Яшүсмер чактагы хатирәләр күңелгә бик тирән уелып калучан булалар икән…
Зәкиевләрнең уртанчы энеләре Таҗи белән мин моннан бик күп еллар элек очрашкан идем. Ае-елы хәтердә калмаган, һәрхәлдә, сугыштан соңгы авыр еллар иде. Азык-төлек карточкаларының бетерелгән чагы. Кая карама – очы-кырые күренмәгән чират, кая карама – талаш-ызгыш…
Мин дә чиратта торам. Нәрсә алырга ниятләнгәнмендер, хәзер инде әйтүе кыен, һәрхәлдә, азык-төлек өчен булгандыр. Карыйм: бу да тора. Миннән берничә кешегә генә алда. Өс-башы бөтен: әйбәт бүректән, соры каракүл якалы пальтодан. Аягында – каймалы ак фетр. Кыскасы, егет шәһәрчә киенгән, кыяфәтендә, килеш-килбәтендә авылның әсәре дә калмаган.
Шулай да муенындагы кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шарфы, шундый ук күз явын алырлык ап-ак перчаткалары, ничектер күзгә ташланып, егетнең авылдан икәнлеген сиздереп тора.
Аның балачак дустым Таҗи икәнлегендә шигем калмады минем. Ләкин капылт кына барып дәшәргә кыймадым. Җитмәсә, ул, култык астына кыстырган китап-дәфтәрләренең берсен алып, күз йөртә, караштырып маташа иде.
Чиратымнан чыктым да янына килдем.
– Таҗи түгелме соң?..
Теге ялт минем якка.
– Әй-йе… Бу мин…
– Алайса, әйдә, күрешик. – Исәнләшү өчен кулымны суздым. – Танымыйсыңмы әллә?..
Авылдашым чак кына уңайсызланды.
– Фәйзи дисәм инде-е?.. – дип сузды ялгышудан курыккан кеше сыман.
– Нәкъ үзе! – дидем мин.
– Чыннан да, син ич!
Таҗи мине кочаклап ук алды.
Чиратта торучыларның күзләре бездә. Моны икебез дә сизендек. Аннары Таҗи:
– Әйдә, чукынып китсен!.. Күрмәгән консервабыз түгелдер ич, – диде дә мине җилтерәтеп култыклап алды. Без, кибет эче тулы халыкны ерып, ишеккә таба юнәлдек.
Урамга чыктык. Куе булып сыкы төшкән. Төтенгә охшаган үзе, исе белән җылысы гына юк. Зәһәр салкын тынга каба. Куе томан аша саран гына яктыртылган урамнар буйлап кабаланып, йөз-битләрен каплаштырып, кешеләр йөгерешеп үтә. Аяк астындагы кар әллә кайларга ишетелерлек булып шыгырдап кала.
Таҗи да, мамык шарфын кабартып, якасын күтәрде һәм, җил бәргән якка янын куя төшеп, миңа таба борылды.
– Әйдә, Фәйзи… безгә киттек. Әллә ни ерак түгел, Болак буенда гына…
Киттек. Торган урыны, чыннан да, әллә ни ерак түгел икән. Болак аша салынган агач күперне үтеп, бер тар тыкрыкка борылдык та әллә ни зур булмаган ишегалдына килеп кердек. Як-якта икешәр катлы йортлар. Кайбер тәрәзәләрдән тонык кына яктылык сирпелеп тора. Урамда куе сыкы катнаш кар бураны тузгый…
Таҗи, тактадан гына ясалган җиңел ишек янына килеп, каршыбызда хасил булган караңгылыкка күрсәтте:
– Әйдә, рәхим ит!.. – Шунда ук ничегрәк керергә кирәклеген өйрәтә башлады. – Туп-туры өскә таба күтәрел… Саграк бул, таеп китмә…
Өскә күтәрелгәч, Таҗи янә туктады. Ут кабызды. Без инде кара дерматин белән тышланган зур гына ишек каршында тора идек.
Әллә ни зур булмаган ике бүлмәле гади бер квартира иде бу. Беренче бүлмә кечерәк, түрге яктан бары тик пәрдә белән генә бүленеп куелган. Без алдагы бүлмәдә чишендек тә түргә уздык.
Таҗи һаман сөйләнде.
– Әйдә, тартынма… Фатир хуҗасы икенче сменада. Төнге уникесез кайтмый. – Стенага эленгән портретларга карап торуымны күргәч, әйтеп куйды. – Ире. Фронтта һәлак булган. Хәзер ялгыз яши. Бердәнбер кызы бар, ул да кияүдә…
– Менә анысы шәп булмаган, – дидем мин шаярып һәм шунда ук уенын-чынын бергә кушып сорап куйдым: – Таҗи, үзең өйләнмәдеңме соң әле?
– Һәй, парень!.. – диде ул, чак кына оялгандай итеп. – Өйләнгәнгә бишбылтыр инде. Әнә хат артыннан хат яудырып кына тора. Соңгысында, бәлки әле, килеп тә чыгармын, дигән.
