Бу – Әхмәт авылының, әлеге Азымбайны кыйнаган дивана карчык иде; байның ялчысы Җолкынбайга, ераграк булса да, кардәш иде. Каршы алучыларга кул биреп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорашып бетәр-бетмәс, ярым каһәрләп, ярым елап, үзенең йөрәген ачты:
– Илнең Байтүрә дигән эте бердәнбер карагым улымны, урыс түрәне үтергән дип, ялганлап ант ясап, гуаһ[42] табып, катрга җибәрде, актык җылкымны салым өчен дип саттырды… Акылдан язган бер кимпермен… Кая барыйм? Биремҗан әкә әйтте: «Үзеңнең энең янына, Алтын-Күл җәйләвенә барсаң, Сарсымбай сиңа тамак та бирер, кием дә бирер, малын багарсың, киезен басарсың, җебен-арканың ишәрсең», – диде. Өлкән аксакалның телен алмаска амалым бармы? Үгеземне җиктем дә юлга чыктым… Ни кылыйм, үлем көтеп йөргән бер карчыкка кабер табылмасмы?! – диде.
Шуның артыннан ук, бутап, ялгыштырып, Байтүрәнең илчесе Азым әкәне түбәләвен сөйли башлады.
Карчыклар, киленчәкләр аны:
– Син Җолкынбайның якын кардәше гуй, үзең бу авылда үскән бер адәмсең, җылавыңны куй, Сарсымбай бар чагында ач үлмәссең, – дип юата калдылар.
Карлыгач-Сылу кунак кимпернең таягын алды да өлкән өйгә, атасы Сарсымбайга йөгерде.
Кыз ике көннән бирле атасы белән үзе арасында ниндидер бер салкынлык сизә иде, кан дошманның илчесе кыйналу хакындагы сүз белән аның күңелен алмак булды. Ул кергәндә, Сарсымбай түгәрәк тирмәнең түрендә чәй эчеп утыра иде. Иркә Сылу, бик чак кына каушап, ләкин назланып, атасына барды, акрын гына елмайды.
– Әкәм, – диде, – кызың сиңа бер хәбәр белән килде, ни-нәрсә бүләк кыласың? – диде.
Казакъ Карлыгачны янына алып, чәченнән сөйде:
– Колынчагым, син минем ялгызым гуй! Синнән кызганганны эт ашасын! Сүзеңне әйт, ни сорасаң, шуны бирәм, – диде.
Кыз бөтенләй шатланып, йөзе, күзе балаларча саф шатлык белән нурланды.
– Ай, әкәм, ел буенча күк тулпарның баласы ала айгырны сорыйм, әле булса биргәнең юк! – диде.
Карт камил кәефләнде: Карлыгач-Сылу аның бөтен дөньяда иң зур шатлыгы булган баласы иде, мондый иркәләнү вакытлары сирәк була иде.
– Ярый, – диде, – әйтәчәк хәбәрең яхшы булса, бүген җылкыга барыйк, ала айгырны алып кайт, синеке булсын! – диде.
Карлыгач кире йөгереп чыкты да чәче тузган, өсте-башы керләнеп беткән карчыкны җилтерәтеп алып керде, үзе, туры атасына барып:
– Менә бу аның Байтүрә илчесе Азымбай чалны түбәләгән таягы, – дип, кәкре бер агачны сандыкка сөяде. Үзе, самавыр янына утырып, чәй эчәргә, әткәсенә ясарга тотынды.
Сарсымбай утырган килеш кимпергә:
– Юл булсын, чичәм, өйнең түреннән утыр, – диде.
Карчык, чәй янына, җирдәге киезгә утырып, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорашканнан соң, Биремҗан аксакалның сәламен әйтте:
– Әгәр кумасаң, синең катыңа сыенырга килдем, – диде.
Бай:
– Казакъ йортында мондый сүзне сөйләмиләр, дала киң, жәйләү зур, безнең йортта бер кимпергә генә урын табылыр, син үзең бу авылда үскән бер адәмсең гуй, – диде.
Карчык үз гомерендәге иң зур вакыйганы акрын, сабыр, ләкин байтак бутап, кайбер вакыт Байтүрәне күз алдында күргән кебек сөйләп бирде.
