Ләкин бу шигырьне тегеләргә укырга иде бит. Нишләргә? Мәхмүт ага китапханәгә кереп китә. Поэзия кичәсе кайчан була? Тагын ун көннән. Юк, алай түгел, алай озак. Әйдәгез бу атнада. Һәм Мәхмүт инде пляжда, китапханәдә, ашханәдә: сез катнашасызмы? Нинди шигырь укыйсыз? Кайсы шәһәрдән? Шулай әдәби кичә әзерләнә. Андый кичәне Мәскәүдән килгән берәр яһүд шагыйре ача инде, гадәттә. Бу юлы да шулай булды, тик аның тирәсендә гел Мәхмүт бөтерелде, сценарийны төзүче буларак, җитәкчегә гел басым ясады. Менә, ниһаять, аңа сүз бирделәр. Башта ул кереш сүз сөйләде, үзенең «Буй бәласе»н укыды, көлдерде, бер анекдот та сөйләп алды. Эчтәлеге болай: хатын-кызлар бәхәсләшкәннәр, арада кем иң матуры дип. Казыйга килгәннәр. Казый арадан берсен күрсәткән. Хатын-кызлар ачудан казыйга ташланганнар һәм, аның аяк-кулын бәйләп, үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Соңгы теләген әйтергә кушканнар. Казый әйткән: мине, дигән, иң ямьсез хатын үтерсен. Әлбәттә, берсе дә кулын күтәрмәгән, казый исән калган. Анекдот үзенекен эшләде. Концерт залында көньякта ял итүче бик күп графоманка бар иде, шау итеп кычкырдылар, кул чаптылар. Сәхнәдә Мәхмүт дигән шәхес барлыкка килде. Тик бу әле башы гына иде. Төп эффект ясалмаган иде әле. Һәм шагыйрь хәлиткеч һөҗүмгә күчте. Ул үзенең теге шигырен гел борын авазына гына күчереп, кычкырып укыды:
Я пою про Сарман,
Я пою про Минзяля…
Ул менә диңгез өстендә үзенең Татарстаны турында кычкырып җырлый иртән, ә менә кайбер явызлар аның авызын томаларга тырышалар, аны тыялар. Юк, булмас, мине тыя алмаслар, чөнки мин үземнең Арчамны, Сарманымны җырлыйм…
Иртәгесен бөтен пляж ирләре, хәтта Мәхмүткә кисәтү ясаганнары да, аңа якты елмаеп баш ияләр, кул бирәләр, гөрелдәп аның белән гәп коралар иде. Ә инде хатын-кыз… Пляжда аны белмәгән, яныннан ул узып барганда, купальнигын, чәчен бер сыпырып рәтләп алмаган берәрсе бармы икән?
– Махмут… Әнә Махмут килә!
Пляжда шундый шәхес барлыкка килде. Аңа бары тик Кавказ ирләре һәм хатын-кызларының гына исе китмәде, шуңа күрә ул берничә көн узгач әйтте:
– Юк, мин монда бүтән килмим, иң яхшысы – Коктебель, – диде. – Син дә шунда йөр.
Хәзер ул бераз басыла төшкән, теге әдәби кичәдә безнең көйләрне яратмаган дошманнарын җиңгәч, ул инде иртән диңгезгә чыгып җырламый иде, шулай да соңгы атнада үзенең тагын бер сәләтен күрсәтте.