– Бераз иртәләгәнсең… – дидем мин, аны тагын бер кат баштанаяк күздән кичергәч.
Чыннан да, Таҗи төскә-биткә бик яшь күренә. Хәер, ул болай да миңа караганда бер-ике яшькә яшьрәк иде.
Таҗи тыз-быз килеп табын әзерли башлады. Үзе һаман сөйләнә. Сүз бер тирәдә чуала, аның өйләнүе турында. Өйләнүенә чак кына үкенә дә булса кирәк. Шулайрак сизелә.
– Тормыш кушты инде, – диде ул, акланырга теләгән сыман итеп. – Әти вакыйгасыннан соң әни тәки савыга, кеше була алмады. Озак-озак урын өстендә дә яткалады… Йорт-җирне карардай кеше юк. Кыз туганыбыз да булмаган бит шунда. Тоттым да киленле иттем әнине…
Шулвакыт кылт итеп әниләренең исеме хәтеремә төште. Аларны онытмавымны кабат исбат итәргә җай чыгудан файдаланып, аның сүзен бүлеп сорап куйдым:
– Зәйтүнә апаның хәле ничек соң? Исәндер бит?..
– Юк. Узган елның көзендә җирләдек үзен. Йөрәк белән китте. Йөрәге начарланган, бик беткән иде шул. Шуның өстенә Гази абый хәбәре өстәлде тагын… Ишеткәнсеңдер дә инде?
– Әй-йе, ишеткән идем. – Җан дустым турында бик беләсем килә иде минем. Аның кайдалыгы белән кызыксынып куйдым.
– Еракта. Кайдадыр Белоруссия ягында… – диде Таҗи, бу турыда сүзне дәвам итәргә теләмәгән төсле итеп. – Урман кисү эшендә диме шунда…
Мин дә моны сизендем. Сүзне иң кече энеләренә күчердем.
– Ә Һади нишләп ята?
– Һади авылда. Механизатор ул хәзер. Тугыз класс тәмамлаганнан соң, механизаторлар курсында укып кайтты. Быел көзен тракторда эшләде инде. – Таҗи эшен бетерде дә җилтерәтеп мине табын янына утырырга кыстый башлады. – Син, давай әле, утыр… Менә моннан, түрдәнрәк уз.
Саргылт төстәге чүпрәк абажур астында торган өстәл ындыр табагыдай зур иде. Тик өсте генә буш. Дүрт кырлы юка гына бер банка консерва, берәр сынык икмәк һәм бер шешә сыра. Аның каравы күңелләребез киң.
Таҗи стаканнарга тутырып сыра салды. Ә үзе көр тавыш белән сөйләвен белде.
– Эх-х, шушының янына тагын тозга ярып пешергән кайнар бәрәңге дә булса!..
– Әйтерең бармы!
Авызга бер тәгам ризык кабарга өлгерә алмый калдык. Аста кемнеңдер ишекне дөбердәткәне ишетелде.
Икебез дә бермәлгә сагайдык.
– Фатир хуҗаңдыр… – дидем мин.
Таҗи, стаканын өстәлгә кире куеп, җәһәт кенә урыныннан купты.
– Юк. Фатир хуҗасы түгел. Ул төн урталары җиткәч кенә кайта.
– Бәлки… берәр чәчбиеңдер, – дигән булдым мин, кабат шаяртырга теләгәндәй итеп.
– Юк! – диде Таҗи, ишеккә таба юнәлеп. – Андый эшкә бит вакыт кирәк…
Таҗи чөйдәге бүреген алып башына чәпәде дә чыгып китте. Күп тә үтмәде, ул, җәһәт кенә ишекне ачып, гаять шатлыклы хәбәр тапшыргандай: «Тиз бул, Фәйзи! Монда синең дә ярдәмең кирәк булачак…» – дип кычкырды.
Чыгу белән эшнең нәрсәдә икәнлеген шунда ук абайлап алдым. Таҗиның хатыны килеп төшкән икән. Баштанаяк карга манчылган. Керфек-кашларын, башына бәйләнгән мамык шәленең йөз-битен каплап торган өлешләрен ап-ак бәс баскан. Шәле өстеннән батырып колакчынлы бүрек киеп җибәргән. Пальто өстеннән, кайчандыр зәңгәр булып та, хәзер инде төсен югалткан плащ киеп алган. Билен ниндидер каеш белән буган. Аягында олтан салынган киез итекләр. Шакы-шокы килеп торалар. Хәрәкәтләнгәндә, ямаулы сырган чалбар да чагылып киткәли. Кыскасы, әйтеп торасы да юк, кыяфәт хәйран иде. Ирексездән, өйләнү турында сүз чыккач, ничектер Таҗиның үкенгән сыман итеп: «Тормыш шулай кушты…» – дигән сүзләренең асылына, мәгънәсенә төшенгәндәй булдым.
– Исәнмесез!.. – дидем мин, мөмкин кадәр илтифатлы булырга тырышып. – Исән-сау гына килеп җиттегезме?