– Байтүрәнең, – ди, – күк аргамагын менгән, көмеш иярен тарткан, камчысы кулында! Моны күргәч, йөрәгем чыдамады, таягымны алдым да чыкканын көттем… Ник килгәндер, белмәдем, мәгәр: «Атаңа нәләт булган Байтүрә… Бу синең адәмме? – дидем… Аксакал үзе әйтмәде, өлкән адәмнән сорарга телем бармады… «Син, – дидем, – атаңа нәләт Байтүрә, җиде бабаңның каберен ачып… фәлән кылаем…сакал!..» – дидем дә Азымбайның башына таяк белән үрмәләдем… «Син, атаңа нәләт, – дидем, – син җоны коелган бер этсең, Байтүрәнең ташлаган сөяге өчен аның хәрам малын багучы, ил талап җыйган дәүләтен саклаучы бер яман эт син, атаңа нәләт… сакал!» – дидем. Кыйнарга бирмәделәр… Җылап, үксеп, төнемне саташып үткәрдем дә сиңа килдем… Аксакалдан сорарга базмадым, мәгәр ул Азым дигән карт эт безнең илне шул яман эт найман балаларына карату өчен килгән булса кирәк… Киленчәк шулай әйтте…
Тышта ат аягы ишетелде, кимпер белән Карлыгач-Сылу чыгып киттеләр.
Кулларына камчылар тоткан, көннең кызулыгына карамастан, зур итек, көпе, колакчын кигән дүрт казакъ килеп керде.
Сәлам бирделәр.
Бай:
– Юл булсын! – диде.
Кунаклар, үз дәрәҗәләренә карап, кайсы түргә, кайсы түбәнрәк, аяк бөкләп утырдылар. Арадагы юан, симез, Этбай исемле бер казакъ:
– Кашкарбай хаҗиның елы тулган көн икән. Шуңа бата кылырга китеп бара идек… Мал-җанның аманлыгын белик, өлкән йорт кымызыннан дәм татыйк, яхшыларга сәлам бирик дип уйладык, – диде.
Бай «хуш килдегез» не әйтте; тукал кереп, ишек төбендәге зур сабаны пешкәк белән берничә кат шапырды да өлкән табак белән Сарсымбайның алдына кымыз һәм берничә савыт китереп куйды.
Дөньяның, йорт-илнең саулыгыннан, күчәргә җәйләүләр бетеп баруыннан, зур күлләр, асыл сахралар урыс түрәләргә китеп, казакъ өчен мал йөртергә генә түгел, балаларын күмәргә каберлек тә калмавыннан күп сүз булды.
Бай, шапыра биреп, кымызны сала торды.
Җәйләүдән Байтүрәнең үләм дип авырып ятуына, ул дөньядан кайтса, яңадан партия талашы башлануына үчтеләр.
Ул арада ак урамалны сарган, сабыр, мәһабәт Алтынчәч килеп керде. Кунаклар, урыннарыннан кузгалмыйча гына:
– Аманмысыз, байбичә? – диделәр.
Хатын, күтәрелеп карамыйча, ишетелер-ишетелмәс кенә:
– Шөкер! – дип җавап кайтарды да, түрдәге сандыклардан берсен ачып, нидер ала башлады.
Сүз яңа вакыйгага күчте.
Байтүрә партиясенең, найман ыругсының юлбашчыларыннан Яңгырбай дигән зур байның кызы җиде яшьтә икенче бер байның улына әйттерелгән икән. Калымлык башка берәүне сөйгән. Шул кызны бүген төндә дүрт җегет, ат менеп килеп, урлап алып качканнар. Бүген ике йорт арасында, алач әйтеп, гауга чыгарга торадыр, ди.
