Читать книгу «Әниемә җырларым. Җырлар һәм шигырьләр» онлайн полностью📖 — Ильдара Гайсина — MyBook.
cover

Әниемә җырларым
Җырлар һәм шигырьләр
Ильдар Гайсин

© Ильдар Гайсин, 2017

© Салават Нарикбаев, фотографии, 2017

ISBN 978-5-4483-6077-0

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero


Ана насыйхәте…

Гарәпчәдән тәрҗемә ителгән иманга нигезләп яздылды


 
Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтем үтә берүк балам,
Үтә инде берүк, әйтеп калдырам!
 
 
Яшь гөмерем үтеп, картлык көнем җиткәч,
Матур килеш кенә булмас сакланып…
Артыксынма, балам, күрсәт син сабырлык,
Яткыра күрмә ялгызымны ташланып.
 
 
Әгәр киемнәремне үзем кия алмасам,
Битәрләмә, орышма, кызган син, балам.
Онытма, дөньяда, сиңа гомер биреп,
Назлап үстерүче мин бит синең анаң!
 
 
Ашап утырганда, кулым калтырауга
Ризыгым китсә чәчелеп, түгелеп,
Җыеп ал тартынма, син дә сабый чакта
Җыйган кебек итеп, мин дә иелеп.
 
 
Озак хәрәкәтсез ята калсам әгәр,
Җирәнмә син миннән чыкса авыр ис!
Бәләкәй чагында, сине матур киемдә,
Тик чистада биләүдә яткыра идем ич!
 
 
Ялгыш сүзләр әйтсәм, акылым җуелып,
Дөрес эшләмәсәм кайбер эшләрне.
Битәрләмә балам, мин бит синен анаң,
Көлдертмәскә тырыш миннән кешеләрне.
 
 
Саташып ятарга әгәр туры килсә,
Зиһинем бул минем, бул син акылым!
Бала мәхәббәтен тойдырып син яшәт!
Сиздермә син бер үк күңелең салкынын.
 
 
Үткән көннәремдә ялгышларым булса
Оялтырга, балам, мине тырышма!
Яхшылыктан гайре бер нәрсә эшләми
Яшәргә теләдем шуны онытма!
 
 
Кимчеллекләремне, начар гадәтләрне
Күрсәтмә читләргә, яшерен итеп кал.
Мин исән чагында ниятеңдә булган
Игелекләреңне тизерәк эшләп кал.
 
 
Аякларым тотмый әгәр егылып китсәм,
Аунатмыйча җирдә, иңеңә күтәреп сал.
Син тәпи киткәнче кулдан төшермәдем.
Егылтып яткырма, миннән үрнәк ал.
 
 
Кызыкмыймын тормыш байлыгына,
Дөнья белән хушлашырга мин әзер.
Соңгы минутларда бул зинһар янымда,
Бәхиллегемне кабул ит, рәнҗетми хәзер!
 
 
Бала чактагыдай һаман шатландыра
Синең елмаюың, синең көлүең.
Очырашкан чакта кояштай ягымлы,
Якты йөзең белән миңа йөрүең.
 
 
Якты дөньяларга килгән көннән бирле,
Ялгыз калдырмадым, булдым кырыңда.
Берүк ялгыз итмә, мине ташлап китмә,
Ялгыз карчык итмә язмыш кулында.
 
 
Булсаң минем янда соңгы көннәремдә
Онытырмын кебек хәсрәт-моңымны,
Сакламамын эчтә нәфрәт тойголарын,
Күңел түрендәге кайгымны, зарымны.
 
 
Тагын да бер теләгем, балам үтә инде:
Мин үлгән чагында янда булсаң иде!
Динебез кушканча, бар йоланы үтәп,
Хөрмәт белән мине җирләп куйсаң иде.
 
 
Игелекле булсаң, балам кешеләргә,
Аллаһ каршысында калмас гөнаһ та.
Җавап өчен үзеңә чират килеп җиткәч,
Бирер урыныңны сиңа оҗмахта.
 
 
Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтем үтә берук балам,
Үтә берүк, зинһар, әйтеп калдырам!
 

Ана нәсыйхәте

Җыр

Эльвира Хаматнурова көе


 
Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтне үтә берүк балам,
Үтә берүк, сиңа әйтеп калдырам!
Яшь гөмерләр үтеп, картлык көннәр җиткәч,
Матур килеш булмый сакланып…
Артыксынма, балам, күрсәт син сабырлык,
Яткыра күрмә ялгыз ташланып.
 
 
Бала чактагыдай һаман шатландыра
Синең елмаюың, синең көлүең.
Очырашкан чакта кояштай ягымлы,
Якты йөзең белән миңа йөрүең.
Якты дөньяларга килгән көннән бирле,
Ялгыз калдырмадым, булдым кырыңда.
Берүк ялгыз итмә, мине ташлап китмә,
Ялгыз карчык итмә язмыш кулында.
 
 
Булсаң минем янда соңгы көннәремдә
Онытырмын хәсрәтемне-моңымны,
Сакламасам иде нәфрәт тойголарын,
Күңел түрендәге кайгы-зарымны.
Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтне үтә берук балам,
Үтә берүк, сиңа әйтеп калдырам!
 