Диңгезгә беренче тапкыр килүчедә була торган хәл: абый кинәт кенә авырып егылды. Икебезгә бер бүлмә – авыру кеше янында язып утырып булмый. Шәфкать туташы кереп карый, врач кереп карый, дарулар бирәләр – файдасы сизелми. Бер-ике көн шулай таптангач, мин аның янына Мәхмүтне алып кердем. Сүз китте. Кызды. Шунда, ничектер, Фәйзулла Туишев искә алынды (абый – гармунчы, өч-дүрт гармун тота). Мәхмүт җанланып китте. Һәм шунда ул Фәйзулла агайның, радиодан үзен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләүләре турында ишеткәч, обкомның беренче секретаре Зиннәт Моратовка телефоннан чылтыратып сөйләшүеннән искиткеч җанлы спектакль күрсәтте. Бюро утырышы бара икән дә, Фәйзулла агай, бернигә дә карамыйча, тегене битәрли икән телефоннан:
– Карале, Зиннәт, үзгәрттер әле син ул карарны, Ленин ордены бирсеннәр әле, давай, тиз генә Мәскәүгә хәбәр ит әле, – ди икән бу.
Тегесе телефоннан әйтә икән:
– Фәйзулла, миндә бюро утырышы бара, Верховный Совет президиумының указын үзгәртеп булмый, давай, булганына шатлан…
– Юк инде, Зиннәт, әгәр теләсәң үзгәртә аласың син аны. Миңа бит Ленин ордены кирәк иде…
Мәхмүт, рольгә кереп, икесе булып та сөйли, ә абыйның Фәйзулла Туишевны күргәне бар икән, тавышын хәтерли икән.
Авыру тончыга-тончыга көлде, ютәлләде.
Төштән соң, кереп, Мәхмүт авыруны торгызып ук утыртты: Фатих Хөсни булып сөйләште. Икенче көнне Сибгат Хәким булып. Абый тәгәри-тәгәри көлә иде.
Берничә сеанстан соң абый терелде, диңгезгә чыкты.
Мәхмүт ага аерылганда әйтте:
– Әйдә киләсе елга Коктебельгә, – диде. – Мин, – диде, – әле монда ничек икән дип карарга гына килгән идем.
Мин ризалык белдермәдем, чөнки моннан бер ел гына элек Коктебель Иҗат йортында гаделсезлек күргән идем: директоры Зазвонов безнең белән бер купеда килгән, язучы булмаган очраклы танышларыбызны – зур иркен бүлмәгә, ә безне, ике бала белән килгән гаиләне, тар бер кетәклеккә урнаштырган һәм безнең арада бик ямьсез бер талаш чыккан иде.
– Зазвонов – минем егет, – диде Мәхмүт ага, – менә күрерсең.
Ни гаҗәп, икенче елны, алдан сөйләшмәгән көе, Коктебель путёвкаларыбыз бер үк көннәргә туры килгән. Ул самолёт белән китәсе икән, ә без, – бер көнгә дип әйтерлек соңга калып, поезд белән.
– Мин иртүк барып төшәм, – диде ул телефоннан, – сиңа иң яхшы бүлмә әзерләп куярмын. Кара әле, ни… Аның хатынының аяк размеры – утыз җиде. Бер пар Арча чүәге алырга онытма. Кызыл бәрхетлесен. Минем чуттан тагын бер пар ал. Зәңгәр бәрхетлесен. Мин анда көтеп торырмын…
Ул вәгъдәсендә торды. Мин директор янына кергәндә, анда ялан тән, шортыдан гына Мәхмүт утыра иде, чүәкләрнең бер тартмасын аңа тоттырдым, икенчесен – директорга. Директор бик нык каршы торды, шулай да алды һәм миңа иң шәп бүлмәнең ачкычын тоттырды.