Аңарчы үз эшендә булган Алтынчәч, сүз моңа күчкәч, сандыгын ябып, мәҗлескә таба әйләнде. Берничә сөаль бирде; чөнки бу кодалык бөтенләй Байтүрәнең өлкән хатыны Рөкыя байбичәнең осталыгы белән эшләнгән иде. Бу ике байбичә исә яшь вакытларында матурлык белән, аннан соң байлык белән илдә өстенлек өчен ярышучылар иде. Хатын сабырлыгын җуйды, йөзенә җылан зәһәре чыкты. Кунакларга әйләнеп, начар яшерелгән шатлык катнаш агулы тавыш белән сүзгә кушылды:
– Рөкыя байбичә Тургайбай хаҗиның туенда, күп җәмәгать алдында, миңа иблистәй мактанып әйткән иде: «Кирәксә – мал бирәбез, кирәксә – кыз бирәбез, кирәксә – җир аударабыз, мәгәр үз теләгәнебезне кылабыз», – дигән иде! Инде күреп карыйк. Найманнар белән җегетнең кардәш-ыругысы, алач кычкырып, бер-берен канга батырса, малын-җылкысын куып китсә, Байтүрәнең данабикәсе ни-нәрсә кыла белер икән! – диде.
Мөсафирлар бу ике бичә арасындагы талашны яхшы беләләр, Байтүрә белән Сарсымбай арасындагы илгә баш булучылык көрәшенә караганда да бу ике матур, акыллы байбичә арасында хатыннарча зәһәрлерәк, ялкынлырак дошманлык барын күптән күрәләр иде.
Хуҗаның күңеле өчен бер сүз әйтүне кирәк таптылар; түрдәге калын казакъ, бикәгә карап:
– Борынгыларның бер сүзе бар: «Корымаган кое булмас, ярылмаган таш булмас», – дигәннәр. Рөкыянең хәле дә шуңарга охшап калса кирәк, – диде.
Кунаклар, савытларын бушатып, чыгарга уйладылар, ләкин Алтынчәч:
– Юлыгыз ерак, көн бик кызу, сау малдан да берәр аяк татыгыз, – дип, кечерәк бер сабадан тагы кымыз китереп утыртты.
Кунаклар, эчеп, бит сыйпадылар.
Авыл тиздән күчәчәк булганга, алдан барачак Кызыл-Ком җәйләвен барып карап кайтам дип, Сарсымбай да чыгып китте.
Байбичә табакны, аякларны алып куйды да, яңадан сандыгын ачып, ниндидер кәгазьләр актара башлады: ай ярымнан Карлыгач-Сылуның туе булырга тора, партия, сайлау талашлары да ерак түгел, боларның һәр икесенә күп чыгым кирәк булачак, малның хакы да күтәрелгән диләр. Шуңа күрә бай якын арада җылкыдан, куйдан, үгездән барлыгы бер илле баш караны шәһәргә сатарга кудырмак була. Кайберләренең язулары югалган, байбичә хәзер шуны эзли иде.
Даладан бала елаган тавыш килде. Кем икән дип уйларга өлгерә алмады, бөтенләй ир балаларча киенеп, чәчләрен кырдырган бер кыз бала үкереп елап килеп керде дә, яман көйсезләнгән хәлдә:
– Куйчы карт Күчәрбай миңа үрдәк йомыркалары алып кайткан иде. Кәримнең маңкасы шуларны урлаган да миңа бирми ятыр… – дип өзгәләнә башлады.
Байбичә, эшен ташлап, каты тавыш белән тышка кычкырды:
– Китерегез шул Кәримнең яманын! Иртә юк, кич юк, әле йомыркасын, әле башкаларын талап, минем Гөлчәчәгемне кан җылатып йөри шул эт баласы!
Бу тавышка ишек ачылды. Ертык күлмәкле, ябык; кара-сары йөзле, нурсыз ач күзле бер киленчәк керде. Үзе белән сигез-тугыз яшьлек бер малайны уң колагыннан өстери иде. Бу бала бөтенләй ялангач, корсагы зур, аяклары кыска, кәкре, такта кебек җәелгән, кап-кара пычрак битенең уртасында ике тишек кебек кенә торган танавыннан маңка салынган иде. Үзе, суярга илткәнен сизенгән кәҗә кебек, туктаусыз акыра иде. Хатын бусаганы атлауга, байбичәнең йөзенә туры карап, үзе бераз иелде, уң тезен җиргә тидерә язганчы бөкте. Соңра күтәрелеп, бикәгә таба берничә атлады да, тагы үзе иелеп, сул тезен җиргә тидерде. Түргә якынайганчы шулай иелеп, тезләренең әле уңын, әле сулын җиргә тидергәнче бөгеп килде.