Әнкәй синең догаларың кирәк миңа

 
Әнкәй сөйләгән әкиятне тыңлау
Сабый чактан калган йолалар…
Тыңлап ята идем йотлыгып
Әнкәй укыганда догалар…
 
 
Дога тәэсиреннә чума идем,
Хыял дулкынына атланып.
Ярсып күз яшемне коя идем
Мендәремә ятып капланып.
 
 
Укы дога, әнкәй син бүген дә,
Гыйбадәт кыл минем өчен.
Догаларың әгәр укып торсаң,
Аллаһ тәгаләм бирер көчен.
 
 
Озатканда ерак юлга – сәяхәткә
Бирсәң әгәр фатихаңны миңа.
Изге догаларың тамчы югалмыйча
Мотлак әҗер булып кайтыр сиңа.
 
 
Бәла-каза, миңа яки сиңа килсә,
Хәсрәтен уртак итеп кичерербез.
Фатихаңны вакытында бирсәң,
Аллаһ тәгалә ярдәмен күрербез.
 
 
Хәзер инде, әнкәй, зур үссәм дә,
Берүк туктатма, догаңны дәвам ит!
Изге сүзләр синең миңа куат бирә,
Ярдәмеңә әле һаман мохтаҗ бит.
 
 
Бәхет-шатлык, сиңа яки миңа килсә,
Сөенечләрен уртак итеп кичерербез.
Догаларны вакытында ирештерсәң,
Аллаһ тәгаләдән ярдәм без күрербез!
 

Укы дога Әнкәй

 
Әни укыган әкиятне тыңлау
Сабый чагымдагы йолалар…
Тыңлап ята идем йотлыгып
Әнкәй укыганда догалар…
 
 
Дога тәэсиреннә чума идем,
Хыял дулкынына атланып.
Ярсып күз яшемне коя идем
Мендәремә ятып капланып.
 
 
Укы дога, әнкәй син бүген дә,
Гыйбадәт кыл минем өчен.
Догаларың әгәр укып торсаң,
Аллаһ тәгаләм бирер көчен.
 
 
Озатканда ерак юлга – сәяхәткә
Бирсәң әгәр фатихаңны миңа.
Изге догаң тамчы югалмыйча
Мотлак әҗер булып кайтыр сиңа.
 
 
Бәла-каза, миңа яки сиңа килсә,
Хәсрәтен уртак итеп кичерербез.
Фатихаңны вакытында бирсәң,
Аллаһ тәгалә ярдәмен күрербез.
 
 
Хәзер инде, әнкәй, зур үссәм дә,
Берүк туктатма, догаңны дәвам ит!
Изге сүзләр синең миңа куат бирә,
Ярдәмеңә әле һаман мохтаҗ бит.
 
 
Бәхет-шатлык, сиңа яки миңа килсә,
Сөенечләрен уртак итеп кичерербез.
Догаларны вакытында ирештерсәң,
Аллаһ тәгаләдән ярдәм күрербез!
 

Ачуланма, әнкәй

 
Сүзләр таба алмыйм аңлатырга
Тирән хисләр мине басканда.
Бөтерелеп, әнкәй, сине уйлап,
Йоклап китә алмый ятканда.
 
 
Кушымта: Ачуланма, әнкәй, ачуланма
Сагынсам да хатлар язмадым.
Өзелеп көткәнеңне белсәм дә,
Яннарыңа кайта алмадым.
 
 
Искә алам сине һәрчак, әнкәй,
Рәхмәт белән күңел тулган бит.
Тынгы бирми сиңа бала чакта
Борчыганнарым өчен гафу ит.
 
 
Кушымта: Ачуланма, әнкәй, ачуланма,
Мин яныңда синең калмадым.
Өзелеп көткәнеңне белсәм дә,
Яннарыңа кайта алмадым.
 
 
Назлы карашыңны искә алам,
Күзләремә яшләр тыгылып.
Кулларыңны сипап үбәр идем
Синең аяк очларыңа егылып.
 
 
Кушымта: Ачуланма, әнкәй, ачуланма,
Сагынсам да хатлар язмадым.
Өзелеп көткәнеңне белсәм дә
Яннарыңа кайта алмадым.
 

Саклармын мин сине йөрәктә!

 
Күпме еллар үтте син киткәнгә,
Бу дөньядан, әнкәй, мәңгегә.
Изге җаның оҗмах түрендәдер,
Шулай тоела минем күңелгә.
 
 
Синең сүзләр колагымда чыңлый,
Уй-теләкләрең ашты гомергә.
Тезләнеп мин рәхмәт белдерергә
Киләм сагынып синең кабергә.
 
 
Балаларым үсеп буй җитсә дә,
Миңа җитми синең назларың.
Күз алдымнан китми карашларың,
Сагындырды тәмле ашларың.
 
 
Тәрәз (ә) төбендәге гөлләреңне
Төсең итеп әле дә саклыйбыз.
Сүндермибез өйдә утларыңны,
Ишегеңне йозакка япмыйбыз.
 
 
Күп вакытлар инде үтсә дә,
Әнием син йөрәк түрендә…
Соңгы көнемдә дә онытмам,
Саклармын мин сине күңелдә!
 

Әнием, үлмәссең беркайчан да

Конец ознакомительного фрагмента.

На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Әниемә җырларым. Җырлар һәм шигырьләр», автора Ильдара Гайсина. Данная книга имеет возрастное ограничение 12+, относится к жанру «Cтихи и поэзия».. Книга «Әниемә җырларым. Җырлар һәм шигырьләр» была издана в 2017 году. Приятного чтения!