Аңлашылды: монда фактик директор Мәхмүт ага икән. Ул әле дә Союз әгъзасы түгел иде, ләкин алган бүлмәсен күреп чыккач таң калдым. Бер-ике көннән соң күрдем: шау иткән мәскәүле Лев Ошанинның да, дөнья шаулатып яшәгән Евтушенконың да бүлмәләре безнең Мәхмүт агайныкыннан нык кайтыш иде. Күктүбәдә ул үз кеше икән. Өч-дүрт көн узуга, шул ук мәшәкатенә – поэзия кичәсе оештырырга кереште. Евтушенко гадәт буенча бер атна торды, шампан шешәләре күтәреп, бакчаларда, диңгез буйларында, шау итеп, төннәр буе компания белән йөрде дә китеп барды. Гаграга китте, диделәр. Аларның шулай инде. Без генә ул, авыл малайлары, путёвканың егерме өч көнен сытып яшибез дә, китәсе көннең «сухой паёгын» гына булса да алырга дип, таң тишегеннән ашханәнең арткы ишеге тирәсендә пакет тотып торабыз: түләнгән бит аңа, янәсе…
Әдәби кичәне алып барырга Лев Ошанин бар, мәңге яшь егет бар. Кичләрен без диңгез буенда йөргәндә күрәбез: ашханәнең бер бүлмәсенә Мәскәү әдәбият институты кызлары җыела, алар, кайсы путёвка белән, кайсы путёвкасыз, шушы Иҗат йортында җәй уздыралар, ә Лев Ошанин – шагыйрь – шул институтның профессоры, бөтен кызлар – аныкы.
Алар, таң атканчы, шампан эчеп, шунда, ашханәнең бер залында утыралар. Кызык инде. Мин иртүк торып коенып керәм дә иртәнге аштан соң, гаиләне диңгезгә куып чыгарып, эшкә чумам. Повесть язам, имеш… «Кеше китә – җыры кала», имеш. Бик кирәк нәрсә, халкым өчен бик кирәк, имеш. Анда ат арбасы, дегет чиләге, арыш чүмәләсе, чабата тузаны… Хурлык бит! Әнә Ошанин бу килүендә Александр Македонский турында поэма язган, аны язар алдыннан, ул бөек полководец эзләреннән Көнчыгышта йөреп кайткан, төн утырып, кызларга шуннан өзекләр укый, ашханә залыннан төн уртасында чыркылдап көлгән, кул чапкан тавышлар ишетелә. Вәт дөньяда Лев Ошанин булсаң иде…
Менә теге көн – поэзия кичәсе дә килеп җитте. Күктүбә Иҗат йортының клубы – ачык һава астында, сәхнә өстендә түбә бар. Иртән яр буендагы коймаларга белдерүләр эленде, Судак ягындагы ниндидер совхоздан бер автобус халык махсус чакырылганы әйтелгән иде.
Кичке аштан соң шул ачык эстрадага ашыктык, сәхнә тирәсендә Мәхмүт ага ыгы-зыгы килеп йөри иде. Ачык зал шыгрым тулды, яртысы – совхоздан килгән украин кызлары. Ошанин, гадәттәгечә, тонык күзлектән, кызыл күлмәктән, чибәр, мәһабәт, ышанычлы. Сәхнәгә унлап шагыйрь чыгып утырды. Ошанин торып басты һәм мәңге искермәс фразасы белән залга дәште:
– Друзья мои…
Кичә башланып китте.
Кем нәрсә уйлап утыргандыр, мин ара-тирә биек Кырым күгенә күз ташладым, ул әле якты, чип-чиста. Ерак түгел генә Карадаг күренеп тора, аның башы кичке кояшның кызгылт нурларына чумган да моң чәчеп утыра сыман, ә монда, сәхнәдә, әле Украина, әле Кострома шагыйре сөйли, совхоз кызлары көнбагыш яралар, шигырь тыңлаучы юк. Шигырьләре дә бер үк төрле: барысының да уч төбендә кояш, барысы да туган җирендә түгел, ниндидер меридианнарда йөри, барысында да «мироздание», «океан», «ерак йолдызлар» бар. Тик… тик Кырым татары, ике тапкыр Герой Әхмәтхан Солтан гына юк, Кырым татарлары гына искә алынмый. Авыр хисләр белән утырдым.