Бу шундый гадәт иде. Яңа яшь киленчәкләр, байның өлкән өенә, өлкән хатынына башлап кергәндә, олылау йөзеннән шулай итәргә тиешләр иде.
Моны үтәгәч, киленчәк курыккан тавыш белән:
– Әйтсәм, мине тыңламый. Сезнең алдыгызда күп оятлы булам, – дип, баласының гөнаһсына үзенең катнашы юклыгын аңлатырга теләде.
Малай елавыннан туктамады, әллә нинди бер иске кәләпүш ертыгына салган йомыркаларын бирмәс өчен, бот араларына тыкты, үзе кызганычлы елау белән:
– Мин аныкын алмадым, күл буеннан, камыш арасыннан үзем җыйдым, – дип, дөнья куптарып акыра иде.
Ләкин байның ир малайларча киенеп, чәчләрен кырдырган матур, назлы сабый кызы Гөлчәчәк тә үз дигәнен кылмый калырга чамасы юк кебек күренде.
Байбичә, кызып, сыктап барып, камытлар арасыннан кургашын башлы каеш камчыны тартып алды да малайга ташланды:
– Бирмәсәң, битеңне ярам! – дип, туп-туры йөзенә кизәнде.
Ялангач, пычрак кара малай, куркып, тагы яман акырып, йомыркаларын ташлап чыгып качты. Гөлчәчәк, күз яше ара көлеп, шатланып, йомыркаларны алды да, кәләпүш ертыгын бармак очы белән генә тотып, ачык ишектән далага ыргытты.
Фәкыйрь киленчәк чыгып китте.
Байбичә, сандыкларын бикләп бетергәч, Айбаланы чакырды. Күршедә бер карчык каты авырый иде, кичә шул, Алтынчәч кереп чыкмасмы икән дип әйттергән икән. Килен, хәле авыр, тамагым кибә, дип зарлана, диде. Бикә кечкенә турсыкка кымыз салдырды, кечкенә бер казылык белән майлы ял алды да авыруның хәлен белергә авыл читендәге тирмәгә таба китте. Аның белән Айбала да чыгып, яңадан киез басучы хатыннарга кушылды.
Кояш югарылана. Көн кызганнан-кыза бара. Урмансыз, таусыз, зур елгасыз сахраның һавасы әйтерсең үз алдына көеп, үз эчендә янып, куырылып тора. Бу коры, җилсез, тын эсселектән даланың төрле ягында, көмеш тулкыннары белән уйнаган диңгез кебек сагым (мираж) ялтырый. Малларның түземсезләре кайта башлыйлар. Украсына чыдый алмаган кысыр бияләр, үгез башмаклар, койрыкларын чәнчеп, ялан туздырып чабып киләләр дә күлгә төшәләр. Куйлар, кызудан, чебеннән сабырсызланып, борыннары белән җир сөртеп, пыр-пыр килеп кайтып, кутанга тулалар. Боларның артыннан иреннәре көеп, хәле бетеп, кечкенә буйлы, ябык гәүдәле, аксак карт куйчы Күчәр өстерәлгәне ерактан күренә. Ялчы хатыннар, Айбала, тукал, теге яңа килгән дивана кимпер тагы мал тирәсендә азаплана башлыйлар, авыруларын карыйлар, куйларны савалар, бүлтерекләрне саныйлар. Кояш төшлеккә менә, һава көйдергәннән-көйдерә бирә.
Карлыгач, бу кызуда янып, бүз балалар, киленчәкләр белән шаярып арыгач, тирләп-пешеп ак өйгә керде.
Төнлекне япты, кояш карамаган якларның киезләрен бөтенләй күтәреп, өч яктан кирәгәләргә челтәрләрне сөяде. Тирмәдә беркадәр талгын һава булды. Шуларны бетереп, үзенең кул эшен алырга гына торганда, шатлыгыннан кая басарга белмичә, Айбала килеп керде дә кызны кочаклап үбә башлады:
– Карагым, сөенечеңне әйт: тамырың килде! – диде.
Карлыгач:
– Сәүләм, җаным, җиңгәм! Зур бүләгем юк, яңа теккән ак күлмәгем синеке булсын! – дип, киленчәкнең биленнән алган хәлендә, ашыгып тышка ташланды.
