерергә бирде.

Гапсаматның күңелендә тирән тойгы булуына шикләнә идем мин. Аңар, мөгаен, каената буласы кешеләренең таза хәлле булуы гына ошыйдыр. Чөнки ул, безгә килгән саен, гел дөнья көтү турында сөйләшә. Әтинең авызына кереп, үзенә кирәкле акыллы сүзне генә йотып утыра иде.

Гапсамат аракы эчми. Минем әти дә шешә белән дус түгел. Мин тик бер генә мәртәбә аларның мәҗлес корып утырганнарын күрдем.

Эчми эчкәнгәме, Гапсамат кызган иде.

– Их, бабай… – дип, әтигә тарсынмый-нитми кияү булып дәшеп, мине бал-май эчендә генә йөздерәчәген әйтте. Әшнәләре аны хуплап тордылар. Утыра торгач, Гапсамат:

 
Кызгансаң, маллар табыла,
Йөрәккә кан савыла, —
 

дип җырлап та җибәрде. Тавышы аның куе, матур тавыш, тик ул җырның тәмен дә, моңын да аңламый иде бугай. Бистә егетләре кебек, тавышын чамадан тыш калтыратып җырлый иде.

Әшнәләреннән берсе Гапсаматтан да уздырып җибәрде.

– Ну, ахири, чикләвекле имән ава инде өстеңә, бәхетле йолдыз астында тугансың икән, чукынмыш! – дип, йодрыгы белән тегенең күкрәгенә төртеп алды.

Мин мондый ачыктан-ачык әрсезлектән йөземне чытып чыгып киттем. Егетләрнең арттырып җибәрүләрен әти дә сизде бугай, ул мәҗлес халкын алма бакчасын карап керергә чакырды.

Минем дәшми-тынмый йөрүемне әтиләр ризалык билгесе дип аңладылар, ахрысы. Минем белән шул хакта беркөнне кичен, чәй эчеп утырганда, чынлап торып сөйләштеләр.

– Кызым, – диде әти, – яшең дә җиткән, кием-салымың да җитәрлек, үзебез исән чакта әйбәт урынга биреп калырга ниятләп торабыз. Кыз бала гомер буе ата-ана йортын саклап утырмас. Әмма ләкин синең ризалыгыңнан башка ул дәү эшне эшләп булмый.

– Кемгә? – дидем. Халикъ кебек сүзне өзеп сөйләшәсем килде.

– Күзең сукыр түгел, күреп торасың, Сәмигулла абзый малае Гапсамат синең өчен җан атып йөри. Нәсел-нәсәпләре дә ил-көн алдында хур итә торганнардан түгел. Эчеп-исереп кеше көлдергәннәре юк. Нәселләрендә катын белән шаяручылар да күренми, Аллага шөкер. Әллә, мәйтәм, озын-озакка сузмыйча, тәвәккәлләп, туеңны итеп алабызмы?

Мин байтак вакыт дәшми утырдым. Әтигә кушылып, әни дә Гапсаматны мактады.

– Мал таба торган җегет, малның кадерен белә торган җегет, түкми-чәчми, әрәм-шәрәм итми, кулында менә дигән һөнәре дә бар, – диде.

Күңелемдә, котырынып, кире тойгы уянды.

Халикъка өзеп әйткәнне, нигә дип әле мин Гапсаматка да өзеп әйтмәскә тиеш? Өзеп әйтсәм, әтиләр бердәнбер кызларын теләмәгән кешегә биреп, гомер буе аның каргышын алып яшәргә теләрмени?

– Юк, әти, көчләмәгез мине, яратмыйм мин Гапсаматны, – дидем.

– Әй-йәй-йәй! Менәтерәк әйтте бу! – диде әти. – Йә, кем генә соң яраткан кешесенә кияүгә чыга? Тора-тора яратасың аны… ийе, һм… Моңарчы, кызым, Алланың биргәненә шөкер, безнең сүздән чыкканың юк ие, анысына рәхмәттән башка сүзебез юк, әмма ләкин суңгы сүзең белән рәнҗетәсең син безне… Йә, кай төше кемнән ким Гапсаматның? Буе-сыны бар, тазалыгы бар. Ай-һай, балам, бу заманда, сугыштан соң өшәнеп беткән бервакытта Гапсамат кебек алтын җегетне кулдан ычкындыру, мин сиңайтим, исәрлек! Заманасы да бит аның сайлана торган замана түгел. Сугыштан кайтканы – гарип-гораба, сугыш вакытында буй җиткәне – чирле-чирләшкә…

Әтинең кычкырмый-бакырмый гына аңлатырга теләве күңелемне йомшартып җибәрде. Каты бәреләсем килмәде:

– Юк, әти, ирексезләмәгез. Мин әле укырга телим, – дидем.

– Кайда, кем булырга? – диде әти.