Чана янында мәш килгән юан гәүдәле хатын башын калкытты да, минем якка каерылып, сәламемне алды. Әйбәт кенә килеп җитүе турында әйтте. Тик көннең генә кирәгеннән артык салкын булуыннан зарланды.
Өстенә кимичә чыккан Таҗи безнең сүзне бүлде:
– Ярар, ярар, җәмәгать… Әйдәгез, тизрәк! Югыйсә өтәли дә башлады монда суык. Соңыннан танышырсыз. Ә хәзер, әйдә, Фәйзи, тот чананың мөгезле башыннан.
Өчәүләшеп көч-хәл белән авыр чананы югары катка менгездек. Хатын бик белдекле кыяфәт белән әмерләр бирә башлады.
– Таҗи, – диде ул, ишек тоткасына кулын салгач. – Бәрәңгене өйгә кертерсез. Ә теге капчыктагы ит-майны чоланга эл. Чана башында яткан ак төенчекне өйгә керт. Саграк кылан, анда ватыла торган нәрсә дә бар. Ә мин бу кием-салымнардан бераз арыныйм әле. Югыйсә селкенер хәлләр калмады…
Хатын кереп китү белән, авыр йөк астында шыгырдап торган чанадан әйберләрне чишеп ала башладык.
– Ай-яй! – дидем мин, Таҗиның кәләшен мактагандай итеп. – Ат йөге кадәр бар ич бу, билләһи…
– Күп салган шул, – диде Таҗи, минем белән килешеп.
– Авылдан ук җәяүме?
– Кем белә инде аны. Кыш көне ул яктан кыенрак шул. – Һәм шунда ук, «юкка исең китмәсен» дигән кыяфәт белән өстәп куйды. – Ничего! Җен кебек таза ул…
Ул арада бүрек-кожаннарын салып өлгергән хатын үзе дә килеп чыкты. «Булдымы?» – дип сорады да без чишеп куйган төенчекләрне җилтерәтеп күтәреп алып, кайсын чоланга, кайсын өйгә ташый башлады. Безнең өлешкә сырган мамык юрганга төрелгән олы бер капчык бәрәңге генә калды.
Өйгә кердек. Таҗиның хатыны, өс-башын рәткә китерергә дип, кече якта калды. Без исә, гаять зур эш кырган кыяфәт белән, ах-вах килеп, яңадан табын янына килеп утырыштык.
Таҗи «Хәзер барысы да җайланыр» дигән кыяфәт белән кулларын угалап алды һәм, түземлеген җуеп, кече яктагы хатынына дәште:
– Син тиз буласыңмы анда?
– Хәзер, хәзер! Булдым… – диде тегесе, үзенең шулай тоткарлавына уңайсызланган сыман тавыш белән.
Чыннан да, шулчак ике бүлмәне бүлеп торган чүпрәк селкенеп китте һәм түр якка Таҗиның хатыны килеп керде. Кинәт кояш чыгып, бүлмәне яктыртып алгандай булды. Мин исә авызымны ачтым да хәйран булып каттым да калдым. Бит алмалары, озак вакыт салкында йөргәнгә, алсуланып янып тора. Түгәрәк йөзендә елмаюга охшашлы үзенә бертөрле мөлаемлык балкый. Менә шундый хатын-кызлар турында инде: кызыллыгы җиргә төшеп тора, диләр. Чәче урталай бүленеп, һәйбәтләп үреп куелган, калын һәм озын толымының берсе күкрәк өстенә яткан. Өстендә исә гап-гади юка күлмәк. Буй-сыны гаять килешле. Җыйнак, нык балтырлы аякларына ап-ак йон оекбашлар киеп алган. Күкрәкләре мул, әмма килбәтсез түгел. Аның каравы бил тирәләре гаять хәрәкәтчел. Кыскасы, авылыбызның иң сылу, атаклы гүзәле булырга тиеш иде ул. «Пар килсәләр дә килерләр икән», – дип уйлап куйдым мин. Чөнки Таҗи да ир-ат арасында бик сирәк очрый торган матурлыкка ия зат иде.
– Менә хәзер күрешеп танышсагыз да ярый, – диде Таҗи, хатынының матурлыгы мине әсир иткәнлекне кай җире беләндер тоеп.
Бу юлы инде без куллар бирешеп, исемнәребезне әйтешеп, озаклап күрештек. Исеме дә җисеменә бик туры килә: Җәүһәрия атлы икән.
Таҗи исә, хатынына иң әһәмиятле мәгълүматларны әйтергә өлгерә алмыйча калудан курыккандай, тезепме-тезә:
– Син әле белми торгансыңдыр, Фәйзи – безнең балачак дустыбыз. Заманында күршеләр генә идек… Теге Миңкамал апалар торган нигез кайчандыр Фәйзиләрнеке иде. Ә хәзер ул, беләсеңме, кем? Журналист! Ягъни мәсәлән, язучы…
О проекте
О подписке