Хәбәр дөрес: өлкән өйнең артында көмешләнгән иярле сылу айгыр, көннең кызулыгыннан, йөрүдән тирләп, башын чайкап тора; аның янында тукал, дивана кимпер, тагы берничә хатын күренә; болар уртасында башына укалы бүрек кигән, чуар кием өстеннән кара алтынлы кәмәр буган, урта буйлы, текә киң маңгайлы, карасу йөзле, тараеп килгән иякле, сызылып чыккан кара мыеклы, ялтыр кара чәчле, тулы канлы, камыш буйлы бер җегет, кулындагы камчысын уйната биреп, көлә-көлә нидер сөйли. Кызның йөрәгенә тулкын йөгерде, каны башына китте. Айбала курка калды, Карлыгач-Сылу бу яман телле, гайбәтчел кимперләр алдында яшьлек кылмагае иде дип уйлады. Ләкин кыз үзен бер минутта кулга алды, атлавын акрынайтты, ачык, шат елмайды, эчке мәхәббәтле, ягымлы тавыш белән:
– Ак патшага кара тел әйтеп, даладан сөрелгән минем тамырым өчен юллар ак булсын! Казакъ йорты еллар буенча сине күз яше белән көтте, – дип күреште.
Кунак жегете, Сылуның нәфис, кечкенә, йомшак кулларын җибәрмичә, бераз кысып, ләкин нурлы кара күзләрен аңардан алмыйча, тамырының сәламенә каршы:
– Казакъ йорты үзенең җир аударылган баласын искә алгандырмы-юктырмы, мәгәр Арысланбай, бу җәйләүләрнең алтын көннәрен сагынып, ерак илләрдә күп моңлык кылды, – дип, кызга киная ташлады.
Бу сүзләрдән Карлыгач-Сылуның кара туткыллы сылу йөзенә, нечкә хәсрәт пәрдәсе белән өртелгән матур, кара күзләренә нур чәчелде. Бераз гына да уйлап тормыйча, тамырына елмайды, аңа каршы шундый ук киная ыргытты.
– Кунагым, – диде, – хафа булмасын, мал-җан аман, йорт-ил исән. Алтын-Күлнең ак кошлары турында югары һавада кара соңкарлар күп әйләнде, мәгәр тәкъдир саклады! – диде.
Кинаяләрне җегет белән кыз үзләре генә түгел, башкалар да аңладылар. Шаян, үткен, ләкин сак киленчәк Айбала, яратып көлә төшеп, сүзне икенчегә борды:
– Чит илләрнең җир-суы килешкән булса кирәк, безнең Арысланыбыз киткәндә бала сыман иде, ике елда әбдән мыктый, тәвер җегет[43] булып кайткан, – диде.
Тукал да, йортның бу арада иң өлкәне булганга, кунакны сагынулары, аның язмышы өчен хафаланулары турында берничә сүз әйтте. Аңарчы ахмакча елмаеп торган дивана карчык та телгә килде:
– Ай Кодаем, ау! Ашыйсы ризыгы бетмәс, башы исән булса, адәм баласы бер кайта икән… Минем Шакирым үлеп калган булса кирәк! – дип үкереп елап җибәрде. – Атаңа нәләт… Байтүрә… җиде бабаңның каберен ачып… – дигән кебек мәгълүм тиргәүләрен тезә башлады.
Айбала уңайсызланды, кимперне:
– Кунак алдында оят булды гуй, чичәм, – диярәк, бер якка тартты.
Тукал, кымыз салып китерү өчен, уртадагы өлкән тирмәгә китте. Карлыгач-Сылу белән кунак җегет Арысланбай, йортның әдәпләре буенча, акрын, сабыр рәвештә сөйләшә-сөйләшә, ак өйгә юнәлделәр. Ләкин үзләре ут эчендәләр иде.