Ул, минем дәшми торуымны күреп, бик тә үз иткән, кечелекле тавыш белән үгетләргә кереште:

– Без сиңа, балам, изгелектән бүтән берни дә теләмибез. Әмма ләкин кисәтеп куям, кара аны, суңыннан үкенерлек булмасын, Сәмигулла абзый малаена кызның менә дигәннәре табылыр…

Әтиләр мине бүтән кыстамады. Тик аларның дөньяда гамьнәре дә калмагандай булды. Әни өйне гөл кебек итеп тоту гадәтен ташлады, әти бер-ике тапкыр кызмача кайтты. Безнең җитешле түгәрәк тормышның гүя бер ягы кителеп төште. Әтиләр әллә ничек кызганыч. Әллә Гапсаматка кияүгә чыгаргамы? Ялгыз өйдә япа-ялгызым үскәнгә, әлегә бер җирдә дә төпләнеп эшләмәгәнгә, минем таныш егетләрем юк, укуны да мин сылтау итеп кенә әйттем. Укымаган кеше дә үлми. Әнә бит, әни укымышлы кеше сайлап тормаган, тоткан да дүрт класс белемле әтигә кияүгә чыккан. Нәрсәсе начар? Эшен дә эшли әти, тормышын да алып бара. Кеше арасында хур булып торганы юк. Халикъ, мин кырт кисеп сөйләшкәннән соң, безнең күршедән күчеп үк китте. Ул миңа бүтән әйләнеп тә карамаячак.

Беркөнне өйләрне җыештырып, урын-җирләремне тагын бер мәртәбә кабартып җыйгач, шул уйларым белән миңгерәүләнеп, путаллы зур көзге алдына килеп бастым. Миңа хәзер егерме тулып килә. Яшьлегем үтеп бара түгелме? Минем әле йөзләрем алсу, күзләрем сөрмәле, буй-сынымның тал чыбыгыдай зифа чагы, нигә миңа Гапсаматның иркә хатыны булып, йорт биләүче акыллы хуҗабикәсе булып яшәмәскә? Тагын дүрт-биш ел торсам, яшьтәш егетләрем өйләнеп бетәчәк, мин сазаган кыз булып утырып калачакмын.

Миңа үзем, үземнән дә бигрәк, минем кайгымнан бетерешеп, гомер буена рәнҗеп яшәячәк әтиләрем кызганыч тоелды. Чыннан да, Гапсаматның кай төше кемнән ким? Кулында һөнәре бар, мал кадерен белә торган холкы бар. Ярый, дорфарак та булсын ди, юнылмаган бүкән булсын ди. Аннан кемгә зыян? «Ир – баш, хатын – муен» дигән сүз дә бар бит әле. Муен борылмаса, баш борыла алмый. Мин, ун класс укыган кыз, Гапсаматны тәрбияли алмаммыни? Аны дорфа кыланышларыннан арындыра алмаммыни?

Гапсаматта булмаганны бар итеп күрергә, аны матур һәм нечкә күңеллерәк итеп күз алдына китерергә тырышып яши башладым. Хыялым эшкә җигелде.

Уйларымны әти-әнигә әйтмәдем әле. Шулай да беркөнне әти Гапсаматларга өй туена барырга кирәклекне әйткәч, карышмадым.

Матуррак күлмәгемне, бәйрәмгә генә кия торган кытай туфлиемне сандыктан алгач, әтинең чырае яктырды, ул, ничектер сүзчәнләнеп китеп, кием-салымыңны кызганма, бетсә тагын алырбыз, дип әйтеп куйды.

Өчебез дә, өф итеп кенә киенеп, өй котларга барып кайттык.

Бу бару минем күңелемне тагын да Гапсамат ягына аудара төшкәндәй булды. Ул өстенә буйлы ак күлмәк, кара бостон костюм, аягына ул чорда бистә егетләре өчен бик модалы булган, балтырлары кайтарылып куелган күн аслы ак фетр кигән иде. Аның чүкечтәй нык гәүдәсе, ташып торган каратутлы алсу йөзе бу юлы миңа хәтта чибәр дә булып күренде.

Рокыя туташ дип, Гыйбау абзый, Миңкамал түти дип, аяк өсте торып безне сыйлаулары, аракы-мазарны да әти белән икесе, безгә күрсәтми, почмак якта гына төшереп керүләре минем күңелемә гел менә хуш килде.

Мин дә тырыштым.

Дәшкән чакта ягымлы итеп, бераз гына назланып, үз кадеремне үзем белеп дәштем. Тойгыларым кузгалганга алсуланып киткән йөзем (зур путаллы көзге минем каршымда иде) мәҗлес халкына бик тә ошап куйды булса кирәк, ул көнне мин мәҗлеснең күз өстендәге кашы булдым. Бу минем тәкәббер горурлыгымны, үз-үземне яратуымны арттырды, һәм шул кич минем язмышымның борылып китәчәгенә сәбәпче дә булды.

Әтиләр Гапсамат турында кабат сүз кузгаткач, әллә ни назландырып тормадым. Ике өйдә дә туй әзерлеге башланды. Бәйрәмчә аш-су: табак-табак бавырсак, чәкчәк, кош теле әзерләдек. Әллә ничә төрле паштет пешердек. Идәннәрне кырып юдык. Келәмнәрне кагып элдек. Синькаланган челтәрләр, тәрәзәләргә ямь биреп, өйгә бәйрәм төсе кертте. Ишегалларын кат-кат себердек. Кунакларның караватка гына сыймаганын йоклатырга дип, әти тапчаннар ясады, юрган-матрасларны март кояшында җилләтеп, тузаннарын кагып керттек.

На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают», автора Гарифа Ахунова. Данная книга имеет возрастное ограничение 16+, относится к жанру «Современная русская литература». Произведение затрагивает такие темы, как «авторский сборник», «татарская литература». Книга «Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают» была написана в 2016 и издана в 2016 году. Приятного чтения!