Менә сөйләмәгән кешеләрдән икәү генә калдылар: Мәхмүт Хөсәен һәм Ошанин. Соңгысыныкы билгеле инде: алып баручы буларак, ул үзе йомгак ясый, ә менә Мәхмүткә сүз биргәндә, ялгыш сүз ычкындырды:
– Соңгысы итеп мин татар шагыйре Мәхмүт Хөсәенгә сүз бирәм…
Мин бер мәлгә теге авыр уйлардан арындым: нәрсә сөйләр икән? Совхоз кызлары һаман әле, егетләре белән төртешкәләп, көнбагыш чертләтәләр иде. Мин шигырь көттем. Ләкин Мәхмүт сәхнә алдына чыкты да борын авазы белән ярып салды:
– Ошанин иң соңгы сүзне миңа, татар шагыйренә бирде, шуның белән ул минем халкымны кимсетте, мин сөйләүдән баш тартам, – диде һәм кире урынына китте.
Ошанин урыныннан сикереп торды, Мәхмүтне барып кочаклады, гафу үтенә башлады.
– Юк, мин һич алай итәргә теләмәгән идем, зинһар, гафу ит, – дип, Мәхмүтне кочагына кыса төште.
Ләкин Мәхмүт рольгә кергән иде инде, һәм ул, бөтенләй борын тавышына гына калып, тагы да ныграк дулады.
– Юк, юк, син минем халкымны мыскыл иттең…
Сәхнәдә ыгы-зыгы китте, болар – берсе озын, берсе кыска, – кочаклашып, әүмәкләшеп йөриләр, урындыклар күчә, сәхнәдәге шагыйрьләр авыша, саклана. Ситуациянең иң кыены шунда ки, Мәскәү шагыйре Казан шагыйренең яңагыннан бер үбеп алмакчы була, әмма икесе дә зур гына «багажлы» булганлыктан, йөзләре йөзгә якын килә алмый, кыскасы, җәфаланалар иде. Аннан соң, Мәхмүтнең яңагыннан үбү өчен, Ошанинга бик нык иелергә дә кирәк бит әле. Шулай байтак әүмәкләштеләр, совхоз кызлары шау итеп көләләр, «татарин, татарин» дип пышылдашып та алалар. Миңа, алар янында утыручыга, бик авыр булды, чөнки бу – Кырымда туып үскән буын, ә күчеп килгән әти-әниләренә «татарлар – хыянәтчеләр, кеше ашаучылар» дип сөйләгәннәр – болар шуңа ышанып үскәннәр. Болар бит инде мәктәптә вакытта ук Бакчасарайга экскурсиягә йөргәннәр. Ә минем, дөньяның унбишләп илендә булып та, бик күп музейларда йөреп тә, Бакчасарай музее кадәр кабахәт, шовинистик, кешелексез музей күргәнем булмады. Ничек җир тотып тора бу музейны төзүчеләрне?
Мәхмүт чигенде, ризалашты. Аны хәтта совхоз кызлары да тыңлады. Юмористик шигырьләрен укыганда, дөбер күчереп кул да чаптылар. Тик Ошанин гына үзенең поэмасын әйбәт укымады: тыны кысылган, авырлык белән сулый иде.
Иртәгесен Мәхмүт суга кереп тә тормады, бер таякка таянып, пляж буйлап гел йөренде. Ул узып киткәндә, пляжда басып торган, кызынып яткан хатын-кыз йә чәчен, йә купальнигын рәтләп ала һәм үзара сөйләшә иде. Диңгез шавы, ташлар, ком кыштырдавы арасында бер генә сүзне аерып алып була иде:
– Махмуд…
– Махмуд…
Без Казанга кайтып киткәндә, ул икенче срокка калды: путёвканы директор Зазвонов Мәскәү Литфонды аша аңа үзе эшләп биргән иде…
Мәхмүт Хөсәен миңа шулай итеп Күктүбәне ачты. Аннан соң мин анда еш булдым, байтак әсәрләремне шунда яздым.
Урамнарында кырым-татар телендә язылган такталар, белдерүләр эленгәч, тагын бер барып, яшьлекне искә алырга кирәк әле…
О проекте
О подписке