Түгәрәк киез өйнең эченә кереп, артта ишек ябылуга, илнең гадәте, йоласы, тышкы вәкаре бер секундта каядыр очтылар. Кызның сабыры бетте. Акылдан шашып, йөзе агарынган хәлдә, үзен үзе белмичә: «Карагым, иркәм, үләм, ау!..» – дип, җегетнең көчле кочагында югалды. Дөньяны, адәм кайнап торган даланы оныттылар… Җир, күк әйләнде, аяк астындагы туфрак каядыр китеп, караңгылык алды. Айлар буенча озак сагыну утында газапланган йөрәкләр, эчке сөю ялкынында эреп, бергә яндылар. Кайнаган каннар, томаланган күзләр, янып көйгән иреннәр озак, каты үбү эчендә хәлдән тайдылар…
Тыштан ниндидер каты тавыш ишетелгән кебек булды. Кыз һушына килде, керәләр бугай дип, тузган чәчләрен рәтли-рәтли, ишеккә таба ташланды, ләкин берәү дә юк иде. Җегет, яңадан кочагына алып, Сылуның тулы канлы, карасу кызгылт иреннәреннән үпте…
Карлыгач:
– Харап булырбыз, өстебезгә килерләр, – дип, көченнән язган гәүдәсен гүя җәберләп, читкә таба тартты да өстендәге күлмәген рәтләде, йөзен, башын каплаган чәчләрен, тиз генә тарап, кулбашларына төшерде.
Ишек ачылды, зур чаган табак белән кымыз күтәреп, тукал керде. Аның артыннан байның кечкенә кызы Гөлчәчәк, йөгереп килеп, кунакка сыенды. Арыслан, аның башыннан сыйпап, йөзеннән сөйде дә, кулындагы ашыкларын карап, кайдан алуын сорашып, ике конфет бирде. Бала теге йомыркалар белән булган иртәнге талашын сөйли башлады. Яшь хатын фаҗигане сизә иде. Ләкин катнашырга йөрәге җитми иде, хәзерге ире белән үзе дә бәхетсез булганга, кайсы хәерле булачагын уйлап очына да чыга алмый иде. Карлыгач-Сылуның яңаклары кызарып януыннан, күзләрендәге ялкыннан, киемнәренең бөтәрләнүеннән эшнең җаен сизенсә дә, аз гына булсын, шөбһә күрсәтмәде, гөнаһсыз елмаю, ышанулы тавыш белән кунакка:
– Арыслан иркәм, сезне без генә түгел, бала да сагынганын күрәсезме? – диде. Утырырга өндәп, кымыз сала башлады.
Җегет җавап биреп өлгермәде, сабыр белән, вәкарь белән атлап, салкын караш белән байбичә килеп керде. Ләкин кунакны күрүгә аның йөзе ачылды, күзләрендә, иреннәрендә елмаю уйнады.
Җегетнең анасы мәрхүм Гөлсем бикә белән Алтынчәч якын дуслар иде. Әгәр партия, ыруг талашының интригалары кара-айгырлар белән кода булуны лазем итмәгән[44] булсалар, бәлки, ул Арысланны кияү итәргә дә каршы тормаган булыр иде. Тәкъдир башкача чыкты, ләкин һаман да, аналарына хөрмәт йөзеннән, бу җегетне дә чын күңеленнән якын күрә иде. Бусагадан атлар-атламас ук:
– Хуш килдең, балам! – дип сәламләде.
Арыслан, торып, кул биреп күреште, аманлык сорады.
Бикә, кымыз мәҗлесенә таба утыра биреп:
– Күршенең бер кимпер үләм дип ятыр икән, шуның хәлен белим дип барып, озаклап калганмын… Гөлсем иркәмнең баласын каршы ала алмадым, оят булды, – диде.
Кунак, кымыздан авыз итә биреп, ерак җирләрдә бу йортны сагынып, күп кайгырганын сөйләде.
Байбичә:
– Чичәң Гөлсем бикә белән ахирәтлек булып гомер кылдык. Сине үз балам кебек күрүче идем, киткән вакытыңда күрми калгач, йөрәгем парчаланды… Инде тыныч аяк белән кайткан булсаң иде. Бала дип, җан дип, күңел шатлыгы белән үстерәбез дә көннең берендә аерылып калабыз! – дип, урамал очы белән күзендәге яшен сөртте.
Тыштан ат аягы тавышы ишетелде. Сарсымбайның калын, акрын тавышы килде.
Гөлчәчәк:
– Әкәм кайтты, әкәм кайтты, – дип, тышка атылды.
Башкалар да кузгалып каршы чыктылар.
О проекте
О подписке